Логотип
Татар гаиләсе

Гаилә татулыгы шулдыр ул!

Әмма бәла аяк астында йөри шул. 2010 елның маенда өйләрендә янгын чыга. Рамилнең төнге каравылда чагы була. «Ишек шакыйлар дип уйлап уянып киттем. Түбә шиферы ата икән. Аш бүлмәсен дә ут алган иде. Төнге ике...

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

(Түбән Кама районының Түбән Уратма авылындагы Рамил Әкрамов белән Әнисә Туйчина гаиләсе)

Дөнья глобальләшүгә йөз тотканда, адәм баласына яшәү өчен, таш калага караганда, табигый җирлек булган авыл кулайрак түгелме икән?! Дөрес, авылда тормыш итүе авыр. Әмма шәһәрдә дә тиешле сәгатеңне эшләгәнгә уч тутырып акча алу, үз оешмаңнан бушлай бирелгән квартирда бер исәпсез яшәү хәзерге заманда мөмкин нәрсә түгел: андагы яшь гаиләләр – ипотека кабаласында.
Түбән Кама районының Түбән Уратма авылындагы Рамил Әкрамов белән Әнисә Туйчина үзләре дә, аларның уллары-киленнәре дә шулайрак фикер йөртә.

Пар канатларны каерып...
Заманында Рамил да, Әнисә дә таш калада яшәгәннәр. Юк, бергә түгел, аларны уртак гаилә юлына китергән сукмаклар урау. Уратма мәктәбен тәмамлаган Әнисә Түбән Кама шәһәрендәге училищеда белем алгач, эре панельле йортлар төзү заводында эретеп-ябыштыручы булып эшли. Яшьлек яры Илһам Туйчин белән дә шәһәр таныштыра Түбән Уратма кызын. Мамадыш ягындагы Козгынчы егетенең, авыз тутырып, рәхәтләнеп татарча  сөйләшүе, үзе уйнап, үзе җырлавы да гашыйк итә кызны. Ул чагында хәтта трамвай-автобусларда да татарча бер сүз дә  ишетелмәгән, күпләрнең  «кухня теле»ндә  сөйләшергә дә кыенсынган еллары иде. Бер-бер артлы туган уллары Ирек белән Рөстәмнең дә телләре «әни» сүзе белән ачыла. Тыныч кына яшәп ятканда ил системасы җимерелә, эшләгәне өчен кеше айлар буе хезмәт хакы күрми башлый. Болай да күңеле авылга тарткан Илһам, тәвәккәлләп, Уратмага  китә. Кайтуына бер атна узгач, Гайнесорур апаның: «Болай йөрмиләр, бергә булыгыз», – дип әйтүе кияү кешене, сумкасын күтәртеп, тагын шәһәр ягына кузгата. Озакка түгел – берничә көннән барысы бергә җыелып кайтып төшәләр. Түбән Уратмада яшәргә ниятләгән гаиләгә «Родина» совхозы җитәкчелеге атна эчендә торыр өчен йорт бирә. Илһам тракторга утыра. Әнисә дә бертуган апалары янына – фермага эшкә керә. Авылдагы тормыш җайланып кына барганда, гаиләгә кайгы килә. 1995 елны тракторчы Илһам фаҗигагә очрый. Ул кабинадан сикерә, әмма егылган урыныннан торырга җитешми – өстенә тракторы ава...  

31 яшьлек ирен җир куенына салган хатынга туганнары, ике улы терәк була. Яшәү ямен җуеп, акны-караны аермый йөргән көннәрендә язмыш аның юлына ерак Апас егетен юлыктыра. Әнисәне тагын пар канатлы итәчәк ул вакыйгада бернинди дә могҗиза да, сер дә юк. Ятим уллары өчен пенсия алырга дип, Гыйлемхан абыйсының хатыны Рәшидә белән Түбән Камага  баралар. «Әйдә, әниләргә чәй эчәргә керәбез», – ди Рәшидә. Табын янында чәйләп утырганда, кодагый кеше ахирәте Аниягә: «Кара, Рамилгә бара бит бу», – дип кем турындадыр әйтеп куя. Үз уйларына бирелгән Әнисә генә ул вакытта аларның сөйләшүенә игътибар да итми. Икенче көнне өйләрендә телефон шалтырый: Ания апа аны Түбән Камага кунакка чакыра! «Бер кеше белән таныштырабыз», – дигән сүзләрен ишетүгә, Әнисә бер сүз дә әйтмичә трубканы куя. Иртәгәсен тагын шалтыраталар. Кат-кат чакыралар. Әнисә нишләгәнен үзе дә аңламыйча, юлга җыена...

Икесенең дә икенче гаиләсе
Инде гаиләсеннән аерылып, үз туган ягында ялгызы яшәүче Рамил белән бергә кайта ул Түбән Камадан. Өенә дә кереп тормыйча, кичке савымга фермага йөгерә. Рамил урамда басып кала. Бер күрмәгән авылы түгел: Түбән Кама шәһәрендәге химкомбинатта эшләгәндә аны Түбән Уратмага бер айга командировкага җибәрәләр. Таныш урамнар буйлап үтә. Язмыш дими ни дисең, урамда очратып сөйләшкән малайлар арасында Әнисәнең уллары Ирек белән Рөстәм дә була. Каяндыр килгән абый белән уртак тел дә табып өлгерәләр. Шуңа да савымнан кайтучы әниләренә ияреп, аның үзләренә керүенә дә гаҗәпләнмиләр. Бу вакытта Иреккә – 10, Рөстәмгә 9 яшь була. Капкалап алгач, Рамил өстәл яныннан кузгала. Берәр машина очрамый калмас әле дип юлга чыккан иргә озак көтәргә туры килә. Ахыр чиктә, Әнисә аны чакырып кертә. Өй токмачы салып пешергән аш белән сыйлый. Ул кичне Түбән Камага кайтып китә алмый Рамил, Уратмада кала. Теге чакта совхозга ярдәм итәргә килгәч урнашкан фатирга кунарга китә.
Апас ягындагы авылына кайткач, Рамил бер ай эчендә ике хат язып сала. Ул хатларны, яшь кызлардай беркемгә күрсәтмичә, әле хәзер дә кадерле ядкарь итеп саклый Әнисә. Күп тә үтми, Рамил бергә яшәргә дигән ныклы карар белән таныш йорт капкасын ачып керә. Хәл белергә килгән әнисе, өйдә чит ир барын күреп, бусаганы да атламый: «Хәзер үк никах укытыгыз», – ди.
 Икеле-микеле уйлар эчендә йөргән Әнисәгә әнисенең шул сүзе җитә кала – Рамил белән кавышырга ризалыгын бирә. Атнакич көнне никах укыталар.
 «Малайларга, үскәндә, әти кирәк. Балаларыма ата булыр дип йортка керттем. Улларым беренче көне үк «әти» дип дәштеләр. Бала җанлы кеше, аларны бик ярата ул, – дип сөйли Әнисә, үткәннәрне искә алып. – Үземнән бигрәк, балаларны уйлап ризалаштым. Ялгышмадым: тормыш итәр өчен әйбәт кеше булып чыкты Рамил. Илһамның әнисен – Вәгыйзә әнкәйне дә ташламадык, янына Козгынчыга да бардык. Озатып калганда: «Кияү белән кайтып йөрегез», – ди торган иде. Нәселләре белән киң күңелле кешеләр. Илһам матур итеп баянда уйнар, әнкәй җырлар иде. Илһам үзе дә, минем кебек үк, ишле гаиләдә төпчек бала булып үскән. Үзебез кебекләр. Мин берсен дә аермадым, өчесенә дә «әнкәй» дип эндәштем – үземнекенә дә, Илһам белән Рамилнекенә дә».

Рамил Әкрәмов: «Башкача була да алмый! Кечкенә Нурия дә хәзердән үк ни әйткәнебезне аңлый, үзенчә җавап кайтара. Аңа язын сыерчыклар тел алып килер әле, әйеме, кызым? «Әни» дип әйтерме башта, әллә «бабай», «әби» диярме? Кайсын әйтсә дә, рәхәтләнеп, үз телебездә авыз тутырып сөйләшербез әле». 

Без сөйләшкәндә тыныч кына тыңлап утырган Рамилгә ымлап: «Болай сагынуларың иреңне көнләштермиме  соң?» – дип сорыйм уены-чыны белән.
«Нигә көнләшергә? Язмыш сынауларына беребез дә гаепле түгел. Аның да миңа кадәрге тормышы булган. Мин дә өйләнеп аерылган идем», – ди үзе дә тугыз балалы гаиләдә уртанчысы булган Рамил. Икенче класстан Казандагы интернат-мәктәптә торып укыган ул. Авылдагы шәхси хуҗалыклардан сөт җыючы әнисенә җәйге озын ялларда булыша торган булган. Ат арбасына төялгән сөт бидоннарын җиде чакрым ераклыктагы авылга кояш күтәрелгәнче илтеп тапшыру да Рамил белән туганнары өстендә булган. Әбиле гаиләләргә хас булганча, тәртибе белән эшләргә өйрәнеп үскән алар. Олы тормыш юлына аяк баскач, Рамил Түбән Кама  химкомбинатының (соңыннан ул «Нижнекамскнефтехим» акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелде) автотранспорт идарәсендә тракторчы булып эшли. Гаилә тормышы барып чыкмагач, туган авылы Карамасарга кайтып китә.
«Рамилнең дә ике баласы бар: Ләйсән белән Раил. Аралары өзелгән иде. Таныштык. Үзебез дә барып йөрдек, алар да килде. Хәзер берсе – Әлмәттә, икенчесе Лениногорскида яши. Без бит, үз бәхетебез дип, кеше гаиләсен бозмадык. Шуңа да безне Рамилнең туганнары да, минекеләр дә якын иттеләр. Моңа кадәр аралышып яшәдек. Шушы ковид таралгач кына, күрешүләр тукталды», – ди Әнисә.
Кушылып, бергә яши башлагач та, Рамил совхозның «К-700»ына утыра. 1998 елда, Әнисә уртак уллары Нәфис белән декрет ялында чакта, совхоздан яңа коттедж бирәләр. Яңа дигәч тә, түбә шиферлары ватылып беткән, тәрәзәсез-нисез, хәтта урыны-урыны белән түшәме дә булмаган коттеджны көне-сәгате белән яшәрлек хәлгә китерә торган түгел. Шәһәрдә әле азмы-күпме хезмәт хакы түләсәләр дә, авыл кешесенең эшләп-эшләп тә акча  күрми торган еллары. Ничә айга бер мәртәбә, анда да аз-азлап кына биргән акчага нәрсә алмак кирәк?! Әнисәнең туганнары хәлләреннән килгәнчә булыша. Рамилнең дә Апастагы энесе Фирдәвес пыяласы белән бергә тәрәзә рамнары ясап китерә. Акрынлап йортны да, хуҗалыкны да аякка бастыралар шулай.

Йортны ут ялмагач
Әмма бәла аяк астында йөри шул. 2010 елның маенда өйләрендә янгын чыга. Рамилнең төнге каравылда чагы була. «Ишек шакыйлар дип уйлап уянып киттем. Түбә шиферы ата икән. Аш бүлмәсен дә ут алган иде. Төнге ике. Улым урамга кеше чакырырга чыгып йөгерде. Коттеджның икенче ягындагы күршеләргә шакыйм, уянмыйлар гына... Күз ачып йомган арада, халык җыелды. Авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин янгын сүндерү машинасына утырып килеп җитте. Бәхеткә, авылга су суырту өчен яңа насослар алып кайтканнар иде. Тәрәзә ватып  кереп, Рамил документларны алып чыгарга өлгерде. Мунчабыз да өйгә терәлеп тора иде, аңа да ут капты. Соңыннан ничә «КамАЗ», ничә трактор йөге түккәннәрдер. Рәхмәт, авыл халкы бик нык булышты: әйбер-кара да китерделәр, акчалата да, кул көчләре белән дә ярдәм иттеләр. Бер атна дигәндә йортның түбәсен яптылар.  Күршеләребез Гамил белән Алсу, күпме зыян килде ут аркасында дип, ник бер сүз әйтсеннәр?! Хәзер дә уңайсызланып йөрим алардан», – дип ул чактагы хәлләрне искә төшереп Әнисә.
Бәла-казада кемнең кем икәне күренә, диләр. Бу гаиләдәге олы килен – ул чакта әле Ирекнең йөргән кызы – Гөлүсә дә кайта булышырга. Янгын ялмап кара корымга калган түшәм-стеналарны юыша. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткач институт тәмамлап, физкультура укытучысы дипломы алган Ирекнең,  үз һөнәре буенча мәктәптә урын булмагач, теплицада эшләп йөргән чагы була. Мамадыш районы Олыяз авылы кызы, Түбән Кама педагогика колледжында укучы Гөлүсә дә җәйге ялларда шунда урнаша. «Теплица таныштырды», дип елмаючы Ирек белән Гөлүсә башта шәһәрдә яшиләр әле. Ирек инкассатор булып эшли, хатыны – балалар бакчасында. Икесе дә авыл балалары бит, күңелләре иркенлеккә тарта, шәһәр ыгы-зыгысына ияләнә алмыйлар. Әти-әниләре белән киңәшләшәләр дә, Түбән Уратмага кайталар. Алабуга педагогика институтын тәмамлаган Гөлүсә биш ел инде Түбән Уртама мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта, педагог-оештыручы да әле ул. Ирек – «Шешмойл»да компрессорщик. 9 яшьлек уллары Рәсүл 3 нче класста укый.  «Укытучы баласы дип карамагыз, ничек бар, шулай куегыз билгене, дип әйттем башта ук, – дип сөйли Гөлүсә. – Яклый башласалар, тора-бара шуңа ияләнә бит ул. Үзенә ышанырга, тырышырга өйрәнсен». 6 яшьлек кызлары Миләүшә авылдагы «Ландыш» бакчасына йөри.
Ирек белән Гөлүсә  берничә йорт аша гына торалар. Үзләре сатып алган иске өйне эчтә калдырып, ныклы зур фундамент салганнар, яңа каралты-кура җиткереп куйганнар. биш-алты баш бозау, 30 лап сарык асрыйлар. Корбанлык өчен махсус үстерелгән сарыкларны кулларына да тидерми алып бетерәләр.
«Икенче елга абыйга йортын күтәрешә башларга җыенабыз», – дип әйтеп куйды Нәфис. Аны хатыны Лилия дә җөпләде. Өч малайның төпчеге булган Нәфиснең өйләнү тарихы да җаннарны тетрәткән фаҗигагә бәйле.

Фаҗигагә сәбәпчене гафу иткәннәр
Нәфис Түбән Камадагы – техникумда, Лилия педагогика колледжында укыганда ук, икесе бергә кайтып йөриләр. Әти-әнисенең булачак кода-кодагый белән танышлыклары да күптән, Югары Чаллыга тавык сатарга йөргән чактан үк килә. Шуңа да алар Лилияне үз кызлары урынына күрәләр. Аның әнисе Ләйсирә авыргач, барысы да борчыла. 2017 елның 13 гыйнварында Казанга, дәваханәгә кузгалалар. Саескан тавы тирәсендә  каршы як юлдан чыккан микроавтобус Нәфисләр машинасына килеп бәрелә.  Бу хәл күз ачып йомган арада була, машинадагылар бернәрсә дә аңышмый кала. Юл фаҗигасендә Ләйсирәнең гомере өзелә, калганнар тән җәрәхәтләре ала. Аңында булган Лилия җыелган кешеләргә Әнисәнең телефон номерын әйтә. «Машинадагылардан бер хатын һәм рульдәге егет үлгән», – дип хәбәр итәләр өйдәгеләргә. Әнисәнең аяк астында җир убылгандай була, күз аллары караңгылана. Ул да булмый, тагын телефон шалтырый: «МЧСлар килде. Шоферы селкенә, исән икән. Машинаны кисеп, хәзер алалар...»
Барысын да РКБга илтәләр. Операция ясагач, Нәфиснең дә хәле яхшыра. 
Фаҗигагә сәбәпче булган микроавтобус йөртүче егет, үзен утыртырлар дип уйлаптыр инде, Балык Бистәсе районындагы судка зур сумка күтәреп килә. «Аллаһ язмасын, юлда андый хәл теләсә кем белән булырга мөмкин. Аны гаепләмәүләрен, хөкем итмәүләрен сорап яздык. Ул егет Петербургтан, безнең Ирек абый белән бер елгы, хатыны, кечкенә баласы бар. «Алты тәүлек – юлда, йоклап киткәнмен», дип әйткән кешенең хәленә ничек кермисең инде?! Котылды. Суд карарын ишеткәч, әнисе бик нык елады. Соңыннан яныбызга килеп рәхмәт әйттеләр. Хәзер дә телефон аша аралашып, хәл белешеп торабыз», – дип сөйләде Нәфис.
Апрель аенда никах укытып, Лилияне төп йортка алып кайталар. Шул көннән бирле килен белән кайнана бер түбә астында яши. Кайчак ана белән кыз да бер кухняга сыешмый. Ә боларда башкача: кайнана каймак аертса, килен сепарат юа; берсе ит, бәрәңге тураса, икенчесе бәлешкә  камыр баса.

Киленнәр – кайнана туфрагыннан
«Киленнәрем үземә охшаган дип сөенеп йөрим. Кызым туса, Гөлүсә дип исем кушарга хыяллана идем. Аннан, иң яраткан чәчәгем – лилия. Икесен дә бирде Аллаһы. Оныкларым Рәсүл белән Миләүшә янына тагын берсе өстәлде: нәни Нуриябез бар. Улларым, киленнәрем бөтен эшне бергә җыелышып эшлиләр. Рөстәмнең генә читтә булганына эч поша. Ул шәһәрдә, үз фатирында яши. «Нефтехим»да эшли. Әтисенә охшап, татарча бик матур җырлый, баянда, гитарада уйный. Ялларында кайтып, безгә дә булыша», – ди Әнисә, балаларының татулыгына шатланып.
Бу гаиләдә барысы да татар телендә генә сөйләшә. Әнисә белән Рамил дә, уллары һәм киленнәре дә. Аларга карап, балалар да туган телебездә сөйләшеп үсә. «Башкача була да алмый! Кечкенә Нурия дә хәзердән үк ни әйткәнебезне аңлый, үзенчә җавап кайтара. Аңа язын сыерчыклар тел алып килер әле, әйеме, кызым? «Әни» дип әйтерме башта, әллә «бабай», «әби» диярме? Кайсын әйтсә дә, рәхәтләнеп, үз телебездә авыз тутырып сөйләшербез әле, шулаймы? Әйдә, Рәсүл абыең белән Миләүшә апаң янына керик әле. Алар нишли икән?» – дип, Рамил нәни Нурияне күтәреп, олы оныклары уйнаган бүлмәгә  кереп китте. 
Ширәмәт мәктәбендә башлангыч классларны укытучы Лилия кызы Нурия белән декрет ялында утыра, Алабуга педагогика институтының дүртенче курсында укый. Әнисенең сессиясе вакытында Нурия – әби-бабай тәрбиясендә. Чөнки «Шешмойл»да оператор булып эшләүче әтисе Нәфиснең вакыты күбрәк ихатадагы мал-туар янында үтә. Әти-әниләре белән бергәләп өч баш сыер, тана, бозау, сарыклар асрыйлар. Уратмадан кырык чакрым ераклыктагы Түбән Камада аларның авыл сөте, авыл каймагы китерүләрен көтеп кенә торучы үз сатып алучылары бар. Шуларга сөт ризыкларын адреслары буенча илтеп тә йөри әле ул.
«Кечкенәдән эшкә өйрәнеп үстеләр. Мин әйтеп кенә калдыра идем. Ирек 13 яшендә лапас түбәсен яба белә иде инде. Рөстәм белән бергәләп кушканның барысын да үтәделәр. Нәфис тә абыйларыннан калышмый, тырыша», – ди әтиләре Рамил. Без аның белән хуҗалыктагы малларны асрау турында да сөйләшәбез.
Җәйнең коры килүе терлек азыгы әзерләүдә билгеле бер кыенлыклар да тудырган. Узган елны терлеккә ашату өчен фураж ашлыгын – 9–10, хәтта 8 сумга да табып булса, быел аның бәясе 17 сумга җиткән. Бер төргәген 1600 сумнан алган печәнне өч-дүрт көннән артыкка җиткерә алмыйлар. «Шәһәрдәге малайның 15 сутый җирендә бәрәңге утыртабыз. Бераз азык чөгендере дә чәчәбез, казларга, тавыкларга бирергә яфрагы ярап тора. Люцерна да үстерәбез. Кечкенә генә бер тракторыбыз да бар. Апаста бер иптәш ясаган иде, шул биреп җибәрде. Ялкауланып ятмасаң, эчеп йөрмәсәң,  авылда яшәргә була», – ди Рамил.
Язманы ике килен, бер кайнана һәм өч улы өчен дә ныклы терәк булган әти кеше Рамил Әкрамов сүзләре белән тәмамлыйм: «Бер-береңә ышансаң, бер-береңне санласаң һәм ярты сүздән аңлый белсәң, гаилә татулыгы шулдыр инде ул. Өйдәге олыларга карап, балалар эшкә яки ялкаулыкка өйрәнә. Үзең тырыш булсаң гына аларны да эшкә, тәртипкә өйрәтеп була».

Фото: Фирая Моратова
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар