Чакыру өстән

Әти-әниемне кочар идем!!!

Вакыт, оныттырма узганны,
Сулыш алганда тукталып.
Селкеп төшер еллар тузанын
Таралсын кайгы югалып...

Очар идем океаннар аша...
Акчарлаклар белән узышып
Очар идем мин уйларым аша...
Хыялларым белән мавыгып
Әти-әнине кочсам очрашып!!!

Китәр идем, юллар чакырса...
Хыялым тарта еракка...
Йөрәгем, җаным да омтылса...
Кояш янына, офыкка...

Очар идем океаннар аша...
Акчарлаклар белән узышып
Очар идем мин уйларым аша...
Хыялларым белән мавыгып
Әти-әнине кочсам очрашып!!!

Кеше гөмере , кылдан нәзек,
Җилләрем исә күңелдә...
Дымландырып күзне чык кебек..
Сагыш чыкларым гөлләрдә.
26.08.2017

 

Чакыру өстән

Минем ахры табигатем
Гел көрәшү, гел җиңү...
Төшенү, күнегү-гадәтем
Гөлләрдән бәхет чигү...

Юлларымны бертуктаусыз
Yтеп килермен очына..
Көзем яфрак коя туктаусыз..
Өскә карап җан очына...

hәр кешенең айрым юлыдыр
Өстән җәелеп куелган..
hава, ай да көтеп туймыйдыр..
Йолдыз чакырып атыла...

Изгелек алмаш явызларга
Бирер явыз юл яхшыга!
Якты нур сибелер юлларга
Барсы да өстән явыла..

Йөрәгем җанымда талпына,
Яшәү мөһимлеген аңлап...
Өстән билге сизеп атлыга,
Яшәргә бик, бераз соңлап...
26.03.2017

 

Төнге эфир

Рухым-илһамым син, шигъриятем,
Тыңлаганда төнемдә эфир.
Төнге күк, татлы тынлык мизгелем,
Пешердем бик куе чәй-чефир.

Уттай яктыра йолдызлар, hава,
Йортлар йоклый- ташлар урманы.
Төнге моңга чумып уйлар чаба,
Шигърияткә, урап хыялны.

Рифмалар сөю сорый үрергә,
Зарым юк, тик калтырый хисләр.
Күзләр тели сине ишетергә,
Лирикам эзли сиңа сүзләр.

hәр юлым, җанда тетрәү-ыңгыраш,
Узган көн дулкыны, ташкыны.
Зарыгтырма төн, йокым аралаш,
Сафландыр, салкын чәй йотымы.

Шигырьләремдә үзем эчкерсез,
Булсада хыялым үзсүзле.
Төн җирлегендә ник ишетмисез,
Алдамас төннәрем шигырьле.

Юк-барлы гөмер көне уза тиз,
...Яңгырар тагын төнге эфир.
Чәй-чефир- чакма таш, нишлим синсез,
Төнге дөньяма күз текәлер...
26.08.2017

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
    14781
    1
    84
  • «Төшләремдә  ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
    11122
    1
    61
  • Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа. 
    5434
    3
    48
  • Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
    4901
    3
    40
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 гыйнвар 2023 - 20:45
    Без имени
    Мин дэ сезнен кебек исерек ирне 18 ел тузеп яшэдем. Хэзер исемэ тошкэн саен, жулэр булганмын дип уйлыйм. Аерылышканыбызга елдан артык, хаман эчэ, эчендэ чыкмаган жаны гына калган инде. Кеше ни эйтер дип тузэбез шул, узебезне уйламыйбыз. Эгэр бер фикергэ килэ алмасагыз, психолог белэн кинэшегез. Мина ярдэме тиде. Игътибарыгыз очен рэхмэт.
    Эчкече иргә сабыр итәргәме?
  • 30 гыйнвар 2023 - 17:52
    Без имени
    Бэхетегезгэ куз тимэсен, матурларым.
    Икесе — бербөтен (видео)
  • 30 гыйнвар 2023 - 17:03
    Без имени
    "Әмма мәхәббәтсез тормыш – бәхетсез гомер бит. Килешәсезме? " - хак сузләр. Дорес эшләгәннәр, мин дә, бәлки, шундый ук карарга килер идем. Аста язылганча бернинди азгынлык та, бозыклык та тугел бу. Нигә яратмаган кеше белән яшәп узенне хәм башкаларны азапларга? Гомерне 2-3 мәртәбэ яшәми берәу дә, яшьлектә хата ясаганнар икән (яки момкинлекләре булмаган), хатаны анлап тозэтудә бернинди дә гаеп юк. Курыкмый адым ясаган очен Афәрин дип кенә әйтәсе килә!
     «Мин аны  сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...» 
  • 31 гыйнвар 2023 - 08:52
    Без имени
    Комментарий белән килешәм,яшиселәр бар әле.Тормыш җайланып китә алырмы?
     «Мин аны  сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...» 
  • 27 гыйнвар 2023 - 11:48
    Без имени
    Эллэ кем булып кыланган хатыннарга ирлэрэ тузэлэр -тузэлэр дэ күңеллэре кайткач шартлатып сындыралар.Андый ирлэрне иплэп кенэ игьтибарлы,назлы хатыннар элэктереп ала хэм тормышын койли.
    Бәхетле булам дисәң
Реклама
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр