Логотип
Татар гаиләсе

«Бәхетле бала авылда үсә!»

Авыл һәм күл тарихын безгә соңрак Зәйнуллиннар гаиләсе тәфсилләп сөйләп аңлатты. Әмма бу тарихларга күчкәнче, сезне иң элек, Айрат абый һәм Тәгъзимә апаның үзләре белән таныштырып китим әле. 

Видео, фото: Рушан Хәялиев

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

 

(Балык Бистәсе районы  Зәңгәр Күл авылында яшәүче Зәйнуллиннар гаиләсе)

«Зәңгәр күл – бик матур күл
Тирәсе камышлык,
Аның белән без әле
Тик быел таныштык»...

Балык Бистәсе районының шактый ерак очына урнашкан Зәңгәр Күл авылына барганда нәкъ шушы балачак җыры искә төште. Авылга җитәрәк, тәрәзәдән үрелеп-үрелеп Зәңгәр күлне эзләдек. Мондый матур авыл исеме юктан гына барлыкка килмәгән бит инде!

Авыл һәм күл тарихын безгә соңрак Зәйнуллиннар гаиләсе тәфсилләп сөйләп аңлатты. Әмма бу тарихларга күчкәнче, сезне иң элек, Айрат абый һәм Тәгъзимә апаның үзләре белән таныштырып китим әле. 

Дәү әни, дәү әти, онык-оныкчыклар, кияүләр, килен, төп нигездә калган уллары... Һәрберсе белән якыннанрак аралашкан саен бу гаиләнең уртак бәхете дүрт төп сыйфатка нигезләнгәне аңлашыла барды. 

Беренче сыйфат: ярату
Дөнья яратудан барлыкка килгән. Бу гаиләнең дә юльязмасы һичшиксез ярату һәм мәхәббәттән башланган.

...Армиядән кайтып, хисапчы булып эшкә урнашкан Фоат исемле егет авылларындагы тыйнак һәм үтә чибәр Фатыйма исемле кызны яратып йөри. Вакыт-вакыт очрашып та алалар. Фоатның нияте җитди: өйләнергә кирәк! Әмма әнисе белән генә яшәүче төпчек кыз Фатыйма каты тора, очрашкан саен: «Мин кияүгә чыкмыйм!» дип каршы төшә. Кызның әнисе – Рабига апа янына да кереп сөйләшеп чыга егет. Әнисе дә «Бирмим!» дигән була. «Бирмәсәгез, урлыйм!» дип чыгып китә ул. Һәм... егет сүзе бер була, диләрме әле?! Икенче көнне кич клубтан кайтканда Фатыйманы урлап алып кайтып та китә Фоат. 

– Бер кайткач кире китмәдем инде, – ди Фатыйма апа. – Без өч кыз үстек, әти сугышка алынганда мин бер айлык булып калганмын. Әтинең сугышка киткән көне – безнең соңгы очрашу булган, әйләнеп кайтмады ул. Шуңа мин, әнине үзен генә калдырмыйм дип, кияүгә чыкмаска уйлаган идем. Яши-яши яратырга өйрәндем Фоатны. Ул үрнәк ир булды, гаиләне кешедән ким яшәтмәде. Үзем  гомер буе колхозда авыр хезмәт башкардым, таякка эшләп юанган чаклар да булды. Шуның нәтиҗәседер инде, бик каты авырдым мин. Шул вакытта ике апам да сырхаулап, өч көн эчендә бер-бер артлы вафат булдылар. Ә мин исән калдым. Урын өстендә ятканда гел Фоат карады. Бармагымны гына да юа алмый идем бит! Тормышның төрле чагы була, терәк өчен гаилә кирәк икән! Фоат белән инде 57 ел бергә игелекле гомер кичерәбез.  Бик тәрбиялиләр мине, сеңелем. Аллаһның нинди рәхмәтләре бар, шуларга ирешсәгез иде, дим. Барысы өчен дә мең шөкер, тигезлектә яшәп, балаларының рәхәтен күрсәләр иде...

– Елама түлке, елама, – ди Фоат абый, ак яулыклы Фатыйма апаның дулкынлана башлавын сизеп. 

– Син сөйләгәндә дәшми утырам, бүлдермә әле, – дип көлеп җибәрә Фатыйма апа. Аның көлүенә оныклар кушыла. Ул да түгел, өйнең икенче катында йоклап яткан сигез айлык Сәйдә уянып төшә. Ә аны әтисе кулында ыңгылдап сөйләшеп йөргән дүрт айлык Мәрьям каршы ала. Өйнең түр ягында сөйләшеп утырган гаилә менә шулай түгәрәкләнеп тә куя.

Айрат абый – Фатыйма апа белән Фоат абыйның  бердәнбер уллары. Тәгъзимә апаны ул Күгәрчен авылыннан алып кайта. Классташлар очрашуында кайчандыр бергә укыган классташ кызына күзе төшә аның! Менә шуннан башланган мәхәббәт инде 31 елдан артык дәвам итә. Кызлары Гөлназ белән Гөлинә икесе дә күптән түгел генә әле беренче тапкыр әни булганнар. Өйнең татлы бәби исенә күмелгән чагы!

– Кызларымны да бик яратам. Ләкин менә Ринат тугач шатланганымны күрсәгез! –ди Айрат абый. – Ике кыз янына бер малай алып кайту зур сөенеч инде ул. Малай туганын ишеткәч, әти кеше күңелендә кайнаган шатлыкны белсәгез икән! Ринат тугач, гаиләдә без өч ир-егет булдык. Фо-ат, Айр-ат, Рин-ат. Барыбыз да АТ! Әтинең әтисе Мөбәрәкҗан бабайның ике улы булган. Сәлих абыйның улы юк, ә Мөбәрәкҗан бабайның оныгы мин булам инде. Мөбәрәкҗан бабамның нәсел дәвамчысы Ринат була. Шуңа сөенеп йөрим әле мин! 

Икенче сыйфат: тырышлык
Айрат абыйны әтисенең юрист итеп күрәсе килә. Әмма Зәңгәр Күлгә җаны-тәне белән бәйләнгән егет агроном булырга уйлый. «Әти Казанга трамвай һәм троллейбус юлларының схемасын сызган бер бит кәгазь белән озатты, – ди Айрат абый. – Беренче курстан соң армиягә җибәрделәр. Аннан кайтып укуны тәмамладым да, үзебезнең колхозга эшкә кайттым. Колхозлар таралганчы баш агроном булдым. Аннан, тәввәкәлләп, үзебезнең эшне башладык. Фермер булып оешуның башлангыч еллары иде. Күпне узарга туры килде. Ышанучылар да булды, чынга алырга теләмәүчеләр дә. Хәлдән килгәнчә тырышып, без һәрвакыт хезмәттә булдык. Оештыру эшләре, дәүләт программаларына керү, трактор, комбайннар алу...

– Нәрсә генә эшләсәк тә, балалар, Тәгъзимә, без һәрвакыт бергә идек, – ди Айрат абый. – Әле дә хәтерлим, 2010 елның җәе бик кызу килде. Ә авылдагы печән чабуны беркем дә «отминәт» итмәгән, мал асрамый – тормыш бармый! Гел кул белән эшләү бит инде ул чакта. Авылдагы бөтен кеше күләгәдән-күләгәгә генә йөри, ә без печән әзерләргә чыгып киттек. Техника чапса да кул белән җыясы, төяп, алып кайтып, түбәләргә өеп куясы бар. Кырык градуска якын кызу, бераз эшлибез дә трактор арбасы астына кереп утырып торабаз. Ринатка 6-7 яшь булгандыр, ул да безгә булышкан булып йөри. «Скоростька» салып бирәм дә, Гөлинә тракторның рулен тотып бара, без печән атабыз. Ул җәйне әле дә йөрәк авыртулары белән искә алам. Әй, кызганган идем шунда балаларымны!  Киләчәктә мөмкинлегем булса, башка йөртмәм дип үземә сүз биргән идем шул чакта. Хәзер, Аллага шөкер, барысын да техника эшли. Икмәкләрне дә исән-сау җыеп алдык, печәнен дә әзерләдек. 

– Безнең нәсел һәрвакыт кул хезмәтендә булган, – дип сүзгә кушыла Фоат абый. – Минем әти балта остасы иде. Йортлар салды, урман кисте. Хәзер генә йортларны яңартып бетерделәр. Элегрәк авылда  әти кулы кермәгән бер йорт та юк иде. Өй салдырырга аңа чират тордылар! Үзебезнең өйне дә әти белән икәү салдык без.

Гөлинә Таҗиева: « 2014 елда Казанга белем алырга килгәч таң калдым, яхшы белсәләр дә, туган телебездә сөйләшмәүчеләр күп икән. Шул вакытларда әти-әнинең әйткән сүзләре күңелгә уелып калды да инде: кешене тәнкыйтьләгәнче, иң элек үзеңнән башларга кирәк! Мин шулай эшләдем дә. Кая гына барсам да, «Хәерле көннәр! Здравствуйте!» дип керә идем. Мин исәнләшкәндә мөгаллимнәремнең елмаеп куйганы хәтердә калган. Ул гадәт үзем белән мәктәпкә дә килде. Математика укытучысы булсам да, дәрескә кергәндә балаларга иң элек татар телендә, аннары рус телендә эндәшәм. Соңрак балалар да шулай эшли башлады. Хәтта рус телле балаларның да тәнәфестә: «Исәнмесез, ничек хәлләрегез, Гөлинә Айратовна?» – дип дәшеп китүләре күңелгә май булып ята инде...

Менә Балык Бистәсенә кил дә, шәл бәйләү хакында сорама инде! Шәл бәйләү турында сүз чыгуга, өйдәге хатын-кызның күзләре үк яна башлады. Тәгъзимә апа кәҗә мамыгыннан бәйләгән шәлләре, оекбашлары, бияләйләре салынган зур сумкасын алып килде. Шәл бәйләп, авылдан авылга йөрүләре, ул шәлләрне карамыйча да тиз генә бәйләүләре, әзер булгач кышларын карга салып тараулары хакында сөйләде ул. Фатыйма апа да шәл бәйләгән, Тәгъзимә апа беренче шәлен мәктәпкә укырга кергәнче үк бәйләргә өйрәнгән. Гөлинә белән Гөлназ да бу һөнәрне  үз иткәннәр, карап торсаң – кулларына күз иярми! Шунысы кызганыч, шәл сораучылар гына кимегән соңгы вакытта. Модада түгел, ди... Әллә соң кәҗә мамыгыннан бәйләнгән җылы шәл ябу гадәтен бергәләп кире кайтарабызмы, ә кызлар?!  

Өченче сыйфат: игелек
Менә бу сыйфат гаиләне һәртөрле бәла-казалардан саклап торучысыдыр да инде. (Зәйнуллиннар гаиләсендә андый сынау да була. – Р. Х.) Нигезең игелеккә тиенгән булса, күкләр кодрәт бирер, дигән бит элеккеләр. Чыннан да, бу йортның бүрәнәләренә әби-бабаның шөкерлеге, куанычы иңгәндер шул...

...Тарих тәгәрмәчен аз гына артка чигендерик әле. Фоат абый Фатыйма апаны урлап кайта бит инде. Гаилә башлыгы һәм олы малай буларак, аңа өй салып чыгарга кирәк була. Шунда Мөбарәкҗан бабай Фоат улын чакырып алып бер киңәш бирә. «Фатыйманың әнисен олы яшендә ялгыз калдыру килешмәс, йортны аның нигезендә салыгыз», – ди ул. Шулай итәләр дә. Игелекле килен, оныклар белән шау-гөр килеп торган хәзерге нигез – Рабига әбиләренеке булып чыга инде. 

– Килен белән гел килешеп яшәдек. Балалар да игелекле, – ди Фатыйма апа. – Йөзгә кызыллык китермәделәр. Бүлмәмә хәл белергә керсәләр, юрганымны булса да ябып чыгып китәләр. Аллага шөкер, дип яшәп ятабыз.  Кияүләремә дә бәя юк. Үзләре янында мактамыйм гына. (Көлә.) Ринат та, дәү әни киттем, дәү әни кайттым, нәрсә бирим, дип кенә тора. Без олыларга шунысыннан артык ни кирәк?! Кызларның кечкенә кызларына сөенәм! Алар кайткач, йөрәгемә рәхәт. Рәтем булмый торса, Ринаттан шуларның фотоларын сорап алам. Иии, шуларга карагач, көлеп җибәрәм, терелеп киткәндәй булам. Аллаһка мең шөкер! Кызларга да әйтәм, ирегезне яратсагыз, аның әти-әнисен анардан да катырак яратыгыз, йомшак итеп эндәшегез, дим. Игелек кире кайта ул, гаиләдә  хөрмәт белән яшәргә кирәк.

Кияүләренең икесе дә Нияз исемле икән. Аларның икесен дә танышырга кайткан көнне үк яратып кабул иттек, диләр. Ә мин язманы әзерләгәндә исемнәрнең мәгънәсен аңлатучы китапны ачып карыйм. «Нияз – шәфкатьле, миһербанлы, кайгыртучын...» – дигән аңлатманы укыгач, ихластан шөкер итеп яшәүче бу тырыш гаиләгә мондый исемле һәм җисемле ике баһадир егет юкка гына килмәгәндер дигән нәтиҗә үзеннән-үзе ясала шунда.

Дүртенче сыйфат: үрнәк тәрбия
Көтеп алынган Ринат бик шук, шаян малай булып үсә. Бервакыт Айрат абый беренче иномарка машинасын алып кайта. Кечкенә Ринат өчен дә яңа машина зур шатлык булган күрәсең, әтисе өйдән әйләнеп чыкканчы машинаның бөтен ягына әйбәтләп...тимерчыбык белән...буяулары купканчы... рәсем ясап куя ул. Машинаны күргән Айрат абый аһ итә. «Шул чакта усалланып, Ринатка кул белән кагылмаганыма әле дә сөенәм», – ди әти кеше. Ә хәзер инде авылда тормыш Ринаттан башка бармый. Машинада да, комбайн-тракторда да йөри ул. Үз теләге белән сыер саварга да өйрәнгән. Әти-әнисе тынычлап кунакка чыгып китә ала дигән сүз бу! Ринат быел нберенче классны тәмамлаган. Нәкъ әтисе кебек авыл хуҗалыгы белгечлегенә барам дисә дә, «Авылдагы эшне болай да әйбәт беләсең, тагын бер өстәмә белгечлек алырга кирәк», – дип киңәш биргән әтисе улына.  

Олы кызлары Гөлназ сөйли: 
– Мин беренче онык булгач, яратуга күмелеп үстем. Бигрәк тә дәү әни белән  дус идек, серләребез уртак булды. Савыт-саба, идән юарга да дәү әни өйрәтте. Әти авырлык китердем дип борчылса да, балачагым бер дә авыр булып истә калмаган. Иң бәхетле бала авылда үсә! Хәзер шуны аңлыйм. Әби-бабай белән үскәч, үзем кергән гаилә дә тулы булса ярар иде дип хыяллана идем. Аллага шөкер, бар да чынга ашты. Мөслимдә яшәүче әти-әниләребез дә исән-сау, кайнана-кайнаталы тулы гаиләгә кердем. Безнең әни белән дәү әни һәрвакыт бердәм, бер сүздә булды. Аларның үрнәк тәрбиясе тормышта бик булыша.

– Апа дәү әни кызы булса, мин – дәү әти кызы идем, – дип ягымлы елмая Гөлинә. – Догалар, намаз уку тәртипләрен дәү әтидән өйрәндем. Гарәп сүзләре авыр әйтелә бит. Дәү әти барысына да түзеп, төне буе шуларны өйрәтеп чыга иде. Кечкенә чакта өйрәнгән догалар әле һаман истә. Аннары дәү әтинең эштән безгә берәр тәмле әйбер алып кайтуы хәтердә калган. Аллага шөкер, мәхәббәткә күмелеп үстек, гаиләбездәге тәрбиянең үрнәк булганын үзебез гаилә коргач аңлый башладык.

Татар гаиләсенең иң матур гадәте – мул табын артында бергәләп утырып, пешкән ризыкларны мактый-мактый рәхәтләнеп чәй эчү, аралашу, бер-береңне кыстау. Без барган бер генә гаиләнең дә бу гадәткә хыянәт иткәне юк әле.

Зәйнуллиннар да искәрмә булмады. Гаилә бәхете гөрләшеп чәй эчкәндә тоемлана, мәтрүшкәле сөтле чәй аша күңелгә үтеп керә бит ул!

***
Юк, юк чәй турында сөйләп, күл һәм авыл тарихы хакында онытмадым!

Зәңгәр Күл авылының берничә исеме булган, диләр. Шул исемнәрнең берсе – Алан. Айрат абыйларның ишегалдында бик борынгы ташпулат бар. Бервакыт шул таш сарайны җыештырганда бер тимер кисәге табып ала ул. Бабасының келәймәсе булып чыга бу тимер. Келәймәнең бер башына уеп АЛАН дип язылган. Агачка яки тимергә суксаң, анда АЛАН дигән язу кала.  

«Шул келәймәне кулыма алган саен сугыштан кайтмый калган Закирҗан бабамны очраткан кебек булам. Ул тире дә иләгән, балта остасы да, тимерче дә булган», – ди Айрат абый.

Ә авыл янындагы Зәңгәр күл чыннан да булган. Авыл тирәсендә юллар салына башлагач кына суы азайган аның. Казып тирәнәйтергә дә тырышып караганнар. Әлегә өметсез, ди... Бәлки, табигатьнең бер хикмәте белән Сәйдә һәм Мәрьям үсеп җиткән вакытка ярлары да тулышып куяр?! Һәм яңадан балачак җыры яңгырар:
Зәңгәр күл – бик матур күл
Тирәсе камышлы...

 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар