Логотип
Татар гаиләсе

Баллы нигез

Балаларының үз туган телләрен һәм мәдәниятләрен белеп үсүе һәр ата-ананың максаты һәм бурычы булырга тиеш. Тел дә, милләт тә безгә әманәт итеп бирелгән.

 

«Безнең нигездә ХVIII гасырдан бирле тормыш учагының сүнгәне юк. Бабайлар сөйләве буенча, авыл барлыкка килгәннән соң шушы нигездә яшәгән биш буынның исемен йорт ниргәсенә балта белән чабып язган булганнар. Балчылар нәселе без, волость архивы язуларына караганда, безнекеләр гел бал кортлары асраганнар. Әтинең әтисе Низам бабай белән Шәмсия әби гомер буе колхоз умарталыгын караган. Авылдагы башка туганнар да бал кортлары тоткан».

Әлмәт районы Габдрахман авылында яшәүче Эльвира һәм Нәфис СӘХАПОВлар белән танышуыбыз әнә шулай нәсел һөнәреннән башланды. 

Нәсел эшебез

– Бер генә умартачы да сезгә ничә баш умартасы булганын төгәл әйтеп бирә алмас, – ди йорт хуҗасы Нәфис «умарталарыгыз ничә баш соң?» дигән соравыбызга җавап итеп. – Бер елны 130 лап иде алар, хәзер кимеделәр инде. Җитмешләп бардыр... Артыгы кирәкми, балны урнаштырасы да бар бит әле. 

Безгә, балны өстәлдәге касәдә генә күреп белгән кешегә, бал кортлары дөньясы – серле бер дөнья. Бирелеп Нәфисне тыңлыйм. 

– Әтигә бал кортларын караша башлаганда 6 гына яшьлек малай идем. Миңа эшнең, үзе әйтмешли, «иң почетлысын» бирә – төтәгечкә агач череге салып, ояга төтен җибәреп торам. Бал алганда кәрәзләрне ачарга булышам. Күч аерганын сагалыйм... Безнең әти кызыксынучан, энтузиаст кеше, үзенә гел ниндидер шөгыль табып кына тора иде, урыны оҗмахта булсын. Әни белән өйләнешкәч, алар башта Башкортстанга киткәннәр. Мин 5 яшемә кадәр шунда үстем. Аннары Әлмәткә күченеп кайттык. Әтинең бер дә шәһәрдә яшисе килмәгән, туган авылы Габдрахманга кайтып, төп нигезгә каршы гына таштан ике катлы йорт салды. Хәзер ул йортта әни яши. 

Әби белән бабай колхоз умарталыгында эшләгәнгә, үз хуҗалыкларында умарта тотарга рөхсәт булмаган ул елларда. Кайту белән әти ике баш умарта сатып алды. Әни белән алар һәвәскәр генә түгел, белемле умартачылар. 

– Умарталар алгач, аларны белеп карарга кирәк, дидек тә, Әлмәттәге умартачылар курсына язылдык, – дип кушыла әңгәмәбезгә Нәфиснең әнисе Рәсимә апа. – Бер шөгыльләнә башлагач, чиргә әйләнә икән ул умарта карау. 

– Нәселебез белән шул диагноз инде бездә, – дип шаярта Нәфис әнисе белән килешеп. – Бал кортлары язылып бетмәгән китап шикелле ул. Ел саен үзең өчен бер яңа битен язасың. 

Балаларының үз туган телләрен һәм мәдәниятләрен белеп үсүе һәр ата-ананың максаты һәм бурычы булырга тиеш. Тел дә, милләт тә безгә әманәт итеп бирелгән.

Умартачы гына түгел, игенче

– Баштарак умарталарыбыз күп түгел, 15–20 баш кына иде. Ул елларда әле колхоз карабодай чәчте, кортлар төп табышны шуннан җыйды. Колхозлар таралгач, кортларга баллы үсемлекләр чәчү бетте. «Бал кортлары тотасың, сиңа җир алырга кирәк», – дип, әтигә бер танышы киңәш биргән. Артыннан шактый йөреп, ташландык басудан арендага 15 гектар җир алдык, әти белән чәчү чәчәргә өйрәнә башладык, – дип, үзе өчен бөтенләй яңа һөнәр – игенче һөнәрен өйрәнү тарихын сөйли Нәфис. Юк, яңа һөнәр дип дөрес әйтмим. Әнисе ягыннан Расих бабасы яшь чагында колхоз кырларын эшкәрткән. «Урак вакытында безнең гаиләдән алты кеше берьюлы кырга чыгып киткән еллар бар иде. Кем комбайнчы, кем аның ярдәмчесе булып», – дип, үзгә бер горурлык белән әйтеп куйды Рәсимә апа. Җирне шул басудан алыгыз, анда җир яхшы дип, юл күрсәтүче дә Расих бабалары.

– Бабай басуларны биш бармагы кебек белә иде. Үзенең пай җирен дә безгә бирде. Шәмсия әбинекен дә кушып, өч пай җиребезне бүлеп алдык, – дип сүзен дәвам итә Нәфис. – Чәчүлек җирләребез 30 гектар. Трактор, комбайныбыз бар. Сабан, чәчкечләрне әти үзе ясады. Алтын куллы кеше иде ул, тимер эшен яратты. Гомере буе эретеп ябыштыручы булып эшләде. Хәзер нәрсәгә тотынсак та, барысы да әти кулы тигән әйберләр. Умарталар да, басулар да – барысы да ул башлаган эшләр. Аның эшен хәзер менә без – әни, хатыным Эльвира белән мин дәвам итәбез. 

Әтинең теге танышы чынлап та бик акыллы киңәш биргән булып чыкты. Ул җирләргә кортлар өчен баллы үсемлекләр – фацелия, донник, эспарцет, мордовник дигән үләннәр чәчәбез. Тау буенда, бик матур урында тора кортларыбыз. Тауда – юкәләр, болында шалфей котырып үсә. Балның дуены анда. Яз көне умарталарны арбаларга төяп, шунда илтеп куябыз да, көз көне генә алып кайтабыз. Чәчү әйләнеше булсын дип, басуның бер өлешенә арпа белән бодай да чәчәбез. Күршебездә Барый абый Гайнанов, аның уллары Руслан, Раил, Салават яши. Бөтен эшне бергәләшеп эшлибез. Алар – безгә, без аларга булышабыз. Каратай авылында әтинең армиядә бергә хезмәт иткән дусты Нәфис абый бар. Әти миңа исемне дә аның хөрмәтенә кушкандыр, мөгаен. Кыр эшләрендә Нәфис абый да үзенең тракторы белән килеп ярдәм итә... Быел менә уракка гына чыгып булмый әле, яңгыр коя да коя. Арпалар егылган инде... Киләсе елга карабодай чәчәргә дә кызыгабыз...

Агроном белеме булмаса да, тәмам агроном булып беткән инде Нәфис. Хатыны Эльвира белән әнисе Рәсимә апа икесе беравыздан шулай ди. 

– Без аның бер ниятенә дә каршы килмибез. Ярар, булдырасың син аны, дип кенә торабыз. Тырышкач, була ул, – ди алар. Бу гаиләнең тырышлыгына гына түгел, татулыгына да сокланырлык. 

Авылга – без, безгә авыл кирәк

Габдрахман авылында яшь гаиләләр күп. Авылдагы ике балалар бакчасы, һәр класста унтугыз-егерме укучы укыган урта мәктәп – болар барысы да яшьләрнең авылда төпләнеп калуы турында сөйли. 

– Авылдан китәргә, кайдадыр башка җирдә яшәргә дигән уем булмады да, – дип уртаклаша Нәфис бу уңайдан үз фикере белән. – Яшәр өчен безнең авылдан да уңайлырак башка җир бардыр дип белмим дә. Мәктәпне тәмамлагач, Әлмәт дәүләт нефть институтының электропривод һәм автоматика бүлегенә укырга кердем. Азнакай, Бөгелмә, Лениногорскидан студентларны һәр көнне бушлай автобус йөртте. Иртән юлга чыгып басабыз да автобуска утырып укырга китәбез. Көндезге икеләрдә инде өйдә булабыз. Студент еллары әнә шулай бик рәхәт үтте. Партадашым Айрат белән институтта да бергә укыдык. Соңыннан ул безнең киявебез булды, бертуган сеңлем Гүзәл белән хәзер Колшәрип авылында яшиләр. Айрат та умартачы. Укуны тәмамлагач, Лениногорскидагы нефть-газ табу идарәсендә, контроль-үлчәү приборлары юнәлешендә эшли башладым. Дүрт ел шунда тәҗрибә тупладым. Словакия, Белоруссиягә командировкаларга бардым. Хәзер «Татнефть газ эшкәртү» идарәсендә өлкән мастер булып эшлим. Эшемне бик яратам. Эшкә барып ял итәм, өйгә кайтып эшлим, дип шаяртам кайчак. Кызык итеп кенә әйтсәм дә, бу сүзләрдә хаклык та бар. 

– Кечкенәдән эшләп үстеләр, – ди Рәсимә апа, улы белән кызының бала вакытларын искә алып. – 12 яшеннән без эштән кайтышка малларны карап, тирес чыгарып, башак биреп куя иде Нәфис. Тыңлаучан, басынкы малай булды. Укытучылары да: «Гаҗәп бу Нәфис», – диләр иде. Спортны яратты, катнашмаган ярышы калмагандыр. Әнә балалары да үзенә охшаган. 

Илдус, Айназ, Айваз

Эльвира белән Нәфиснең гаилә коруларына быел 10 ел. Эльвира – шәһәр кызы. Белеме буенча икътисадчы. Социаль иминият фондында баш белгеч ул. Әлегә декрет ялында. Әлмәттә туып-үссә дә, җәйләре әби-бабасы янында узгангадыр, авыл тормышы кечкенәдән ошый аңа. 

– Әтием Идрис Әлмәт районының Елховой авылыннан. Әнием Валентина да авыл кызы. Ял көннәре җитсә, әле әти ягына, әле әни ягына кайта идек. Авылдагы шикелле, безнең дә үз йортыбыз, бакчабыз булсын иде дип хыялландым, – ди Эльвира да әңгәмәбезгә кушылып. – Нәфис белән без туйда таныштык. Дус кызым Рәмилә үз туена шаһит итеп чакырды. Нәфис белән туганнар булып чыкты алар. Мин инде, туган икән туган, дип, әллә ни игътибар да итмәгән идем, туйдан соң ук Нәфис мине ВКонтакте челтәрендә эзләп табып, үзе язды. Дөресен әйт-кәндә, күпмедер вакыт аның дуслашу тәкъдимен кабул да итмәдем әле. Якын дустымның туганы белән очрашу ничектер сәер шикелле тоелды. Ләкин Нәфис фикерләве, дөньяга карашы белән мине барыбер үзенә җәлеп итте, очрашырга ризалык бирдем. 

– Безнең өйләнешү бик кызык булды ул, – дип хатынына хатирәләр йомгагын сүтешә гаилә башлыгы. – Миңа ул вакытта 29 яшь иде инде. Әти белән әни дә, туганнар да кайчан да бер күңелемә ошаган кыз табуымнан тәмам өметләрен өзгәннәр иде. Бигрәк озак эзләдем Эльвираны. Таптым да, башка үземнән җибәрмәдем. Бер күрүдә ошады ул миңа.

Уңган-булган, үзе шундый сөйкемле…

– Мин башта Нәфискә гашыйк булдым, аннары Габдрахманга, – ди Эльвира. – Матур шул авылыбыз. Таулар дисәң, таулары бар – Урал тау итәгендә яшибез. Елгасы дисәң, авылга терәлеп Зәй ага. Чат саен балаларга уен мәйданчыгы. Юллар яхшы. Автобуслар йөреп тора. Рәхәтләнеп яшәр өчен бөтен шартлар бар авылыбызда. 

– Ә балалар өчен? Аларны укытырга, мавыктырырга шартлар бармы соң? – дигән соравым үзеннән-үзе чыгып китә, 2 яшьлек энеләре Айвазны атынгычта атындырып мәш килгән Илдус белән Айназга карап. Мин башта аларны игезәкләр дип торам.

Юк, абыйлы-сеңелле икән. Яшь аермалары бер генә ел булганга, игезәк шикелле күренәләр. Соравыма җавап итеп, Эльвира санап китә:

– Бассейн, спорт комплексы, ачык һавада тренажерлар, музей, мәдәният йорты, футбол мәйданы, Боз сарае... Телисең икән хоккей уйна, теләсәң тимераякта шу. Безнекеләр әнә биюгә, спорт гимнастикасына йөри. Дөрес, әлегә гимнастикадан тренерлары китте, шөгыльләнүләре тукталып тора. Айназыбыз бик сыгылмалы, аны нәфис гимнастикага йөртергә дә хыялланабыз. 

– Авылда да хәзер балалар урамга чыкмый, диләр. Сезнекеләр ничек? – дип сорашам әниләреннән. 

– Безнекеләр эшләп үсә, – ди ул, өй тутырып уйнаган балаларын карашы белән сөеп. – «Кайткач, тикшерәм», – дип, әтиләре иртән эшне кушып калдыра. Безгә мал чөгендере алышкан вакытта төшкән фотоларына карап көлешәбез. Йолкыган чөгендерләре үзләреннән дә зуррак. 

– Яшелчә бакчасының чүбе хәзер алар өстендә, – дип килененең сүзен җөпли Рәсимә апа. – Суын да сибәләр. Кышын ишегалдын көриләр, җәен себерәләр. Бакчадан кабак ташыйлар. Илдус әтисенә бал кортларын да караша иде әле, корт агуына аллергия килеп чыкты бит менә... 

Үзләре яшәгән йортны 2018 елда сала башлаган Сәхаповлар. Бу нигез – Шәмсия әбисенең Нәфискә васыяте. «Улым, нигезне сиңа ышанып калдырам, йортны бетермә», – дигән ул. 

Җиде буыныңны бел!

Өйгә керешли веранда өстәлен тутырып яткан шәҗәрәгә күзем төшкән иде. Хуҗалардан шул хакта сорашам. Рәсимә апа төзегән аны.

– Әтиләре Нәсимнең хыялы иде ул. Бездән соң балаларга берәр истәлек калуын, нәсел чылбырының өзелмәвен теләде. Берзаман авылда музей төзи башладылар. Гамилә апа ул эшнең башында йөрде. Архивлардан авылыбызга кагылышлы документларның күчермәләрен дә кайтарттылар. Без инде аңарчы да берничә буын бабабызны белә идек. Авылда туганнарыбыз да күп. Әнә бакча башыбызда гына иремнең өченче буын туганы Әнисләр яши, кайнатамның туганы Мәгъсүм абыйның улы да янәшәдә генә. Безнең фамилия Сәхабетдин бабайдан киткән. Аның әтисе Шәрәфетдин булган. Нәселебезнең яртысы Сәхаповлар, яртысы Шәрәфетдиновлар булып йөри. Бик күп мәгълүматны Наил абый Шәкүровтан алдым. Ул озак еллар Бөгелмәдә РОНО мөдире булып эшләгән кеше. «Шәрәфетдин бабайның җиде улы, өч кызы булган. Шушы туганнарыбыз турында белмисеңме, Наил абый?» – дип бер соравым җитте: «Әйдә, яз!» – дип, барысын да әйтеп торып яздырды. Авылда яшәүче кардәшләребез белән үзем сөйләшеп чыктым, һәрберсе үз тармакларын үзләре тутырды. Хәзер шәҗәрәбездә 280 кеше бар. Нәселебезнең уртак мирасы, бик кадерле ядкаре ул.

Рәсимә апа белән Эльвирадан гаиләдәге татулыкның серен сорашам. Әле Рәсимә апаның үзенә дә 64 кенә яшь, җир җимертеп йөргән чагы.

Ә ул исә сүзне ерактан, яшь чакларыннан башлады:

– Үзем дә гомер буе кайнанам белән яшәдем. «Яхшы тордыгызмы?» – дип сорыйлар. «Куып чыгармадылар», – дим. Без иртәдән кичкә кадәр эштә булдык. Мин төрле оешмаларда хезмәт куркынычсызлыгы инженеры булып эшләдем. Андагы кәгазь эшен белсәгез! Балалар көне буе әбиләре янында. Үземнең әни аларга кечкенә вакыттан ук әйтеп куйды: «Өйдә нәрсә булганын, әбиегезнең әниегез турында нәрсә әйткәнен, нинди сүз ишеткәнегезне әти-әниегезгә җиткермәгез, аларның йөрәген бозмагыз». Балалар өйдәге сүзне безгә сөйләмәде. Мин үзем дә шундый фикердә. Үз өендә Эльвира үзе хуҗа, кереп, өйрәтеп йөрмим. Булыш әле, дисәләр, булышам, ярдә-мем кирәкмәсә, комачауламыйм. Болай бөтен эшне бергә эшлибез үзе. Авылда эш җитәрлек, безнең әле, өстәвенә, умарталар да бар. Умарта караганда ярдәмнең бер дә артыгы булмый. Килен кайнана туфрагыннан, диләр.Эльвираны да бөтенесе миңа охшата. «Кызыңмы әллә?» – диләр. 
Сүзебез үзеннән-үзе гаилә традицияләре, бәйрәмнәргә ялгана. 

– Коръән мәҗлесләре уздырсак, кырыклап кунак чакырабыз. Нәселебез зур, туганнарыбыз күп. Туганлыкны саклап, балалар да безнең аралашканны күреп үссеннәр, дус булсыннар иде, дибез, – ди килен белән кайнана икесе бер сүздә булып. – Балаларның туган көннәрен дә бергә уздырабыз. Андый бәйрәмнәр бер-береңә якынайта.

– Авыл болай да зур бер гаилә инде ул, – ди аларның фикерен дәвам итеп Нәфис. – Мин үзем без үскәндәге печән өмәләрен сагынам. Урамыбыз белән бергәләшеп әзерли идек. Печән җыю авыр эш, күмәк эшләгәч, нинди күңелле була иде шул вакытлар. Эх, авылга хәзер шундый өмәләр җитми, кайтарасы иде аларны! Авыл белән зират чистарту, күл чистарту өмәләре әле дә уза, анысы. Халык күмәк бездә.

Нәфис, Эльвира, Рәсимә апалар белән сөйләшкәндә бер нәрсәгә игътибар иттем: аларның һәр сүзеннән авылларын, нәселләрен, күршеләрен, авылдашларын ярату сизелә. Авыллары алар телендә – «Безнең Габдрахман», туганнары икән – «безнекеләр». Эштән, тормыштан тәм табып, үз артларында нәселләренең көчен тоеп яши бу гаилә. 

Фото һәм видео: Анна Арахамия

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар