Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Йолалар саклансын

Элек-электән тормышлар түгәрәк булсынга, эшләр тәгәрәп барсынга авылыбызда 1 нче май бәйрәмендә йомырка җыю йоласы булган! Булган гына түгел, әле дә саклана ул безнең Балык Бистәсе районында!

Без үскәндә әни яңа, матур киемнәр сатып ала иде беренче май бәйрәменә. Көн генә матур, җылы, кояшлы булса иде дип тели идек кичтән. Ул вакытларда авылларда асфальт юк, яңгыр яуса юл аркылы чыкканда бутыйларны саз йотып калуын көт тә тор. И-и-и гомерләр... Почмак якта, әбием белән әниемнең мәш килеп, сөйләшә-сөйләшә: «сабыйларга Аллаһы Тәгалә көнен бирсә иде инде, сөенеп көтәләр бит», – дип, суган кабыгыннан йомырка буяганнары әле дә истә. Әбиемә дога булып ирешсә иде бу искә алуым. Менә инде үзебез дә оныкларга шулай теләп, бу изге әби-бабайдан калган йола икәнен аңлатабыз. Буыннан-буынга күчеп килгән йолаларыбыз саклансын, онытылмасын иде шул.

Бүген балалар белән әңгәмә корып сораулар бирәм: «Бүген барыгыз да бәйрәм белән дип кычкырып котлыйсыз, чынлап та, нинди бәйрәм соң бүген?» Кайберләре хезмәт бәйрәме, дип җавап бирде. Берничәсе күкәй җыю бәйрәме, шуны да белмисезмени дигәндәй елмаешты. Берничә бала сорауга бөтенләй җавап таба алмады. Мин аптырап калдым, ничек инде бала өйдән чыгып киткәндә, кая баруын, нинди бәйрәм булуын өлкәннәр аңлатмый инде? Әйе шул, аралашу әз хәзер, гаджетлар, телефоннар заманасы... 

Мөслимә Равзутдинова, Балык Бистәсе районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар