Логотип
Татар гаиләсе

Хезмәт яшәгән йорт 

Һәр гаиләнең ниндидер традицияләре була. Берәүләр аны махсус «тудыра», икенчеләрнең ул очраклы гына барлыкка килә. Кама Тамагы районы Олы Салтык авылында яшәүче Гайнетдиновлар гаиләсендәге традицияләр икенчесенә мисал. Менә ничәнче буын инде әлеге нигезгә килгән яшь килен ике кайнана белән яши һәм фермада сыер сава... Ә, тагын бер нәрсә бар әле – Гайнетдиновлар фәкать үз авыл кызларына гына өйләнә...

Фото, видео: Өметбаев Илнар

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

(Кама Тамагы районы Олы Салтык авылында яшәүче Гайнетдиновлар гаиләсе)

Һәр гаиләнең ниндидер традицияләре була. Берәүләр аны махсус «тудыра», икенчеләрнең ул очраклы гына барлыкка килә. Кама Тамагы районы Олы Салтык авылында яшәүче Гайнетдиновлар гаиләсендәге традицияләр икенчесенә мисал. Менә ничәнче буын инде әлеге нигезгә килгән яшь килен ике кайнана белән яши һәм фермада сыер сава... Ә, тагын бер нәрсә бар әле – Гайнетдиновлар фәкать үз авыл кызларына гына өйләнә...


Уртак эш
Алар бер йортта дүрт буын – җиде кеше гомер итә. Иң өлкәне – 89 яшендәге Маһирә апа, аның лаеклы ялдагы улы Рамил абый, килене Дания апа һәм яшь гаилә – Равил һәм Алсинә, аларның балалары Раяз белән Кәрим. Гаиләдә өч Хезмәт ветераны дигәч, аңлашылыр – чын хезмәт кешеләре яши биредә. Алар безне капка төбенә чыгып каршы алды. Балкыган йөзләрен күргәч үк аңлашылды – гади, эчкерсез кешеләр.

Өйгә кергәнче, башта зур хуҗалыклары белән таныштык. Өч сыер, өч тана, өч бозау, илле баш сарык, каз, үрдәкләр. Үзе бер ферма!
Башта ук игътибар иттем – биредә телгә иң үткене Дания апа. Аның кебекләр турында «Йөзе белән туендыра», – диләр. Җор теллелеге өстенә, кулында ут уйната.

– Малларны иртән ашаткан идек, ярар, кунаклар килгәч аларга да бәйрәм булсын, – дип, бозауларга күп итеп печән салды хуҗалар. 

– Ә гадәттә малларны кем карый? – дип кызыксынам.

– И, бергә инде, кемнең вакыты бар, – ди Дания апа. – Равил белән Алсинәнең өйдә бик торганы юк – эштә алар. Күбрәк бабаем белән шулай сөйләшә, серләшә эшлибез...

Гайнетдиновлар ике ел элек җир пайларын алып, үзләре эшкәртә башлаган. Шуңа да Равил җәй буе кырда булган. Трактор сатып алган. Үз эшен бетергәч, авылдашларына ярдәм итә икән. Алсинә исә бер фермерда сыер сава.

– Кышын ферманы бетерделәр – барлык сыерларны төяп киттеләр, – диде Алсинә. – Ике ай эшсез тордым. Шуннан соң үзебезнең авыл фермеры эшкә чакырды – утыз сыеры бар.

Ферма турында сүз чыккач Дания апа да кушылды:

– И, сыерларны озатканда авылыбыз белән елап калдык. Бердән, никадәр кешегә эш урыны иде, икенчедән, авыл бушап, тынып калды. Без бигрәк юксынабыз инде, гомер буе фермада эшләгән кешеләр бит. Артка чыгам да, чүп үләне баскан ферма биналарына карап елар дәрәҗәгә җитәм...

Хатын-кызлар ихластан әнә шулай зарын сөйләгән арада, ир-атлар сарыкларга да печән биреп, су эчертергә өлгерделәр. Гаҗәп тә түгел, Гайнетдиновлар гаиләсендә дүртәү алар! Кечкенә Раяз белән Кәрим дә зурлардан калышмаска тырыша – нәни куллары белән йомшак печәнне бәрәннәрнең авызына ук китереп куялар. Болар сиңа: «Юк, ашамыйм!», – дип елап утыра торган малайлар түгел инде. Хәер, оясында ни күрсә, очканында шул була шул.

Татулык нидән башлана?
 Өйгә кердек. Яулыгын таратып бәйләгән сөйкемле әбинең Маһирә апа икәнен чамалап алдым.

– Әйдәгез, әйдә, чәйне инде ике тапкыр яңадан шырлаттым, – диде ул. 

Әбекәй артыннан түр якка уздык. Ике килен табын янында мәш килә башлады. Маһирә апа исә түргә барып утырды. 

– Киленнәр күп булгач рәхәтме? – дим уенын-чынын кушып.

– Рәхәт. Мин башканы күрмәгән дә. Бу нигезгә килен булып килгәндә, ике кайнана, бер кайната бар иде. Аларны тәрбияләп, соңгы юлга озаттым, Аллага шөкер. Инде менә үзем дә картайдым. Хәзер киңәш бирүче булып түр башында гына утырам. Рәхмәт, санлыйлар үземне. Нинди эшкә тотынсалар да, миңа әйтми калмыйлар. Югыйсә аларга инде ярдәм итә торган чагым узды. Тик менә олы кешегә санап, шулай киңәшләшүләренә күңел була. Гел хәер-догада мин аларга. Тигезлектә, саулыкта яшәсеннәр.

Рамил Гайнетдинов: «Оныкларның балаларын тәрбиялисем килә. Әби-бабай белән үскән бала туган телен дә, гореф-гадәтләрен дә онытмый. Әти-әни күбрәк эштә ул. Оныкларны аны әби-бабай тәрбияли. Безне дә шулай үстергәннәр. Тәрбия дигәннән, шәһәргә киткән чып-чын авыл балаларының ул-кызлары русча сөйләшә. «Авылга кайткач булса да татарчага күчегез», – дип сүгәм үзләрен. Ата-аналарына да кисәтү ясыйм. «Бакчада, мәктәптә рус телендә сөйләшәләр, шуңа татарчалары начар», – дип акланалар. Соң, өйдә сөйләшсәң, онытылмый ул тел. Бала бит туган телен белергә тиеш. Гаҗәп бу минем өчен! Кеше баласына шулай җен ачуым чыккач, үзебезнекеләр русча сөйләшсә, белмим, нишләр идем икән?..»

Маһирә апа кырык биш ел (!) фермада сыер сауган. Гел алдынгы савымчы булып саналган.

– Тормышымнан канәгать мин, – Киләсе елга 90 яшен тутыручы әбекәй сүзен шулай башлап җибәрде. – Эх, бабаем да янымда булса иде. Алты ел элек вафат булды шул... 

Ул да түгел, хуҗабикәләр ризыкларны бүлде. Дания апа иң беренче тәлинкәне кайнанасы алдына китереп куйды. Монысы да матур гадәт икән...

Шау-гөр килеп гаилә әбәд ашарга кереште. Ир-атларны күзәтәм – сабыр гына елмаеп, хатыннарына карыйлар. 

– Бер аш бүлмәсенә ике хатын-кыз сыймый, диләр бит. Сезнекеләр ничек уртак фикергә килә? 

– Сеңлем, әни белән Даниянең сүзгә килгәнен белмим, чын менә,- диде Рамил абый.

– Бәлки, сез генә күрмисездер? – дим.

– Әй, хатын-кыз талашса – күрмәссең, бар!

Елмаеп-көлеп Дания апа үзе дә сүзгә кушылды:

– Рамил дөрес әйтә, без талашып яшәмәдек, хәзер дә шулай. Яшь чакта, ачу килгән чакта да кайнанама каршы эндәшмәдем. Ул олы кеше, күбрәк яшәгән бит дип уйлый идем. Хәзер дә әнигә каршы сүз әйткәнебез юк. Хәтерлим, кайнанам да шулай сабыр итә иде. Мин аның кайнанасы белән ничек матур сөйләшкәнен гел күзәтә идем. Шуннан нәтиҗәләр чыгарганмындыр.

– Даниянең бик яхшы сыйфаты бар – үпкәләми, – дип сүзгә кушыла Рамил абый. – Хәзер көлеп җибәрә. Әгәр сүз күтәрми торган булсаң, әллә ничә буын бергә яшәп булмас иде. Алсинә килгәч тә: «Сез – яшьләр», – дип аларга юл куя кебек. Хатын-кыз сабыр булырга тиеш, шул очракта ир белән дә, кайнана, килен белән дә яши ала.

Яшь гаилә 
Авыллар буенча йөргәндә яшь гаиләләрне очратсам, гел сөенәм. Олы Салтыкта андыйлар юк диярлек. Шулай булгач Равил белән Алсинәнең авылда төпләнүе, әлеге зур булмаган сала өчен зур сөенеч.  

– Шәһәргә китүдән ничек тыелып калдыгыз? – дип сорамый калалмыйм яшьләргә.

– Ә мине шәһәр беркайчан кызыктырмады, – дип сүзгә кушыла Равил. – Югыйсә Казанда белем алдым. Авылда да, шәһәрдә дә эшләргә кирәк. Мин беренчесен сайладым, гомер буе ипотека түләп ятканчы...

Равилнең кулыннан килмәгән эше юк – техника белән дус, балта эшен белә,  авылдашлары аны мал табибы буларак та чакыра. Кыскасы, авыл тормышына бәйле барлык эш-шөгыльне дә белә. Әле бүтәннәргә дә ярдәм итә.

Алсинә исә 2014 елда «Иң яхшы сыер савучы» конкурсында республика буенча өченче урынны алган савымчы. Дистә елдан артык фермада эшләү дәверендә гел беренчелектә булган.

– Мин хәтта декрет ялын да тутырмыйча эшкә чыктым, – ди Алсинә. – Эшемне яратудан гына да түгел, кеше сүзен аяк астына салып таптый алмыйм. Сыер саварга кеше калмагач чакырдылар да, ризалаштым инде. Рәхмәт яусын әти белән әнигә, әбигә, балалар күбрәк алар өстендә булды. Хәзер дә шулай. Без Равил белән эшкә чыгып китәбез, балалар өйдә кала. Маһирә әбиебез дә исән-сау булсын, өйдә күз-колак әле ул. 

Ничек кенә кызык тоелмасын, Равил белән Алсинәне ферма кавыштыра. Егет – ферма мөдире, кыз уңган сыер савучы. Икесе дә авылда калган яшьләр. Дөрес, алар инде бер-берсен балачактан белгән. Тик күрше урамнарда гына яшәсәләр дә, ике арада фәкать дуслык кына булган.  

– Миңа инде 30 тулып килә иде, – дип искә төшерә Равил. – Әти-әни өйләнергә кирәк дип әйтеп арыган иде. Ә минем, киресенчә, өч дистәне тутырам дип борчыла башлаган чагым. Ни өчендер гаилә кору теләге соңрак уянды миндә. Менә шул чакта Алсинәгә дә башка күзлектән карый башладым. «Сөйкемле, уңган кыз. Нишләп моңарчы күрмәгәнмен?» – дип уйладым. Һәм булачак хатынымны кич чыгарга чакырдым.

«Никах күкләрдә укыла», диләр бит. Күрәсең, Равил белән Алсинәнең дә  никах сәгате суга. Бер ай очрашып йөргәннән соң егет кызга тәкъдим ясый. Туй турында сөйләшкәндә, кайда яшиячәкләрен дә хәл итәләр – яшь килен төп йортка төшәчәк.

– Ике кайнана, ике кайната янына килергә ничек батырчылык иттең? – дип сораудан бигрәк, Алсинәнең хәленә керергә тырышам үземчә.

– Булачак каенанам белән бергә фермады эшли идек. «Дания апа», дип, якын итеп аралашып яшәдек. Ул бик ачык кеше бит. Шуңа күрә дә курку булмады. Кайнатам Рамил дә гомер буе фермада эшләде. Аның белән дә гел аралаша идек.

Әйткәнемчә, бүген яшь гаиләдә ике ул үсә. Ни кызганыч, Олы Салтыкта башлангыч мәктәп тә юк икән – берничә бала район үзәгенә укырга йөри. Тик Равил белән Алсинәне бу куркытмый:

– Автобус килеп ала, кайтарып куя, бер проблема да юк, – ди алар.

Эшсез тора алмау... 
Яшьләрнең гаилә коруы турында сүз чыккач, Рамил абый белән Дания апаның да мәхәббәт тарихы кызык тоелды. Балалары бер ай дигәндә кавышса, кырык ике ел бергә яшәүче ир белән хатын шактый озак очрашып йөргән. 

– Мәктәптә укыганда дусларча аралаша башладык, – дип елмаеп искә төшерде Рамил абый. – Оялчанрак кына малай идем. Ә Дания алдында бер дә кыенсынмадым, ничектер күңелгә якын булды ул. Дөресен генә әйткәндә, башка бер кызга да сүз катканым булмады.

Иң кызыгы – Дания апа да бүтән егетләр белән очрашмаган. Үсмер чактан әнә шулай бер-берсен якын күреп, аннан биш ел очрашып йөргәннән соң гаилә корганнар. Бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Апас районының Барыш авылына килен булып төшкән. Шулай ук кайнана белән яши.

Без килгәндә Гайнетдиновлар гаиләсендә Олы Салтык мәдәният йорты җитәкчесе Мәйсәрә Гомәрова да кергән иде. 

– Алар артык тыйнак, кайбер әйберләрне үзем әйтермен дип килдем әле, – ди Мәйсәрә апа. – Авыл җирендә барысы да күз уңында. Шуны гына әйтәм – Олы Салтыкта Гайнетдиновлардан да тырыш гаилә юк. Эшләмичә бер көн дә тора алмыйлар.  


 


Эш дигәннән, Дания апа күптән түгел кан басымы күтәрелеп, хастаханәдә ятып чыккан. Ун көн тик яту аның өчен бер җәзага әйләнгән.

– Эшсез ятып эштән чыктым, – дип кеткелдәде хуҗабикә. – Мин әйтәм, әллә торып идән юыйммы икән? Шәфкать туташларын да аптыратып бетердем. «Маллар арасында йөрсәм, әллә кайчан терелә идем», – дим. «Апа, дәвалау курсын алып бетер инде. Тыныч кына ят, яшең бара, үзеңне карарга кирәк», – диделәр. Шуңа гына түзеп яттым. Гаҗәп менә – маллар янына чыккач бөтен аруларым, авыруларым бетә. Гомер буе терлекләр янында булгангадыр инде. Мин генә түгел, бабай да шулай дип әйтә. 

Чынлап та, нинди генә темага сөйләшә башласаң да, сүзебез эш, малларга барып тоташа. Үз эшенә бирелгән кешеләрне фанат диләр, бу очракта Гайнетдиновларга бик туры килә ул. 

– Авылларда эш бетте, шуңа нык борчылам, – Рамил абый көрсенеп куя. – Олы Салтыкның гөрләп торган чагын сагынам, хәтта төшләргә керә. Кеше балалары ник читкә китәдер... Безнең менә малай да, кыз да авылда калды. Дөрес, кызыбыз Олы Салтыкта түгел, шулай да әллә ни еракка китмәде. Кечкенәдән балаларда авылга мәхәббәт, җиргә хөрмәт уята алдык, шуңа бик сөенәм.

– Ә оныкларыгызның авылда калуын теләр идегезме соң?
– Теләмәгән кая! Оныкларның балаларын тәрбиялисем килә. Әби-бабай белән үскән бала туган телен дә, гореф-гадәтләрен дә онытмый. Әти-әни күбрәк эштә ул. Оныкларны аны әби-бабай тәрбияли. Безне дә шулай үстергәннәр. Тәрбия дигәннән, шәһәргә киткән чып-чын авыл балаларының ул-кызлары русча сөйләшә. «Авылга кайткач булса да татарчага күчегез», – дип сүгәм үзләрен. Ата-аналарына да кисәтү ясыйм. «Бакчада, мәктәптә рус телендә сөйләшәләр, шуңа татарчалары начар», – дип акланалар. Соң, өйдә сөйләшсәң, онытылмый ул тел. Бала бит туган телен белергә тиеш. Гаҗәп бу минем өчен! Кеше баласына шулай җен ачуым чыккач, үзебезнекеләр русча сөйләшсә, белмим, нишләр идем икән?.. 

Карасак, кечкенә Раяз өс-башын алмаштырган.

– Тукта, кунаклар китмәде бит әле, – ди әнисе көлемсерәп.

– Казларның ризыклары беткән, аларга ашарга бирергә чыгам, – ди Раяз җитди генә. 

Шул мизгелдә барыбыз да көлештек. Бүтән артык сүз куертуны кирәк дип тапмадык...  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар