Телен дә югалтмый чын татар гаиләсе
![]() |
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты |
(Чирмешән районы Лашман авылыннан Сафиуллиннар гаиләсе)
Лашман авылында Айрат һәм Рушания Сафиуллиннарның ике катлы йортлары ерактан ук күзгә ташлана. Авыл кырыенда урнашкан өй эченә кергәч, биредә чын татар гаиләсе яшәвенә тагын бер кат инандым.
Өй ишеген ачуга тәмле аш исе борынны ярып керде. Аш бүлмәсеннән, йөгереп диярлек чыгып, килен белән кайнана каршы алды. Йорт хуҗасы Айратны гына өйдә туры китереп булмады, ул эштә иде. Беренче карашка ук килен белән кайнана арасындагы җылы мөнәсәбәт күзгә чалынды. Менә шундый буладыр инде ул чын татар гаиләсе.
Миңлегөл апа: «Бала ана телендә уйларга, фикер йөртергә тиеш. Шул вакытта телебез, динебез, гореф-гадәтләребез югалмас. Безнең гаиләдә русча сөйләшү дигән нәрсә юк. Балалар рус теленә һәм чит телгә мәктәптә өйрәнә, ә ана телен гаилә сакларга тиеш. Данис кунакка кайтканда русча сөйли башлый, тик мин аңа: «Мин русча белмим, улым, татарча гына сөйлә!» – дим. Хәзер ул тырыша-тырыша рус сүзләрен кыстырмыйча сөйләшә».
Сафиуллиннар бу заманча йортка ун ел элек күченәләр. Төп нигездә төпчек малай Илдар булса да, Айрат белән Рушания әниләрен үзләреннән калдырмыйлар, Айсылу белән Зөһрә дә әбисез йортта яшәүне күз алдына китерә алмыйлар.
Миңлегөл апа үзе дә кайнанасы Фаһирә әби белән 21 ел гомер иткән, инде кайнана стажы 27 ел булып килә.
– Рушания – минем үз укучым. Аның Айрат белән мәктәп елларында ук дуслашып йөргәннәрен белдек. Мәрхүм ирем Миндар гына дөньядан иртә китте, аларның кавышканнарын күрү насыйп булмады аңа, – дип хатирәләр йомгагын сүтә башлады Миңлегөл Вәли кызы. – Чит кешегә күнегеп, яраклашып китү җиңел түгел ул, яшьләр белән картларның фикерләре туры килмәскә дә мөмкин. Һәркем үз вакытында дәшмичә кала алса, бар да җайлы була. Без инде хәзер бер-беребезне ярты сүздән дә аңлыйбыз, әни белән кыз кебек. Олы киленем Венера да «әни» генә диеп тора. Улым Айдар белән төп йортта еш кунак булалар.
Миндар абый вафат булганнан соң да, Миңлегөл апа ике елга якын кайнанасын тәрбияли, аны хөрмәтләп соңгы юлга озата. 45 яшьлек хатын биш бала белән тол калган. Олысы Миләүшә никахланган булса, ул чакта бәләкәйләре Алсуга әле 9 яшь кенә була. Айдар – армия хезмәтендә, Айрат белән Илдар да әле яшүсмерләр генә.
Лашман егете Миндар белән Туймәт кызы Миңлегөл читтән торып Казанда югары уку йортында укып йөргәндә танышалар. Алар икесе дә укытучылар. 1968 елда гаилә коралар. Сафиуллиннар дүрт ел Югары Кәминкә мәктәбендә укыталар, аннан соң Лашманга кайталар. Миңлегөл апаның педагоглык стажы 40 елга якын, ул география һәм биологиядән белем биргән. Якташыбызның олы хезмәтен республика да югары бәяли, ул – «Халык мәгарифе отличнигы».
– Мондый дәрәҗәле бүләккә Миндар да ия булды, тик ул аңа үзе исән вакытта килеп ирешә алмады, – дип моңайды Миңлегөл апа.
Якташыбызның эштән туктаганына да 20 ел. Оныгы Зөһрәнең уңышларына ул чын күңелдән сөенә, киңәшләрен бирә. Зөһрә быел 11 нче сыйныфны алтын медальгә тәмамлаган.
– Әби мине 4-5 яшьтә үк укырга өйрәтте. Аның белән Әлифба укыганым әле дә истә, – ди Зөһрә. – Бәләкәй вакытта, куркам дип, шыпырт кына әби янына күчеп ята идем. Ул миңа шунда догалар өйрәтте. Рәхмәт аңа!
Миңлегөл апа оныгы Айсылуның улы Данисны да үстерешә. 5 яшьлек оныкчыгына да догалар өйрәтә.
– Бала ана телендә уйларга, фикер йөртергә тиеш. Шул вакытта телебез, динебез, гореф-гадәтләребез югалмас, – ди әңгәмәдәшем. – Безнең гаиләдә русча сөйләшү дигән нәрсә юк. Балалар рус теленә һәм чит телгә мәктәптә өйрәнә, ә ана телен гаилә сакларга тиеш. Данис кунакка кайтканда русча сөйли башлый, тик мин аңа: «Мин русча белмим, улым, татарча гына сөйлә!» – дим. Хәзер ул тырыша-тырыша рус сүзләрен кыстырмыйча сөйләшә.
Сафиуллиннар – динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап яшәүче гаилә. Ел саен диярлек корбан чалдыралар, Айрат гает намазларын калдырмаска тырыша. Миңлегөл апа биш вакыт намазын укып, барлык балаларына, оныкларына теләкләр тели, ураза тотып, ифтар ашлары да уздыралар.
Үзе дә әби-бабай белән, зур гаиләдә үскән Рушанияне төп йортка килен булып төшү бер дә куркытмый. Ул 20 яшендә Айратка кияүгә чыга. Яшьләр бер ел Әлмәттә яшиләр, тик туган авылны сагыну хисе көчлерәк була.
– Мин сиңа авылда күгәрчен оясы кебек матур йорт төзеп бирәм, диде Айрат. Сүзендә торды, шундый йорт салып кердек. Өч буын бер йортта аңлашып, тату гомер итәбез, – ди Рушания. – Кияүгә чыкканда үз әнием, төшкән җирдә таш бул, дигән иде. Аллага шөкер, бик матур яшибез. Кайнана-әни балаларыбызны үстереште. Нинди эшкә тотынсак та, гел аның белән киңәшләшәбез.
Сафиуллиннар гаиләсе әле бервакыт дүрт буын бергә дә яшәп алган. Миңлегөл апа үзенең әтисе белән әнисен дә тәрбияләп соңгы юлга озаткан. Бүген инде Миңлегөл апаның балалары, оныклары төп йортка җыелганда егермедән дә артып китәләр.
Ветеран укытучының бер кызы әнисе белән әтисенең һөнәрен дәвам итә, килене Рушания дә мәктәптә эшли. Айрат – нефтьче.
Айрат тимерне дә бөгүче егет. Аның үзенең мастерское бар. Ул йорт тирәсендә эшләү өчен, трактор да җыйган, хәтта тагылма агрегатларын да үзе ясаган. Йорт яны ялт иткән, биредә булдыклы ир-ат яшәгәне әллә каян күренеп тора.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
-
7 февраль 2023 - 10:21Без имениБик зур рэхмэт сезгэ, эйбэтлэп анлаткансыз. Хэзер сезнен рецепт буенча камыр куям эле.Төче камыр рецепты
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.