Логотип
Татар гаиләсе

Тыйнак ярату

 «Сез чын татар гаиләсе инде!» Кунакка кайтып йөргән халык язучысы Туфан ага Миңнуллин аларга карап әнә шулай дип әйтә торган булган.

 

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

(Лаеш районы Державино авылында яшәүче Шәһиевләр гаиләсе)

«Сез чын татар гаиләсе инде!» Кунакка кайтып йөргән халык язучысы Туфан ага Миңнуллин аларга карап әнә шулай дип әйтә торган булган. Татар гаиләсенең рус авылы мохитында яшәп тә асылын югалтмаганына әйткәнме ул аны, әллә гаиләдә хакимлек иткән халкыбызга хас әдәплелекне, ата-анага хөрмәтне, гаилә башлыгының чын ир булуын, киленнең үз урынын белүен күреп, шундый бәя биргәнме?!. Без Лаеш районы Державино авылында яшәүче Шәһиевләрдә кунакта. 

Әминә апа белән Миңхәсән абый
Чын татар гаиләсенең кайсында да шулайдыр инде ул: өлкәннәргә, иргә хөрмәт зур. Алардан узып йөрмәү, табынга алар килеп утыргач кына утыру, өлкәннәр икмәк сындырып авыз иткәч кенә кашыкка үрелү... Сөйләшкәндә дә башта әти-әниләр үз сүзен әйтә, аннан соң гына башкалар кушыла. Шәһиевләрдәге әнә шундый тәртип килеп керүгә үк күзгә ташлана. Акъәби белән Акбабай булып намазлык өстендә утырган ата-анага карата хөрмәт сокландыра. 58 ел буе бергә яшәгән Әминә апа белән Миңхәсән абый үстергән егет-кызлар башкача була да алмыйдыр ул. Ипле кешеләрдән ипле балалар туа. 

Алар икесе бер авылдан. Лаеш районы Агайбаш авылы башка бик күп авыллар кебек сусаклагыч төзегәндә су астында калганлыктан, аларны күрше Державинога күчерәләр. Татар авылы кешеләре рус авылына килеп урнаша. Әмма үз телләрен, үз тамырларын, үз гадәтләрен югалтмыйлар. Яшь чакта үз милләтеннән булган кешегә күз салалалар. Әминә белән Миңхәсән кич утыруларда таныша. Өч елдан соң Әминә төп йортка килен булып төшә. Яшьләр җигелеп тормыш алып бара башлый. Аларның хезмәт кенәгәләрендә бер генә эш урыны – «Россия» совхозы. Миңхәсән – тракторчы, Әминә – сыер савучы. Хезмәт ударнигы булып, ярыша-ярыша эшли яшь килен. Районда алдынгы сыер савучы була. Бер кочак мактау кәгазьләре әле дә саклана. Бер-бер артлы өч балалары туа. Яңа йорт җиткезәләр. Тырыш була алар. Ул вакытларда авылда таралган яман гадәт тә урап уза бу гаиләне. Әминә апа картына җылы караш ташлап: 
Аракы эчмәде, тәмәке тартмады шуңа күрә тормышыбыз да бик көйле генә барды. Бабай әйбәт булды. Получка алган көнне, кибеттән бер тартма алыр иде дә, шуңа конфетын, перәннек-печеньесын тутырап алып кайтыр иде. Өйдә балаларга бәйрәм була торган иде, – дип искә ала ул вакытларны.

– Әйе, тәмәке тартканчы, кечкенә генә бер кисәк ипи кабам, дип яшәдем шул, – дип сүзгә кушыла тыныч кына утырган Миңхәсән абый.– Без бит сугыш чоры балалары. Ипи валчыгының да кадерен белеп үскән балалар. И-и-и, кечкенә чакта әни пешергән ипи исен әле дә хәтерлим. 

58 ел бергә яшәп, бер кешегә әйләнеп беткәннәр алар. Әминә апа сүзен башлый, Миңнехәсән абый түгәрәкли. Һәрвакыттагыча, тыныч тормышның серен сорашам. 
– Бер-береңә юл куя белергә кирәк. Төп киңәшчең дә иңгә-иң куеп яшәгән кеше булырга тиеш. Бабай минем ул яктан әйбәт булды. 58 ел гомер узып киткәнен сизми дә калганбыз. 

– И-и-и, моның белән яшәү – картлыкта иң зур бәхет. Рәхмәт яусын аңа. Ярый ул булган әле. Авыр сүзләр әйтешкәнне дә хәтерләмим. Әле кичә генә өйләнешкән кебек. Саулыкта бөтен эш. Саулык кына ташламасын,– ди Миңхәсән абый. 

Илсөяр белән Зөфәр 
Бөтен шатлыклары – балалар. Гомумән, татар халкы балалар дип яши ул. Картлыгымда – терәгем, әйбәтләп тәрбияләп соңгы юлга озатучым булыр дип үстерә. Картлыгыңа миһербанлы балалар тәрбияләү зур бәхет икәнен дә, шул балаларның берсен якты дөньядан озатып калу ачысын да беләләр Әминә апа белән Миңхәсән абый. Бер йорт аша гына яшәгән олы кызлары Фирдания  авырып үлеп китә. Аны искә төшергән саен картлар күзеннән яшь ага. Ул кайгыдан яннарында булган балалары, оныклары юата кебек аларны. Ялларда йокларга урын калмый, диләр. Кызлары булмаса да, кияүләре үзләренеке булып кала. Ике өйдә яшәсәләр дә, бер гаилә алар. Бик еш: «Балалар белән яшәү бәхет инде ул», – ди өлкәннәр. Кече уллары Зөфәр үзләре янында. Әтисе кебек үк төп йортта калган ул. «Китәм-калам дигән сүз булмады. Мәҗбүриләмәдек. Үзе шулай хәл итте»,– ди әти-әниләре. Моннан ике дистә елдан артык элек улларының мондый карарга килүенә сөенеп туя алмыйлар. 

Һәр җөмләнең кадерен белеп сөйләшкән Зөфәр елмаеп куйды. Күрәм, аның бу җәһәттән үз фикере:
– Армиядән кайткач, әллә авылдан чыгып китим микән дигән уйлар килгәләгән иде. Әти: «Бу өйне кемгә дип салдым соң мин? Кемгә кала ул?» – дигәч, ул уйлар югалды. Шәһәрне яратмыйм. Аннан соң безнең буын да шәһәргә тартыла торган түгел иде. Бөтенебез, диярлек, авылда калдык. 

Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына читтән торып укырга керә дә, авылда эшли башлый. Укырга барган арада Кече Елга кызы Илсөярне очрата. Мәктәптә укыганда укытучы буласы килсә дә, иптәш кызына ияреп медицина училищесына китә кыз. Аны тәмамлагач Лаешта санэпидстанциядә эшли башлый. Техникум тулай торагында яши. Яшьләр бер елдан өйләнешә. 

– Төп нигезгә килен булып төшәсеңне белдеңме, кияүгә чыкканчы булачак кайнанаңны күргәнең булдымы? – дип сорыйм.

– Кайната-кайната белән яшәүдән курыкмадым. Егетне яраткач, иярдем дә кайттым инде, – дип көлеп җибәрә Илсөяр. – Килен булып төшүемә 23 ел үтсә дә, Зөфәр беренче тапкыр танышырга алып кергән көнне әле дә хәтерлим. Әни менә монда утыра иде. Каршында – мин утырам. Булачак кайнанамны әнинең бертуган апасына охшаттым. Шуңа аны беренче көннән үк якын иткәнмендер. Аннан соң без әни белән охшаш та. Килен кайнана туфрагыннан ярыла, диләр бит. Кайнана белән уртак тел табар өчен сабыр булырга, бөтен сүзне дә күңелеңә алмаска кирәк. Гаеп бар кешедә дә булырга мөмкин. Иң элек үз гаебеңне танырга кирәктер дип уйлыйм. Ә әти безнең изге җанлы кеше. Лаешка йөреп эшләгәндә, кайтырга-китәргә җиңел булсын дип, елга аркылы басма да салып куйды. Кышларын адашмасын дип юл буена чыбыклар кадап чыга иде.  

«Илсөяр Шәһиева: «Безнең бит өйдә русча сөйләшә торган кешеләр юк, ә Рифат, кирәк булганда, чип-чиста итеп  русча сөйләшә. Әле инглиз телен дә хәтсез генә сукалый башлады. Шул интернет аркасында инде. Безнең балалар өчен кызыклы, примитив булмаган татарча сайтлар юк шул. Шуңа да русчага күчәләр. Ә ул тел тормышка да ияреп керә. Туган телне саклап калу өчен мохит кирәк. Ул мохит гаилә генә була алмый. Әйе, без өйдә татарча гына сөйләшәбез. Әмма өй капкасының теге ягында да туган телне саклап калырга кирәк».

Икенче кызлары Динә тугач, Илсөярнең балачак хыялы чынга аша. Аның хыялын белгән үз апасыдай якын күргән мәрхүм Фирдания апасы белән җизнәсе (алар икесе дә укытучы булалар) Державино мәктәбенә укытучы булып эшләргә тәкъдим итәләр. Өйдәгеләр аңа бер авыздан: «Укы!» – диләр. (Боларны искә алып сөйләгәндә Зөфәр тыныч кына: «Хатынны кешегә санамасаң, бармый инде ул тормыш. Хатын – хатын гына түгел, җәмгыятьтә шәхес тә булсын. Хөрмәт ул чакта тагын да арта», – дип, һәр ир колагына киртләп куярлык алтын сүзләрен әйтте). Өч тәүлек буе имтиханнарга әзерләнеп, Казан дәүләт педагогика институтына читтән торып укырга керә Илсөяр. Кулында – имчәк баласы. Иренә, кайнанасына ышанмаган булса, бу адымга барыр иде микән? Кайнанасының Казанда яшәгән апасы – Дәү апалары ярдәм итә. Динәсен имезеп аңа калдыра да, укырга чаба Илсөяр. Хәзер инде ул тарих укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Мәктәп эшеннән кайтып керә алмаган укытучының балалары өчен җаны тыныч була. 

– Безнекеләр балалар бакчасына йөрмәде. Ул яктан бәхетле булдылар. Әби белән үстеләр. Әле күршедәге апаның уллары да керә иде. Бергә мәш килделәр шунда. Әни карады инде аларны, – дип сөенә Илсөяр. – Өйдә кеше булгач рәхәт, чәй һәрвакыт кайнар. Әле хәзер дә без торуга әни иртән торып чәй кайнатып куя. Шулай гадәтләнгән инде алар. 

Оныклар
 Хәзер Энҗе Казанда эшли, Динә дә башкалада. Педагогика көллиятендә физкультура укытучысы булырга укый. Кечкенәдән малайлар кебек чалбар-кепка киеп үскән Динәнең әлеге һөнәрне сайлавы да юкка түгел. Оялчан елмаюлы, нәзакәтле кызда, күренеп тора, тимер холык. Бабасы кебек атлар ярата. Кечкенәдән ат өстендә йөри ул. Трактор-машиналарны да иярли. «Авылны яратам», – ди. Әби белән бабай тәрбиясе: Аллаһының барлыгын һәм берлеген белеп үсә. 
– Ирем дини кануннарны хөрмәт итеп яшәгән кеше булсын иде, – дип теләген әйтте серләшкән вакытта. – Аллаһыдан курыкканнар әдәпле һәм әхлаклы була. 

Без килгәндә Энҗе Казанда иде. Аның турында җылы сүзләрне ишеттек һәм медальләрен генә күрдек. 10 яшьлек Рифат исә апасы кочагыннан чыкмады. Күренеп тора – мәхәббәт җимеше ул. Гаиләдә ярату хакимлек иткән бала гына шулай назлы була. Фотога төшкәндә дә килеп бабасының муенынан кочаклап алды.  Әби белән бабай хәзер инде аңа догалар өйрәтә. Бабасының гадәтләре анда да бар, диләр. Миңхәсән абый кесәсенә конфет тутырып йөри икән. Шуны урамда очраган балаларга өләшә. «И-и-и, хәзерге барлык заманында нигә балалардан конфет жәлләп торырга. Әле сезгә дә әзерләп куйдым менә», – диде ул, һәрвакыттагыча сүз башын сузып. Аннан күреп, Рифат та мәктәптә кызларга конфет тарата икән. Бу гына түгел, авыл тирәсендә йөргән, шәһәрдән китереп аткан хуҗасыз этләрне сосиска сатып алып сыйлый. Гаиләдәге киң күңеллелекне күрмәсә, шулай эшләр идеме бала?!

Державино мәктәбендә дәресләр  рус телендә бара. Энҗе белән Динә гаджетлар алай ук популяр булмаган вакытта тәрбияләнгән әле. Рифат исә – гаджет баласы. Ә анда бөтен нәрсә рус телендә. Бу мохитта яшь буынга ана теленең кыйммәтен төшендереп, ныгытып бетерү авыргарак туры килә, чөнки көндәшнең көче чиксез. «Безнең бит өйдә русча сөйләшә торган кешеләр юк, ә Рифат, кирәк булганда, чип-чиста итеп  русча сөйләшә. Әле инглиз телен дә хәтсез генә сукалый башлады. Шул интернет аркасында инде. Безнең балалар өчен кызыклы, примитив булмаган татарча сайтлар юк шул. Шуңа да русчага күчәләр. Ә ул тел тормышка да ияреп керә. Туган телне саклап калу өчен мохит кирәк. Ул мохит гаилә генә була алмый. Әйе, без өйдә татарча гына сөйләшәбез. Әмма өй капкасының теге ягында да туган телне саклап калырга кирәк», – дип борчыла ана. 

– Ә мин әби-бабай белән дә татарча гына сөйләшәм, чөнки алар русча белми, – ди Рифат. 
Бала авызыннан чыккан хакыйкать шушы түгелме соң?

Татар гаиләсенең асылы нидә?
Менә шулай дөньяви проблемаларны да көндәлеккә әйләндереп яшәп яткан тагын бер татар гаиләсе бу. Монда барысы да гап-гади. Ихлас. Әнә шул ихласлык татар гаиләсенең асылын саклыйдыр да инде. 
– Күрәсез, Зөфәр аз сүзле. Мин сөйләшергә яратам, – ди Илсөяр. – Беребез – баш, беребез – муен, әмма муен кая борылса, баш шул якка карый, диләр. Бездә нәкъ шулай. Хатын-кызга хәйләкәрлек тә, матур итеп сөйләшә белү дә, үпкәли белү дә кирәк, әйеме, Зөфәр? Дөнья бит ул барыбер хатын-кыз кулында. «Бөтен нәрсәгә – ир баш, иргә – мин баш», – дияр иде чорсыз бер хатын булса. Без күренмибез, әмма без бар. Акыллы хатын «соры кардинал» кебек инде ул. Безнең бу рольдә – әни. Яшь чакта үз әнием: «Кайнана белән яшәргә туры килүе бар, кызым, килен урынында була бел», – дип үстерде. Кызларымны утыртып тәрбияләмим. Боларның барысын да алар күзәтә, минем һәм минем кайнана моделен үзләренә алачак.

Туфан Миңнуллин әлеге гаиләне кайдан белде икән дип уйлыйсызмы инде?! Казандагы уллары Ришат аның йөртүчесе булган. Туфан абый бик якын иткәндер, якын итмәсә әти-әнисе янына Державинога кунакка кайтып йөрмәс иде? Тормышны күзәтеп яшәгән олпат язучы аларга карап үз бәясен биргән: «Чын татар гаиләсе сезнең кебек булырга тиеш!» Күпне күргән, күп кешеләр белән аралашкан язучыны әлеге гаиләдәге әдәп, әхлак сокландыргандыр. Без татарлар, татар рухы белән яшибез, милләтне алга алып барабыз дип купшы сүзләр белән яшәмиләр. Татарлык бу гаиләнең канында ага. Татарлык – аларның тормыш рәвеше. Безне Зөфәр белән Илсөяр урамга чыгып каршы алды. Ишекне ачуга, Әминә апаның, балаларның якты йөзен күрдек. Өй түрендә – Миңхәсән абый. Барысы да җайлап кына, бер-берсен бүлдерми генә сөйләшә. Фотога төшәргә вакыт җиткәч Миңхәсән абый: «Илсөяр кая? Илсөяр төшмәсә, без дә төшмибез. Ул үзебезнең килен», – диде. Өйдәге гармония менә шушы җөмләгә сыеп беткән түгелме соң?!

Без Шәһиевләр гаиләсенә Рамазан аенда бардык. Барысы да уразада. «Бу рәхәтлектә ураза тотмыйлармыни?! Әй-яй-яй... рәхәтлек бит. Өстәл тулы сый-нигъмәт. Грушаны элек китаптан да күргән юк иде», – ди Миңхәсән абый. Безне барысы бергә озата чыкты алар. Уңган Илсөяр төн эчендә күчтәнәчкә кош теле пешергән. «Татар гаиләсендә кунакларны күчтәнәчсез җибәрмиләр инде», – диде ул. Кесәдә – Миңхәсән абый биргән конфет. Юлга кузгалдык. 

...Кояш баегач, ахшам намазыннан соң, гаилә зур кухнядагы өстәлгә ифтар ашарга утырыр. Өстәлнең баш-башларында Миңхәсән абый белән Зөфәр. Бабайның уң ягында – гомер юлдашы. Илсөяр «бисмилла»сын әйтеп аш бүлә. Балалар зурлар авыз иткәнне көтә. Тынычлык. Тынычлык хакимлек иткән өйдә генә ярату бар бит ул. Тыйнак ярату. Татарларча ярату.

Фото, видео: Анна Арахамия
 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар