Логотип
Язмыш

Яшәү, үлем... икесе бер сукмак

Менә ничә көннәр инде аңа һаман бер үк төш керә. Әйтерсең лә ул йокламый да, күзләрен генә йома. Йома да, гел бәләкәй чагындагы кебек, хыялый бер кызга әйләнеп, ике кулы белән кагына-кагына, күккә - иксез-чиксез биеклеккә күтәрелә... Үзе шундый җиңел, гүя аның гәүдәсе гәүдә түгел, ә бәлки күкне иңләп гизгән ак болытның бер каурые гына, аңа шуңдый-шундый рәхәт. Тик бу халәт озакка бармый. Кинәт ул упкынга оча. Ә анда аның әнисе. Кызны кулыннан җитәкләп каядыр әйди. “Әни, син бит инде күптән үлгән’', - дип тартыша кыз. “Үтер аны, - дип кабатлый әнисе, - үтер аны”.
Ул шабыр тиргә батып уянып китә. Үзенең кайдалыгы капылт исенә төшеп, калтыранып куя, йөрәге сулык-сулык килеп тибәргә тотына, һәм ул, таңгача керфек тә какмый, елап чыга.
Бер төшне өч мәртәбә күрсәң, чынга аша, диләр. Ә өнеңдә булганны төшеңдә күрү нәрсә микән ул?!
Караңгы төн артыннан рәхимсез рәвештә эзәрлекли килгән төше аны әнә шулай кагып уята да. мең дә бер мәртә кичкән уйлары янә тезгененнән ычкына.
...Ул әти-әнисенә бер генә бала, соңлап, көттереп килгән кадерле
өйрәтте. Яхшысын да, яманын да кайтып аңа сөйли. Җавапсыз беренче мәхәббәте хакында да иң беренче. әлбәттә инде, әнисе белде.
- Мин аны иң якын дустым дип йөрим, ә ул, - дип үкси-үкси елый кыз әнисен кочаклап. - Ә ул минем егетемне алып китте.
- Беренче мәхәббәт уза да китә ул. кызым. Түз, сабыр ит. Ә менә чыны килгәч, кара аны, сак бул. Анысында инде дус кызларыңны якын китермә, араны өз алар белән. - Әнисе аны шулай дип юата. Ә үзенең бит алмалары буйлап яшь тәгәри. - Иреңне, балам, берәүгә дә бирмә... Җан тырмаш, тик бирмә, дип кабатлый әнисе.
Хәтта шул чагында да аңла­маган бит Назлыгөл газиз әнкә­сенең хәлләрен. Башта соңлап кайта, ә аннары бөтенләй кайтмас­ка әйләнгән әтисе аларны иң кыен чагында - әнисе авырып, урын өстенә калгач ташлап китте. Кызының унберне тәмамлап, институтка җыенган чагы. Алай гына да түгел, иртәгесен имти­ханга барам дип торган - иң җаваплы көннәр иде.
Әтисе аның белән аңлашып торуны кирәк тапмады. Әйберләрен дә, Назлыгөл югында, бур кеше кебек, кеше-кара күрмәгәндә алып
һәм акыллы иде аның әнисе. Гомер буе иргә баш иеп, аңа табынып яшәде. Күмәргә дә килмәгән әтисенә исә: “Мин аны гафу итәм”, дигән сүзләрне җиткерергә кушып калдырды.
Назлыгөл көтмәгәндә ялгыз калды. Дөрес, әтисе килгәләп, хәлен белештереп торды торуын.
Ул үзе болай матди кыенлык күрмәде. Башта әтисенең ярдәмен кабул итмәскә, аның белән сөйләшмәскә дә уйлаган иде. Тик ялгызлык артыннан куа килгән мохтаҗлык аны килеп туган хәл белән килешергә, тешне кысып булса да түбәнсенергә мәҗбүр итте. Кызның күңеле тулы үпкә- рәнҗү иде. “Әни сине гафу итте, ә мин сине беркайчан да гафу итмәячәкмен”, - дип кисәтте ул  әтисен. Кыз институтка керү уеннан кайтып, музыка училищесына барып керде. Музыка мәктәбен гел “5” ле билгеләренә генә тәмамлаган Назлыгөлгә анда керү җиңел булды. Сәләт тә бар иде кызда, һәм әйткәнен эшли торган бер үҗәтлек тә. Соңгы курста Дамир исемле егет белән та­нышты. һәм дөньясын онытып гашыйк булды. “Мәхәббәтнең чыны шушыдыр инде, әнием”. Ул әнисенең сүзләрен йөрәгенә уеп салган иде. Егетнең, һөнәре буенча музыкадан бие ерак торса да, күңеле якты, чиста. Назлыгөлнең фортепианода уйнап җырлаганын мөкиббен китеп тыңлый да: "Назлыгөл түгел, моңлыгөлем син", - дип шаярта. Дусларының, танышлырының йөрәген яндырырлык итеп матур яшиләр иде алар. Назлыгөл иренә бер-бер артлы ике бала алып кайтты: Дамир теләгәнчә - башта кыз, аннары малай... Тормыш мәшәкатьләре белән көн арты көн үтә торды. Инде балаларының да берсе мәктәпкә, икенчесе бакчага китте. Ә хатын үзе укыган училищеда музыка дәресләре алып бара башлады. Бервакыт ике баласын җитәкләп, урам буйлап кайтып килгәндә, юлына кайчандыр беренче мәхәббәтен “урлап” киткән классташ кыз очрады. Назлыгөл аны күргәч, шулкадәр шатланды, шулкадәр сөенде. Яшьлектәге булган хәлләрне искә төшереп, көлешә-көлешә озак гөрләштеләр алар. Аерылып китә алмагач, Назлыгөл аны өенә чакырды: “Әйдә, керик, рәхәтләнеп бер сөйләшик”, - диде. Их-х, белгән булсачы бу кунакчыллыкның ни белән бетәсен?! Бер авызың пешсә, икенчесендә өреп кабасың бит аны. Ә Назлыгөлгә бер үк хатаны кат-кат кабатларга язган, күрәсең. Юк, кача алмады Назлыгөл язмышыннан. Әнисенең әйткәннәре дә баштан чыкты. Классташы кияүгә чыкмаган, сәүдә оешмасында ниндидер бер бүлекне җитәкли булып чыкты. Өйләренә йә шәраб, йә аракы кыстырып килеп йөрүләренең нәтиҗәсе аяныч төгәлләнде. Моңарчы чит хатыннарга битараф булган, Назлыгөленнән башка берәүне дә күрмәгән-ишетмәгән ир әллә нишләде. Назлыгөл аның әрсез кунакка кызыксынып һәм сокланып каравын тойды. Хатын инде юктан гына кызып китә, иренә бәйләнә башлады. Ул ирен чын ярату белән ярата, һәм беренче мәртәбә авыр көнләшү хисе кичерә иде.
Шул көннән сәгать теле кирегә тәгәри башлаган иртәдә алар гаилә белән урманга ял итәргә барырга җыендылар. Инде балалар да әзер, ашау-эчү хәстәре дә күрелгән... Шулчак ишектә кың­гырау... Ишектә күренгән классташ кызын Назлыгөл салкын гына сәламләде. Уз да, чыгып кит тә, димәде. Ишек төбенә барып, тораташ каткан Дамир хатынның: “Мин дә сезнең белән барам” диюенә: “Әйдә, күңеллерәк булыр”, - дип шундук ризалыгын бирде. Шулкадәр теләмәде Назлыгөл аны алырга, йөрәге сизенгән, күрәсе күңелгә килгән. Ләкин ул аны кисәтә генә алмады.
Хәзер дә - айлар түгел, еллар үткәч тә - ятса-торса, күз алдыннан китми җәфалаган күренешкә тап булганчы, алар Зәңгәр күл янында матур, тын почмакны сайлап, шунда палатка кордылар. Балалар кайсы-кая таралышты. Ир учак көйрәтеп җибәрде. Хатыннар, казан асып, аш пешерергә кереште. Барысы да әйбәт булыр, бу кояшлы, гаҗәеп көндә юлдан язарлык берни дә булмас шикелле иде. Назлыгөл якында гына челтерәп аккан чишмәгә төшеп су алып менде. Озын пычак алып, кулында шактый вакыт әйләндергәләп торды. Шулкадәр дә зур пычак алмаса дип, ирен битәрләп тә алды. Аннан
бәрәңге чистарта башлады. Балалар кайдадыр якында гына су коена. Малай әтисен чакыра башлагач кына, Назлыгөл Дамирның кинәт юкка чыгуын абайлап алды. Дус хатыны да күренми. “Әллә, Ходаем...” Башка килгән бу уеннан үзе дә куркып, беркавым нишләргә дә белми басып торды. Аннары икеләнеп кенә урман эченә таба атлады. Аягын да кузгатмыйча, шул урында егылып кына үлгән булсачы. Бу хурлыкларга калмас иде бит ул. Алар ерак та кермәгәннәр. Йөзь­яшәрлек имән артына посканнар да, тыела алмыйча үбешәләр. Назлыгөл кайда икәнлеген, ни эшлә­гәнен белмәде. Кулындагы пычагын хатынның аркасына батырды. Соңыннан, суд барышында, аңа кат- кат бер сорауны бирделәр: “Ничек кулың барды?” Ә ул исә бу сорауга бүген дә җавап бирергә әзер түгел. Чөнки шул минутта аның өчен дөнья беткән, ул үзе дә тере мәеткә әйләнгән иде. Нечкә озын бармаклары буйлап агып төшкән кан да, иренең ачынып кычкырып җибәрүе дә, төшендә сымак кына тоелды аңа.
Назлыгөлне урыныннан куптарып диярлек алып киттеләр. Утыз яшьлек хатынның минут эчендә чигә чәчләре агарып чыкты. Кулына богау салганда, ул башы әйләнеп егылып китүдән чак кына тыелып калды. Бәхетсезлегенә дип тартып китергән яшел урман да, берничә адымда гына җәйрәп яткан зәңгәр күл һәм зәп-зәңгәр күк тә, бер мизгелдә буй җитмәслек могҗизага әверелде.
Хөкем карары чыгарыр алдыннан хатынга соңгы сүз бирделәр. Аннан “үкенәм, ялгыш булды” дигән сүз­ләрне көттеләр. Әмма ул, зур җинаять эшләвен, кеше үтерүен аңласа да, алай дип әйтмәде. Бары: “Мин, арага чит хатын кертеп, зур ялгышлык җибәрдем”, - дип әнисенең васыять итеп әйткән сүзләрен генә кабатлады. Аның ике баласы, моңарчы хөкемгә тартылмаган булуын, эштә бары яхшы яктан гына танылуын һәм җинаятьне китереп чыгаручы сәбәп, мотивны исәпкә алып, ике елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
Аны, озак та үтми, Казанда ур­нашкан изоляторларның берсеннән хатын-кызлар колониясе - Коз­ловка төрмәсенә күчерделәр. Озатырга дип килгән иренә ул: “Балаларны ташлама, исән-сау кайтсам, үземә алырмын”, - дип, соңгы сүзен әйтте. Ирнең йөзенә карарлык түгел иде. Бу фаҗигадә төп рольне уйнаучы кеше үзе икәнлегенә төшенгәнгә, ул үзен икеләтә бәхетсез, икеләтә гаепле сизә: “Кичер, Назлыгөлем, ише­тәсеңме, кичер...” “Юк, мин сине кичерә алмыйм”, - ди Назлыгөл, кайчандыр әтисенә әйткән сүзләрне кабатлап. - Беркайчан да
кичермәячәкмен мин сине”.
Әйтүен әйтте дә, тик оныта алмый ул Дамирны. Сөя белгән кеше генә кичерә, диләрме әле. Әйе, ул ирен сөя. Әнә шундый корбаннарга юлыга-юлыга сөя ул аны! Менә хәзер тимер ишекләр, тимер тәрәзәләр артына кереп бикләнгәч, синең сукыр бер тиенгә тормаган тормышыңны чәнечкеле киртәләр янында котырынып өргән бозау кадәрле этләр саклый башлагач, ни югалтканыңны аңлыйсың.
Нишләтәсең, әнисе әйтмешли, күрәсе гүргә кертә шул.
...Сәхнәдән моңлы җыр агыла:
“Яшәү, үлем... бары тик бер
сукмак,
Нигә башка сукмак юк икән?..”
Уен коралында үзе уйнап, үзе җырлаган ханымның зур соры күзләре без утырган залдан бик еракта шикелле. Гәүдәсенә ятып торган озын кара күлмәге аның бүгенге хәлен чагылдыра сымак. Без аны, колониядә эшләүче хезмәткәр дип уйлап, төрмә җитәкчесенә: “Концертны оештыручыдыр инде”, - дип сүз кушабыз. Ә ул: “Хөкем ителгән хатын ул, иренең сөяркәсен үтергән”, - дип безне “аяктан ега”. Йөрәк өзгеч моң кинәт тукталып кала. Колониягә килгән кунаклар хөрмәтенә оештырылган тамаша тәмам. Мин Назлыгөлнең ире, туганнары, төрмә хезмәт­кәрләре белән сөйләшүдән соң, инде күрмичә дә, якын танышыма әверелгән “гражданка Сәлимова”ны (исеме үзгәртелде) эзлим.
- Каян барын да беләсез? - дип кызыксына минем хәбәрдарлегемә гаҗәпләнеп.
- Ирең киләме, сагынасыңмы? - дип, ашыга-ашыга тезеп китәм мин дә.
- Еш килә, - ди ул, йөзе балкып китеп. - Балаларны да алып килергә куштым әле. Сагындым, үләм инде.
- Алай ярармы соң? Бала бит...
- Мин алардан бернәрсәне дә яшерергә җыенмыйм. Ничек бар, шулай кабул итсеннәр! Итмиләр икән, анысы инде башка мәсьәлә, - ди ул көрсенеп.
- Ә ирең... Ирең нәрсә ди?
- Нәрсә дисен, шул инде, килгән саен аягыма егылып, гафу үтенә. Ул бер кавым уйланып тора да, ишетелер-ишетелмәс көнә әйтеп куя: “Кичердем мин аны. Күргән бөтен газапларым аның аркасында булса да, кичердем”.
- Ә теге хатын? - дип, сак кына башлыйм сүземне.
Ул мине шундук туктата.
- Нәрсә “теге хатын”?!
- Жәл бит... Син инде хәзер гомер-гомергә җинаятьче тамгасы йөртәчәксең.
- Дөньялыкта мин инде тәмугны күрдем, үз җәзамны алдым, ә ахирәттәгесен кем белә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ни эйтергэ дэ белмим,бик авыр хэл.Башына тошкэн кеше узе генэ белэ.Хокем чыгарырга хакыбыз юк.Аллахы Тэгалэ узе кичерсен.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рушания! Сезнен акыллы фикерегез мине хикэядэн дэ катырак тетрэндерде. Нинди акыллы сузлэр!!! Алла ярдэм итсен шул юлга тарыган хатын-кызларга, рэхмэтеннэн ташламасын, яраббым.

      Хәзер укыйлар