Логотип
Татар гаиләсе

Әнҗерәгә кемнәр җан өрә?

Дүрт ягын урман әйләндереп алган бу авылда нибары бер урам бар. Йортлары да күп түгел, 15 кенә. Шушы кечкенә генә матур авылда гаҗәеп бер гаилә яши. Гобәйдуллиннар гаиләсе ул. Авылдагы йортларның бишесе – аларныкы. Монда эш тә юк, йөрергә юл да юк, дип тормаганнар, дүрт бертуган – Ринат, Ришат, Илшат һәм Илгиз туган авылларына кайтып, дүртесе дә өр-яңа йорт салганнар. Чын мәгънәсендә авылны яшәтүчеләр алар. Без бүген бертуган Гобәйдуллиннарның берсендә – Энҗе белән Илгиз гаиләсендә кунакта.

100 яшьлек авыл

Әлки районындагы Яңа Әнҗерә авылы әллә ни зур тарихы белән мак­-

­тана алмый. Яшь авыл әле ул. Узган гасырның 20 нче елларында күршедәге Иске Әнҗерәдән аерылып чыккан 

24 хуҗалык нигез салган аңа. Тырыш халык урман кисеп, чәчүлек җирләре, көтүлекләр булдырган. Колхозлашу еллары башлангач, Яңа Әнҗерәнекеләр дә «Комсомол» артеленә берләшкәннәр. Тора-бара артельне – колхоз, колхозны совхоз алыштырган. 1950 нче еллардан авыл кырларында «Энергетик» совхо­зы­ның трактор-комбайннары гөрләгән. Ул чагында, килер бер көн, бу хуҗа­лык­­лар таралыр да, басу-кырлар тынып калыр дип кем уйлаган бит...

Урман куенына сыенган Яңа Әнҗе­рәгә дә җир йөзеннән юкка чыккан меңләгән кечкенә авыллар язмышы яный. Иң зур дигән чагында да 

40 йорттан артмаган авыл 90 нчы ел-

лар ахырына бөтенләй бушый...

Румия һәм Рәшит Гобәйдуллин­нар­ның да биш бала үстергән зур йортлары тынып кала берзаман. Ришат­лары Казанга – кооператив тех­никумга, Ләйсән педагогика институтына укырга китә. Ринатлары Тәтеш авыл хуҗа­лыгы техникумын тәмамлый. Илгиз дә абыйларыннан калышмый – Казан энергетика колледжына укырга керә. Бары Илшатлары гына ерак кузгалмый, якындагы һөнә­ри уку йортын сайлый.

Авыл инде бу тынлыкка ияләшкән сыман да була. Тик бер иртәдә таң әтәчләрен балта тавышы уята. Шәһәр тормышын тәки үз итә алмаган Ринат­лары гаиләсе белән авылга яшәргә кай­тып, әти-әниләренең йорты каршысына юан бүрәнәләрдән ике катлы яңа өй салып куя. Ул арада колледжны тәма­м­лап, Казанда эшкә урнашкан Илгиз дә хәбәр бирә: «Умарталар алыгыз, мин дә кайтам!» 2007 ел була бу.

– Авылда яшисе килде, – ди ул үзен әлеге карарны кабул итәргә этәргән сәбәпләрне барлап. – Без бит табигать балалары. Бөтен балачагыбыз урманда узды. Иркенлекне сагындым...

«Без урман малайлары», дип әйтүе хак Илгизнең. Әтиләре Рәшит абый үстергән урманнар, исәпләп карасаң, ничә гектарга сузыла икән? Ә бабалары – әниләренең әтисе Тәлгать абый үстергәннәрен кушсаң? Бакча башларына авам дип торган ул урманнарны бүген дә Тәлгать исеме белән атый әле авылдашлар. 

 

Маңгай тире тамган 

басулар

Урманны үстерергә генә түгел, кай­ча­ндыр монда килеп урнашкан бабалары кебек, аны яңадан төпләргә дә туры килә әле Гобәйдуллиннарга.

2009 елның язында кулларына пыч­-

кы тоткан дүрт егет урман кисәргә юнәлә. 1994 елдан бирле чәчелми ятып, яшь агачлар басып киткән басу-

ларны урман хуҗалыгына алабыз, дип, авылга урманчылар килә. Ике уйларлык ара калмый. Авылда җирсез яшәп буламыни? Басу-кырлары булмаган авыл – авылмыни? Районның ул чак-

­тагы җитәкчесе Фердинанд Дәүләтшин да дүрт бертуганга ышаныч белдерә: «Егетләр, эшли алсагыз, эшләп карагыз әле...» Дүрт пар кулга мәктәп укучылары ярдәмгә килә. Уртак тырышлык белән беренче елны 10 гектар басуны урманнан аралап алалар. Нинди көч, никадәр тырышлык бәрабәренә икәнен үзләре генә белә. Бернинди техникасыз, пычкыга гына ышанып бит ул! Икенче елны тагын ун гектар басу ачыла. Җиң сызганып эшли генә башлаган шул елларны эчке бер дулкынлану белән искә төшерә Илгиз:

– 2010 елны беренче тапкыр чәчүгә чыктык. Әле бит чәчкәнче, орлыкны җилгәрергә кирәк. Бөтен гаиләбез белән кулдан 5-6 тонна гына ашлык җилгәргәнбездер. Шулай да ничек итсәк иттек, 10 гектарны чәчеп чыктык. «Чәчүен аны төпчеккә дә чә­чеп була, уруын ничек урырсыз менә», – диде тәҗрибәсе булганнар. Ул елның җәе бик коры килде. Тишелеп чыккан игеннәребез әллә ни алдырып китә алмады. Шулай да корылыкның ярдәме тиде безгә – дым җитмәгәч, җирдә калган агач тамырлары кипте, яңадан үсеп чыкмадылар. Яңгырлар яуса, кабаттан дәррәү күтәрелгән булырлар иде. Әле бит рәтле техникабыз да юк иде ул чакта. 80 нче елгы иске

ДТ тракторы сатып алдык.

Ә инде уракка төшкәч, «ничек урырсыз» дигән сүзләрнең чын мәгънәсенә төшенергә туры килә егетләргә. Җирдә калган агач тамырлары инде болай да күптән «лаеклы ялда» булырга тиешле комбайнның ургычын тәмам сафтан чыгара. Әниләре Румия апа әйтмешли, бер сәгать эшлиләр дә, ярты көн ком-

байн рәтлиләр.

Тырышлыкларының әҗерен икенче елны күрәләр. Озак хәл җыйган җир

бу юлы юмарт бүләкли игенчеләрне.

– Шулкадәр яхшы чыкты уңыш! Ашлык амбарыбыз да юк иде әле. Кай­да буш урын бар, шунда палас җәеп киптерелгән ашлыкны бөтен авыл­га тутырдык. Авылда бер буш

бура калмады, – ди әңгәмәдәшем.

Бүген дүрт бертуган дәүләттән арендага алып, 200 гектарда иген үс­терә, 500 гектар көтүлек җирләре бар. 200 гектары – үзләре урман төпләп булдырган, маңгай тирләре тамган басулар. Соңгы кишәрлекне әле узган ел гына чистартып бетергәннәр.

– Инде бер эштән дә курыкмыйбыз. Кирәкле барлык техниканы, эш коралларын булдырдык, – ди Илгиз. – Хәзер ашлыкны күп чәчмибез дә, үзебезгә кирәк кадәр генә. Авылларда мал асра­учылар кими, сатып булмый. Күб­рәк печән үстерәбез.

Без үзебез бер колхоз

Әнә шулай бер-бер артлы дүртесе дә авылга кайтып төпләнеп, бергәләшеп зур эшкә – авыл хуҗалыгын торгызуга алына Гобәйдуллиннар.

– Мал-туарны электән күп итеп асрадык. Җигә торган атларыбыз гына да өчәү иде. Иртән шул өч атны җигеп, өч якка чыгып китәбез. Әти – урманга, әни – күрше авылга, без – мәктәпкә, – дип сөйли Илгиз.

1970 елга кадәр Яңа Әнҗерәдә дә башлангыч мәктәп булган ул булуын. Ул ябылгач, белемне Иске Әнҗерәгә йөреп алырга калган. Авыл балаларын мәктәпкә илтер өчен заманында Рә-

шит абый хәтта кибитка – өсте ябулы чана ясаган. Бүген инде балаларны мәктәпкә автобус йөртә. Атка ихтыяҗ юк. Шулай да Гобәй­дул­линнар хуҗалы­гы­н­да дистәдән артык ат бар. Җигү ат-

лары түгел, су­гымга дип симертәләр.

– Хуҗалыгыгызда тагын нәрсәләр асрыйсыз? – дигән соравымнан Илгиз­нең хатыны Энҗе елмаеп куя.

– Нәрсәләр асрамыйсыз дип сорагыз сез. Былтыр 150 каз үстердек, индоуткалар 100 ләп булгандыр. Тавыкларның исәбен санаган юк, әллә 100 шунда... Сарыклар... Ике сыер... Узган ел Илгиз тагын яңа эш уйлап тапты, 500 йомырка сыешлы инкубатор ясап, бройлер чебиләре чыгарды. Үзебезгә генә түгел инде, абыйлар белән уртакка, билгеле. Безнең бөтен нәрсә уртак, без – бер колхоз бит. Хәтта ватсапта чатыбыз да «Колхоз чаты» дип атала.

Атлар өчен Илгиз җаваплы булса, кош-корт өчен – әтиләре Рәшит абый. Сарыклар да аныкы. Ә сыерларны Ру­мия апа белән Энҗе икәүләп карый. Савуын да кул белән икәү савалар. Сөтләрен сатмыйлар, каймак аертабыз, май язабыз, корт кайнатабыз, диләр.

Яңа Әнҗерәдә биш хуҗалык кына сыер малы тота. Шуларның дүртесе – Гобәйдуллиннарныкы. Ришат белән Айгөл дүрт сыер сава. Айгөл үзе – Ка­зан кызы булса да, авыл тормышын үз иткән. Илшат белән Алинәдә – өч сыер.

Илгизнең тагын бер яраткан шөгыле бар әле – бал кортлары белән мәш килә ул. Узган ел 100 башка җиткезгән. Бу авылда элек-электән һәр йортта умарта тотканнар. Рәшит абыйның уллары да кечкенәдән бал кортлары карашып үскәнгә, умартачы эше җаннарына якын.

Дүрт бертуган совхозның ташландык умарталыгын яңадан торгызганнар. «Ташландык булып ятмасын әле. Матур булып торсын», – дигәннәр.

Бер авыл – бер гаилә

Зур гаиләнең башында торган Ру-

мия апа да, Рәшит абый да – шушы авылныкылар. Рәшит абыйның урманчы булганын әйтеп киттем инде. Румия апа исә гомер буе кибеттә эшләгән. Товар белән бергә авылга почта да ташыган.

– Бездән 15 чакрымдагы Чуаш Ки­чү­енә ат җигеп товарга йөрдем. Ничек курыкмыйча узасың урман эченнән, дип аптырыйлар иде. «И-и, ник шушында хәтле урман булмады икән, дип уфтанам», – ди идем. Урман­да җылы бит анда, буран юк, җил юк...

Урман булгач, күрәсең инде – бүре­сен дә, аюын да... Берсендә шулай чираттан сарык көтүе көтәбез. Рәшитне алыштырырга мин килдем. Акбай исем­ле этебез аяк астына килә дә керә, килә дә керә... «Нишлисең соң син?» –

дим. Берзаман сарыклар дәррәү өелеште. Эләктергән бит бүре берсен. Муенына тешләрен батырган да, сарык белән янәшә тик чаба. Кулымдагы укый торган журналымны селки-селки өстенә барам тегенең. Туктады да текәлеп карап тора. Мин дә туп-туры күзенә карыйм. «Кит! Кит!» – дип кычкыргач, тыңлады тагын, сарыкны калдырып китеп барды.

Яңа Әнҗерәнең гөрләп барган тормышында Румия апаның өлеше дә бик зур. 67 яшен тутырса да, эштән бушап торганы юк әле. Авыл клубын җитәкли ул.

Клуб димәктән, Яңа Әнҗерәдә клуб ачарга Татарстан Рәисе Рөстәм Миң­не­ха­нов үзе килгән хәтта. Күрәсең, 

15 кенә йортлы авылда өр-яңа клуб төзелүе аңа да гаҗәп тоел­гандыр. Клуб өчен «Алексеевск­дорстрой» оешмасы җитәкчесе, Татар­стан Дәүләт Сове­ты­ның VI чакырылыш депутаты Фоат Вәлиевкә рәхмәтле Яңа Әнҗерәнекеләр.

– Шундый матур яңа клубыбыз була торып, бикле торсынмы? – ди Румия апа. – Эшләргә кеше булмагач, үземә алынырга туры килде менә. Мин генә түгел, гаиләбез белән эшлибез. Илгиз –

миченә яга, рәсми булмаса да, Энҗе – сәнгать җитәкчесе, оныкларым – артист, Алинә киленем җыештыра...

Бер бәйрәмне дә билгеләп үтмичә калдырмыйбыз. Туган көннәрдә дә шунда җыелабыз. Һәр елны августның икенче шимбәсендә Авыл көне уза бездә. Бик күп кунаклар кайта. Узган ел зур Коръән мәҗлесе итеп уздырдык. Авылдашларның һәр­кайсына атап дога кылдык. Яшьләр клуб алдында күңел ачты. 2016 елны авылдашыбыз Марат Сафин башлап җибәргән иде аны,

без инде күтәреп алдык. Бездә халык шундый ул – бердәм.

Бу сүзләрне алар авызыннан

бер генә ишетмәдем әле мин.

– Безнең авыл – үзе бер гаилә, – 

дигән иде Илгиз әңгәмәбез башында ук. Аны тыңлаган саен, сүзләренең хаклыгына инана һәм аларга булган хөрмәтем арта бара.

Җәннәт почмагы

Кыш азагында килеп тә, бу авылның матурлыгына сокланып туя алмаган идек. Җәйләрен ничек ямьледер бире-дә! Авылга кергәч тә ике яктан түгә­-рәк күлләр сәламли. Ә бит әле кайчан бу матурлыкка тарихта гына калу кур-

кынычы да янаган булган.

Сазлыкка әйләнеп, корып барган күлләргә җан өрергә беренче булып Илгиз керешә.

– 2010 елгы корылыкта Паровой кү-

ле кипте дә, төбен чистартырга җай ачылды, – ди ул. – Элек монда колхоз­ның пар белән эшли торган беренче тегермәне булган. Паровой күле дип йөртелүе шуннан. Тирә-юнен агач ба­-

сып киткән иде. Трактор белән ләмен эттереп карарга булдым. Ярдәмгә баш-

та Җәмил абый Шәфигуллин килде, аннары бөтен авыл җыелды. Безнең авылда гел шулай – бер кеше эш баш-

­ладымы, барысы да ярдәмгә җыела.

Тагын ике күлне «Алексеевскдор­строй»дан килеп чистарттылар.

Аны­сына инде безнең кул да тимәде, тулы­сынча үзләре башкарып чыкты. Бик матур хәзер күлләребез. Тирәләре яшел чирәм. Балыклар да җибәрдек. Күл буенда балык тотып утырырга гына вакыт юк...

Авыл халкының иң үзәгенә үткәне –

юлсызлык. Яңа Әнҗерә халкы да го-

мергә юлсызлыктан интеккән. «Яз-көз авылга керерлек түгел иде. Машина-ларны калдырып, өч чакрым җәяү йөр-

дек», – ди алар. Ниһаять 2015 елда авылга кадәр таш түшәлгән яңа юл ачылган. Юлларны тормыш артериясе дип юкка әйтмиләр шул.

Авылга кергәндә җыйнак кына мәчетләренә күз салып узган идек. Шундый бәләкәй авылда яңа мәчет?!

– Бездә беркайчан да мәчет булмаган. 2021 елны Җәмил абыйның уллары: «Булышучылар буламы? Төзи­без­ме?» – дип, авылдашларга мөрәҗәгать итте. Мәчет төзи башлаганчы, имамы билгеләнергә тиеш икән. Йорт саен кереп сорап чыктык, имам вазыйфасын башкарырга беркем дә риза булмады. Үземә алынырга туры килде, – ди Илгиз. – Әлегә укыйм гына.

Бик күп нәрсәләргә өйрәнәсем бар әле.

Илгиз авылның имамы булса, Румия апа – абыстай. Авылдашларына дин гыйлеме бирә, Коръән укырга өйрәтә. «Казан нуры» мәчетендә укып, җеназа озату тәртипләрен дә җентекләп өйрәнгән.

Олы йорт килене

Төп йортта әти-әни янында яшәүче Илгиз белән Энҗе үз гаиләләрен 

2013 елда корган. Энҗе күрше авыл кызы – Иске Әнҗерәдән. Илгизләр дүрт малай, бер кыз үссәләр, Энҗе­ләр­дә киресенчә – дүрт кыз, бер малай үсә. Ире шикелле, ул да төпчек кыз. Рәшит абый була­чак кодасына гел: «Бер кызыңны алабыз инде», – дип шаярта торгач, сүзләре фәрештәләрнең «амин» дигән мизгеленә туры килгән, күрәсең. Югый­сә ике дипломы булган кыз тормышын авыл белән бәйләр идеме?

– Мәктәпне тәмамлагач, башта Ка­-

зан­да җиңел промышленность тех­ни­кумында укыдым. Аннары кооператив институтында белем алдым. «Юбилей­ное» кошчылык фабрикасына эшкә дә урнашкан идем. Ниятем шәһәр­дә яшәп калу иде дә... Илгизне яратуым көч­лерәк булган, димәк. Биш ел очрашып йөргәннән соң бергә бу­­лыйк дигән тәкъдимен кабул иттем, – дип сөйли төп йорт килене. – Баштарак курыктым. Зур йорт бит...

Өч балага гомер биргән алар. 

2014 елны – Рәзил, тагын ике елдан –Диләрә, 2018 елда Камиләләре туган. Талантлы балалар. Әтисе кебек үк, Рәзил дә җырларга ярата. «Созвез­дие-Йолдызлык» конкурсларына катнашып урыннар да алган. Вокал дәресләренә бик йөртәселәре килә дә бит, бокс белән шөгыльләнгән малайның анысына вакыты гына калмый икән. «Борис­кинога бокска йөри», – ди әтиләре. Диләрәләре гимнастика белән «җен­ләнә», үзлегеннән шпагатка утырырга өйрәнгән, сальто ясый, турникта тартыла... Ә Камилә журналист булыр, мөгаен. 5 яшьлек кыздагы тел байлыгы! Хәер, аптырарлык түгел. Бу йортта гомер-гомергә дистәләгән газета-журнал алдырганнар. Румия апа хәрефен дә калдырмый укый аларны. Онык-ларының телләре дә шигырь белән ачылган.

Энҗе социаль яклау хезмәткәре булып эшли. Авылда ярдәмгә мохтаҗ әби-бабайларны карый. Һәрбер йортта иң кирәкле, көтеп алынган кеше.

Илгизнең төп эш урыны – ­«Алексеевскдорстрой»да. Егерь ул.

11 ел кулына мылтык тотып йөрсә дә, бик сирәк очракта гына атарга туры килә икән. «Яралы киекләр очрый. Кемдер аткан да, яралап, газапланырга калдырган. Менә шундый очракларда гына...» – ди Илгиз.

Авылны рухи яктан да, җисми яктан да яшәтә Гобәйдуллинар. Дүрт гаиләгә 14 бала үсә. Энҗе белән Илгиздә өчәү булса, Ринат белән Любада – дүрт, Ришат белән Айгөлдә – шулай ук дүрт, Илшат белән Алинә гаиләсендә –

өч бала. Рәзилләр классында өч Гобәй­дул­лин – өч туган бергә укый.

– Бер-берсен бик яраталар. Үзара бик дуслар, – ди дәү әниләре оныклары белән горурланып. Ул үзе дә зур хәреф­ләр белән язарга лаеклы Ана. Үзләре­нең биш балалары янына тагын ике кыз алып үстергәннәр. Әдилә белән Миләүшә зурлар инде. Узган ел Әдилә­ләре үз гаиләсен корган. Авыл клубына бөтен авылдашларны чакырып, зур итеп никах укытканнар. Балтач килене хәзер Әдилә.

Энҗе дә, Румия апа да – «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының зона этабы җиңүчеләре. Энҗе быел катнашып финалга чыкса, Румия апа 2020 елның җиңүчесе булган. Конкурска әзерләнүләре тормышларында үзе бер күңелле сәхифә.

Авырлыклардан зарланмыйча, тормышны яратып, үзләренә үзләре бәйрәм ясап матур яши Гобәйдуллин­нар. Казылык ясаган, бал аерткан, каз йолыккан көннәрне дә зур бәйрәмгә әверелдерәләр.

– Андый эшләрне гел өмә белән эшлибез. Әле Казандагы туганнар да кайта, – диләр.

Әлегә Яңа Әнҗерәнең урамы берәү генә булса да, тиздән монда тагын бер яңа урам калкып чыгачак. Кайчандыр читкә киткән авылдашлар киредән кайтып йортлар сала башлаган.

– Җәмил абый әнә ике атнага дип кенә кайткан иде, инде уллары Риназ белән Рөстәм дә үз йортларын салды. Тәлгать абыйлар Казан­дагы өч бүлмәле фатирларын сатып кайттылар. Сеңлемнең уллары да ике йорт салып куйды, – дип уртаклаша Румия апа авыл хәлләрен. Авылының язмышы өчен шатлану да, авылдашлары белән горурлану да бар бу сүзләрдә.

Авылга кергәч тә балкып каршы алган яңа йортларның берсе – Энҗе белән Илгизнеке. Эчке эшләре генә калып барса да, күченергә ашыкмыйлар әлегә. Әти-әниләренең гомер иткән нигезләрен калдырасы килмәсә, оныкларның дәү әти-дәү әниләреннән аерыласы килми. Яңа йортка күчсәләр, үзе бакчада чакта Камиләнең курчак-ларын кем тирбәтер? Рәзил белән Диләрәгә шигырьләрне кем ятлатыр? 

Менә шулай яшәп ята бүген урман куенындагы 15 кенә йортлы 30 коелы Яңа Әнҗерә. Урамында тәгәрәшеп балалар үсә. Күлләрендә оя-оя казлар йөзә, басуларда иген өлгерә. Үзәннәрне тутырып атлар чаба... Чын авыл ул әнә шундый була.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар