Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Татар кызы

Кайтыр кошларның дәртле сайравына,
Гөрләвекләр җыры килеп кушыла.
Бөдрә каеннарның серле шаулавыннан,
Яз сулышын тоеп йөрәк ашкына.

Тик ашкынмыйм мин илләр гизәргә,
Эзләмимен бәхет, читтән, ерактан.
Бик бәхетле авыл баласы мин,
Үз авылымны ихлас яратам.

Әткәм-әнкәм йорты газиз миңа,
Чит җирләрне һич үз итмәдем.
Тәүге тапкыр атлап киткән изге җиремне,
Ятим итеп ташлап китмәдем.

Белем дөньясында яшим,
Хезмәт итәм халкым, илемә.
Тәнемдә җаным, йөрәгемдә җаным барда,
Хыянәт итәм тугам җиремә.

Керсез күңелле, саф намуслы,
Милләтемнең бер йолдызы мин.
Күңел кылларыңны тибрәтерлек назлы,
Ислам нуры иңгән сылу татар кызы мин.
Күңелем якты, иманым пакъ,
Ихлас сөюдән тора  бар дөньям.
Башкаларга бары изгелек телим,
Газиз туган җирем-кыйблам.

Мин сокланам, илен, телен югалтмыйча
Гасырлардан саклап килгән халкыма.
Горурланам татар кызы булуыма,
Тамырымда аккан татар каныма.


(Арча районы, Чишмәбаш авылы)

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Матур шигыр. Рәхмәт. Ә башка сүзләрдә "Хыянәт итәм тугам җиремә" ничек аңлатырга була?

    Хәзер укыйлар