Логотип
Язмыш

​Ясалма киртәләр

Төшемдә аның диңгез буйлап йөгергәнен күрәм. ни татлы төш, тик Ул мәңге чынга ашмаячак. Диңгез – аның да, ул исән булганда минем дә хыял гына булып калачак...

Күрше Нина түти кергән. Күз яшьләре белән генә еламый. Аның яшендәгеләр йөрәк, кан басымы, радикулит... дип, табиб ишек төбен саклаганда, ул башка ишекләрне шакырга мәҗбүр. Гәрчә, йөрәк белән кан басымы аңа да бик таныш. Ләкин Нина түтинең боларны уйларга вакыты юк: оныгы ташлап киткән ике ятимне аякка бастырасы бар аның. Күз яшьләре белән генә еламый, дигәч, бу балаларны тәрбияләү авырлыгыннан сыктый икән дип уйламагыз. Үз сөяге үзенә авыр түгел аның. Бүтән нәрсә борчый Нина түтине. Берсенә – 4, икенчесенә 2 яшь чактан ук җил-яңгыр тидерми үстергән шушы балаларны ничә сумлык ашатуы, ничә сумга кием алуы, сабын-порошок ише кирәк-яракка күпме акча тотуы хакында опека һәм попечительлек органына ел саен бирелә торган хисапның чираттагысын тапшырыр көн килеп җиткән. Алай-болай гына түгел – һәр алган нәрсәсен тауар чегы белән раслаган, җиде-сигез битлек төп-төгәл хисап ул! Моннан тыш, банктан бер белешмә, пенсия фондыннан икенчесе кирәк...

Бик яхшы аңлыйм Нини түтине. Үзем дә опекун – бертуган апамның опекуны. Опекун гына дию берни дә аңлатмас, мин – аның аяклары, аның куллары, аның яклаучысы, аның дөнья белән ике арадагы күпере, бөтен хаҗәтен үтәүчесе. Аннан башка минем әле ирем, мин үстерергә тиешле ике балам да бар. Уены-чыны белән әйткәндә, үзем мин дәү­ләткә шактый гына файдалы кеше. Беренчедән, эшләп, казнага салым түлим, икен­чедән – киләчәктә шушы илгә хезмәт итәчәк балалар үстерәм, дәүләткә артык чыгым чыгармыйча гына беренче группа инвалид апамны тәрбиялим, аның барлык мәшәкатен йокым һәм ялым хисабына үзем хәл итәм. Моның өчен бер тиен акча сорамыйм, апага аерым бәдрәфе, инвалидлар өчен уңайлы юыну бүлмәсе булган иркен фатир дауламыйм, гәрчә андый фатир бер дә комачау­ламас, һәм өйдәге авыр ис, апаны юындыру җәһәтеннән гаиләбездә килеп чыккан күп кенә низагларны булдырмый калырга ярдәм итәр иде.


Сират кичү

Әни үлгәч, дөнья яшәүдән туктар кебек иде. Тукта­мады. Кешелекнең бар проблемасын төяп, галәм караң­гылыгындагы мәңгелек юлыннан алга баруын белде. Әнине җирләп, кырыгын уздыруга, алдыбызга авыр­лык­ның иң беренчесе һәм иң зурысы килеп басты. Әни исән вакытта, бу хәл кайчан да бер булачак бит, дип, хәтта уйларга да курыктык, менә ул көн килде – үзен-үзе йөртә алмаучы апамны Казанга алып китәргә кирәк. Галәмәт авыр, өйдә фәкать шуышып кына йөргән, гомерендә дә авылдан чыгып карамаган, бүрәнә кебек гел бөгелмәс гәүдәсе куркудан дер-дер калтыранган апаны! Машина табып (үз машинабыз юк иде әле), алып чыгып сала алган хәлдә дә, бишенче катка ничек алып менәрбез аны? Алып менеп тә, коммуналь фатир бүлмәсендә ничекләр көн итәрбез! Бәдрәфе дә, мунчасы да, ашау-эчүе дә, яшәве дә шушы бер бүлмә булачак бит. Әле күршеләр кертергә ризалашса! (Апа авылда яшәсә дә, пропискасы гел Казанда булды.)

Авырлыкның берсен җиңдек дип, җиңел сулауга, икенче авырлык калыкты. Апага пенсиясен бирмиләр. Бер ай – юк, икенче, өченче ай – тагын юк. Авылда яшәгәндә почтальон өйгә кертә дә бирә иде. Монда менә бирмиләр. Үзе килеп, кул куеп алсын, диләр. «Килә алмый ул, йөри алмый! Аягына да баса алмый! Гарип ул, тумыштан гарип!» Җан әрнүе белән кычкырганым начальникларына ук ишетелгән икән: «Нотариус раслаган ышаныч кәгазе дә ярый. Шул булса, пенсияне үзегез килеп алырсыз», – ди. Ниһаять, караңгы тоннельдә яктылык шәйләнде, дидем, куанып. Безгә бит нишлә­сен, кая, кемгә мөрәҗәгать итәсен дә әйтүче юк. Сукыр кешедәй, барасы сукмакны капшап кына тапмалы. Авылда апа­ның документлары белән бәйле мәшәкать беркайчан тумады. Апа ничек туган булса, шулай яшәде. Паспорты бармы – бар, кул куя беләме – белә, шул җиткән. Арты­гын сорамадылар. Барыбызны да үз кубызына биеткән, синнән-миннән акыллырак итеп сөйләшкән апа ла ул!

...Нотариус апаның имзасы куелган ышаныч кәгазен расламады. «Судка мөрәҗәгать итегез!» – диде ул.
 

Юләрлеккә таныклык

Дәү әни суд юлында йөрүдән бик курка иде безнең. «Суд юлыннан үзең сакла!» – дип тәмамлана иде кылган догалары. Мин дә куркам. Курыксам да, чара юк –
суд ишеген дә ачарга туры килде менә. Гафу ит, апам, бәгърем. Үз ирегем белән сине «юләр» дип танытучы кәгазь артыннан йөрим. Безнең өчен син юләр дә, ахмак та түгел. Тик шушы кәгазь булмаса, миңа бөтен җиргә сине күтәреп алып барырга туры киләчәк. Аңла инде яме, рәнҗемә.

...Суд-медицина экспертизасы аны дөрестән дә акылга зәгыйфь, дип таныды. Рәхмәт табибларга, апаны күтәреп йөрисе булмады, хәлгә кереп, өйгә үзләре килде. Әмма... Ник йөрәгем сыза икән минем бу кадәр? Үземне укырга, санарга өйрәткән, гомеремдә беренче тапкыр Шүрәле, Су анасы, Камыр батыр белән таныштырган апага «юләр» мөһере суктырган өченме?..
 

Хисап көне

Телефоным шалтырый. Опека бүлегеннән икән. Хисабыгыз тапшырылмаган, диләр, тизрәк килергә кушалар. Тагын эштән сорап китәргә кирәк инде. «Әллә опекун булган өчен бик күп акча түлиләрме? Шуның өчен хисап бирәсеңме?» – дип сорый таныш-белеш. 
Үз туганымны караганга кем түләсен, ди, инде? Казна эшендә эшләмәгән опекуннарга аена мең сум тирәсе түләнә бугай үзе. Аларның миңа акчалары да кирәк түгел. Юк-бар белән генә җәфала­масын­нар. Яшәдек бит әле моңарчы, берәүнең дә бездә гаме булмады. Апаны какмадык-сукмадык, ачлыктан, суыктан тилмертмәдек. Шулай булмаса, 48 яшенә кадәр яшәр идеме ул?! «Пенсиясеннән баш тарт! Акчасы өчен генә карыйсыз дигәннән котылырбыз, ичмасам», – ди ирем.

Кызык та инде бездәге законнар. Гарип балаңа 18 яшь тулганчы аның тормышы белән берәү дә кызыксынмый. Ә инде аңа 18 тулдымы – әни кеше үзенең опекун статусын раслатырга тиеш. Шунсыз ул бала­сы­ның бер генә проблемасын да хәл итә алмый. Әмма хәзер аның һәр гамәлен опека һәм попечительлек органы күзәтә­чәк. Баласының пенсиясен кирәкмәгәнгә туздыра күр­мәсен тагын! Шул рәвешле, аны үз әнисен­нән, бәлки әле бердәнбер кайгыртучысыннан да яклый дәүләтебез.
Ярты көнемне опека бүлегенең ишек төбен саклап уздырганчы, мин бу вакытымны апама багышлый алыр идем. Болай да эштән соң кайтыла, аңа игътибар аз. Кемдер монда килеп хисап бирү өчен авыру баласы янында кеше яллап калдырырга мәҗбүр.
 

Эшемне прокурор тикшерә

Хисапны дөрес тутырмаганмын икән. Бүлектәге хезмәткәрнең күзе маңгаена менгән: «Сез берничек тә моның кадәр акча тота алмыйсыз. Мин сезнең хисапны кабул итмим, дөрес итеп тутырыгыз!»
Без ул елны моннан күбрәк тә акча тоттык әле, чөнки фатирга ремонт ясаттык. Апаның пенсиясе дә, иремнең хезмәт хакы да, минеке дә шул ремонтка кереп бетте. Җитмәде дә әле, кредит алырга туры килде. Менә шушы гамәлем – апаның бөтен пенсиясен ремонтка сарыф итү ошамаган тегеләргә. «Апагыз өчен конкрет ничә сум тоттыгыз, безне фәкать шунысы гына кызыксындыра». Кем белгән дә, кем исәпләп торган инде аны ул вакытта. Әмма шунысын беләм – апа яткан бүлмәне ясап чыгу өчен генә дә пенсиясе җитми. Әле бит авылда өй дә бар безнең. Апама әнидән калган мирас ул. Апа үзе анда бер кадак кага алмаса да, опекун буларак, мин бу йортны да төзек килеш, рәтләтеп торырга тиеш. Апаны да карарга кирәк, эшлисе дә бар, балалар да кечкенә, инде бу йортны да сөйрәрлек көч юк, булмаса, сатыйкмы дигән идек, анысына опека бүлеге рөхсәт бирмәде. Бабай салган, әни гомер буе яшәгән, без көчтән килгәнчә булышкан үз йортыбызны, апа исемендә булгач, хәзер сата да алмыйбыз икән.

Закон буенча, ел буена апаның пенсиясенә сатып алган әйберләрнең чеклары җыелып барырга тиеш. Аның язуы инде ике айдан ук танылмый башлый. «Сез аларның копиясен алып куя торган булыгыз», – диләр. Өендә хастасы бар кешенең болай да мәшәкате муеннан. Инде көн саен чек төшереп йөрисеме? Бу мине бик гарьлән­дерә. Минем алай исәпләп, бүлеп, хисап биреп тә йөрисем килми, вакытым да юк. Эштән кайткач, минем әле апаны ашатып-эчертәсем, чиләген түгәсем, керен юасым, иртәгәсен ул минем ярдәмнән башка гына ашый алырлык ризык хәстәрләп калдырасым бар. Әмма законнар белән дә исәпләшми булмый. Хисап тутырмасам, опекунлык комиссиясе банктан апаның пенсиясен алырга рөхсәт язуы бирми. Әле кулыңда тиешле документларың булып та, ай саен кассадагы кызга апаның ни өчен үзе килә алмавын аңлатырга, аның пенсиясен үзем алырга хакым барлыгын расларга туры килә. Моннан биш-алты ел элек шушы ук банктагылар апаның пенсиясен картага килә торган итеп ясаганнар иде. Харап уңай иде ул, ай саен банкка барып, чиратлар торасы юк иде. Кибеттән әйбер алганда да җайлы, телефонга «смс» килә дә, хисап тутырганда шуларны шпаргалка урынына кулланасың. Быел ул картаның срогы чыкты. Яңага алыштырыйм дисәм, инвалидларның пенсиясен картага күчерергә ярамый икән. Регламентта каралмаган, ди. Ә бит опекуннарның болай да мәшәкатьле тормышына бер уңайлык өсти иде пенсиянең картага гына килүе.
 

Көтелмәгән «кунак»лар

Менә бүген тагын... Эшкә генә килеп утырган идем – телефон! «Сезнең ишек төбендә торабыз, ачыгыз!» – диләр. Район хакимиятеннән апаның торак хәлен тикшерергә килгәннәр. «Менә бит ничек кайгырталар. Торак хәле начар булса, аны ничек тә яхшырту җайларын табарга тырышырлар», – дип уйлый күрмәгез тагын. Апаны авылдан алып килгәч, шактый еллар коммуналь фатирдагы бүлмәдә яшәдек без. Җылы суы, ваннасы юк иде. Сез аны ничек күтәреп менгерәсез, ничек төшерәсез, кайда юындырасыз дип, беркем дә кызыксынмады. Ә хәлебез бик тә кыен иде. Инде ул бүлмәне сатып, аерым фатир алу өчен нинди җәфалар күргәнебезне сөйләмим, озакка китә. Фәкать шуны гына әйтәм, акылга зәгыйфь инвалид яшәгән фатирны сату өчен өч төрле оешмадан рөхсәт кирәк. Аларның һәрберсендә документлар берәр ай карала торгач, төп-төгәл өч ай уза. Бездән бүлмә сатып алучы да өч ай көтәргә тиеш, безгә үз фатирын сатучысы да. Соңгы инстанция – район хакимияте. Район башлыгы имзалаганчы, документларга юрист кул куярга тиеш. Ә ул куймыйм: «Кеше саен 18 квадрат метр мәйдан чыкмый. Берәрегез үз өлешеннән баш тарсын», – ди. Уйлап кына карагыз: без ирем белән үз акчабызга фатир сатып алабыз, һәм безгә аны сатып алырга ризалык бирми­ләр. Инде менә шул фатирда апаның ничек яшәвен тикшерергә килүләре икән. «Мин бит эштә», – дим. «Өйдә кемегез бар, шул ачсын!» Өйдә кеше юклыгын, апаның исә ишекне барып ача алмавын аңлатам. «Сез аның ялгызын калдырырга тиеш түгел! Сез югында бер-бер хәл булса?» Аллаһ кына саклый күрсен. Чынлап та, мин югында бер-бер хәл булса, ярдәмгә мохтаҗ кешене ялгыз калдырган өчен утыртып та куярга мөмкиннәр. Ә бит гел апа янында гына да утыра алмыйм. Кеше дә яллап булмый – бик кыйммәт ул. Кара, ничек кызык килеп чыга. Опекуннар эшләмәсен дә (чөнки авыруның берьялгызын калдырырга ярамый), аның пенсиясенә дә яшәмәсен. Ә ничек яшәсен?
 

Депутатка сүзем бар

Беркөнне бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновка да әйттем. Журналистлар белән очрашуга килгән чагы иде. Апаның шәһәр транспортында бушлай йөрергә хакы бар, әмма йөрер өчен аяклары юк. Аның аяклары – мин, үзем йөрим аның хаҗәте артыннан. Тик инде түләп йөрим. Апаның бушлай йөрү хокукы аның опекунына күчми. Яки менә парковкаларны гына алыйк. Инвалидларга бушлай ул, ләкин шул инвалидның эше белән йөргән опекунга түләүле. Мөмкинлеге чикле кеше 18 яшькәчә инвалид бала статусында була. Андый балаларны тәрбияләгән аналарга ниндидер ташламалар бар, ул пенсиягә дә бераз иртәрәк чыга. Апама 48 яшь. Ул инде инвалид бала статусында түгел. Аны караган өчен беркем дә мине пенсиягә иртәрәк җибәрмәячәк. Әмма... апага 10 яшь булса да, 50 яшь булса да, безнең мәшәкать гел бертөсле. Апа балигъ булды дип кенә, аның авыруы чигенмәде, карау-тәрбияләү җәһәтеннән бераз уңайлы­лык тумады. Хәтта киресенчә, 10 яшьлек бала белән чагыштырганда, 48 яшьлек кешене күтәреп йөртүе, юындыруы, киендерүе, ашату-эчертүе күпкә кыенрак. Мондый кешеләр 1 яшендә дә, 50 яшендә дә бала булып кала. Менә шушыларны да җиткерәсе иде закон чыгаручыларга.

Үзем яшәгән районның опека бүлегендәгеләр дә законнарның камил булмавын таный. Яңарак кына бер хатын белән сөйләштем. Икесенең дә акчасын иренең исеменә салып барганнар. Көтмәгәндә иргә инсульт булган. Хатын теге акчаларны ала алмый. Ире сәламәт булса, алар аны теләсә нишләтә алырлар иде, хәзер исә ул акча опекунлык комиссиясе контролендә – «недееспособный» кешенең милкен комиссия рөхсәтеннән башка хәтта үз хатынына да (гәрчә анда хатынның үз өлеше булса да) тотарга рөхсәт юк.

...Безне тагын тикшерергә киләселәр. «Кайчан килә­се­гезне әйтсәгез, ул көнне эштән сорап калырмын», – дим. (Әле, апага табиб чакырттым, дип, әле, кая да булса апаның документын илтәсе, дип, мин болай да эштән гел сорап китәргә мәҗбүр. Ярый, эштәгеләр хәлемне аңлый, сүз әйтми. Ә бит кемдер эштән китә алмаска да мөмкин.) «Без килә дип, сез аны киендереп, юындырып куячаксыз. Без менә көтмәгәндә генә килеп тикшерергә телибез». «Берсен дә кертмә! – ди ирем. – Дәүләт бир­гән фатирда яшәмибез лә. Безнең ничек яшәүдә кемнең ни эше бар?» Комиссия әгъзаларының да үзләренә тиешле эшне башкаруын аңлыйм мин. Тикшерү дә кирәктер анысы Кайдадыр, бәлки, авыру кешене тиешенчә ашатмыйча, салкын, караңгы бүлмә-ләрдә тоталардыр. «Фатирыбызда җылылык 18 градус кына. Апа туңып ята. Шуны хәл итәргә булыша алмыйсызмы?» – дим, район хакимияте вәкилләренә. «Ул безнең вазыйфа түгел», – диләр. Вазыйфалары опекуннар-ның еллык хисабын тикшереп, инвалидның пенсиясен банктан барып алырга рөхсәт кәгазе бирү, аның нинди шартларда яшәвен барып тикшерү икән. Ә ул шартларны ничек тә булса яхшыртырга ярдәм итүче генә юк. Анысы – фәкать опекунның гына вазыйфасы. Болай булырга тиеш түгелдер, ди күңелем. Инвалид кешенең проблемалары туып кына тора. Бәлки, опекуннарга ул проблемаларны җиңелрәк юл белән хәл итәргә булышыргадыр бу комиссияләргә. Мәсәлән, фатир сатып алганда акчабыз җитеп бетмәде. Мин яшь бала белән өйдә утыргач, банктан кредит та ала алмадык. Ә бит шул чагында инвалидларга торак хәлен яхшырту өчен дәүләттән биш йөз мең сум акча бирелә торган булган. Үзең белмәсәң, аны сиңа беркем, беркайчан да әйт­мәячәк. Без дә белмәдек. Район хакимияте каршында эшләүче опекунлык комиссияләрендә андый гына мәгълүматлар буладыр бит инде. Һичьюгы, мәгълүмати ярдәм күрсәтсеннәр иде.

Еламаган балага имезлек бирмиләр. Безгә, опекуннарга, үз проблемаларыбызны үзебезгә күрсәтми булмый. Бу язганнарым зарлану өчен түгел, булган мәсьәләләрне ачыктан-ачык итеп күрсәтү өчен иде.



Белгеч җаваплары: http://syuyumbike.ru/sorau-belgech/?id=3517
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дөрес язгансың, Лилия сеңелем. Аллаһы Тәгалә ярдәм һәм сабырлык бирсен үзеңә һәм гаиләңә.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Закон чыгаручылар тук чырайлы, уз байлыкларын арттыручылар гына шул. Шундый булмасалар, анларлар иде. Всё не для людей. Шул тиеннэр очен дэ ничек мыскыл итэлэр. Эле тагын саф акылы булган кешелэрне дэ юлэр дип моhерлилэр! Ничек итеп Россиянын данын тошерэлэр шундый "эшсез " турэлэр!

      • аватар Без имени

        0

        0

        без дэ шул халдэ...опекунга мен ярым тулиляр хэмул эшлямаскэ тиеш...

        Хәзер укыйлар