«Бишенче курста мин аңа кияүгә чыгам!» Яшь кызның ике дә уйламыйча әйткән шушы сүзләре Аллаһы Тәгаләнең «амин» дигән вакытына туры килгән. Беренче караштан ук язмышлары мәңгелеккә бәйләнгән Рауза апа белән Шәрифҗан абый АСЫЛГӘРӘЕВләр бриллиант туйларын бәйрәм итте. 60 ел гомер! Әңгәмәдәшем Рауза апа хатирәләрне әле кичә генә булган кебек яңартты...
Язмыш китабын укуны ерактан башладык. Рауза апаның балачак еллары сугыш чоры балаларыныкыннан бернәрсәсе белән дә аерылмый. Әтисе Әмин абый – офицер, СССРның Көньяк республикаларында хезмәт итә. Шул сәбәпле, гаиләсе дә аның белән бергә күченеп йөри. Рауза апаның өч апасы да төрле шәһәрләрдә, ә ул үзе 1940 елда Төркмәнстанның Чарджоу шәһәрендә дөньяга килә. Сугыш башланганда инде алар Казакъстанның Семипалат шәһәрендә яшиләр.
– Әтине шунда ук фронтка алалар. Тормыш бик авыр була. Дүрт кыз белән ялгыз калган әнием, авылга кайтырга рөхсәт сорап, әтиебезгә хат яза. Ә нишләсен, иң зур апама – 9 яшь, ә миңа нибары 9 ай була. Ләкин әтиебездән: «Юлга чыгарга уйлый да күрмә. Бөтен җирдә мәхшәр. Балаларны да югалтып бетерерсең», – дигән җавап килә. Әнием бик тәвәккәл иде, безне алып, тәки туган якларга юл тота. Бик газаплы юллар гизеп, әтиемнең туган нигезенә – Тәмте районы (хәзерге Югары Ослан районы) Берек авылына кайтып төшә. Алты почмаклы йортта безне кочак җәеп каршы алмыйлар, әлбәттә. Аның бер ягында өч баласы белән дәү әти-дәү әнием яшәсә, икенче ягында әтиемнең сугышка киткән энесенең хатыны белән дүрт баласы тора. Тормышларыбызның ничегрәк булганын чамалау авыр түгелдер. Әниемнең әтигә: «Без исән-сау гына авылга кайтып урнаштык», дип язган хаты кире әйләнеп килә. Бер ел да узмый, әтиебез хәбәрсез югала. Ятимлек ачысын да, юклыкны да күреп үстек. Ләкин әнинең алсыз-ялсыз эшләве, хезмәт сөючәнлегебез, сабырлык, киң күңеллелек безгә бөтен авырлыкларны да җиңәргә, алга таба яшәргә көч бирде.
Рауза ханымның апалары авыл мәктәбендә 7 нче сыйныфны бетерүгә, Казанга китеп, эшкә урнашалар. «Мех комбинатының иң алдынгы хезмәткәрләре булдылар», – дип горурланып искә ала әңгәмәдәшем. Ә гел «5»легә генә укыган Рауза апа 14 яшендә Казанга килеп, 35 нче мәктәпкә (хәзерге 1 нче татар гимназиясе) урнаша. Ул югары сыйныфларда укыганда, гимназиянең хәзерге бинасын төзи башлыйлар. Бу эштә үсмер кыз Рауза да актив катнаша: таш, ком ташый, буяу, диварларны шомарту эшләрен башкара.
– Укыганда бер әбидә тордым. Кер юарга да, ашарга пешерергә дә ярамады. Үзе абыстый, кунактан-кунакка йөри иде. Кич белән фәлән вакыттан соң утны да сүндерәсе. Дәрес әзерләвең аны борчымый. Ләкин мин мәктәптә эшләремне бетерергә тырыша идем, күптөрле түгәрәкләргә дә йөргәч соң кайта идем. Ял көннәрендә апаларыма бардым, алар бик ярдәм иттеләр.
Бер дә зарланмый Рауза апа. Үзем аның хатирәләрен тыңлыйм. Үзем безнең чорны, хәзерге буынның яшьлек елларын уйлыйм. Замана үзгәрәме, кешеләрме?.. Без андый шартларда бер көн түгел, сәгать тә тора алмас идек.
Хыяллары да нинди булган бит, ә?! Татар балаларына рус теле укытасы килә аның. Бу урында исемләп, үз остазларын мактый. Бик яхшы билгеләргә генә мәктәпне тәмамлаган Рауза Дәминова Педагогика инс-титутына юл ала.
– Ышанасыңмы, институтның эмблемасы ошамады, шуңа күрә университетка юл тоттым. Аныкы ошады, ләкин югары уку йортына керү өчен, ике ел эш стажы кирәк иде. Документларны бер төзелеш училищесына бирдем дә авылга кайтып киттем. Ләкин училищега килә алмадым, чөнки әнием бик нык авырып китте, аны карарга калдым. Шулай итеп, комсомол юлламасы белән колхозга сыер савучы булып эшкә урнаштым. Санаулы вакыт тиз уза. Көткән көн килеп җитте, барыбер Казан дәүләт университетының рус-татар бүлегенә укырга кердем. Шул елда гына бер кызык үзгәреш булып алды: рус-татар бүлегенә керүчеләр – татар теленнән, татар теле бүлегенә керүчеләр рус теленнән инша яздык. Бу хакта имтиханга ике-өч көн кала гына хәбәр иттеләр. Татар бүлегенә керергә әзерләнүче солдат киеменнән булган егетләр белән шпаргалка алышып, бер-беребезгә консультация биреп имтиханга әзерләндек. Шулай итеп, параллель бүлектәге Рүзәл Юсупов, Фарсель Зыятдинов, Шамил Маннапов, Ленар Җамалетдинов, Равил Фәйзуллин, Шәрифҗан Асылгәрәев кебек шәхесләр белән укып чыктык. Сентябрьдәге «колхоз сынаулары» да, һәр семестр саен зачет-имтиханнарны тапшырып, җәмәгать эшләрендә актив катнашу да калмады. Шәрифҗан абыең артык тыныч холыклы иде. Шуңа микән, дус кызларымның берсе: «Шул уҗым бозавының нәрсәсен таптың соң син?» – дип күңелемә дә тиде. «Менә ул егеткә бишенче курста кияүгә чыгачакмын әле мин!» дигәнемне сизми дә калдым.
Биш елга якын бер-беребезне ярыйсы гына сынадык әле башта. Студент елларыбыз аерым китап язарлык. Шулай итеп, соңгы курста Асылгәрәева булып куйдым. Шәрифҗан абыең белән бик бәхетле яшәдек. Шул гомер эчендә чынлап торып ачуланышканыбызны да хәтерләмим. Ник бер сүгенү сүзе ишетим. Өйгә кайтып гайбәт сөйләшү, бер-беребездән көнләшү турында сүз булуы да мөмкин түгел. Кызып китсәм дә, эндәшмәде. Ә аның кыза торган гадәте бөтенләй дә юк иде. Бер-беребезгә юл куеп, хөрмәт итешеп, тыныч-тату яшәдек. Тормыш китабын хәзер генә «уку» рәхәт. Хезмәт сөйгәнне ил сөйгән, диләр. Шәрифҗан абый белән Рауза апа педагогик хезмәт юлын Биектау районының Ташлы Ковал авылында башлый. Шәрифҗан абыйны мәктәп директоры итеп билгелиләр, Рауза апа рус теле һәм әдәбияты укыта. Айсылу исемле беренче кызлары да биредә туа. Шәрифҗан Нурлыгәрәй улын Казанга чакыртып алалар. Гаилә белән күченеп китәләр. Ул профессор Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелегендә аспирантурага укырга керә. Ә Рауза апа ике айлык баланы иренә калдырып, эшкә чыга.
– Безнең гаиләдә эш бүлешү булмады. Бала чүпрәкләрен дә, керләрен дә юды Шәрифҗан абыең. Бер зарланмый ашарга да пешерә иде. Шулай да бер кызык очракны сөйлим әле. Коммуналь йортның кечкенә генә бүлмәсендә тордык. Берничә бүлмәгә – бер кухня. Ашарга керосинкада пешерәсе. Керосин бетеп киткән. Күрше хатыннан алып торырсың дип, эшкә киттем. Арып кайттым, ә ашарга юк. Бу күршедән сорамаган инде, беркайчан да кешедән соранып йөрмәде. Тавыш чыгарып та булмый, эчтән генә кайныйм. Чәй булса да эчик дип, өстәл әзерләп йөрим. Ә үземнең ашыйсы килә бит. Шулчак Шәрифҗан өстәл уртасына зур бәлеш чыгарып куймасынмы? Менә шундый чын ир булды ул гомер буена!
Шәрифҗан Асылгәрәев бик ипле, акыллы гаиләдә тәрбияләнгән. Хәзерге Бөгелмә районы Карабаш авылы колхозчылары Нурлыгәрәй һәм Миңлеҗиһан гаиләсендә өченче бала булып туган. Әтисе сугышка китеп, әсирлеккә эләккән. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Шәрифҗан абый үзе дә колхозда эшләп алган. Аннан соң армия хезмәтенә китеп, Актүбә шәһәрендә очучы-инженерлар училищесын тәмамлаган. Ләкин илдәге кайбер үзгәрешләр һәм күңелендә туган теленә, әдәбиятка карата булган мәхәббәт аны Казан университетына алып килгән.
Асылгәрәевләрнең фәнни-педагогик эшчәнлеге Казан дәүләт педагогика институтында башлана. Шәрифҗан абый зур уңышларга ирешә: диссертация яклый, татар әдәбияты кафедрасына укытучы итеп билгеләнә, тарих-филология факультетының, соңрак институтның партоешма секретаре урынбасары була, доцент дипломын ала, КПСС өлкә комитетында эшли. 1982–2000 елларда Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында директор урынбасары вазыйфаларын башкара. Татар гуманитар фәннәрен үстерүгә керткән өлеше югары бәяләнеп, ул «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була.
Сөйләгәннәрен тыңлыйм да, әйтерсең алар икесе дә фән дөньясында гына туганнар да шунда яшиләр. Гаиләләре белән фән кешеләре. Башкача була да алмыйдыр инде. Бәхетле гаилә серләре турында сөйләшүебез дә салмак кына шул юнәлешкә кереп китә. Икенче кызлары Гөлшат тугач та озаклап декрет ялында утырырга вакыт булмый Рауза апага. Бер яше дә тулмаган сабый балалар бакчасына – нәниләр төркеменә йөри башлый.
Рауза апа педагогика институтында лаборант булып башлаган хезмәт юлын ассистент, өлкән укытучы, доцент, кафедра мөдире урынбасары, тарих-филология факультетында уку-укыту эшләре буенча декан урынбасары булып дәвам итә. Күптөрле мактаулы исемнәре бар, Татарстан Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы да. Бу исемгә татар теле дәреслекләре төзүдәге хезмәтләре өчен лаек була. Ул язган дәреслекләрдән генә түгел, Рауза Әмин кызының үзеннән дә белем алу бәхетенә ирештем мин. Шундый шәхеснең лекцияләрендә утыруым белән горурландым. Факультетта укыган һәр студентның язмышы, хәл-әхвәле белән кызыксынып торды. Коридорда узып барганда, борчылганны күрсә дә, туктап хәл сорашты, ярдәм итәргә ашыкты, сөенеп торганны күрсә, шатлыкны уртаклаша иде. Усаллыгы, таләпчәнлеге булса да, бик хөрмәт иттек үзен. Студентлар белән бер дулкында булганы өчен яраттык. Педагогика университетында 2013 елның июленә кадәр хезмәт куя остазым. Хәзер дә студентлары, хезмәттәшләре белән аралашып, төрле чараларда катнашып яши. Аның шушы эшчәнлеген исәпкә алып, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министр-лыгы Рауза апаны яшь педагогларга һөнәри яктан ярдәм итүдәге шәхси казанышлары өчен «Мактаулы остаз» күкрәк билгесе белән бүләкләде.
– Ике кызыбыз да безнең юлдан – фән юлыннан киттеләр, икесе дә фән кандидатлары булды. – Рауза апа ирексездән елап җибәрә.
– Гаиләбез белән ковид чиреннән авырып ятабыз. Миңа 80 яшь тулды, туган көн кайгысы юк. Айсылу ире белән хастаханәгә үк эләкте. Ә Гөлшат өйдә ята, бездән яшереп кенә нәрсәдер сөйләшә. Ана йөрәге сизмиме инде, бик борчыла башладым, кичке унбердә безгә Айсылуыбызның үлгәнен хәбәр итте. Менә шул мизгелдән соңгыларын мин инде бик ачык хәтерләмим. Икенче көнне аны җирләгәннәр. Без анда барырлык хәлдә булмаганбыз, кичкә инде үзебезне дә хастаханәгә салганнар. Гөлшат та нык авырды. Айсылуның үлгәнен дә, җирләнгәнен дә күрмәдек. Менә шул көннән Шәрифҗан абыеңның өйдән чыкканы юк. Быел инде бу хәсрәтле вакыйгага биш ел була... Һәр кич ятканда: «Төшләремә булса да керсәң иде, кызым», – дип телим. Бик еш керә. Һаман эшлисе эшләрен сөйли.
Айсылу апа тарих фәннәре докторы иде. Эшләгән эшләре күп булса да, әле уйларында йөрткәннәре күпме калгандыр. Үзе бакыйлыкка күчкәч, чыккан җыентыгыннан да республикабызның гына түгел, ә Россиянең төрле урыннарыннан хезмәттәшләре язган истәлекләр белән таныштым. Бөек Ватан сугышы темасына бәйле эшчәнлеге, Татарстанның Бөек җиңүгә керткән өлеше турындагы хезмәтләре, татар тарихын, аның мәдәниятен, традицияләрен яктырткан фәнни эшләре, татар кызы булуы белән ничек горурлануы турында сөйләп бетергесез. Кыска гомерле булуы бик кызганыч.
Яшьли ятим калган оныклары Айрат һәм Марат белән дә бик горурланалар Рауза апа белән Шәрифҗан абый. Алар икесе дә КАИ тәмамлап, хәзерге көндә Германиядә укыйлар. Дәү әни-дәү әтисе белән һәрвакыт видеоэлемтә аша булса да аралашып торалар. Айрат, гаилә корып, Артур исемле ул үстерә. «Сабый гына булса да, видео аша сөйләшкәндә, безне күреп елмая», – дип сөенәләр карт дәү әни-дәү әтиләре.
Кечкенәдән хайваннар яратып үскән Гөлшат апа ветеринария фәннәре кандидаты дигән дәрәҗәгә ирешкән. «Өебездән 150 метр ераклыкта урнашкан мәктәпкә сәгать ярым бара иде. Юлында очраган һәр кош-корт белән сөйләшә, һәр җан иясенең хәлен белә иде», – дип искә ала балаларының бер генә хыялына да каршы килмәгән, чын фән кешеләре тәрбияләгән ана. Гөлшат апаның улы Ренат исә, дәү әни-дәү әти тәрбия-се алуы белән дә бәхетле. Ул – 9 нчы сыйныф укучысы, дәү әни-дәү әтисенең терәге дә, юанычы да.
Асыл гаиләгә – 60 ел! Әңгәмәдәшем белән саллы гына тормыш китабын барлап чыктык. Бернинди авырлыкларга да бирешмичә, юкны бар итеп, ике эшне бер итеп башкарган, бербөтен яшәгән бу ике җанга сокланмый мөмкин түгел. Язмышның иң зур сынавына да бирешмәгән алар. Зур хәсрәтне дә бергә күтәргән-нәр. Татар халкы дип, аның киләчәген кайгыртып яшәгән ике фән кешесенең уңышлары да уртак, бәяләп бетергесез. Илебез тарихында тирән эз калдырган
ике асыл заттан торган – Асылгәрәевләр гаиләсе.
Асылгәрәевләр гаиләсе туган көн. 1964 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Искиткеч!
0
0