Логотип
Язмыш

Язмышым башка җирдә...

Адәм баласын дөнья буйлап ризык йөртә, диләр... Ихтыяр көченнән, теләк-омтылышлардан өстен торган язмыш җилләре кешене кайда гына илтеп урнаштырмый..

Адәм баласын дөнья буйлап ризык йөртә, диләр... Ихтыяр көченнән, теләк-омтылышлардан өстен торган язмыш җилләре кешене кайда гына илтеп урнаштырмый.

Бәхет... Кемгәдер ул җиңел һәм колачлап бирелә, ә кемдер аны, зур сынаулар, сикәлтәле авыр юллар аша үтеп, өлешләп кенә ала.

Ялкынлы мәхәббәт утларында яндым дип әйтә алмыйм. Әкренләп ияләштем

2010 ел, февраль

Алинә белән без моннан дүрт ел элек, Каһирәгә минем эш командировкам вакытында халыкара китап күргәзмәсендә таныштык. Дөньяның иң эре бу ярминкәсе ун көн дәвам итә, аның аша җиде миллионлап кеше үтә. Туктаусыз халык агымы, ыгы-зыгы булганга, Татарстан китаплары киштәсе янында бөтерелгән ханымга мин баштарак артык игътибар итмәдем. Баштанаяк пәрәнҗә (хиджаб) бөркәнгән, башка гарәп хатын-кызларыннан ул әллә ни аерылмый да кебек иде. Үзе килеп, саф татар телендә эндәште. Тумышы белән Балык Бистәсеннән булуы, 11 ел элек Каһирәгә күченеп килүе, гарәпкә кияүгә чыгуы, ире белән матур гына гаилә корып, бер кыз бала үстерүләре турында сөйләде ул. Ни сәбәпледер, Алинәнең карашы бик моңсу күренде. Коңгырт-кара күзләрендәге сагышны кара пәрәнҗә тагын да тирәнәйтә кебек тоелды миңа.

Яшьтәшләр булу сәбәпле, тиз арада уртак тел тапкангамы, бер туфракта туып-үскән якын кешесе итеп кабул иткәнгәме, чит илдә якташлар, туганнар белән аралашуга сусап яшәгән Алинә белән дуслашып өлгердек. Ул көн дә күргәзмәгә килеп йөри башлады...

Каһирә – Нил елгасының ике як яры буйлап ком чүлләре арасында урнашкан гүзәл башкала. Гарәп дөньясында һәм Африкадагы иң эре шәһәр. Гарәпләр Каһирәне, илнең исеме кебек үк яратып, «Миср» дип атап йөртәләр. Каһирәнең үзендә – 8, ә шәһәргә терәлеп торган территорияләрне исәпкә алганда, 19 миллионлап халык яши. Мисырның борынгы тарихы биш меңнән артык ел белән исәпләнә.
Гиза, Хеопс пирамидалары, музейлар, Зәңгәр мәчет, Цитадель ныгытмасындагы Мөхәммәт Али мәчете, Хан ил Хәлил базары...

Каһирә урамнары комнан күтәртелгән бер-берсенә охшаш соры иске йортлардан торган тыкрыклар, кварталлардан гыйбарәт һәм, беренче карашка, тарихка чорналып мәңгелек йокыга талган сыман...

Эчкәрәк узган саен, бу тыкрыкларда тулы канлы тормыш кайнавын тоясың. Күз явын алырдай чуар мал-мөлкәт белән шыгрым тулган базарлар, җиз комган һәм савыт-саба, балчык чүлмәк, хуш исле май, алтын-көмеш, антиквар, палас-җәймә, ситсы кибетләре – адым саен. Аларда халык, халык!.. Андагы шау-шуны җиләк-җимеш, тәм-том төялгән кул арбаларының тәгәрмәч шыгырдавы, мәчет манараларыннан агылган азан моңы, бертуктаусыз кычкырткан автомобиль клаксоннары тавышы тулыландыра. Җил чыккан саен чүлдән кубарылып килгән ком бөртекләре күзгә бәрелә, чат саен урнашкан кафелардан шул ук җил белән килгән каhвә исе борынны катыклый...

Каһирә – үзендә төрле мәдәниятләрне, җәмгыятьнең төрле катламнарын берләштергән каршылыклар шәһәре. Мөкиббән булырдай мәһабәт диварлар белән ярым җимерек биналар, пөхтә киң урамнар белән тар пычрак тыкрыклар, байлык белән хәерчелек, үткән белән бүгенге, рухи-әхлакый караңгылык белән яктылык – бар да янәшә. Мин дә Алинә кебек үк бер күрүдә гашыйк булдым гаҗәеп Мисырга...

Ни газизрәк – бу ватанмы?
Аһ, туган каүмем газиз!
Ул мөкаддәс кан белән ул,
Изге сөткә ни җитәр!..
Сөт калыр, ватан китәр!
Сөт калыр, ватан китәр!

(Дәрдмәнд)

«Мин авылда туып, авыл тормышының бар рәхәтен, михнәтен күреп үскән кыз, – дип дәвам итте үзе турында Алинә. – Әтием белән әнием аерылышканнар. Энем белән мине әби-бабамның нигез йортында әни берүзе тәрбияләп үстерде. Тулай торакта яшәп, Казан дәүләт университетында филологик белем алдым. Халкыбызның бай тарихы, дин нигезләре белән тирәнтен кызыксындым. Каһирәнең «Әл-Әзхар» мөселман университетына керүемнең дә сәбәбе шул булды.

 

Бу – Мисырдагы иң зур уку йортларының берсе, унынчы гасырда оешкан. «Әл-Әзхар» уку йортын тәмамлау турындагы таныклык халыкара дәрәҗәгә ия. Монда йөзләгән илдән килеп белем алалар. Гарәпләрдә югары белем бирү (ат-таали́м аль-га́маи) төрле системага корылган. Бу ВУЗда исә либераль карашлар хөкем сөрә. Яхшы укучылар уку йортын вакытыннан алда тәмам­ларга яки киресенчә, еллык программаны ике ел үзләш­терергә мөмкин. Гарәпләр «Әл-Әзхар» да бушлай укый. Укырга керер өчен мәктәп аттестаты җитә. Безнең кебек чит илдән килгәннәр исә Коръән, гарәп теле буенча имтихан һәм дистәләгән документлар тапшырырга тиеш.

Ул елны мин укырга керә алмадым, кире Казанга әйләнеп кайттым. Әмма могҗизадай серле Мисыр төшләремә кереп озак йөдәтте...

Мәхәббәт тарихымы, әллә язмыш сынавымы...

– Син күңелеңнән генә: ни өчен бу үзеннән 25 яшькә өлкәнрәк гарәпкә кияүгә чыкты икән дип уйлыйсың инде, шулаймы? – ди Алинә уйларымны укыгандай. – Үзем дә әлегәчә аңлый алмыйм. Язмыштан узмыш юк, диләр... Яшермим, чит илдән килеп белем алучы шәкертләргә Каһирәдә җиңел түгел: яшәү дәрәҗәсе артык кыйммәт булмаса да, фатир һәм уку өчен түләргә кирәк. Эш табу мөмкинлеге юк диярлек. Минем ул вакытта төшенкелеккә бирелгән чакларым булгандыр, күрәсең. Танышларым мине Сәидкә димләде. Беренче хатыны яман шеш авыруыннан дөнья куйган. Мәктәпне тәмамлап килүче ике өлкән улы һәм ике яшьлек кечкенә малае. Күңелемдә кызгану хисе туганын хәтерлим. Ул кечкенә бала чит-ят кеше кулларына калса ни булыр дип уйландым. Менә мин 24 яшемдә шул гаиләгә никахлы хатын булып төштем.

Озакламый кызым Җәмилә туды... Дөрес, хисләр ташкынында яндым дип әйтә алмыйм. Кызгану хисен әкренләп ияләшү, ышаныч хисләре алыштырды. Бер-беребезнең холкына яши-яши төшендек. Ирем бик тә тырыш кеше булып чыкты. Ул – шәхси эшмәкәр, Александрия шәһәреннән ерак түгел зур гына җиләк-җимеш бакчасы тотабыз. Мин йорт эшләре белән мәшгуль, беркайда да эшләмим. Дөресен генә әйткәндә, эш тә юк. Ирем бераз көнчел минем, Татарстанга еш кайтармый... – Моңсуланып кала Алинә. – Минем туганнарым исә, елга бер килеп, тормышымны күреп китә. Чит илдә төп юанычым һәм туган җирем белән бәйләнешем – интернет челтәре аша. Барыннан да бигрәк әнием өчен үзәгем өзелә. «Үзем исән-сау чакта туган нигезгә кайтып төпләнеп яшәвегезне күрерменме икән?» – дип борчыла ул.
Иртәгә мин сине үз йортыма кунакка чакырам, барысын да үз күзләрең белән күрерсең.

Башка Каһирә...

Алинә яшәгән Замалек районы Нил елгасындагы кечкенә генә Гезира утравында, Каһирәнең нәкъ үзәгендә урнашкан. Юлга чыгабыз. Машина йөртүчеләрнең юл кагыйдәләрен бөтенләй үтәмәве, светофорларның азлыгы күзгә чалына, булган очракта да аларга беркем игътибар итми. Тирә-юньне күзәтәм: районга якынлашкан саен, биек манаралы мәчетләр, бизәкле соры диварлар әкренләп кими, аларны чит ил кием-салым бутиклары, Европа кибет-салоннары алыштыра. Алинә юл буйлап сөйләп бара... Бу – иң бай районнарның берсе, Каһирәнең күңел ачу һәм мәдәни үзәге. Машинабыз күп катлы йорт каршына килеп туктый. Сездә дә күп катлы йортлар икән, дим. «Әйе, әмма бу йортта һәр кат тулысынча бер гаиләгә генә карый, – дип елмая Алинә. – Безгә бишенче катка, рәхим итегез!»

Гарәпләрдә таныш булмаган хатын-кызлар белән ир-егетләргә бер бүлмәдә очрашып күрешү катгый тыела. Хуҗабикә янына килгән дус кызлары, кыз туганнары булсынмы – фатирга бер ишектән, ир-атлар – икенче ишектән кереп-чыгып йөри. 500 квадрат метрлы фатир бүлмәләргә һәм зоналарга бүленгән. Җил һәм ком – Мисырда төп бәла. Шуңа да йортлар кечкенә тәрәзәле. Бүлмәдә төп яктылык чыганагы, сәер тоелса да, кояш түгел, ә электр лампочкалары.

Кунак бүлмәсенә узабыз. Яшеллеккә күмелгән футбол кырыдай бүлмә түрендәге телеэкранда «Беренче канал» сөйли...

Сәиднең өлкән уллары инде үз гаиләләре белән аерым торалар икән. Алинә мине кызы Җәмилә, Сәиднең беренче хатыныннан туган улы Әхмад белән таныштыра. Ул аңа улым дип дәшә. Ун яшьлек Җәмилә исә гарәп, татар, рус телләрендә иркен сөйләшә, мәктәптә инглиз телен өйрәнә. Әхмад та бераз русча сукалый.

Заманча гарәп хатын-кызы, йортта чит-ят ир-егетләр булмаганда, пәрәнҗәсен (хиджаб) сала һәм гап-гади европалыга охшап кала. Алинә дә аш бүлмәсенә бөтенләй башкача – джинсы чалбардан, ефәк кофтадан чыкты.

Зур аш өстәлендә гарәп милли ризыклары белән беррәттән, татар халык ашлары – өчпочмак, гөбәдия... «Үзем дә, йорт буенча ярдәмчеләрем дә, татар ризыкларын әзерләргә өйрәндек. Ирем һәм балаларым бик теләп ашый», – дип сыйлый-сыйлый сөйләде Алинә.

Хатын-кыз язмышы...

– Гарәп хатын-кызларының тормышы һәм көнкү­реше соңгы ун ел эчендә сизелерлек үзгәрде. Алар югары уку йортларында белем ала, дәүләт оешмаларында эшли, ялларын ирекле оештыра. Мин үзем дә спортзалга, бассейнга йөрим, – ди Алинә. – Консерватив гаиләләр дә шактый, әлбәттә. Кайбер, бигрәк тә катнаш гаиләләрдә хатын-кызны җәберләү, кыйнау, йортта бикләп иреген чикләү, аерылып киткән хәлдә балаларны бирмәү очраклары бар. Иренең ризалыгынан тыш кибеткә дә чыгарга җөрьәт итмәгән танышларым бар минем, – ди ул.

Гарәпләрдә ата-аналарга, олыларга хөрмәт зур. Кәләш сайлаганда да, ата-аналарының сүзе бик зур роль уйный. Шуңа да, ике яктан да әти-әниләрнең аңлап кабул итүе, уртак рухи кыйммәтләр – бәхетле гаилә мөнәсәбәтләренең төп нигезе, дип фикер йөртә Алинә.

– Кагыйдә буларак, Мисыр кануннары нигезендә, өйләнергә теләгән ир-егет булачак кәләшенә калым түли, – ди Алинә. Ул 2 мең доллардан да ким булмаска тиеш. Калымны ул булачак хатынының исәп-хисап счетына күчерә. Бу акчалар аерыла калган очракта кулланыла. Моннан тыш, ир-егетнең өйләнгәнче үк торагы, табыш-керем чыганагы булу хуплана. Туганна-­рының ризалыгы булган очракта гына гарәп хатын-кызлары кияүгә чыга. Бу канун-тәртипләр чит ил хатын-кызларына кагылмый. Калым түлисе юк. Шуңа да, татар, рус, украин һәм башка милләт кызлары белән никахлашкан гарәпләр бар. Гаиләләрдә, уртача алганда, дүрт-биш бала үсә. Унар балалы гаиләләр дә бар. Бала төшерү мөселман илендә катгый тыелган. Катнаш никахлар таркалган очракта, балалар, гадәттә, әтиләре белән кала.

Гарәп илләрендә полигамия – күпхатынлылыкка шәригать кануннары каршы килми, иреңнең өстеңнән өйләнүеннән курыкмыйсыңмы, дип сорыйм. Куркам, әмма ике хатынны да бертигез дәрәҗәдә яшәтер өчен акча да, игътибар да кирәк. Иктисадый, сәяси вазгыять илдә үзгәрә бара. Күпчелек гарәп ир-егетләре хәзер бердән дә артык хатынга өйләнергә җөрьәт итми.

2010 ел, февраль

Каһирә кояшы инде чамадан тыш кыздыра. Коман­дировкам тәмамланды, чемоданым җыелган, аэропортка китәргә санаулы вакытлар калып бара. Алинә кызы Җәмиләне ияртеп мине озата килгән. Саубуллашыр алдыннан, мин яшәгән кунакханә каршындагы кафеның тышкы верандасында утырабыз. Ара-тирә искән җил, суынырга өлгермәгән Каһирә каhвәсе исен тагын да югарырак күтәреп, ераккарак тарата. Якында гына «табла» (гарәп уен коралы) барабанына кушылып көйләгән талгын гарәп музыкасы ишетелә... Арада тынлык... Минем ерак уйларымны Алинә бүлдерә: туган якларга миннән сәлам әйтергә онытма!

Икебез дә күз яшьләре белән аерылышабыз. Сизәм, Алинәнең әйтер сүзләре әле бетмәгән...

2011 ел, февраль

Үзәк телеканаллар аша Мисырдагы чолганышлар турында үзгә бер борчылу белән күзәтәм. Тахрир мәйданында демонстрантлар арасында канкойгыч атыш, югалтулар. Каһирәдә танклар, җимерек биналар, ябык мәктәпләр, кибетләр... Социаль челтәрләр аша элемтәгә чыгып, сирәк булса да язып торган Алинә шул чорда кисәк кенә югалды, хатларга җавап бирми. Бераз вакыт үткәннән соң гына ул «...мин нәкъ чолганышлар барган көннәрдә Тахрир мәйданындагы бала табу йортында икенче баламны таптым. Шартлаулардан тәрәзәләр коелып төште. Ходайга шөкер, исән калдык. Улым туды минем, Масуд дип исем куштык. Гарәпчә «бәхетле» дигәнне аңлата. Хәзер аңа өч ай», – дип язган иде ул хатында.

2012 ел, ноябрь

Ирен калдырып, ике баласы белән Татарстанга, әнисе янына яшәргә кайтканын хәбәр итте Алинә. Без аның белән Казанда очрашып сөйләштек. «Ирем белән яшәү авырлашты. 60 яшен тутырганнан соң, холкы нык үзгәрде, тагын да ныграк көнли башлады. Вакыт узган, яшь барган саен күңел туган якка, нигез йортка тарта. Бар тормышымны ташлап кайтып киттем, – дип үксеп-үксеп елады ул. – Намазда гына җан тынычлыгы табам». «Туган нигезеңдә тормышыңны башлап кара, балаларыңны бакчага, мәктәпкә бирерсең, үзең эшкә урнашырсың, әниең, туганнарың яныңда», – дип тынычландырырга тырыштым мин аны. Шулай ел ярым вакыт үтте. Алинә сату өлкәсендә дә үз эшен ачып карады, җанына яткан эш таба алмады. Татар мохитенә ияләнмәгән балалары әтиләрен сагынып үзәген өзде. «Миңа инде 35 яшь, сайлаган тормышымнан тайпылыр чак түгел. Балалар тулы гаиләдә үз туган җирләрендә тәрбияләнергә тиеш, ирем шалтыратты, кире Мисырга китәрмендер, ахры», – дип язган иде ул бер хатында. «Якынлашып килүче Ураза бәйрәме мөбарәк булсын, дустым», – дигән котлавын ул инде Рамазан ае көннәрендә Каһирәдән юллаган иде...

Фото: https://pixabay.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызык гыйбрэтле хикэя.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Чит илдэ солтан булганчы, уз илендэ олтан булуын яхшы шул

      • аватар Без имени

        0

        0

        мин бердэ китмэс идем

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ходай сабырлык бирсен, күрмәгәнгә күрсәтмәсен..

          • аватар Без имени

            0

            0

            Дэвамы булачакма?

            Хәзер укыйлар