Логотип
Татар гаиләсе

Нәсел

Навигаторыбыз бормалы юллардан алып килде-килде дә, челтәрле рәшәткәсе аша гөлбакча күренеп торган матур бер йорт каршысында туктатты. Китапханә йә музейдыр, ахрысы, дип, челтәрле капканың келәсенә үреләбез. Моның кадәр чәчәкне бер генә кеше үстермәс, моңа зур бер коллектив кирәк...


Терраса-терраса итеп ясалган гөлбакчада – лаләләр, нәркисләр, роза, петуния, лилия, лобелия, без хәтта исемнәрен дә белмәгән әллә нинди матур купшы гөлләр! «Әйдүк!» диеп ишек ачкан мөлаем йөзле апа белән исәнләшеп, соклануыбызны белдерәбез: «Чәчәкләрне бигрәк яратасыз икән! Кем үстерә боларны?» «Мин үстерәм!» – дип елмая ул. Ә мин аңа күңелемнән генә «Чәчәк апа» дигән исем кушып өлгерәм. 

Үзебез татар була торып, татар авылында  гомер итеп, балаларыбыз татар телен белмәсә, оят булыр иде.  Бу – безнең өчен башка сыймаслык хәл.
 

Безнекеләр!
Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында Рәфыйк Гарәфетдинов исемендәге урам бар. Мәшһүр галим, тарих фәннәре докторы, академик, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Рәфыйк Әбзәл улы – шушы авылдан. Авылдан гына түгел, гөлбакчага күмелеп утырган шушы нигездән ул.
– Рәфыйк абый белән әти – бертуганнар, – дип башлый сүзне төп нигезнең бүгенге хуҗасы Фәнил Гарәфетдинов. – Урамыбызны тулысы белән Гарәфетдиновларныкы дисәң дә була. Без, аннары әтинең ике абыйсы Фирзун белән Равил, әтинең туганнан туган энеләре Фәрит, Мансур, Зөфәр... Барыбыз да бер нәселдән!

Узган ел Гарәфетдиновлар гаиләсе «Тарихта без эзлебез» дип аталган шәҗәрәләр фестивалендә катнашып, финалга үткән. Әлеге фестиваль Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комиссиясе тарафыннан ел саен республика күләмендә уздырыла һәм анда үз шәҗәрәләрен төзегән гаиләләр катнаша. Гарәфетдиновларның да нәсел шәҗәрәсе бар.
– Рәфыйк абый төзеде аны. Аннары Фәнил баетып, тулыландырып, 11 буынга кадәр җиткерде, – дип аңлатып үтә чәчәкләр үстерергә яраткан Әлфия апа. Ул – шушы йортның өлкән хуҗабикәсе. Ил тоткасы булырдай өч егет үстергән ана. Фәнил – аның төпчеге.

Татар халкына профессор гына түгел, атаклы артист та биргән нәсел бу! Галия Кайбицкая белән Фәнилләрнең ерак бабалары уртак. Анысы әле күптән түгел генә ачыкланган, моңарчы үзләрен якташлар гына дип уйлап йөргәннәр. Кызыксынып, шул тарихны тыңлыйм.
– Андый зур фестивальдә үк катнашырбыз дигән уебыз юк иде башта, – ди Фәнил. – Улыбыз Булатның татар теле укытучысы Алсу Хәмидуллина биргән идея бу. Башта Булат шушы шәҗәрә белән мәктәптә узган конкурс-та катнашты. Алсу ханым исә Галия Кайбицкаяның биографиясен, иҗатын өйрәнеп, китап әзерләүдә катнашкан кеше. Безнең шәҗәрәдә Даян исемле кеше барлыгын күрде дә, Галия Кайбицкаяның бабасы да Даян исемле булуын әйтте. Тикшерә торгач, аларның туган һәм вафат булган елларының туры килүен ачыкладык. Татарстанның беренче халык артисты, опера җырчысы, Татар дәүләт академия театрында уйнаган атаклы артист белән туганлыгыбыз әнә шулай билгеле булды. Безнең шәҗәрәне Рәфыйк абый архивларга барып, документларга нигезләнеп төзеде, дәлилле ул.

Фестивальгә әзерләнүләре, анда барып чыгыш ясаулары – үзе бер вакыйга. Гомер буена истәлек итеп сөйләрлек, кызык хәлләрне искә төшереп көлешерлек, фотоларны карап сагынырлык вакыйга булган ул.
 – Казанга сигез метрлы прицепка музейда булган экспонатларны төяп, бөтен туганнар җыелышып, 43 кешелек делегация булып бардык, – ди Фәнил. – Бик берләштерде ул бәйрәм безне.
Аның сүзләрен хатыны Гөлсем дә җөпли:
– Хәтта кайберәүләр үзара туганлыкны фестивальгә әзерләнгәндә генә белде. «Без туганнармыни? Бер мәктәптә укып, бер авылда яшәп, бер нәселдән икәнебезне белмәгәнбез дә», – дип аптыраучылар булды. Финал этабында зона турларын җиңеп килгән алты гаилә катнаштык. Анда гаилә белән дә таныштырырга, сәхнә номерлары да күрсәтергә, чәй табыны әзерләп, шундагы ризыклар турында да сөйләргә кирәк иде. Кайбер гаиләләр өчен сәхнәдә ансамбльләр чыгыш ясады, ә без үзебез биедек, үзебез җырладык...

Кайбыч ягында кунак табынына юка пешергәннәрен беләбез. Авыз да иткәнебез бар. «Сөембикә» журналында эшләүче Гөлнур Сафиуллина Кече Кайбыч авылыннан. Әнисе пешергән тәмле юка белән гел сыйлый ул безне.
 – Без дә юка турында сөйләдек. Югыйсә бәлеш турында гына сөй-лисебез калган, – ди Гөлсем. – Бездәге карабодай бәлешен башка бер якта да пешермиләр бит. Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов та шаккатты ул бәлешкә. «Сездә шундыйны пешерәләрме?» – дип тә сорады әле. «Әйе шул, бу безнең традицион бәлешебез», – дибез. «Ите бармы соң аның?» – ди. «Итсез генә, кара-бодайның үзеннән генә пешерәләр», – дидек. Менә шуны сөйләгән булсак, финалга гына чыгып калмыйча, җиңүче үк буласы идек.

«Иң кирәкле кешеләребез»
Гарәфетдиновлар гаиләсе турында Кайбыч районының «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Җәмилә Сәгыева әнә шулай ди.
– Фәнил белән без 2015 елдан таныш. Ул елны мине Кайбычта яңа ачылган спорт комплексына мөдир итеп билгеләделәр. Өр-яңа бина, шып-шыр стеналар... Элмә такталары кирәк, брошюралар кирәк, мәгълүмат язылган стендлар кирәк... Кемгә барыйм, боларны кайда ясатыйм дип торганда, Фәнил турында әйттеләр. Ул инде бу вакытта үз эшен ачып, халыкка полиграфия хезмәте күрсәтә иде. «Энем, бюджетта боларга акча каралмаган, ләкин барысы да бик кирәк», – дим. Беркайчан да «юк» дигәне булмады аның. «Ак калфак»лылар җыелып, мөмкинлеге чикле балаларга ел саен бәйрәм оештырабыз. Анда да Фәнилсез булмый. Фотозона ясый, фотога төшерә, соңыннан аларны кәгазьгә чыгарып бирә... «Син безнең коткаручыбыз», – дим аңа. Боларның барысы да «рәхмәт»кә генә эшләнә бит!

Әлфия апа белән дә шул елларда дуслашып киттек. Кайбыч районы Ветераннар советы рәисе иде ул. Спорткомплекска пенсионерларны алып килә башлады. «Оста куллар» түгәрәге оештыру идеясе дә Әлфия ападан чыкты. Үзе оештырды, үзе алып та барды. Газетадан кәрзиннәр үрергә, бәйләргә өйрәтте. Ул үргән кәрзиннәргә күчтәнәчләр тутырып, картлар йортына да илттек.
Узган җәй махсус хәрби операция өчен маскировка сеткалары үрергә кирәк булды. Җәй бит, һәркемнең вакыты исәпле. Күп вакыт Әлфия апа берүзе башкарды бу эшне. Егетләребезгә мунчалалар да үрде ул, оекбашлар да бәйләп тапшырды...

Килен – кайнана туфрагыннан, диләр. Гөлсем дә шундый – беркемгә каты бәрелмәс, «юк, булмый», димәс... Бервакыт ниндидер чарада катнашырга өндәп, Гөлсем янына килдем. «Әле җавап бирә алмыйм, әни белән сөйләшергә кирәк», – ди. Әлфия апага шалтыраттым. «Гөлсем белән сөйләшмичә, әйтә алмыйм», – диде. Бер эшне дә бер-берсе белән киңәшмичә эшләми алар.

Бөтенләйгә дип кайттык
Гөлсем – Саба районы Алан-Елга авылы кызы. Фәнил белән Казанда, мәдәният институтында укыганда танышалар. Юк, аудиториядә түгел, тулай торакның аш бүлмәсендә! «Булачак хатыннарыбыз белән тулай торакның аш бүлмәсендә танышу – безнең гаиләнең традициясе ул. Уртанчы абыебыз Фидаил дә Гөлсирә апа белән нәкъ шулай танышкан», – дип көлдереп тә алдылар әле.

Фәнил – икътисад һәм менеджмент, Гөлсем китапханә эшчәнлеге факультетын тәмамлаган.
– Мин Фәнилдән бер ел алданрак укып бетердем. Никах укытып, ул институтны тәмамлаганчы Казанда яшәп тордык та, 2008 елда монда кайттык, – дип сөйли Гөлсем. – Аңа кадәр, туганнары белән таныштырырга дип, Фәнилнең авылга алып кайтканы булган иде. Әни инде: «Ничек соң, ошадымы? Тормышлары ничег-рәк?» – дип сораша. «Миңа анда рәхәт. Үземне алар янында чит кеше итеп түгел, үз кеше итеп тойдым», – дим. Без гаиләдә өч кыз үстек. Гөлсинә апам да, мин дә авылда яшибез. Апа Алан-Елга янындагы Шекше дигән авылда. Сеңлебез Алисә генә Казанда. Әни авылда калуыбызга каршы булмады. Фәнилне дә бик яратты. Безнең Фәнилне яратмаган кеше юктыр да. Бик ачык ул, аралашучан.

– Кайбычка кайту белән икебезгә дә эш булды – дип, хатынының фикерен дәвам итә Фәнил. – Мине районның оештыру бүлегенә чакырдылар. Анда әллә ни озак эшләмәдем, Галия Кайбицкая музее директоры итеп билгеләделәр. Яшьләр бүлеге җитәкчесе дә булып эшләдем. Үз бизнесымны ачасы иде дигән уй шунда эшләгәндә туды. Абыйлар ярдәме белән оешмабызны ачып, әкрен генә эшли башладым. Иң элек фотопринтер алдым, аннары банерлар ясый торган станокны... Баштарак почта бинасында бер бүлмәне арендалаган идек. Алай уңайсыз булды, почта кичен ябыла, ял көннәре эшләми. Бикләгәч, сигнализациягә тоташтыралар. Ә миңа кайчагында тәүлек буена да эшләргә туры килә. Тагын абыйлар белән киңәштек тә, йортыбыз янындагы буш җирне алып, офисыбызны төзеп куйдык.

Гөлсем исә китапханәнең библиография бүлегендә эшли. Кайбыч районы, аның халкына кагылышлы матбугатта чыккан барлык язмаларны теркәп, туплап бара. «Ак калфак» оешмасында да ул. Районның мәдәни һәм иҗтимагый тормышының үзә-гендә кайный. «Безнең Гөлсем» диләр аны Кайбычта.

Абыйлар
Фәнил белән Гөлсемне тыңлаганда игътибар иттем: гел абыйлар, дип сөйлиләр. Фаил, Фидаил, Фәнил – өч бертуган. Өчесе дә гаиләләре белән Кайбыч районына хезмәт итә. Фаил белән Фәнил – туган авылларында, Фидаил исә Колаңгы станциясендә төпләнгән.
– Бөтен эшне абыйлар белән бергә эшлибез, мин алардан өйрәнәм, – ди Фәнил. – Олы абый электрик, юл төзелешендә эшли. Хатыны Илдүсә апа район хастаханәсендә шәфкать туташы. «Безнең ашыгыч ярдәм» дип йөртәбез аны. Ике малай үстерделәр. Наилләре Казанда, Нияз әлегә үзләре янында. Фидаил абый – инженер. Нәрсә ничек эшләргә тиешлеген барысын да белә. Хатыны Гөлсирә апа иминиятләштерү агенты. Белмәгән кешесе, кермәгән йорты юк. Үзе Апас районы Чирмешән авылыннан булса да, Кайбычларны бездән яхшырак белә. Илнур, Илназ, Фирзәр исемле өч малай үстерделәр. Илнур белән Илназ инде зурлар, алар Казанда, Фирзәргә 13 яшь.

Моңа кадәр әңгәмәбезне читтән генә тыңлап утырган Гөлсирә ханым да сүзгә кушыла:
– Мин килен булып төшкәндә Фәнил әле мәктәп укучысы гына иде. Үз йортыбыз булганчы бергә яшәдек. Без үстергән малай ул!
– Алар мине үстерде, ә мин – аларның балаларын, – ди Фәнил, уенын-чынын кушып. – Илнурны миңа калдырып чыгып китәләр иде. Алдыма утыртып велосипедта йөрт-кәннәрем кичә генә шикелле. Гөлсем белән гаилә корырга уйлавымны да башта Гөлсирә белән Илдүсә апаларга әйттем. «Апалар, өйләнәсем килә, әнигә ничек итеп әйтим икән», – дидем. Әле дә серләребез уртак безнең. Абыйларым минем өчен һәрвакыт авторитет булды. Иптәш малайларның абыйларына каршы әйтүен күреп шакката идем. Мин әле дә, абыйлар нәрсә әйтсәләр дә каршы эндәшмим, башымны иеп тыңлап кына торам. Алар абый бит: әйтергә, өйрәтергә тиеш.

– Улларым да, киленнәрем дә, оныкларым да бик дуслар, – ди Әлфия апа. Аның бу сүзләрендә никадәр горурлык! – Нәрсә эшлисе булса да, өчәүләп тотыналар. Башта мунча бастырып куйдылар, аннары сарайны өйделәр. Менә бу йортны салганда төзүчеләр шактый кыйммәт хак сораган иде. «Ярдәмчеләрегез булса, арзангарак төшәр», – дигәч, үзләре алынырга булды. Үч иткән шикелле, ул вакытта каршыбыздагы колонка эшләмәде. Гөлсирә белән Илдүсә, измә изәр өчен, көянтә-чиләкләп чишмәдән су ташыды шунда. Мин үзем Түбән Новгородта туганмын. Мәскәүдә энеләрем яши. Бер энем мунча алган да, шуны эшләп куярга кулы җитми тора иде. «Кая, үзебез эшләп бирәбез!» – дип, улларым барып, мунчаны төзеп, җыештырып кайттылар. Мин дә шунда идем. Кайтышыма киленнәрем туган көнемә табын әзерләп, сюрприз ясаганнар. И күңелле булды да инде!

– Безнекеләрдә «белмибез» дигән сүз юк, – дип, иренә карап елмая Гөлсем. – Белмәсәләр дә, интернеттан карап булса да тиз генә өйрәнәләр дә эшләп тә куялар. Карап торсаң, нәкъ кырмыскалар кебек. Һәркем үзенекен белеп, шундый көйле эшлиләр, күз тимәсен!

Балдан татлылар
Фәнил белән Гөлсемнең үзләренең дә балалары өчәү. Булатлары сигезенче класста, Фәрхәт – биштә, Динә мәктәпкә барырга әзерләнә генә әле. Әбиләрен яратканнары әллә каян сизелеп тора.
– Әбиләреннән башка бер көн дә тора алмыйлар. Берәр сәгать күрми торсалар, «Безнең әби кая китте ул?» – дип йөри башлыйлар, – ди Гөлсем, эчке бер ярату белән.

Оныклары турында сөйләгәндә Әлфия апа үзе дә балкып китә. Балалар бакчасында эшләп, гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган кешенең тәрбия алымнары да үтемле.
– Хәзер авылда балалар үстерер өчен бөтен шартлар, мөмкинлекләр бар, – ди Гарәфетдиновлар. – Мәктәп белән балалар бакчасы күршебездә генә. Спорт залы бар, бассейн, музыка мәктәбе... Динәбез биюгә йөри. Әле беренче генә барулары булса да, «Созвездие-Йолдызлык»та катнашып, зона турында җиңеп тә кайттылар инде. Хореографлары Гөлнара Хәялиева бик талантлы педагог.

Булат та үзе яратып шөгыльләнгән спорт төрләрен санап китә: футбол, хоккей, баскетбол, волейбол...
– Тренерлары Илдус Вәлиуллин хоккей буенча көчле тренер, – дип ачыклык кертә әтиләре. – Балалар бик ярата аны. Барган җирләреннән җиңмичә кайтканнары юк.
– Әниеңә, әбиеңә булышасыңмы соң? – дип сорыйм Динәдән.
– Булыша, минем белән чәчәкләр утыртырга ярата. Чүпләрен дә уташа, сулар да сибә, – ди әбиләре. – Гел бергә без аның белән. Ничә оныкка бер генә кыз бит ул, әйеме, кызым!
– Безнең әни үзе дә алтын куллы. Аның да белмәгән эше юк, – дип сүзебезгә кушыла Гөлсем. – Итек тегеп бир, дисәң, итек тә тегеп бирә-чәк. Мәктәпкә нинди кул эше кирәк, балалар барысын да аның белән ясый. Уенчыклар да бәйли ул безнең, шәлләр дә... Нинди ел килүенә карап – барысының да символларын бәйләмичә калмый. (Динә ул арада итәгемә бер кочак уенчыгын алып килеп сала. Әбисе бәйләгән уенчыклар!)

– Татарча сөйләшәләрме? – дим, балаларга ымлап.
– Та-тар-ча-а-а! – дип җавап бирә әти-әниләре икесе беравыздан.
– Балалар өчен телефонда татар телендә уеннар булсын иде, – дип, уй-фикерләре белән дә уртаклаша Фәнил. – Русчасыннан күпкә кызык-лырак, мавыктыргычрак. «Кара, татарчасы кызыграк икән бит моның», – дип әйтә торган. Хәзер бит телефон заманы. Балалар күбесенчә телефонда уйный. Әгәр шундый уеннар булса, татар телен махсус өйрәтәсе дә булмас иде, дим мин.

Без – авыл туфрагыннан
Башында гел ниндидер яңа идея Фәнилнең. Бәрәңге бакчасын киметеп, сарымсак үстерү идеясе моннан дүрт еллап элек тугандыр. Быел сарымсакны инде ун сутый итеп утыртканнар. Хәтта сарымсак утырта торган агрегат та сатып алганнар. Бәрәңге үстерүгә караганда, сарымсак файдалырак, диләр.
Өстен каплап куйган стаканнарда кабак орлыклары шытып килә. Моның кадәр кабак белән бу кадәр сарымсакны кая куеп бетерәләр дисәм, ярминкәгә алып бару өчен икән.
– Район хакимияте ярминкәдә катнашмыйсызмы, дип сорады да, риза булдык, – ди Фәнил. – Беренче елны гомер-гомергә үзебездә үскән авыл кабагын алып барган идек, киләләр дә: «Груша шикеллесе бармы? Гитара кебеге бармы?» – дип сорыйлар. Анысы нинди була икән инде, диешәбез. Хәзер инде кабакның «Мускатная» дигәнен дә, «Дынная» дигәнен дә үстерәбез.

«Ник авылда төпләнергә булдыгыз?» – дип сорыйм егетләрнең өчесеннән дә.
– Ул сорауны кайчагында мин дә бирәм, – ди Әлфия апа. – Авылны үз иттеләр шул.

Бу сорауга Фәнилнең үз җавабы:
– Авылда эшнең 80 проценты «рәхмәт»кә эшләнә. Кешелеклелек бар монда. Авылда кеше хәтерле. Безнең менә кушаматыбыз – Тата. «Син кем малае?» – дип сорасалар, «Тата Фирдәвесенеке», – дим. Әти турында беркемнән начар сүз ишеткәнем юк. «Әйбәт кеше иде. Ярдәм сорасаң, өйдәге эшен калдырып чыгып йөгерә иде», – диләр. Әти үзе күптән вафат булса да, аның яхшылыгын, эшләгән эшләрен авылдашлар хәтерлиләр. Авылда хәтер яши.

Иренең сүзләрен Гөлсем тулыландыра:
– Алар бит авылсыз яши алмый. Алар бит авыл туфрагыннан яралган!

Фото һәм видео: Анна Арахамия

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик зур рәхмәт башкарган эшегезгэ.

    Хәзер укыйлар