Логотип
Язмыш

Яшәп калырга ашыгам!

УЛ СӨЙЛӘГӘННӘРНЕ БӨТЕН ДӨНЬЯ ИШЕТСЕН, ӘММА УЛ КҮРГӘННӘРНЕ ХОДАЙ БАШКА БЕРӘҮГӘ ДӘ КҮРСӘТМӘСЕН!

Бу язманы шул максатны күз алдында тотып язабыз, шуңа ачыктан-ачык сөйләшәбез.

 Әйе, бу чир – гади чир түгел. Авыруың хакында читләргә түгел, якыныңа әйтүе газап. Тормыш итүләре бер газап... ВИЧ-инфекцияле әти-әнидән туган баланы – ул сау-сәламәт булган очракта да – балалар бакчасына алмыйлар, яисә әти-әнисе турында белүгә үк чыгарып җибәрәләр. Авыру яшүсмерләр яшьтәшләре белән аралашудан курка. Еш кына аларга медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарталар. Җәмгыять аларны читләштерү, якын җибәрмәү ягында. Озак вакытлар бу чир бары гомосексуалистларда була дигән фикердә тордылар. Әкренләп боз кузгалды шикелле. Изамбаева һәм аның фикердәшләре алып барган аңлату эшләре нәтиҗәсез калмас, шәт. Светлана Изамбаева фонды бәхетсезләр тагын да ныграк үз эчләренә бикләнмәсен өчен кирәк тә инде. Аның кечкенә генә фатиры көрәш мәйданын хәтерләтә. Ул ярдәм сорап килүчеләрне яңадан елмаерга, тормышка өметләнеп-ышанып карарга өйрәтә.


Ул үзенең балачагын куркыныч бер төш дип атый. Хәер, бу төш бер мәхшәргә әйләнеп, һаман да дәвам итә сыман. Уянып китәсе дә, «әле ярый төшемдә булган», дип тынычланасы, гомерен санаулыга калдырган шул мизгелне мәңгегә онытасы... онытасы килә. Ләкин төш түгел, өн бу. Һәм ул аның белән килешкән, үлем белән янәшә яшәүнең газабына ияләшкән дә бугай инде.
– Баштан ук башлыйм әле, – ди каршымда утырган орчыктай гына гәүдәле ханым. Ханым дигәнебез – коммерцияле булмаган хәйрия фонды рәисе, ВИЧ-инфекцияле хатын-кызлар клубы җитәкчесе, «Тормыш хакына бие» халыкара проектының ирекле илчесе, 2005 елда ВИЧ-инфекцияле кызлар арасында үткәрелгән Бөтенрос­сия чибәрләр бәйгесендә «Мисс Позитив» титулы яулаган Светлана Изамбаева.
Туганда ук озак яшәмәс, диләр
Әгәр хәленнән килсә, бала чакта күргәннәрен беркайчан да исенә төшермәс иде ул: исерек әти, тормыш йөген берүзе тартып барудан алҗып, үзе дә эчүгә сабышкан әни, һич бетмәс кычкырыш-талашлар... Кызганыч, хәтер үзенекен итә.



– Мин бик бәләкәй туганмын. Күз алдына китерегез инде бер килолы баланы?! Табиблар әнине юатып тормаган: «Озак яшәмәс...» – дип, тумас борын язмы-шымны хәл итеп куйган. Хәзер бу сүзләр минем өчен маңгаема сугылган хөкем карары булып тоела. Авылыбыздан кул сузымында гына утырган урман һавасы килешкәнме, Хак Тәгаләнең сәгате сукмаганмы, бернигә карамый, сау-сәламәт булып үскәнмен. Әнинең игътибары, назы шулай иткәндер дип әйтмим, иркәләүләргә хирыс түгел иде ул.
Хәтерлим: мин гел әбием янында. Өзелеп яраткан, чиксез ышанычлы бердәнбер кешем иде ул. Без аның белән таң беленер-беленмәс урманга чыгып китәбез дә рәхәтләнеп йөрибез. Кәрзин тутырып җиләк җыеп кайтабыз, гөмбәгә барабыз... Сагынып искә алырдае башка юк та. Мин бик эшчән, тиктормас идем: өй җыештыру, мал карау, бакча эшләре – барысы да минем җилкәдә. Беркемгә салынып тору юк. Чөнки әни көнозын эштә, ул санитарка булып эшләде, ә әти – механизатор. Безнең әти нык эчте, әнине бик көнләде. Өйдә көн саен ызгыш-талаш... Мәктәпкә чыгып китәм дә, дәресләр беткәч, өйгә кайтасы килмичә, урам буйлап каңгырып йөрим. Әбием өйрәткәнчә, бармагымны бармакка чалыштырып куеп, Хак Тәгаләдән әтинең эчмәвен сорыйм. Бер генә көн тынычлап йоклар идем, ичмасам, дим. Шундый хәлдә дә әйбәт укыдым, укытучылар канәгать иде. Унынчы сыйныфка җиткәч, иптәш кызымда кунып кала торган булдым. Тавыштан тәмам туйган идем чөнки. Минем тизрәк мөстәкыйль яшисем, бу мәхшәрдән качасым килде.
Унберенчене тәмамлагач, институтка барам, дидем. Авыл капкасыннан ары китмәгән кызын әни Чабаксар­га үзе алып барып куйды. Зур шәһәрне, халык белән шыгрым тулы урамнарны, мин керергә теләгән педагогия университетын күрүгә шулкадәр каушап калдым. Университет коридорында балаларын җитәкләп йөрүче әниләрне күрдем дә, күңелем төшеп китте. Керә алмам, дидем, медицина колледжына барырга булдым. Анда да имтиханны миннән кайтышрак бирүчеләр керде, ә мин – юк. Кая да булса баш төртергә кирәклеген аңлый идем. Бирешмәскә булдым: Канашка китеп, документларымны шул шәһәрнең медицина колледжына тапшырдым. Янә бер балл җитмәде. Болай да барып чыкмагач, кичке бүлеккә күчеп, парикмахерлар курсына укырга кердем. Ә үзем үҗәтләнә-үҗәтләнә математиканы өйрәнәм. Барыбер институтка керәм дим. Курсларда әйбәт укыдым, укытучылар гел мактый торган иде. Һәм, чыннан да, икенче елны мине Чабаксар авыл хуҗалыгы академиясенең икътисад факультетына кабул иттеләр. Минем өчен зур җиңү булды ул. Ярдәм итеп торучы кешем юк. Бөтенесе – үземә. Өйгә бик сирәк кайта торган идем. Әнинең тагын бер бала алып кайтуын ишеткәч, утырып еладым. Кеше бала туганга сөенә, ә мин еладым: ул вакытка әни белән әти парлашып эчәләр, аларның бала тәрбияләүдә гамьнәре күптән юк иде инде. Унберенчене тәмамлаган сеңлемне үз яныма алдырып, эшкә урнаштырдым. Һәм... ике ел укыганнан соң, иптәш кызым белән Кара диңгезгә ял итәргә китеп бардык.
Хөкем карарыдай яңгыраган диагнозны ишетүгә кызның күз аллары караңгыланып китә. Аның өчен тормыш сәгате-минуты белән үзеннән ераклаша барган бер могҗиза хәзер.

