Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Саттаров Галимхан Сәләхетдин улы - ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК

Саттаров Галимхан Сәләхетдин улы.
1916 елда ТАССРның Апас районы Шәмбалыкчы авылында ишле гаиләдә туган. Тормышының актык юллары Биектау районы Дөбъяз авылында яшәп 2001 елда өзелә. Бала чагы авыр елларга туры килгән – революция, 21 нче елгы ачлык һ.б. Мәктәпне бетереп Казанда Ф.З.У.да укып «Красный путь» заводына 1937 елда токарь булып эшкә урнаша. Шул елның ахырында аңа Кызыл Армия сафларына чакыру килә. 1937–1940 елларда Сахалин ярымутравында хезмәт итә. Шул еллардан башлап, ул үзенең тормышын, үткән юлын, сугышта күргәннәрен шигырь юлларына салган. 1941 елны сугыш башлангач ук Калининград фронтының саперлар батальонына эләгә. 1942 елны 5-6 айлык лейтенантлар курсын бетереп, саперлар взводының командиры була. 1943 елдан 1944 елга 3нче Белорус фронтында, 1944-1946 еллар 1нче Украина фронтында командир «инженерно-минного взвода».
Сугыштан соң тагын 1 ел хезмәт итеп, 1946 елның җәендә тыныч тормышка әйләнеп кайта. Сугыш барышында Мәскәүдән алып Берлинга чаклы, безнең илдән тыш барлык чиктәш илләрне азат итүдә үзен аямыйча көрәшә. Берничә тапкыр яраланган. Актык яралануында Герман җирендә аңсыз табылып лазаретка алып кайтылган. Җиңү таңын шунда каршылаган. 

Шигырләре төрле темаларга багышланган. Сугыштан соң язылган шигырьлэре Казанда завод газетасы «Алга»да, Биектауда чыккан «Ильич юлында», «Социалистик Татарстанда» һәм башка газеталарда бастырылган.



Безгә сугыш кирәкми

Авыллардан калды кисәү башлары,
Шәһәрләрдән ватык кирпечләр,
Шулай ватып, җимереп, атып, асып,
Яңа тәртип куйды нимечләр.

Энесен абыйсы алыштырды,
Улы ауса, басты атасы,
Кызы өчен кайтарырга үчен
Партизанка булды анасы.

Ватан өчен бу гадел көрәшкә
Бердәм күтәрелде бар халык.
Шинель киде, кулга мылтык алып
Яуны җиңеп чыкты дан алып.

Без тынычлык яклы, кирәк түгел
Һәм булмасын җирдә сугышлар
Булдырмабыз тыгыз булса сафлар
Бердәм булса безнең сулышлар!!!



Сугыш ул ут

Сугыш бит ул ут, ялкын Һөҗүме
Үлем чәчү, кан-яшь агызу,
Әрнү салу тыныч йөрәкләргә,
Үч һәм нәфрәт уты кабызу.

Күпләп кыру гаепсез халыкны
Тол Һәм ятимнәрне күбәйтү.
Әсирләрне җәберләү, җазалау
Концлагерларны киңәйтү.

Көчләү, талау барлык мал-мөлкәтне,
Дошман басып алган өлкәдә,
Ничә еллар сугыш авырлыгын
Халык күтәрә бит җилкәдә.

Кем кабызса утны, шул җиңелә
Гадел көрәш һәрчак җиңәчәк
Сугышларсыз, кан коюдан башка
Булсын иде җирдә киләчәк.



Хәтердә калганнар

Көрәш юлы безнең бик катлаулы,
Куркынычлы, озын һәм авыр.
Һәр адымда кан һәм корбан сорап,
Көтә иде үлем, ут-давыл.

Көрәш кыры үзенең кочагына
Милионнарны алды кабергә, 
Кан дәрьясын, җәһәннәм учагын
Истән чыгара алмыйм хәзер дә.

Хәтеремдә якын иптәшләрнең
Гәүдәләре аша үткәнем,
Көрәшербез сезнең өчен дә дип,
Баш очларында ант иткәнем.

Без көрәштек аккан каннар өчен,
Югалткан корбаннар өчен дә,
Илебезнең азатлыгы өчен,
Халкыбызның ирке өчен дә.

Ут-ялкыннар аша алга бардык,
Ташкын булып дошман өстенә,
Илбасарлар каршы тора алмады
Совет Армиясе көченә.

Дошман Һаман артка тәгәрәде
Чыдый алмый безнең һөҗүмгә,
Ташлап качты корал, техникасын
Ышанычын җуеп җиңүгә.

Авыр көрәшләрдә һәр адымны
Без җиңүгә таба атладык
Илбасарны тукмап үз өендә
Тар-мар иттек, издек, таптадык.

Килде озак көткән Җиңү көне
Халкыбызның бөек бәйрәме,
Җилфердәде Рейхстаг өстендә
Горурланып, җиңү байрагы.

1945 елның октябре


Фронттан хат

Язсан әгәр хатлар аша гына
Аңларсыңмы йөрәк хисемне?!
Көрәшләрдә утка кергәндә дә
Оныталмам синең исемне.

Оныталмыйм! Үткән яшьлегемне,
Тын бакчалар, айлы кичләрне,
Мөмкинме соң әйтеп аңлатырга?!
Ул чактагы хыял-хисләрне.

Хәтереңдәме, бергә укып йөрдек?
Бер класста, бер үк партада
Шуңа күрә якын дустым итеп
Күңелем сине якын тарта да.

Авыр булды! Аерылышкан чакта
Яшь тыгылды килеп күзеңә,
Моңсу күзләреңнән кайнар яшең
Тәгәрәде алсу йөзеңә.

Оныталмыйм синең яшь аралаш
Чын күңелдән әйткән сүзләрең
Мәңге алар минем йөрәгемдә
Саклаячак тирән эзләрен.

Күптәнме соң әле бергә идек
Бергә тибә иде йөрәкләр,
Шулай бергә булырбыз дип хаман
Аерылмаска иде теләкләр.

Ләкин көмәгәндә “давыл купты”,
“Кара болыт” илне каплады,
Безне язмыш көрәш кырларына
Еракларга илтеп ташлады

Сәлам сиңа Кызыл сугышчыдан,
Иптэшлэргэ кайнар сәламем,
Сиңа булган матур хисләремне
Язып бетерә алмас каләмем.

Очрашырбыз. Кабат күрешербез
Җиңеп кайткач, иркәм, тагын да
Автоматым кебек якын күреп,
Йөртер идеи сине янымда.

1941ел Калининград фронты


Шигырьләрем

Туды алар көрәш кырларында
Земләнкада, салкын окопта,
Көрәшчеләр арып ял иткәндә,
Сугыш тынып торганда.

Туды алар, утлар-сулар кичкән,
Үлем өскә килгән чагында,
Сугарылып үч һәм нәфрәт белән
Фашист-илбасарга тагында.

Туды ала вагон тәрәзәсеннән
Карый-карый туган якларны,
Дулкыннар аралап, корабльда
Диңгезләрдә йөзгән чакларны.

Туды алар, озын юллар үтеп,
Иңләп илебезнең өч ягын.
Иҗат ителделәр бер-бер артлы,
Сүтә-сүтэ еллар йомгагын.

июнь, 1978



* * * 
Иҗат эше күп көч таләп итә,
Бик күп көннәр, бик ккүп сәгатләр,
Көз йоммыйча, озын төннәр буе,
Утырсаң  да инде сәбәп бар!

Иҗат иттем, ләкин кирәгенчә
Яктырта алмадым юлымны,
Өметсезләнеп, барыбер булмас диеп,
Селтәдем аннан кулымны.

Эч пошканда, күңел сыкраганда,
Мин аларны кат-кат укыдым.
Башка килгән яңа фикерләрне
Өстәп, төзәткәләп утырдым.

Ни кадәр генә тырышсам да
Дөнья күрә алмады “әсәрем”,
Еллар буе бары аның белән
Мин юанып кына яшәдем.

Булмаса да йөрәк җылытырлык,
Уятырлык хисләр күңелдә,
Алар белән бергә зур юл үттем,
Алар белән бергә бүген дә.

Истәлеге итеп үткән юлның
Яки тормышымның сукмагы,
Булып калсын сезгә миннән соң да,
Башка утенечем юк тагын!

1977-1978

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Матур.анлаешлы.йорэк туренэ утеп керерле итеп язылган. Укыганнан сон сугыш елларын куз аллап була.Нинди авыр.явыз сугыш еллары.Яшь буыннар укысыннар иде .Тарихны белу кирэк.

    Хәзер укыйлар