Логотип
Татар гаиләсе / килен-кайнана

Минем язмыш синең язмыш булды...

– Тотасың да кайнанаңны мактыйсың, шулкадәр яхшы кешемени соң? – дип сорыйлар иде миннән.  – Ул 13 ел баламны карады, – дип җавап бирәм, башка сораулары калмый – бар да аңлашыла...

– Тотасың да кайнанаңны мактыйсың, шулкадәр яхшы кешемени соң? – дип сорыйлар иде миннән. 
– Ул 13 ел баламны карады, – дип җавап бирәм, башка сораулары калмый – бар да аңлашыла...
Рауза исемле иде кайнанам. Гарәпчәдән «җәннәт бакчасы» дип тәрҗемә ителә аның исеме. Чынлап та, бакча эшләрен бик ярата иде әни. Бәләкәй генә шул җир кишәрлегеннән чып-чын җәннәт бакчасы ясар иде. Ник бер чүп булсын шунда, ник бер яфрак төшсен?! Шимбә-якшәмбе бакчага без дә киләбез. «Ләлә, син, бар, ашарга гына әзерлә. Чәй куя тор», – дип, бакча эшенә бармагымны да тидертми. Барысы да ишелеп уңа торган иде аның. Карлыганнары чия кебек эре... Күршеләр, музейга килгән кебек, безнең бакчада исләре китеп йөри. 

Тумышы белән Балтач районы Карадуган авылыннан иде ул. Аларның гаиләсенә, хәер, безнекеләргә дә язмышның камчысы каты төшә. Кайнанамның әтисен сөргенгә сөрәләр – Беломорканалны төзүдә катнаша ул. Әнисе Мәгъмүзә исә олы улын авылда калдырып, өч баласы белән Казанга килеп урнаша, мехкомбинатка эшкә керә. Бик тырыш, эшчән, тәвәккәл хатын була. Кайнанам да әнисенә охшаган. Казан дәүләт педагогика институтының чит телләр факультетында укуы гына да күп нәрсә турында сөйли. Кызы Зөһрә дә шул факультетны тәмамлаган. 
«Кайнанам өч бала тапкан, җидене үстерде», – дип әйтергә яратам мин. Олы улы Равил – минем ирем, аннары каенсеңлем Зөһрә, төпчекләре Мәрьям. Кече кызының гына гомере кыска булды, 24 яшендә яман шеш авыруы алып китте аны. Бер улы калды. Әтисе белән Грузиядә яши хәзер. Әнинең гомерлек йөрәк ярасы булды инде ул...

Рауза әни белән Мидхәт әтинең килене булып 1978 елның май аенда килдем мин. Бик матур итеп туй үткәрделәр. «Гомерең ашлы-сулы булып узсын», – дип, кулларымны онга батырып, аяк астыма келәм җәеп, бал-май белән каршы алды ул мине. Бу вакытта әле үзе дә япь-яшь, 52 яшендә генә иде.  Мин иремнән биш яшькә өлкәнрәк. «Ай, исең киткән, – ди иде әни. – Менә Мидхәт әтиең миннән биш яшькә олы, шуннан ни?»

Тормышта ни генә булса да, ирем белән ике арада нинди генә сүз чыкса да, Рауза әни гел минем яклы булды. Мине яманлап үз гомерендә ярты сүз дә әйтмәде. Гомумән, кеше белән сүзгә килеп, ачуланыша торган кеше түгел иде. Эшләгән вакытында димим, пенсиягә чыккач та капка төбендә әбиләр белән гайбәт сатып утырганы булмады. Кеше сөйләргә яратмады, башкалар да кемнедер сөйли башласа, тыңлап та тормыйча китеп бара торган иде. Менә шундый күркәм холыклы иде ул. Тормыш авырлыклары да аның холкын боза алмады. Югыйсә беренче иреннән бер бала белән аерылып, тормышын өр-яңадан башлаган. Бер кызын югалткан...

Минем үз әтием 1967 елдан башлап – 27 ел Казан шәһәренең Мәрҗани мәчетендә имамлык итте. Әти дә, әни дә бик дини, Аллаһка чын күңелләреннән ышанган, хәрәмнән бик курыккан кешеләр иде. Әти – муллалар нәселеннән. Биектау районы Ямаширмә авылында туып-үскән. Анда өч ел мулла булып торганы өчен әтине авылдан сөргәннәр. 
Өйләнешкәч, ирем белән минем әти-әни янында яшәдек. Әнием Галия – хөкүмәт эшендә эшләмәгән, ирен, балаларын гына көйләп яшәгән кеше. «Кияү, кияү...» – дип, киявенә карап суларга да курка, аны өрмәгән җиргә дә утыртмый торган иде. Равил бераз күңелсезрәк тоелса: «Кызым, әллә берәр сүз әйттеңме?» – дип, коелып ук төшә. «Равил, ник боегып утырасың, әнә әни мине ачулана», – ди идем. 
Без гаиләбез белән Радиоприбор заводында эшләдек. Кайнанамны мин инде кияүгә чыкканчы ук белә идем. Аның дус хатыны апам белән бергә эшләделәр. Мин дә апам янына килеп йөрим. Үзем дә шунда эшкә урнаштым. Равил белән дә заводта таныштык без. 

1979 елда олы кызыбыз Алсу, аннары Диләрә туды. Икесен дә бер-бер артлы бакчага бирдек. Ләкин Диләрә гадәти бакчага берничә ай гына йөреп калды – беләгенә ясаган манту шешеп, безне махсус бакчага күчерделәр. Ул – Казанның Попов урамы тукталышында, без Зорге урамында яшибез – ара шактый. Баланы бакчага илткәч, әле эшкә дә барып җитәсе бар. Анысы Казанның бөтенләй башка очында... Көн дә болай йөреп булмый, шуңа Обсерваториядә урнашкан санаторий-бакчага юллама бирделәр.  Бу вакытта ике яшь ярымлык кына иде әле кызыбыз. Ял көннәрендә янына барып йөрибез, барган саен балабыз күзгә күренеп үзгәрә – гел йокылы халәттә, басынкы, битараф... Кайнанам: «Ләлә, болай булырга тиеш түгел, алыйк без аны бакчадан», – дигәч, өйгә алып кайттык. Диләрә шушы биш ай эчендә инде сөйләшми торган, карават, өстәл асларына кереп качу җаен гына караган авыру балага әйләнгән иде... Белмим, ни булгандыр, бер көн эчендә әнидән, имезлектән (соска суыра иде, шул ук көнне аны алып куйганнар) аерылу, озак елау нәтиҗәсеме – аның психикасына зыян килгән иде. Ул ике яшь ярымга кадәр әйтергә өйрәнгән сүзләрен дә, барлык һөнәрләрен дә оныткан, өйгә кайткач, үз балабызны үзебез танымадык. Ул вакыттагы кичерешләребезне әйтеп аңлата торган да түгел. Табибтан табибка йөрүләр дә файда бирмәде – Диләрә кире үз хәленә кайтмады. Инвалидлык турында сүз кузгаттылар. Минем ничек елаганны белсәгез! «Юк, ул әле сәламәтләнә, ул инвалид түгел», – дип үксим. 
Шул вакытларда ярый янымда кайнанам булды. «Ләлә, нихәл итәсең. Без күрәсен кеше күрмәс, бирешмик», – дип тынычландырды ул мине. 


Авыру баланы бакчага урнаштыра алмыйсың, аның янында гел кемдер булырга тиеш. Без үз әнием белән яшәсәк тә, әни инде үзе авыру, бала карарлык түгел иде.  «Борчылмагыз, Диләрәне үзем карыйм. Сез яшьләр, сезгә әле эшләргә, Алсуны үстерергә кирәк», – диде кайнанам. 3 яшеннән 16 яшенә кадәр Диләрәне Рауза әни карап үстерде. Аны карап үстерде дип әйтүе генә ансат. Бала тугач, тизрәк чүлмәккә утырса иде, тизрәк тәпи китсә, үзе ашый башласа иде, дип телибез, аны тизрәк үстерәсе килә. Диләрәгә ничә яшь булса да, ул һаман да сабый бала. Аны чүлмәккә дә үзең белеп утыртасы, үзең киендерәсе, үзең ашатасы... Сәламәт балалар шикелле, үзенә нәрсә кирәген сорап ала алмый. Чыгып китмәсен дип, күз-колак та буласы... «Чыгып китмә», – дигәнне аңламый бит ул. Аз гына игътибарың кимедеме, эзләп тә табармын димә... 
Менә нинди авыр бурыч алды кайнанам үз өстенә. Диләрәне аңа якшәмбе кичтән үк китереп куям. Атна буена ул дәү әнисендә яши дә җомга кичтән тагын үзебезгә алып кайтам. 13 ел буена шулай... 
Үзе имам булгач, безнең Коръән укый белмәвебезгә, дини белем алмавыбызга әти бик уфтанды. «Көнгә бер генә хәреф өйрәнсәгез дә, бер айдан алфавитны ятлап бетерәсез», – ди иде. «Кызым, сиңа әйтәм, кодагый, син тыңла инде бу», – дип көлә иде әни. Мин Диләрәне ялларга үзебезгә алып кайтып киткәч, поезд белән Буага кайтып, тәки Коръән укырга өйрәнде бит кайнанам. Соңрак аны Рауза абыстай дип зурлап йөрттеләр. Никадәр тырышлык кирәк бит аның өчен! Ул вакытта әле поездларда халык күп йөри, якшәмбе кич Буа поезды шыгрым тулы була. «Ләләгә иртүк эшкә барасы, Диләрәне китергәнче кайтып өлгерим», – дип, бичара кайнанам, этелә-төртелә, ничек тә шул поездга эләгергә тырышып, юл буена бер аягында гына басып кайтыр иде. Шунда да бер дә зарланып карамады, «уф» дип тә әйтмәде бит ул. 
Үз әнием аннан уңайсызланып: «Кодагый, өйдә торып та Диләрәне карамый дип миңа үпкәләмисеңме?» – дип сорый. «Юк, юк, кодагый, бер дә үпкәләмим. Авырганыңны беләм бит», – дияр иде кайнанам. Бер авырыксынып карамады ул аны. Рәхмәт аңа. Кайнанама гомерем буена рәхмәт укыдым. 
Кайчагында күрше хатыннары әйтә икән: «Ник килен баласын карыйсың? Эшкә чыксаң, үзеңә акча булыр иде». Кайнанам андыйларга гел: «Мин килен баласын карамыйм, үз улымныкын карыйм. Килен безгә бала белән килмәде бит», – дип җавап бирә торган булган. Диләрәне юләрләр йортына бирегез, дип әйтүчеләр дә күп булды. «Үз балабыз үзебездән артык түгел, юк сүз сөйләмәгез!» – дип, кайнанам андыйларны ачулана иде. 
Апрель аенда без аларның икесен Югары Осландагы бакчабызга илтеп куябыз. Каникуллар башлангач, оныклар дүртәү була. Җәй буе дүрт бала белән мәш килә әни. 


Шулкадәр юмарт иде ул. Бер генә мисал китерим әле. Әни балаларны юындырырга дип мунча яга икән. Тегеләрнең дусларының да мунчада юынасылары килә. «Дәү әни, малайларны да мунчага чакырсаң ярыймы?» – ди икән Зөһрәнең улы Марат. Дәү әниләре юмарт, әлбәттә, рөхсәт итә инде. «Дәү әни, энесенең дә юынасы килә икән...» «Чакыр, улым, юынасы килгәч, ул да юынсын...» – дәү әниләренең күңеле иркен, бөтен авыл баласы юынам дисә дә, сүз әйтәсе юк. 
Тагын шулай бервакыт күршесе кергән дә эре-эре кызыл помидорларны күреп: «Үзеңнекеләрме? Миңа да берничәне бир әле?» – дип сораган. «Ал, ал, барысын да ал», – дип, кайнанам базардан сатып алып кайткан барлык помидорын тоттырып чыгарган. Безгә дә юмарт булырга куша: «Ләлә, ашыйсыңмы, эчәсеңме, дип сорама. Нәрсәң бар – чыгар», – ди иде. 
Кайнанам бик оста тегә иде. Дүрт оныгына туннарга, мех бүрекләргә кадәр үзе тегеп кидерде. Кызы Зөһрә белән миңа да мутон тун тегеп бирде. Ул тун әле дә әни истәлеге булып шкафымда эленеп тора. 
Безнең татулыкка бар да шаккатты. Күршебез Нурания әйтә: «Ничек тату яшиләр, дип, бөтен күршеләр сезгә сокланабыз». Чынлап та, шундый тату булдык. 
Әни бит ул гомере буе без, балалары дип яшәде. Ирем Равилнең вакытсыз үлемен бик авыр кичерде. 
Кызым авыру булгач, мин пенсиягә 50 яшемнән чыктым. Туган көнем 26 сы. «Әни, ай бетәргә 4 кенә көн калды, тагын дүрт кенә көн эшлим әле», – дигәч, «Юк, дүрт көн түгел, дүрт сәгать тә эшләмисең», – диде. 13 ел көн дә авыру бала багып шулкадәр арыган иде мескенкәем. 
Соңгы өч елын кайнанам урында булды. Баштарак каенсеңлем Зөһрә белән чиратлашып карадык. Авырганда да телендә гел Диләрә булды. Тора-бара балалар акылы керде. Берәрсе конфет бирсә: «Диләрәгә дә кирәк», – дип сорап алыр иде. Берсендә күршеләр көз көне күлмәкчән, өй башмагыннан гына автобус тукталышыннан табып алып кайттылар әнине. Диләрәне эзләп барышы булган. Йөрәгенә кереп урнашкан булган инде Диләрәне карарга кирәк дигән уй. 
Әнине быелның февраль аенда, 95 яшендә озаттык. Бик сагынабыз, юксынабыз. Тормыш беркемнеке дә гел уңай, рәхәт кенә бармый. Хәзер уйлыйм: ярый әле авыр чакларда сабыр булып кала алганбыз, бер-беребезне тел белән дә, гамәл белән дә рәнҗетмәгәнбез. Рәхмәт инде сиңа, әни. Баламны карап үстергәнең өчен, безгә кылган догаларың, эшләгән яхшылыкларың өчен рәхмәт. Урының җәннәтләрдән булсын. 

Ләлә КӘБИРОВА,
Казан шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ай эйбет язма.Нинди эйбет шефкетле кешелер бар деньяларда.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Лэлэ апа жылай - жылай укыдым 🥲 Лэлэ апа . Искиткеч итеп язгансын . Молодец !!!

      Хәзер укыйлар