Хәсрәт диңгезе

– Кара диңгезгә – Сочига китеп бардык, – ди дә, туктап кала. Сизеп торам: көне еллар белән исәпләнүдән киткән ул мизгелне күңелендә яңадан торгызу авыр аңа.
Кипарислар үскән, дөнья шау чәчәккә күмелгән оҗмах почмагы – Кара диңгез буенда Светлана үзе шикелле яшь тә, чибәр дә, акыллы да егет белән таныша.
– Бер күрүдә гашыйк булдым, башымны югалттым, – ди шул көннәргә кайтып Изамбаева. – Күрәчәгем булгандыр. Таныштык та, ялым беткәнче аерылышып китә алмадык аннары. Мин, билгеле инде, күкнең җиденче катында. Өйләнешербез, мин Сочига күчеп килермен, дип хыялланам. Китәр вакыт да җитте. Без: «Вакытлыча гына», – дип аерылыштык. Шактый вакыт ике араны таптадым. Берзаман, Яңа ел тирәләре идеме икән, шылтыратам, трубканы алмый. Кинәт кенә юкка чыкты да куйды. Нәрсә булды икән, дим. Нишләргә белмим. Шулай итеп, безнең аралар өзелде. Бик сәер генә булып төшемә дә керде әле берничә мәртәбә.
Гомер-гомергә үз сәламәтлегенә игътибарлы булган кыз февраль аенда анализлар бирә. Болай гына... тикшеренү өчен сәбәбе дә булмый үзе. Канга анализ ясаган шәфкать туташы: «Яңадан бир!» – дип, аптырашта калдыра. Ул шул ук көнне кабат анализ ясата. Нәтиҗәләре килүгә, кызны чакыртып алалар да: «Кызый, синдә – СПИД, учетка куябыз», – дип, аяктан егалар. Һәм шундук үзен ничек тотарга, нинди дару эчәргә кирәклеген бәйнә-бәйнә аңлатырга керешәләр.
– Бу – 2003 елның Хатын-кызлар бәйрәме көне иде, – ди Светлана, мөлдерәмә күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып. – Миңа ул чагында 22 яшь. Хөкем карары сыман яңгыраган бу сүзләрне ишетүгә, томан эченә кереп югаласым, онытыласым килде. Ә кола-гымда һаман бер сүз: «Сигез ел гомерең калган». Бетте, барысы да бетте, тырышып йөрүләрем әрәмгә... Ул көнне төне буе елап чыктым. Кара диңгездә түгел, хәсрәт диңгезендә коенып кайтканмын лабаса мин. Их-х, кире кайтарыплар булса... Үкенү түгел, артыңда сагалап торган үлем шәүләсен тоя башлау, аның үкчәгә-үкчә басып килүен бөтен тирәнлеге белән аңлау иде бу. Үземне икенче көнне үк кулга алдым. Туктале, дим, сигез ел бик күп гомер бит ул. Һәрхәлдә, әти-әнигә булышырга өлгерәм әле. Кайтыйм, өйгә ремонт ясыйм. Әти-әнигә әйтү юк, аларның да миндә эшләре юк. Икәүләп эчәләр. Өйгә ремонт ясаттым, яңа җиһазлар алдым. Шактый гына акча туплаган идем, бөтенесен тотып бетердем. 2004 елда әти үлде. Аны җирләгәндә: «Тиздән мин дә синең яныңа килермен», – дип еладым. Яраткан әбием авырый башлагач: «Ходаем, әбигә тимә, минем җанымны ал», – дип ялвардым. Мин үләргә әзерләндем.
Алда караңгылык, җанны өтеп алырдай бушлык, ялгызлык... Кеше белә калса дигән көйдергеч уйдан азга гына да котылып булмаган борчулы көннәрнең берсендә Светлана Изамбаеваны ВИЧ-инфекция белән яшәүчеләр форумына җибәрәләр. Кыз теләп риза була. Үз фикердәшләре белән аралашып, аннан бөтенләй икенче кеше булып кайта. Түбән иелгән башы күтәрелә, күзләре ачылып киткәндәй була. Карасана инде, берәү дә аның шикелле суга төшкәндәй йөрми, үзләрен ничек тыныч тота. Кызны бигрәк тә аларның үз проблемалары турында беркемнән тарсынмыйча, кыенсынмыйча, ачыктан-ачык сөйләүләре хәйран итә. Ул бу җыеннан: «Мин дә көрәшәчәкмен, мин дә үзем шикеллеләргә ярдәм итәчәкмен» дигән уй белән кайта.
– Кайтуга, чирем турында иң беренче әнигә әйттем. Әни елый башлады. Шул мәлдә аны, миңа калса, сәламәтлегем түгел, кеше сүзе борчыды. Бертуктаусыз: «Күршеләр, авыл халкы ни әйтер?» – дип тәкрарлады. Сеңлем белән дус кызым белә иде инде минем хәлләрне. Хәзер менә әни...
Ярга ташланган балыктай бәргәләнгән шундый көннәрнең берсендә ул төш күрә: имеш, ул үзе укыган университет сәхнәсенең уртасына чыгып баскан да ни рәвешле авырып китүе турында сөйли. Шабыр тиргә батып уянып киткән Светлана төшен иптәш кызына сөйли. «Ә бәлкем, шулай булыр да», – ди дусты, юрауларының ни дәрәҗәдә дөрескә чыгачагын күз алдына да китерә алмыйча.
– 2005 елны Оренбургка очрашуга чакырдылар, – дип дәвам итә Светлана. – Шунда ВИЧ-инфекцияле бер егет белән таныштым. Аның мәктәптән мәктәпкә йөреп, үзе турында сөйләвенә исем китте. Нинди молодец! Уңайсызланмый да... Ул миңа ачылыр өчен әйбәт этәргеч булды. Бервакыт миңа бер газетадан килделәр. Йөземне ябып, интервью бирдем, фамилиямне үзгәртергә куштым. Шуңа да карамастан, гаиләдәгеләр, якын танышларым мине таныган. Чәч кистереп йөргән клиенткам да: «Газетада синең хакта язганнар, ахрысы», – ди. «Әйе, минем хакта», – дип әйтергә кыймадым. «Алай авырсам, яныңда басып тормас идем», – дип кенә әйтә алдым. Ул килеште. Ә мин шушы сөйләшүдән соң уйлана калдым. Нәрсә инде бу, хәзер шулай гомер буе алдашып йөрергәме?! Шул көннән башлап, аралашкан берсенә чирем турында сөйләдем. Клиентларыма чәч кискәндә инфекциянең берничек тә эләгә алмавын, аның кан аша яисә җенси якынлык кылган очракта гына күчү ихтималы булуын аңлаттым. Мине аңладылар, миннән читләшми башладылар. Аннары Андрей Малахов шылтыратып, «Пусть говорят» тапшыруына чакырды. Диңгездә ял иткән чагым иде. Бу хакта ВИЧ-инфекцияле танышым белән киңәшләштем. Нәрсә эшләргә, барыргамы-бармаскамы?! Ә ул, һичшиксез барырга, үзебез хакында, борчыган проблемалар турында бөтен дөньяга белгертергә кирәклеген әйтте. Шулай эшләдем дә. Баруын бардым, әмма кая килеп эләгүемне студиягә аяк баскач кына аңладым. Мине хәзер бөтен ил күрәчәк, бөтен республика, авылдашларым беләчәк... Алар дөрес аңлармы, гаеп итмәсләрме?! Ләкин артка чигенергә соң иде инде.
2005 елның 1 декабре – ел саен үткәрелә торган СПИДка каршы көрәш көнне poz.ru. сайтында үткәрелгән «Мисс Позитив» фотобәйгесендә Светлана Изамбаева I урынны яулый. Аның турындагы сюжетлар көне-сәгате белән үзәк каналлар аша халыкка барып ирешә. Аны урамда таный башлыйлар.
 Болай ярамый, авыруым турында башкалар да белсен, һичьюгы ялгышымны кабатламасын.

Һәр көне – көрәш, һәр көне – сынау...

– Әйе, мине таный башладылар. Төрле кеше бар бит: кайсы кызганып карый, кайсы мыскыл итеп, бармак төртеп күрсәтә. Андыйлары күбрәк тә әле. Бервакыт әнинең хәлен белешергә дип авылга кайттым. Кая барма, җыелышып минем гайбәтемне саталар. Яннарына киләм, аркаларыннан сөеп исәнләшәм, хәлләрен сораштырам. Күреп торам: читләшәләр, шикләнәләр... Әнигә бик авыр икәнлеген күрдем, шуңа үзем белән алып китәргә булдым. Әле дә исемдә: әни хастаханәдә ята. Кичләтеп, соңлап кына аның янына барырга чыктым. Ишегалдында бер төркем малайлар ни хакындадыр кызып-кызып бәхәс куерта. Әзрәк салмыш та үзләре. Арадан берсе: «Света, тукта әле!» – дип дәшкән генә иде, куркуымнан тотындым йөгерергә... «Син ВИЧ-инфекцияле», – дип, караңгы бер җирдә бәреп үтерергә дә күп сорамаслар. Йөгерәм шулай, ә ул артымнан калмый гына. Куып җитте дә: «Сине телевизордан күрдем. Мин дә синең шикелле бит. Минем яшисем килми», – димәсенме?! Авызымны ачтым да калдым. Тетрәндем аның әйткәненнән. Ул кичне без аның белән озак серләштек. Кешегә ачылуым, ачыктан-ачык сөйләвем тикмәгә түгеллегенә шунда төшендем. Миңа ышана, ихтирам белән карый башладылар. Ә бу минем өчен бик мөһим.
Әле университетта укыганда ук Светлана Изамбае­ваны СПИД үзәгенең баш табибы социаль хезмәткәр сыйфатында эшкә чакыра. «Мин – ВИЧ-инфекцияле, әйдәгез бергәләп яшибез!» дигән девиз астында ниләр генә эшләнми ул чагында. Ул «Кызыл Хач» җәмгыятенең актив әгъзасына әверелә. «Төрмәләрдә – ВИЧ» программасын гамәлгә ашыру максатында Изамбаева төрмәдән төрмәгә йөри, аңлата, авыру яшүсмерләрдә яшәү өмете уята.



– Әнигә һәрвакыт алкоголизмның зыяны турында сөйли идем. Мин аны яратырга, «Мин сине яратам», – дип әйтергә өйрәттем.
Светлана бермәл дәшми тора да, янә артта калган ул көннәргә әйләнеп бага.
Энесен опекага алу өчен Светлана-га ту­гыз мәртәбә судлашырга, үзе әйтмешли, «сират күпере кичәргә» туры килә. Һәм, моңарчы күрелмәгән хәл, ул җиңеп чыга.

«Мин аны бик яратам»

– Булачак ирем белән Мәскәүдә – «Мисс Позитив» бәйгесенә йомгак ясау кичәсендә таныштым. Ул да минем кебек ВИЧ-инфекцияле. Шундый чибәр, акыллы егет, үзе – психолог, белмәгәне юк. Аның тирәсен­дә бертуктаусыз кеше... Ул да мине ошаткан, күрәсең. Соңыннан, кичә беткәч, яныма килде, беренче булып сүз кушты. Аралашып киттек. Вакыт үтүгә, бер-беребезне яратуыбызны аңладык. Илнур (булачак ирем) мине үзе янына – Мәскәүгә чакырды. «Әниемне, эне-сеңелләремне ташлап беркая китмим», – дидем. Ул арада Илнур белән мине ТНТ каналы «СПИД – ашыгыч ярдәм» дип аталган программага дәшеп ята. Күрәсең, һәрьяктан аларның таләпләренә җавап бирә торган пар булып чыкканбыз. «Егетеңне яратасыңмы?» – дип сорый миннән журналист. «Яратам!» – дим. «Алайса, кияүгә чыгасың...» – дип, язмышымны хәл итеп тә куйды. Шул тапшырудан соң озак та үтми, 2006 елның 15 маенда кияүгә чыктым. Ирем: «Үзең шундый кечкенә, каян килә сиңа шулкадәрле көч?» – дип гаҗәпләнә. Уртак хәсрәт берләштергәнгәме, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Ул хәзер Европа Берлеге тарафыннан тәкъдим ителгән хокукый проектлар белән, гади генә әйткәндә, ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең хокукларын яклау белән шөгыльләнә.
 Светлана Изамбаева 2008 елны СПИД-авы­рулар өчен үзенең фондын булдырган. Респуб­ликада мондый кешеләрнең саны 1000 нән артып китә. Шуларның 61 е — балалар.

Әни булу газаплары

Һәр көнен бер гомер кебек яшәгән Светлана өчен вакытының минуты-мизгеле исәптә. «Кече энемә опе-рация ясадылар, йөри алмый ул, тумыштан аяклары кушылган, әле реанимациядә, хәзер шунда чабам», – ди ул, сәгатенә карый-карый. Әңгәмә үзеннән-үзе авырга узган ВИЧ-инфекцияле хатын-кыз проблема-ларына барып тоташа. СПИДлы әни өчен бала табу – ул зур тәвәккәллек.



– Диагнозны белүгә үк, алга таба ничек яшәргә, дигән сорауга җавап эзләп, күп кенә мәгълүмат туплаган идем. Андый хатыннарга бала табарга ярый гына түгел, ә кирәк икәнлеген белгәч, куануларым... Көннәрдән бер көнне мин дә авырга уздым. Шатландык та, хәсрәткә дә төштек бу яңалыкка. Чиребез балага йокмасмы, дибез. Тугыз ай дәвамында АРВ (антиретровирус) препараты эчтем. Шулай тиеш. Хатын-кызлар консультациясеннән тыш, берөзлексез СПИД үзәгендә тикшеренеп тордым. Баланы кайда тудырырга тиешлегемне табиблар үзләре әйтте. Сайланып тору мөмкин­леге булмады. Ник дисәң, әнигә бала тапканда АРВ препараты салалар, аннары аның ширбәтен бәбигә эчерәләр. Бу препарат кайбер хастаханәдә генә бар. Кызым сау-сәламәт туды. Балада ВИЧ-инфекция юклы-гын белгәч, шатлануларыбыз... Хәзер кызым Ева-Мария алтынчы яше белән бара. Шулай да безнең законнар буенча бала яшь ярымга кадәр исәптә тора. Бу чорда әнисенең антитәнчекләре аның каныннан тулысынча чыгып бетәргә тиеш. Ә бит, бер уйласаң, балага ике-өч айдан соң да ВИЧ билгеләре күрсәтә торган анализ ясатырга була. Уйланылмаган законнар аркасында күпме сабыйның язмышы сына. Икенче баламны тапканда алай ук борчылмадык инде. Улым Адам өч яшен тутырып килә. Кызганычка каршы, балаларымның икесе дә күкрәк сөтенең ни икәнен белмәде. Миңа аларны имезергә ярамады. 2009 елны әнием үлеп китте. Ике энем: ун яшьлек Саша белән алты яшьлек Андрей караучысыз калды. Кечесе – церебраль параличлы, ул ни басып, ни утырып тора алмый, ятып кына тора. Аны шундук балалар йортына озаттылар. Ә Сашаны үземә опекага алдым. Ул бүген Кадетлар мәктәбендә укый, спорт, музыка белән шөгыльләнә, десантчы булам, ди. Андрей өчен бик борчыла идем. Гарип бала кемгә кирәк инде ул. «Үзебезгә алыйк, өч бала янына тагын берәү генә сыяр», – дим иремә. Ә үзебез бер бүлмәле фатирда яшибез, борылыр урын юк. «Кем безгә бала бирсен, без бит икебез дә ВИЧ-инфекцияле», – ди ирем. Шул вакытларда улыбыз Адам авырып китте. Табибларга йөртә торгач, анда баш мие чире таптылар. Тагын бер тетрәнү кичердек. Чөнки чирне дәвалап булмый, диделәр. Төрле уколлар билгеләделәр. «Улы­бызның авыруы тикмәгә түгел, Андрейны алырга кирәк. Аллаһы Тәгаләнең кисәтүе бу безгә», – дидем.
Бүген алар 36 квадрат метрлы кысан гына бүлмәдә – алты кеше. Дүрт баланың берсе – инвалид. Икен­чесендә гомерлек чир. Аларның һәркайсы үз бүлмәсе турында хыяллана. Андрейга әле күптән түгел генә операция булган. «Тагын берне ясасалар, бәлкем, йөреп китәр», – дип өметләнә Светлана. Әле бер, әле икенче баласы белән хастаханәдән кайтып кермәгән үзе дә өметсез авыру ханымның бердәнбер теләге: «Сәламәт булсыннар!»



«Хәбәрләшүне бераз кичектереп торырга туры килде, бер баламны яңадан операциягә салдым, икенчесе белән хастаханәгә яттым, – дип яза Интернет аша җибәргән хатында Светлана. – Балалар йортында Андрейны «укытуга бирелми», дисәләр дә, ул бик акыллы, шигырьләр яза, үзе сөйли, өйдә торып укый. Әлегә үрмәләп кенә йөри. Тик аның аягына басачагына, башка балалар кебек укый, яза алачагына ышанабыз».
– Ашыгам, – ди ханым безнең белән саубуллашкан-да. Көн дәвамында башкарасы эшләрен санап китә дә, ишеткәннәребезгә ышаныргамы-ышанмаскамы дип гаҗәпләнүебезне күреп, – яшәп калырга ашыгам, – дип куя.
 
Изамбаеваның әйтүенә караганда, балалар һәм яшүсмерләр арасында чирне кисәтү, дөресрәге, аза барудан туктатып тору чаралары авырдан бара. Алар хәлне аңлап бетерми, көн дә ике мәртәбә эчелә торган даруның нинди әһәмияткә ия булуын белергә теләми. Кайбер балаларның 14 яшен дә тутырмыйча үлүе шуның белән аңлатыла.
«Позитив дулкын» социаль яклау һәм сәламәтлек саклау фонды (Санкт-Петербург), «Светлана Изамбаева» коммерцияле булмаган хәйрия фонды (Казан) һәм «Юла» Спид-сервис оешмасы (Калининград) белән берлектә «Вич-позитив кешеләрнең хокуклары» проектын гамәлгә ашыруга кереште.
Европа Берлегенең финанс ярдәме белән башланып киткән әлеге проектның төп максаты – ВИЧ-инфекцияле кешеләрне үз хокукларын яклау, дәвалану һәм тиешле ярдәм алу максатында көрәшкә тарту.
СПИД – сервис оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, илнең төньяк-көнбатыш регионнары активистлары хокук саклау эшчәнлеге буенча махсус курслар үтәчәк. Моннан тыш, хокукый портал оештырылачак, кеше хокукларын яклау белән шөгыльләнүче активистлар өчен методик кулланма нәшер ителәчәк, ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең хокукларын бозу фактлары буенча эш кузгатылачак.
Проектның төп өлеше – медицина хезмәткәрләре һәм медицина оешмалары белән эшләүгә багышланачак. ВИЧ-позитив пациентларның хокуклары буенча методик һәм мәгълүмати материал эшләнәчәк, эксперт-форумнар үткәреләчәк.
Шулай ук хакимиятнең төрле дәрәҗәдәге закон чыгару һәм башкарма органнары белән хезмәттәшлек кылу да карала. Төп бурычларның берсе – шушы авыруларга хакимиятнең игътибарын юнәлтү. Әлеге проектны тормышка ашыру 2012–2014 елларга исәп­ләнгән. Аны гамәлгә кертүгә 300 мең евро тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар