Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедиясе бу сезонда дүртенче премьерасын чыгара. Наил Гаетбайның «Стоп, кода! Туй була» пьесасын Татарстанның халык артисты, театр актеры Зөфәр Харисов сәхнәләштерә.
Пьеса «Үз хатыныма өйләнәм» дип аталган, спектакльдә «стоп, кода» дигән сүзләр күп булгач, «Стоп, кода! Туй була» дип үзгәртәләр. Бу хакта премьера чыгу уңаеннан оештырылган матбугат очрашуында сөйләделәр. Яңа комедия гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында. Аерылышыр чиккә җиткән ике гаилә кызып-пешеп туйга әзерләнә. Айнур белән Рушания әти-әниләренең теләкләренә буйсынырмы, әллә үз юлларын сайлармы?
«Яңа комедия – тормышның үзе, һәркем үзен табар, – дип сөйли спектакльнең режиссеры Зөфәр Харисов. – Мәхәббәт һәм гаилә – яраткан темаларым. Әлеге әсәргә алынуымның сәбәбе – бүгенге көн белән аваздаш булуында. Биредә балалар тәрбияләү, әти-әниләрнең байлыкка кызыгып, үз балаларын көчләп кияүгә бирүләре, ата-аналар һәм балалар арасындагы конфликт, демография турында сүз бара. Хәзерге вакытта өйләнешүче парларның күбесе аерыла. Ни өчен? Спектакльдә моңа да җавап бар. Әлеге премьера шуның белән кыйммәт тә».
Комедиядәге җырларның авторы – Илфак Хафизов. Спектакль барышында рок та, рэп та, лирик җырлар да ишетергә мөмкин булачак. Музыка авторы – театрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Ильяс Камал. Композиторга бу көннәрдә «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мәртәбәле исем бирелде.
Театр тагын бер яңа премьерага – музыкаль мелодрама чыгарырга әзерләнә. Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов хәбәр итүенчә, Мәскәүгә гастрольләргә җыена. Труппа районнар буенча да күп йөри.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк