Логотип
Татар гаиләсе

Латыйфа оныклары

Алар үзләрен зур горурлык белән «Латыйфа оныклары» дип атап йөртә. «Гадәттә, кадерле кешеләрен соңгы юлга озатканда, ашын уздырганда гына бөтен нәселе җыела. Ә без бу гадәтне үзгәртергә булдык. Нигә соң әле Латыйфа дәү әнине бергә җыелып күңелле итеп искә алмаска?!» – диләр.

Видео, фото: Рушан Хәялиев

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

(Кайбыч районы Борындык авылында яшәүче Энҗе һәм  Ранил Миңгалиевлар гаиләсе)

Алар үзләрен зур горурлык белән «Латыйфа оныклары» дип атап йөртә. «Гадәттә, кадерле кешеләрен соңгы юлга озатканда, ашын уздырганда гына бөтен нәселе җыела. Ә без бу гадәтне үзгәртергә булдык. Нигә соң әле Латыйфа дәү әнине бергә җыелып күңелле итеп искә алмаска?!» – диләр.
 

Латыйфа әби
Латыйфа Нигъмәтҗанова Яшел Үзән районы Муллаиле авылының затлы нәсел кызы була. 19 яшендә Борындыкта яшәүче Гарифуллага хатын булып килә ул. Бу авылга беренче тапкыр аяк басканда Гари-фулланың инде бер тапкыр өйләнгән булуын да, ике баласы белән тол калуын да белми әле. Чаршау артында килен төшкән хөрмәткә май чыжлый, нидер пешә, булышырга кергән күрше хатыннар чыш-пыш килә. Әниләрен югалту ачысыннан өзгәләнгән ике кечкенә балага: «Хәзер әниегез кайта», – дип әйтеп куялар. Латыйфа өйгә кереп, бишмәтен элгечкә элүгә, әллә каян гына теге ике бала йөгереп чыгып: «Әни кайткан!» – дип, Латыйфага таба атыла... Чаршау артындагы хатыннар балаларның юлларына аркылы төшеп, кире алып кереп китәләр китүен дә, әмма ул арада Латыйфа барысын да аңлап өлгерә... Ә Гарифулла үзенең тормыш хәлен бераз соңрак аңлатырмын дип уйлаган була, күрәмсең. Япь-яшь кызның ике балалы иргә килүенә дә шикләнгәндер. Бу хәлдән соң кыз: «Әйдә, Гарифулла, утырып бер дога кылыйк та, аннан кайтыр юлга кузгалырмын, тормышны болай ялганнан башлап булмый», – ди. Киенеп, ат чанасына таба атлый. Ул да булмый, артыннан теге ике бала йөгереп чыгып: «Яңа әни, син дә безне калдырып китмә!» – дип, аның аягына сарыла... Күңеле түзми, балаларны кочаклап елый да, язмышым шулдыр, дип, йортта кала кыз. 

Озакламый Гарифулла белән Латыйфаның Мөнирә исемле кызлары туа. Аннан тагын дүрт малай дөньяга килә. Күп балалы гаилә гомер буе дус-тату яши. Уллары өйләнгәч, төп йорт матчасына өч бишек элеп, өч киленнең бергә торган чаклары да була әле. Алар һәрвакыт бер йодрык булып яшиләр. Өйләре дә бер урамда бер-бер артлы урнашкан. «Без мәктәптә укыганда һәр класс саен апабыз, абыебыз яки туганнан туганыбыз укый иде. Бер-беребезне якын итеп, ярдәмләшеп, тату үстек», – дип искә ала ул чакларны Латыйфаның бер оныгы Чулпан Камалиева.

 Нәселне бер йодрык итеп туплап торучы Латыйфа дәү әни шушы була инде.


Уллар, киленнәр, оныклар, туганнар... Нәселне бер йодрык итеп туп-лап торучы – зирәк акыллы Латыйфа дәү әни була. Киленнәр дә аңа елыша, балалар да аның итәгендә үсә. Ул акрын гына тормыш җаен җайлый, нәсел ныклыгын кайгырта. Алай гына да түгел, авылдашлары да төрле йомыш белән аңа килә. Кемдер сәдака китерә, кемгәдер күз тигән... Үзе дини, үзе тормышчан була ул. Балаларны туган җиргә, табигатькә гашыйк итеп үстерә, Борындык үзәннәреннән какы, кузгалак җыя, зирәк теле белән ут уйната. 
Бүген инде Латыйфа әбинең оныклары – үзләре дәү әти, дәү әни. Бишенче буын балалар йөгерешеп йөри, кайсының теле ачыла, кайсы әнә яңа тәпи киткән. Латыйфаның онык-оныкчыклары бүген 150 гә тула! Алар ел саен: «Ул-кызларыбыз бер-берсен күреп, белеп үссен», – дип, гаилә бәйрәмен уздыра. Һәрберсе җырга-моңга сәләтле, шуңа да, җыелып туган авылларында концерт куялар, Рамазан аенда авыз ачтыралар.

Киленем – күрше кызы
Без бүген Латыйфа әбинең бер оныкчыгы – Кайбыч районы Борындык авылында яшәүче Энҗе һәм аның тормыш иптәше Ранил гаиләсендә кунакта. Бу гаиләне күптән беләм. Һәм бик яратам! Дуслык-татулык, ихтирам һәм чын гаилә җылысы яши аларда. Әнә бит Энҗе-нең әти-әниләре – кода-кодагыйлар да килгән. «Без һәрвакыт бергә, шушы составта инде», – дип көлешә-ләр үзләре. (Шаяру, көлешү бу гаилә әгъзаларына хас гадәт!) Энҗеләр кайнана-кайната белән бергә яшиләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр – Рәфинә, Рөстәм, Радель. 
– Бер елны, мәктәптә укыганда, Казанга Республика көненә Кайбычтан делегация булып бардык. Мин татар кызы киеменнән Президентны чәкчәк белән каршы алдым, ә Ранил татар егете киеменнән зур башак бәйләмен күтәреп торды. Шул чарага бару якынайтты бугай инде безне, җиде ел очрашканнан соң, туй иттек. Татар кызы белән татар егете кушылып, чын татар гаиләсен төзедек!

– Энҗе – безнең урам кызы ул, күз алдында үсте, – ди Мәдинә апа. – Ки-ленем дип тә кабул итә алмыйм, гел үз кызым кебек, бик тату яшибез, Аллага шөкер. Бала тудыру йортында да әнисе – хәзер инде кодагыем белән бергә яттык. Ул Энҗене тапты, мин – икенче улым Илнарны. Язмышы шулай булгандыр инде, 16 яшендә Илнар улымны бөтенләйгә югалттык...

– Безнең якта гореф-гадәтләрне төгәл саклыйлар. Шулай да кияүгә чыгар алдыннан килен кеше үтәргә тиешле гадәтләрне китаплардан укып, барлап куйдым. Һәм, беләсезме, нинди кызык әйбергә тап булдым? Киленне капка төбеннән бал-май, икмәк каптырып, мендәргә бас-
тырып каршы алулары юкка гына түгел икән бит. Мендәргә басып узганнан соң, килен буласы кеше аны алып – кагып, үзе белән өйгә алып керергә тиеш. Мендәр – киленнең тормышка җайлашуын, пөхтәлеген, эш мәлен сынау өчен куела икән. Шулай иттем дә! – ди Энҗе кайнанасына елмаеп. – Белмәгән эшемне шыпырт кына, үзенә сиздермичә Мәдинә әнидән өйрәнәм. Бик сабыр ул без-нең, гаилә җанлы. Аерым утырып чәй эчкәнебез дә юк. Табынга һәрвакыт гаилә белән бергә утырабыз. Балалар да шуны күреп, йорт җанлы булып үсә. Иң әйбәт тәрбия – үзең үрнәк күрсәтү дип уйлыйм.

– Башта ук Энҗегә авылда каласыбызны әйтеп куйдым, – дип сүзгә кушыла Ранил. – Ул каршы килмәде. Бердәнбер малай булып калгач, әти-әнине ташлап китә алмый идем инде... Авылны яратам! Табигатен, балыкка йөрүләрне... Хәзер бит авыл тормышы да шәһәрнекеннән ким түгел!

Ранил Кайбыч хастаханәсенең «Ашыгыч ярдәм» бүлегендә фельдшер булып эшли. «Узган ел зур сынау булды, улымны һәр көнне күзенә карап каршы ала идем: авыру йоктырмаганмы, хәле бер көеме... Авырга туры килде аларга. Җәйге челләләрдә дә махсус формалар киеп эшләделәр. Бөтен гаилә белән көч биреп, аңа таяныч булырга тырыштык», – ди әни кеше.
Энҗе белеме буенча музей хезмәткәре. Олы Кайбыч авылындагы Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры булып эшли, аннан соң «Кайбыч ягы» музеена күчә. Латыйфа әбисенең чалымнары да сизелә үзендә: чая телле, матур җырлый, бик кыю ул. Ә иң мөһиме – нәсел җепләрен сакларга тырыша, туганнар бердәмлеген кайгыртып яши!

Энҗе: «Гаиләдә бары тик татарча гына аралашабыз! Чит телдәге сүзләрне кушып сөйләүгә дә каршы мин. Шәһәргә киткәч авыр була, рус телендә сөйләшсен, диючеләр белән дә килешмим. Безнең буын да татарча сөйләшеп үсте, шәһәрдә югалмадык бит әле, югары белем дә алдык! Тел – гаиләдә сакланырга тиеш, әти-әни баласын татарча фикер йөртергә өйрәтергә бурычлы дип саныйм». 

Бердәм өйдә бәрәкәт була!
Заманча татар гаиләсенең ныклыгы – нәсел көчендә, әби-бабай нәсыйхәтенә нигезләнгән булуында. Миңгалиевлар гаиләсе ике яктан да бәхетле!

Ранилнең әти-әнисе – туган җиргә тугры калган авыл хезмәтчәннәре. Мәдинә апалар мәктәпне тәмамлаганнан соң, классташлары белән бер атнага Волгоград шәһәренә сәяхәткә барып кайталар да, класслары белән колхозда калалар. 38 ел буе терлекчелек тармагында эшли ул. Бүгенге көндә «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» исеменә лаек булган. Равил абый белән дә колхоз эшендә танышалар, яшьлектә матур гаилә коралар. 
Безнең вакытта туйлар өчәр көн уза иде. Беренче көнне яшьләр белән кызыл туй була, икенче көнне парлылар килә, өченче көнне кода-кодагыйларны җыясың. Бер атнадан кыз ягы туй ясый. Ул арада яшьләрне туган-тумача чәйгә ала. Ике нәсел шулай дуслаша, туганлаша. Әй кызык вакытлар бар иде! – дип, яшь чакларын искә ала Мәдинә апа. Ул әле һаман да кояш белән бергә эшкә китә, тормыш иптәшен озатып калган Равил абыйны исә ишегалдында маллары, атлары көтә. Терлек-туарны күп асрыйлар. Оныклар да хезмәт тәрбиясен күреп үссен дип тырышалар.

Энҗенең әтисе Рамил абый төп Борындыкныкы. Рәмзия апаны Арчага – дус егетенең туена шаһит булып баргач күреп ала ул. «Егете юк!» – дип тә кисәтеп куйгач, тәвәккәлли... Ничек итсә итә, унбер ел шәһәрдә эшләгән, Казан шәһәре Советы депутаты булган Рәмзияне ике ай эчендә авылга алып кайта! Рәмзия апаның әтисе: «Кызым авылда яшәсә, авызы тулы икмәк булыр!» – дип, яшьләргә үзенең фатихасын бирә. 

Рамил абый яшьтән үк җыр-моңга гашыйк, оста гармунчы. (Колхозда эшләсәләр дә, әтисе Габделрәшит – тальянчы, әнисе Рауза җырчы була. Заманында авылдагы бер мәҗлес тә, бәйрәм дә алардан башка үтми.) Ә Рәмзия апа – читекчеләр нәселеннән! Дәү әтисе Хәбибулла Арча аяк киеме фабрикасында читеккә тегелә торган бизәкләрне иягенә пычак терәп кисә торган оста кисүче булып саналган. «Безгә дә хезмәт дәресләрендә чигүләрне, чүәк ясый торган бизәкләрне ясарга өйрәтәләр иде. Тотынсам, аларны әле дә эшли беләм», – ди Рәмзия апа. 

Нәсел тальяны
Рамил абый сөйли: «Миңа 7–8 яшьләр булгандыр, әти белән нидер эшләп йөрибез. Шунда үзе дә гармунчы булган бер абзый бер төргәк тотып килеп керде дә:
– Бу – сезнең нәсел тальяны, – диде.
– Әти төргәкне сүтеп җибәрде. Аннан пычак белән юнып эшләнгән һәм гармун телләре куелган ике агач кисәге килеп чыкты. Тальян кисәк-ләренең бик борынгы икәне күренә иде. 
– Күпмегә бирәсең? – диде әти.
– 25 сумга.
– 25 сум?! Ике агач кисәге өченме? Күзем маңгайга менде. Ә әти сатып алды ул тальян кисәкләрен. Гармун төзәтүчене бик озак эзләгәннән соң гына таптык. Казанның Фучик урамында яшәүче бер бабай алты ай ясады аны. Һәр теле кулдан эшләнгәнгәме икән, ул тальяннан бөтенләй үзгә моң чыга. Башка гармунннар, хромкалар да аңа кушылып уйный алмый. Соңрак белештек, 1814 елгы тальян булырга тиеш ул. Гарифулла бабайның туганы Хикмәтулладан калган. Тальян – төп йортыбызның бизәге, гаиләбезнең ядкаре. Әти төсе итеп саклыйбыз. Бер генә бәйрәм дә шул тальяннан башка узмый. Киләсе хуҗасы – Энҗенең улы 
Рөстәм булыр дип уйлап куйдык. Тизрәк үсеп җитеп, уйнарга гына өйрәнсен!»

Рамил абый җилкенеп тальянын уйнап җибәрә. Их, җыр-моңны юлдаш итеп, матур яши белә бу гаилә! Әнә бит 2017 елда гаилә традицияләрен барлау максатыннан оештырылган «Төп йорт» фестивалендә чыгыш ясау өчен Энҗе белән әтисе инде онытылып баручы «Ярмәк вагы» биюен өйрәнгәннәр! Фестивальдә дүрт буын – кечкенә оныктан башлап, тәсбих тартучы дәү әниләре Раузага кадәр (бүгенге көндә инде вафат) катнашкан ул чакта. Биюне әле бүген дә онытмыйлар. Юбилейлар, бәйрәмнәрдә гел бии аны кода. Әтисенә Энҗе кушыла, уртага Рәфинә чыга... Безгә дә биеп күрсәттеләр. Һай, гаҗә-ә-әп!!!

Туган җир һәм туган тел хакында
Икенче елга мәктәпкә барырга әзерләнеп йөргән Рөстәмнең башында дәү әтисенеке кебек күркәм түбәтәй, өченче класста укучы Рәфинә – калфактан, бер яшен тутырган Радельгә дә кечкенә түбәтәй тапканнар!
– Авыл балаларының да русча сөйләшүе гадәти хәлгә әйләнеп бара. Тик мин бу хәл белән килешә алмыйм! – ди Энҗе. – Туган телгә кагылсалар, ярсып чыгам. Рәфинә белән татарча шигырьләр укыйбыз, ул аларны төрле чараларда сөйли, бәйгеләрдә катнаша. Ягымлы итеп туган телдә сөйләшүен укытучысы да хуплый. Гаиләдә бары тик татарча гына аралашабыз! Чит телдәге сүзләрне кушып сөйләүгә дә каршы мин. Шәһәргә киткәч авыр була, рус телендә сөйләшсен, диючеләр белән дә килешмим. Безнең буын да татарча сөйләшеп үсте, шәһәрдә югалмадык бит әле, югары белем дә алдык! Тел гаиләдә сакланырга тиеш, әти-әни баласын татарча фикер йөртергә өйрәтергә бурычлы дип саныйм. 

Тагын бер мәсьәлә бар: туган җирен яратсын өчен, балага аның ямен, матурлыгын күрсәтергә кирәк. Кичләрен, бераз эш беткәч, берәр кая чыгып керергә яратабыз. Йә күрше авылдагы чишмәгә барабыз, йә Чул-пан тавына менәбез. Ә безнең шомырт урманы! Урман чәчәк аткан вакытта авылга шомырт чәчәге исе тарала. Аның тәмлелеге, аның хуш исе! Кич белән чыгып кат-кат иснәп керәм мин аны. Җиләккә, мәтрүш-кәгә йөрибез. Безнең авыл яныннан Зөя елгасы ага. Язын авылны су баса. Суның алгы тәрәзәдән кереп, арткы тәрәзәдән агып чыккан чаклар да булган. Борындык халкы бу күре-нешкә ияләшкән, җайлашкан инде ул. Су тулы урамнардан көймәгә утырып, гармун уйнап йөрүләре дә гадәти хәл булган элек...

Гаилә, авыл тарихын бөртекләп җыеп саклый Миңгалиевлар. Әнә диварда үзләре ясаган гаилә гербы эленеп тора. Ранилнең 30 яшьлек юбилеена балалар белән бергәләп ясап бүләк иткәннәр аны. Латыйфа әбинең тагын бер тынгысыз оныгы – Олы Кайбыч авылында яшәүче Рушания апа Лотфуллина төзегән, Гөлшат апалары ярдәме белән ике метрлы рулонга бастырылган шәҗәрә агачы да бар аларның. Ун буын кер-гән анда! Киштәдәге фотолардан җәйгә кунакка кайткан балалар арасында кечкенә Латыйфа елмая – Энҗенең сеңлесенең кызы ул, исемен ерак әбиләре хөрмәтенә кушканнар... 

Без Энҗе белән сөйләшкән арада кодагыйлар аш бүлмәсенә күчкән икән. Көлешә-көлешә чәй эчәләр. Кайбыч районында һәр авылның үз кушаматы булганын ишеткәнем бар иде. Борындыкларны «Балан катыгы», дип атыйлар. Чөнки Борындыкның уңган-булган хуҗабикәләре генә балан катыгы ясый белә! 
– Юка, балан катыгы, балан бәлешен пешерәбез инде без, – ди Мәдинә апа. – Электән калган гадәт шундый. Балан өлгергәч, тәлгәшләп җыеп кайтасың да, мунча себеркесе кебек бәйләп элеп куясың. Салкыннар төшкәч, баланны тәлгәшеннән коюы җиңел – уып кына аласың. Баланны әйбәтләп юып элеккеге чуеннарга тутырабыз, аз гына су өстибез һәм мичкә төчетергә куябыз. Балан куе кызыл төскә кергәч, мичтән алабыз да, арыш оны белән бутыйбыз, аз гына шикәр комы салабыз һәм пыяла банкаларга тутырып, салкынча урында саклыйбыз. Менә шул балан катыгы була инде... Балан бәлешен шуның белән пешерәләр бездә. Без яшь чакта әле тагын Борындыклар кипкән алма онын тарттырырга йөриләр иде...
– Кодагый, мин юканы, табынга юка астына куеп чыгара торган мич кабартмасын монда килен булып төшкәч кенә татып карадым...

Рәфинә онык, бирелеп китеп, дәү әниләре сөйләшкәнне тыңлый, аларның сүзләрен сеңдерә. Радель әтисе кочагында татлы йокыга талды, Рөстәм дәү әтисенең кунакка килгәндә дә үзеннән калдырмаган кыңгыраулы яшел гармуны тирәсендә бөтерелә...

Ә мин яңадан Энҗенең сүзләрен искә төшерәм. «Гаилә ул – җылы учак! Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Әби-бабай, әти-әни – йортның тоткасы, ә балалар, оныклар – аның көзгесе! Безнең гаиләнең асылын бер матур мәкаль ачып бирә: «Тату туганнар – таштан койма корганнар».
Латыйфа оныклары менә шулай яши.


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар