Логотип
Татар гаиләсе / килен-кайнана

Үз кызы итеп кабул итте

Ул минем өчен әни дә, апа да, каенана да булды. Мине – ни торыр җире, ни якын туганнары булмаган кызны – иремнең әнисе кайгыртуга, җылылыкка төрде.    

Ул минем өчен әни дә, апа да, каенана да булды. Мине – ни торыр җире, ни якын туганнары булмаган кызны – иремнең әнисе кайгыртуга, җылылыкка төрде.    

Ул елны яз бик көттереп килде. Апрель ае икенче яртысына авышса да, ябалак-ябалак юеш кар явып, тиз арада аяк астында эреп тә бетә; кояш, болытлар арасыннан күренеп кенә алып, саран гына нурларын сибә.
Шундый көннәрнең берсендә шактый вакыт аралашып йөргән Валера, гадәттәгечә, мине эштән каршыларга килде. Ул – архитектор, минем эш – рәссамнар дөньясында: уртак сөйләшер темалар күп безнең, бәхәсләшеп тә алабыз кайчак. Тик ул көнне Валера миңа башкачарак күренде. Артык уйчанмы, серлеме шунда... Мине вәсвәсәгә салып, безнең арада җитди сөйләшү булачагын әйтте. Башымнан яшен тизлегендә әллә нинди уйлар узса да, сүзнең ни турында барачагы миңа билгесез. Ни булса, шул булыр дип ризалаштым.
Без акрын гына юеш асфальттан Казан урамнары буйлап атладык. Бераз тын гына баргач, Валерий сүз башлады: «Бүген сине әнием белән таныштырасым килә. Киттек безгә!» – димәсенме. Бөтенләй каушап калдым. Котым очты. «Юк, юк, мин әзер түгел! Әниең ни уйлар... Кыз кешегә егет йортының тупсасыннан атлап керү килешми!» – дип каршы төштем. Кәефе кырылды, әлбәттә. «Сине күндерү өчен нишләргә инде миңа?!» – ди. Бу мизгелдә аның миңа карата мөнәсәбәте җитди булуын аңладым. Шуңа күрә тынычландырырга ашыктым: «Тиздән туган көнең бит, дусларыңны чакырасың, иптәш кызым Кадрия белән мин дә килермен», – дидем. Шулай килештек. Миңа калса, кешеләр күбрәк булганда, киеренкелек йомшара төшә. Һәрхәлдә, үземне шулай тынычландырдым.
22 апрель, кичке биш. Без, туган көнгә чакырулы бер төркем яшьләр, билгеләнгән урынга җыелдык та, Шмидт урамындагы бер йортның бишенче катына күтәрелә башладык. Менгән саен, каушау-борчылуларым арта гына бара. Елмаерга тырышам, тик ул әллә ничек, куркынган килеп чыга. Имтиханга керәм диярсең! Битләрем кызыша башлады. «Ничек кабул итәрләр? Үзем белән ничек таныштырырмын? Ошатмасалар...» – дип хафаландым. Үзем – гап-гади гаиләдән,  авылда биш баланың төпчеге булып үстем. Сугышларда йөреп кайткан әти мин тугач та вафат булган. Әни берүзе үстерде безне. Нәкъ җырдагыча: «Без әнкәйнең биш шатлыгы идек, биш кайгысы булдык кайчакта»... Авылдан чыгып китеп, институтта укулар, шәһәрдә яши башлаулар... Ул вакытта апа-абыйларым җыендылар да, әнине дә алып, бик еракка – Североуральск шәһәренә күченеп киттеләр. Абыйлар шахтага урнашты. Туган авыл бик еракта, әллә кайда тоела башлады. Кечкенә генә өебезне, әни көн дә мичкә ягып колхозга пешерә торган түгәрәк ипиләрне, «Мөхлисаның кайнар ипекәе тәмле була!» – дип мактап, шуларны ат арбасына  чыгарып тезүләрен, җәйге кичләрдә көтү кайткач капка төбебездәге утыргычка җыелып, дөнья хәлләрен сөйләшкән күршеләрне, кышкы озын кичләрдә тагын безгә җыелып бәйләм бәйләп, яңалыклап алышып утырган әбиләрне, биек яр баскычыннан күтәрелә-күтәрелә, Сөннән көянтәләп сулар ташуларны өзелеп сагынам. Шәһәр тормышына да ияләштем. Алай да авыллыгым һаман җанымда. Ә Валералар... башка! Бердән, шәһәр малае. Икенчедән, тәрбиясе дә  үзенчәлеклерәк. Әнисе Хәнифә апаның – Алексеевский районы кызы, әтисе Исмәгыйль Сөләйман улының Көньяк Урал татары  булуын, Исмәгыйль абыйның вафат икәнен белә идем инде. Әнисе – хәрби диңгез офицеры хатыны, медицина хезмәткәре буларак, гарнизоннарда хезмәт куеп, хәрбиләр белән күпне күргән, илләр гизгән кеше. Германиядә, Польшада, Балтыйк буе республикаларында, Калининградта яшәгәннәр, уллары Валерий белән кызлары Розалия шул Европа илләрендә туган... Шулай булуга карамастан, туган телгә аерым мәхәббәт тәрбияли алганнар балаларында: Калининградта рус мәктәбендә укыган Валера татарча менә дигән итеп сөйләшә. Дөрес, кайбер сүзләрне мишәрләрчә әйтә.  
Дулкынлануымны басарга, үземне кулга алырга тырышып, арткарак калдым. Әллә нинди сораулар килә башка. Күлмәгем килешле микән? Чәчләрне җил тузгытмаганмы? Биек үкчәдән бик озын күренмимме?.. Ярар, артка юл юк, дип, фатир эченә узам.
...Безне кечерәк буйлы, юка гәүдәле, 65 яшьләр тирәсендәге мөлаем йөзле апа елмаеп каршы алды. Плащ-курткаларыбызны җитез генә урнаштырып, түрдәге бүлмәгә узарга чакырды ул. Аның күз карашы миңа төбәлүен аңлап: «Исәнмесез, Хәнифә Галиевна! Мин Гөлсинә булам», – дип, күрешергә ике кулымны суздым. Хәнифә апа, шуны гына көткән кебек, мине кочаклап ук алды. Аңардан күчкән җылылык бар шик-шөбһәләрне юып төшергәндәй булды.
Безне мул табынга дәштеләр. Талгын музыка, затлы савыт-саба, чигүле эскәтерләр, дивардагы картиналар бу өйдә зәвыклы кешеләр яшәве турында сөйли иде. Үземне ниндидер башка дөньяга килеп эләккәндәй хис иттем. Монда барысы да миңа киноларны хәтерләтә иде. Иң беренче сүзне Хәнифә апа алды, улын туган көне белән котлады һәм, шунда ук әлеге мәҗлеснең төп максаты – кыз ярәшү икәнен аңлатып, Валерий белән мине кияү белән кәләш дип игълан итте. Бер мәлгә өнсез калдым: шатланырга да белмим, кайгырырга да урын юк кебек. Кияүгә чыгу турында уема да кергәне юк иде бит. Бар кунаклар дәррәү кул чабып, безне котлый башлады. Менә сиңа туган көн мәҗлесе! Ул арада Валерийның сеңлесе Розалия башка бүлмәләргә алып кереп, кайда китап, кайда фотолар күрсәткән булып, минем белән дуслашырга әзер икәнен сиздерде. Шунысына игътибар иттем: Валераның әнисе яшь чагындагы фотоларда кай ягы беләндер мине хәтерләтә кебек. Аңладым: калын чәчләре белән...   
...Ул арада май бәйрәмнәре якынлашты. Хәнифә апа бар мәшәкатьләрен үз өстенә алып, безнең никахка әзерләнә башлады. Бу юлы инде иң якын туганнары Зәмзәмия, Рәисә апалар килеп, тормышыбыздагы истәлекле көннең шаһиты булдылар. Мин берничек тә эндәшә алмыйм. «Әни» дип дәшәргә кирәген дә беләм, минем бердәнбер әнием бар бит инде дигән уй комачаулый. Ә ул шуны сизгәндәй: «Миңа Хәнифә Галиевна дип эндәшерсең, Гөлсинә», – ди...
Икенче көнне барыбыз бергәләп шәһәр читендәге бакчага киттек. Бар дөнья яшеллеккә төренгән. Нәркисләр, лаләләр тирә-якны ямьләп утыра. Шундый бер язгы кояшлы көндә биш сутыйлы бакчада «Килен–кайнана» тормыш мәктәбенә нигез салынды. Үзем бәрәңге утыртып-алып, кыярларга су сибеп, кишер-суган түтәлләре ясап,  көянтә-чиләк асып, су ташып үскән кыз булсам да, күп нәрсә миңа таныш түгел. Каенанам әкренләп бакчачылык серләренә өйрәтә – яшь үсентеләрне ничек карарга, помидорларны ничек эшкәртергә, куакларны бөҗәкләрдән ничек арындырырга, һәм башкалар, һәм башкалар...  Үзебез эшлибез, бертуктаусыз сөйләшәбез, карлыган, кура җиләге яфраклары салып, тәмләп чәйләр эчәбез. Әйтерсең без аның белән күптәнге ахирәтләр. Үз-үзен тотышыннан ук сабыр холыклы, түзем икәне күренеп тора. Шулай булмыйча! Ул үзе дә тормышның иң авыр мәктәбен узган, бик яшьли әнисез калып, үги ана белән үскән. 18 яше тулу белән фронтка киткән. Сталинградтагы коточкыч сугышта, тормышын куркыныч астына куеп, күпме яралы солдатларны үлемнән алып калган. Сугыштан соң туган якларга кайтканда, поездда ул Исмәгыйль исемле хәрби офицер белән таныша. Һәм шушы очрашу икесе өчен дә язмыш бүләге була: яшьләр кавышалар. Бер илдән икенче илгә, шәһәрдән шәһәргә күчеп йөрүләр, иреннән башка гына ике баланы тәрбияләп үстерүләр, әтиләренең диңгездән кайтып керүләрен сагынып көтүләр... Бар җаваплылык шушы юка гына гәүдәле хатын җилкәсенә төшкән. Аның зирәклегенә, ихтыяр көченә сокланырлык. Ә ире исә гаилә матди яктан мохтаҗлык кичермәсен өчен барын да эшләгән. Тату, үзара хөрмәттә яшәгәннәр. Пенсия яшенә җиткәч, гаилә каенанамның туган ягына – Казанга кайтып төпләнгән. Биредә Валерий архитектор булырга укыган, Розалия педагог-музыкант белеме алган. Каенанам,  үзенең кичерешләре белән уртаклашып, башыннан кичкән хәлләрне кызык итеп безгә сөйли иде.
...Бераздан кызыбыз Суфия туды. И куанды инде каенанам! Безгә килгән саен «кечкенә кошчыгым» дип иркәләп сөя иде. Баланың теле ачылуга, әбисенә «дәү әни» дип дәшәргә өйрәттек. Каенанамны яратып, үзем дә аны «дәү әни» дип йөртә башладым. Ул моңа бик канәгать иде. Кызыбызга исем кушу табынын да «дәү әни» белән икәүләп хәстәрләдек. Ул тәмле итеп өчпочмаклар пешерде, гомумән, аш-суга бик оста иде. Мин кискән нечкә генә өй токмачыннан үзе и канәгать кала иде инде! Алма, җиләк-җимеш пирогларымны да яратты.  «Минем килен бик уңган, йомшак телле, миңа карата мәрхәмәтле», – дигән сүзләрен дә туганнары ирештерде. Кайчак холкын да сиздереп ала, «Мин ничек әйтсәм, шулай була!» – дип куя иде. Ә без аңа үпкәләмибез, командир хатыны командир буладыр инде, дип, уен-көлкегә борабыз. Үзем сабый чактан әтисез калгангамы, әнием никахыбызны да күрә алмый китеп баргангамы, тормыш башымнан сыйпамагангамы – бер күрүдә мине үз кызы кебек кабул иткән каенанамны гел рәхмәт сүзләре белән генә искә алам. Кызыбызның бердәнбер яраткан дәү әнисе  иде бит ул! Суфия мәктәптә укыганда Җиңү көненә багышлап әбисе турында сочинение язды. Ул язма әле дә саклана.


«Дәһшәтле сугыш юллары аша минем дәү әнием дә узган! Япь-яшь килеш. 1942 елда медицина техникумын тәмамлагач, аны Сталинград фронтына санинструктор итеп җибәрәләр. Китаплардан укыганым бар – коточкыч сугыш бара анда! 18 яшьлек шәфкать туташы Хәнифә Хәмитова өстән утлы ядрәләр явып торганда яралыларга беренче ярдәмне күрсәтә, аларны паром-буксирларда Иделнең сулъяк ярындагы медсанбатларга озата. Зур югалтулар бәрабәренә Германиянең фельдмаршал Паулюс җитәкчелегендәге армиясе капитуляция ясарга мәҗбүр була. Менә шундый тарихи җиңүгә катнашы булган дәү әнием белән чиксез горурланам. Ул хезмәт иткән хәрби часть Донбассның көнчыгыш районнарын азат итә, Көнбатыш фронтта Земланд ярымутравыннан фашистларны куып чыгара. Литва җирендәге партизан отрядлары разведкасында да хезмәт итәргә туры килә дәү әниемә. МВД гаскәрләренең 331 нче полкы составында Берлинның үзенә үк барып җитә ул! Җиңү бәйрәмнәрендә дәү әнием күкрәгенә орден-медальләрен тагып чыга. II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордынына, «Хәрби уңышлары өчен», «Берлинны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен» медальләренә лаек була ул. Дәү әниемнең шинель киеп төшкән фотосына сокланып карап утырам. Яшьлек очкыннары балкып торган күзләре, таралып төшкән бөдрә чәчләре, чандыр зифа буе аның да кайчандыр безнең кебек яшь,  кыю булганы турында сөйли...» Оныгының «бишле» билгесе белән бәяләнгән шушы сочинениесе дәү әнигә бик кадерле бүләк булды!
Каенанам авырый башлагач, аның белән хастаханәгә кереп яттым. Шунда да авыртуларын бер читкә куеп,  һаман мине кайгыртуын, миңа кыенлык китермәскә тырышуын күреп, күзгә яшьләр килә иде.
Ул 91 яшендә дөнья куйды. Аны югалту бик авыр булды. Яши-яши, аның минем өчен бик кадерле кешегә әйләнгәнен аңладым. Елмаюлары, киңәшләре, әйткән сүзләре – барысы да сагындырып искә төшә. Безнең ярату, сагыну, рәхмәт хисләре булып, каберендә алсу-шәмәхә чәчәкләр тирбәлә. Үзе яраткан чәчәкләр.

Гөлсинә ШӘРИПОВА.
Казан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Очень жизненно интересная история!???

    Хәзер укыйлар