Логотип
Татар гаиләсе

Дуслыктан мәхәббәткә...

Еш кына укытучыны икенче әни белән чагыштырабыз. Спас районының Иске Рәҗәп авылында яшәүче Мәсгудә апа Фәйзиева ике киленен дә үзе укыткан. Алай гына да түгел, икесенең дә сыйныф җитәкчесе булган. Укытучы белән укучы арасындагы җылы мөнәсәбәт көннәрдән бер көнне туганлык җепләренә әйләнгән. Нәтиҗәдә, алар аналы-кызлы кебек яшиләр.

Фото, видео: Илнар Өметбаев

 

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

(Спас районында яшәүче Фәйзиевлар гаиләсе)

Еш кына укытучыны икенче әни белән чагыштырабыз. Спас районының Иске Рәҗәп авылында яшәүче Мәсгудә апа Фәйзиева ике киленен дә үзе укыткан. Алай гына да түгел, икесенең дә сыйныф җитәкчесе булган. Укытучы белән укучы арасындагы җылы мөнәсәбәт көннәрдән бер көнне туганлык җепләренә әйләнгән. Нәтиҗәдә, алар аналы-кызлы кебек яшиләр.

«Борчыма...»
Махсус шулай уйласаң да туры китереп булмас – Фәйзиевлар (әти кеше, аның ике улы, кызы да) тормыш иптәше итеп сыйныфташларын сайлаган. Һәр очракта да мәхәббәт дуслыктан башланган.
Гаммәр абый белән Мәсгудә апа ун ел бергә укыйлар. Икесе дә – мәктәпнең уку алдынгысы, тәртипле укучыларыннан санала. Үсмер малай бик чибәр сыйныфташы Мәсгудәгә кечкенәдән аерым игътибар күрсәтә. Тик кыз моны күрмәмешкә салыша. Берсендә шулай Гаммәр, хисләрен аңлатып, кызга хат яза. Ә Мәсгудә сыйныфташына коры гына җавап хаты яза: «Гаммәр, бүтән мондый хатлар язма. Миңа укырга, кеше булырга кирәк. Яратасың икән, мине борчыма!»
Егет шуннан соң кызны читтән генә күзли. Дөрес, алар элеккечә аралашалар. Мөмкинлек булган саен Гаммәр сыйныфташ кызына ярдәм итәргә ашыга.
Шуннан... Шуннан һәркайсы үз юлы белән китә. Гаммәр туганнары янына   Үзбәкстанга барып урнаша. Үзе әйтмешли: «Азрак өс-башны карау максатыннан». Ә Мәсгудә Киров өлкәсенә китә. Хыялы – математика укытучысы булу.
Бер ел эшләгәннән соң, Гаммәр туган ягына әйләнеп кайта. Егетне хәрби хезмәткә алалар – Венгриягә җибәрәләр.
  – Армиядә яхшы хезмәт иткән өчен миңа кече лейтенант дәрәҗәсе бирделәр, – дип дәвам итте әңгәмәдәшем. – Шуңа да район үзәге хәрби комиссариатына эшкә алдылар. Серле кабинетның җитәкчесе идем. Аннан соң милициядә биш ел эшләдем. Аннан Иске Рәҗәп урта мәктәбенә физкультура укытырга чакырдылар. Ул арада читтән торып КДПИның тарих факультетын тәмамладым. Тарих белән бергә хәрби хезмәткә өйрәтү дәресләрен дә алып бардым. Укытучы стажым – утыз өч ел.
Гаммәр абый хәрби дәрәҗәсе буенча – капитан. РСФСның мәгариф отличнигы ул. Мәсгудә апа да авылның бик дәрәҗәле мөгаллиме.
– Гаммәр абый, «Мине бүтән борчыма», – дип җавап хаты язган кызга тагын ничек сүз каттыгыз? – дим.
– Инде мин ул вакыт армиядән әйләнеп кайткан идем. Җиткән егет. Мәсгудә дә акыл утырткан кыз. Теге вакыт бит ул: «Укуыма комачаулыйсың», – дип язды. Ә хәзер укып бетергән, комачаулыйсы юк. Еллар дәвамында Мәсгудә белән дусларча аралашудан туктамадык, хәл-әхвәлләрне гел белешеп тордык. Аннан инде ниятләремнең чын икәнен расладым.
Менә шулай итеп егет белән кыз гаилә кора. Бер елдан соң кызлары Әлфия туа. Аннан соң Аллаһ Тәгалә аларга ир бала да бүләк итә. Малайга Рафаэль дип исем кушалар.
– Балалар күбрәк минем әби белән бабай тәрбиясендә булды, чөнки бер йортта яшәдек, – диде Мәсгудә апа. – Без Гаммәр белән гел эштә. Бабаебыз балаларны укырга, язарга, санарга өйрәтте. Иремә бик рәхмәтлемен, картайган көндә әби белән бабайга карата  ихтирамлы булды. «Эһ», дип тә әйтмәде.
Ун елдан соң Мәсгүдә апа тагын бер ир бала алып кайта, Илнур дип исем кушалар. Мөгаен, ул чагында алар картлыкларын шушы төпчек уллары янәшәсендә узар дип уйламаганнардыр. Ә бәлки киресенчәдер...
– Балаларның өчесе дә мәктәптә «бишле»гә генә укыды, – диде бер горурлык белән Гаммәр абый. – Без аларга бармак белән дә чиртмәдек. Әби, бабай тәрбиясе дә йогынты ясагандыр: тәртипле, тыңлаучан бала булдылар. Әлфия белән Рафаэль үсеп, мәктәпне тәмамлагач, безнең яннан чыгып киттеләр. «Әле ярый Илнурны алып кайтканбыз», – дип сөенештек инде.
Рафаэль хәрби юлны сайлагач, Илнурның да абыйсы кебек шул юнәлештә укыйсы килә. Мәктәпне тәмамлагач, Казан танк училищесына барырга хыяллана. Тик бер сөйләшүдә абыйсы әйтә куя: «Татарларда төпчек малай төп йортта кала. Әти белән әнине ничек итеп үзләрен генә калдырып чыгып китәсең?!» Әлбәттә, Илнурның кәефе кырыла. Балачак хыялы бит! Кечкенәдән танк рәсемнәре, уенчык танклар җыйсын да! Хәтта төшләренә керә! Үлчәүнең икенче ягында – өлкәнәеп баручы әти белән әни... Хәрби һөнәр сайлаган абыйсы гел еракта. Апасы тагын кырык чакрым ераклыктагы авылда, аның үз тормышы. Әлбәттә, танк училищесына китсә дә, әти-әнисе каршы түгел. «Үзеңә кара», – диделәр бит. Тик аларны ялгыз калдыру дөрес булырмы соң? Нишләргә? Шактый уйлаганнан соң, Илнур ныклы карарга килә – укытучылыкка барырга кирәк! Югары белем алгач, авылларына кайтыр... Гаилә корыр. Әти-әнисенә картлык көннәрендә таяныч булыр...
Бүгенгесе көндә нәкъ шулай. Илнур Фәйзиев тормыш иптәше Гөлназ белән Иске Рәҗәп төп белем бирү мәктәбендә укыта. Гаилә башлыгы – директор, тормыш иптәше исә татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Олы уллары Илназ Казанда эшли, кечкенә малайлары Таһир алтынчы сыйныфта укый.    

Әлфия–Сарим
Гаммәр абый белән Мәсгудә апаның олы кызлары Әлфия тормыш иптәше Сарим белән Урта Йорткүл авылында гомер итә. Алда әйткәнемчә, икесе дә бер cыйныфта укыганнар.
– Урта Йорткүлдә төп белем бирү мәктәбе генә, кырык чакрым ара булса да, ул чакта тугызынчы, унынчы сыйныфка алар безнең мәктәпкә килеп укыдылар, – диде Әлфия апа. – Мәктәптә укыганда Сарим белән бер-беребезгә җылы хисләр булдымы икән, бик истә түгел. Кулга диплом алгач, акыл утырткач, без яңадан очраштык. Менә шунда булачак ирем хисләре турында сөйләде.
Алар икесе дә укытучылар. Әлфия апа әнисе юлын сайлаган – мәктәптә математика укыта. Ә Сарим абый – химия, биология укытучысы. 60 яшьләрен тутырсалар да, Урта Йорткүл мәктәбендә әле дә хезмәт юлларын дәвам итәләр.
Ир белән хатын ике ул тәрбияләп үстергән. «Бишле»гә генә укыган Салаватлары, югары белем алып, гаилә корып, матур гына яши башлаганда... Яман авырудан вафат булган. Бүген ата белән ананың бердәнбер таянычы – төпчек уллары Айрат. Ул КДМУның стоматология факультетын тәмамлап, Казанда теш табибы булып эшли икән.
– Мин төп йортка – кайнана, кайната янына килен булып төштем, – диде Әлфия апа. – Безнең балалар да әби-бабайлар белән үсте. Иске Рәҗәпкә дә еш киләләр иде. Аеруча Салаватыбыз дәү әтисе белән дәү әнисе янына барырга атлыгып торды. Төсе белән дә нәкъ безнең әтигә охшаган иде...
Әлфия апа күз яшьләрен сөртте. Бермәл барыбыз да тын калдык.
– Салаватыбыз бик шат күңелле булды. Минем елап утыруымны күрсә, яратмас иде. Шуңа да көчле булырга тырышам, баламның рухы шат булсын, дим.
Әлфия апа үзен кулга алып, тагын сүзен дәвам итте:
– Гаиләнең бердәмлеге авыр чакларда күренә. Туганнарга бик рәхмәтлемен, олы кайгы килгәндә бик ярдәм иттеләр. Әти белән әни турында әйтәсе дә түгел, алар кебекләр сирәк. Олыны – олы, кечене кече итәргә өйрәттеләр...
Әлфия апа үзе дә гомер буе кайнана, кайната белән яшәгән. Әбиләре –  узган ел, бабайлары бер ай элек дөнья куйган.
– Өйдә олы кеше булгач бик рәхәт иде. Хәзер Сарим белән икебезгә генә күңелсез, – ди Әлфия апа.

Мәсгудә апа: «Безнең Иске Рәҗәптә дә төп фәннәр гомергә татарча укытылды, хәзер дә шулай. Фәннең асылын белсәң, кайсы телдә укысаң да алдырып китәсең, аның авырлыгы юк. Шуны балаларга да гел әйтә килдем. Ерак барасы түгел – үзебезнең балалар, оныклар да татарча укыды. Аңа карап югары уку йортында югалып калмадылар. Химиясен, физикасын да русча бирделәр».

Рафаэль–Гөлназ
Алда әйтелгәнчә, Рафаэль абый – хәрби кеше. 1986 елда Казан хәрби артиллерия училищесын тәмамлаган. Шуннан яшь егетне Кавказга хезмәт итәргә җибәрәләр. Бер җәйге ялына кайткач, Рафаэль очрашып йөргән кызы Гөлназга тәкъдим ясый.
– Туксанынчы еллар иде ул, – дип сүзен башлады Рафаэль абый. – Илдә тотрыксызлык. Шуңа да уңайлы очрак туры килгәч, Самара өлкәсенә күчендек. Бүгенге көндә мин Сызрань шәһәрендә хәрби комиссар. Җаваплы эшемдә гел якыннарымның ярдәмен тоеп яшәдем, яшим. Ә әти белән әнигә килгәндә, алар миңа мәктәп дәресләрен генә түгел, тормыш сабакларын да өйрәтүчеләр.
Дәрес дигәннән, Рафаэль абый гомергә истә калган бер очрак турында сөйләде. Унынчы сыйныфта булган әлеге хәл егет өчен мәңгелек сабак булган:
– Әти кушуы буенча, төне буе пилорамада такта ярдым. Өйгә иртәнге бишенче яртыда гына кереп яттым. Иртән торгач әтине кисәттем: «Дәрескә әзерләнергә вакыт булмады, бүген миннән сорамассың инде», – дидем. Төнлә йокламау үзен сиздерде: дәрес барганда йоклап-йоклап китәм. Берзаман партадаш малай төртә: «Рафаэль, сине тактага чакыралар». Әллә нишләп киттем: әти әзерләнмәгәнемне белә бит! Нишлисең, укытучы чакыргач чыгасың. Нәрсә истә калган, шуны сөйләдем... Өйгә кайткач әти әйтә: «Улым, молодец, дәрестә бүген югалып калмадың. Тормышта төрле чаклар була, һәр очрактан чыгу юлын табарга кирәк...» Шул вакыт әтигә булган үпкәм бер секунд эчендә юкка чыкты. Әле киресенчә, әтинең йөзенә кызыллык китермәвем өчен горурлык хисе барлыкка килде.
Инде ир белән хатынның гаилә хәлләре турында сорашам. Утыз дүрт ел бергә гомер итәләр икән. Ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары өйләнгән, үз тормышы белән яши. Ә кечкенәләре әлегә үзләре янында.
– Әти белән әни бик булдыклы егетләр үстергән, мин аларга бик рәхмәтле, – ди Гөлназ ханым. – Гомумән, әлеге нәселгә килен булып төшү – бер дәрәҗә.
– Үзегезнең сыйныф җитәкченә «әни» дип әйтү авыр булмадымы? – дим.
– Юк. Дөрес, Рафаэль белән очрашып йөргәнебезне башта бик сиздермәдек. Мәктәптә укыган чакта ук бер-беребезгә карата җылы хисләр бар иде, тик бу икебез арасындагы сер булды. Ә әнигә килгәндә, ул мине дә, килендәшем Гөлназны да кызы кебек каршы алды. Хәзер дә безгә «кызым» дип дәшә. Еракта яшәсәк тә, ай саен кайтып йөрибез. Җәйге яллар да биредә уза. Минем дә туган авылым бит, һавасы да икенче, җанга рәхәтлек бирә.
Татарстаннан читтә яшәсәләр дә, ир белән хатын балалары белән фәкать татарча сөйләшә. Шуңа да Сызраньда үскән малайлар татарча белә, сөйли.
– Әлбәттә, эштә күбрәк русча сөйләшергә туры килә, –  ди Рафаэль абый. – Сызраньда берничә татар гаиләсе белән аралашып яшибез. Еш кына бергә җыелабыз, рәхәтләнеп Ана телебездә сөйләшәбез, җырлашып утырабыз.

Илнур–Гөлназ
Шуңа игътибар иттек: әти-әни сөйләгәндә, балалар сабыр гына тыңлап утырды. Абый, апа сөйләгәндә дә энекәш кысылмады. Бер-береңә карата ихтирам ничек була дисәләр, нәкъ менә Фәйзиевларны үрнәк итеп куяр идек.
Гаиләнең төпчек улы Илнур барысы сөйләп бетергәннән соң гына сүз алды. Хатыны Гөлназ ике улы белән таныштырды. Әти-әнисенә кат-кат рәхмәт әйтте:
– Әти белән әни безгә һәрьяклап үрнәк булды. Аларның тавышланганнарын хәтерләмим. Әти карап торышка корырак күренсә дә, безне беркайчан сүкмәде. Хәер, мәктәп укучыларына да тавыш күтәрмәде ул. Шулай да барлык балалар аннан шүрләп торды. Тарих, НВП дәресләренә бик җаваплы карыйлар иде. Әле дә укучылары өйгә килә, аеруча ир-егетләр. «Сезнең киңәшләр армиядә хезмәт иткәндә бик кирәк булды», – диләр.
– Төпчек бала иркә була, диләр, сезне иркәләделәрме? – дим Илнур абыйга.
– Белмим дә. Әти-әнинең миңа аерым мөнәсәбәт күрсәтте дия алмыйм, тигез күрделәр. Ә менә апа, абый гел минем тирәдә булды: яклаучылар да, ярдәмчеләр дә алар. Күз тимәсен, туганлык җепләре бик көчле безнең.
Илнур абый КДПУның физика факультетын, ә Гөлназ апа АДПУның педагогика факультетын тәмамлаган. Аннан соң татар теле, әдәбияты фәннәре буенча махсус белгечлек алган. Бүгенге көндә Иске Рәҗәп мәктәбендә шул фәннәр буенча укыталар.
– Ә сезнең мәхәббәт тарихы кайчан башланды? – дип сорыйм.
– Студент чакта гына егет белән кыз буларак аралаша башладык, – ди Гөлназ апа. – Аңа кадәр чын дуслар идек. Илнурны сыйныф җитәкчебезнең улы буларак якын күрә идем.
– Ә мин балалар бакчасында ук Гөлназга күз төшердем, – ди Илнур абый. – Үсә төшкәч, Гөлназны тагын да ныграк ошаттым. Тик әни сыйныф җитәкчебез, әти дә мәктәптә укыта. Алар алдында кая инде кызлар белән сөйләшәсең!
Илнур абый уенчык танклар коллекциясен күрсәтте. Ниндиләре генә юк! Танкларны әле дә җыя икән.
– Димәк, танкист булу теләге күңелегездә калды? – дим.
– Калды... Тик мин үкенмим. Укытучылык эшен дә бик яратам. Иске Рәҗәп мәктәбенә директор итеп билгеләнүемә өч ел була. Шул дәвер эчендә шактый эшләр эшләнде, грантлар оттык, республика күләмендә уздырылган конкурсларда җиңүләр яуладык. Алга таба да шулай эшләргә язсын.

«Татарча уку куркыныч түгел»
Озак, бик озак утырдык Фәйзиевләрдә. Фикерле, зыялы кешеләр. Гаммәр абый горурлык белән йорт эчендәге музей-бүлмәне күрсәтте. Анда ата-бабадан калган иң кадерле әйберләр саклана. Нәсел шәҗәрәләрен төзегәннәр. Стенада шулар эленеп тора. Сөйләп сүзләре бетми. Һәр гаилә ата-бабасы турында шуның кадәр белсә, шуның белән горурланса иде...
Тагын бер нәрсә күңелдә калды – ир-атлар хатын-кызны бәяли белә. Ата кеше дә, уллары да. Гаммәр абый кат-кат: «Мәсгудә бик акыллы булды, мин аңа гомергә рәхмәтле», – диде.
Мөлаем тавышлы, сөйкемле Мәсгудә апа безнең дә күңелне яулады. Беренчедән, киленнәренә булган мөнәсәбәте сокланырлык. Икенчедән, үҗәтлегенә шаккатарлык. Мәктәптә татарча укып, Киров өлкәсенә барып, физика, математикадан русча имтихан тапшырып, укырга кергән бала ул.
– Математика, физиканы яхшы белсәм дә, аерым терминнарның рус атамасын белми идем, – диде Мәсгудә апа. – Хәтта имтихан вакытында бер укытучы: «Син монда русча укый алмыйсың бит», – дигән иде. Ә мин ярты ел эчендә рәхәтләнеп барысына да өйрәндем. Яхшы укыганым өчен стипендия ала башладым. Безнең Иске Рәҗәптә дә төп фәннәр гомергә татарча укытылды, хәзер дә шулай. Фәннең асылын белсәң, кайсы телдә укысаң да алдырып китәсең, аның авырлыгы юк. Шуны балаларга да гел әйтә килдем. Ерак барасы түгел – үзебезнең балалар, оныклар да татарча укыды. Аңа карап югары уку йортында югалып калмадылар. Химиясен, физикасын да русча бирделәр.
Менә шундый соклангыч татар гаиләсе. Иманым камил, бу гаиләдә тәрбияләнгән уллар да ата-бабалары кебек үрнәк гаилә корачак. Алма алмагачыннан ерак китми бит...

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар