Логотип
Язмыш

Яратуга күкләр шаһит 

Нәни генә буйлы бер яшь кыз күңеле тулган саен тәрәз төбенә килеп, мөлдерәмә күзләрен күккә төби дә, гел бер теләк тели: «...акыллы, бар яклап та миңа туры килә торган асыл егет бирсәң иде!»

 

Нәни генә буйлы бер яшь кыз күңеле тулган саен тәрәз төбенә килеп, мөлдерәмә күзләрен күккә төби дә, гел бер теләк тели: «...акыллы, бар яклап та миңа туры килә торган асыл егет бирсәң иде!» Ә бу вакытта Казанның бөтенләй икенче читендә яшәүче асыл егетнең күңелендә үз ялваруы: «...кечкенә генә буйлы, әйбәт бер кыз белән таныштырсаң иде!» Күкләрнең мондый теләкләрне ишетми калганы бармы соң?! Берсенә – 24, икенчесенә 
17 яшь тулгач, Җирдә буикәүнең танышу тарихы башлана. 

«Мин – Раил, ә Сез – Зөлфия...» 

Сүзем – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Раил Шәмсуаров һәм аның тормыш юлдашы, хыялдагы әнә шул «кечкенә генә кыз» – Зөлфия турында. Раилне Камал сәхнәсендә яңгыраган моңлы җырлары, башкарган рольләре аша беләбез. Ә йомшак назлы тавышка ия калфаклы Зөлфияне төрле әдәби, милли чараларны алып баручы буларак таныйбыз. Ул Камал теат-рында диктор-тәрҗемәче булып эшли. Татарстан китап нәшрияты оештырган аудиокитаплар яздыруда катнаша. Фатих Әмирханның «Хәят» әсәрен Зөлфия Шәмсуарова укый. 

Шәмсуаровларларның гаилә тарихын язар өчен махсус Камал театрында очраштык. Монда әле бик тыныч. Коридорда безнең аяк тавышлары гына ишетелә. Пәрдә төшкән. Камал театрында җәйге антракт. Ә без грим бүлмәсендә танышу тарихын барлыйбыз. 

Раил Зөлфияне беренче тапкыр монда, сәхнә артындагы 301 нче бүлмәдә күрә. Чыгарылыш курс студентлары спектакль куя. Тамашачы булып Казан театр училищесы студентлары да килгән. Түгәрәк колак алкалары белән уйнап утыручы кыйгач кашлы бер кыз бигрәк ягымлы күренә Раилгә. Ягымлы да, чибәр дә... юк, андый үткен кызлар Раилгә карамас шул... Егет чикләрне үзенә үзе куя ул вакытта. Һәм яңадан театр тормышына чума. «Гөргөри кияүләре»ндә – Микуш, «Диләфрүз-remake»да – Җәмил, «Кечтекле уен»да – Рәсүл, «Мәхәббәт турында сөйлә-шик»тә Рөстәм образлары иҗат ителгән чоры яшь актерның. Репетиция, иҗади эзләнүләр... 

Берникадәр вакыттан соң театр янында кыйгач кашлы кыз янә очрый аңа. Тагын йөрәкне урыныннан кузгатып узып китә ул. Бу юлы Раил аны «Вконтакте» челтәреннән эзләп таба да, хат юллый: «Исәнмесез! Мин Камал театры актеры Раил Шәмсуаров булам. Ә Сез – Зөлфия...» Зөлфия дә җавапсыз калмый. Театр училищесында Илдар Хәйруллин төркемендә укуы, театрга йөрергә яратуы турында язып җибәрә. Җавап алгач та әллә ни зур өметләргә бирелми әле Раил. Һаман да шул үз-үзеңә булган ышанычсызлык сыйфаты комачаулый. Артык кәттә, артык чая кебек тоела аңа Зөлфия. Ни дисәң дә, Казан кызы бит! Раилнең йөрәк хәлләрен сизеп алган дусты Радик ситуацияне үз кулына ала. Раил исеменнән интернет аша Зөлфиягә матур сүзләр яудыра башлый ул. Ә Зөлфиянең гаиләдә тәртип кырыс, әнисе Рузалия апа да, юк-бар гашыйк булулардан кызын сакларга теләп, артист халкына ышаныч юк дип, укырга кергәндә үк кисәтеп куйган була. Һи-и, танышыр-танышмас бу кадәр купшы сүзләр язгач, егеткә ышаныч юк инде дигән нәтиҗә чыгара Радик хатларын укыган Зөлфия. Чактан гына май ботканы бозмый кала! Әле ярый Раил, беркөнне батырлыгын җыеп, Зөлфияне театрга «Бәби» спектаклен карарга чакыра.   

– Безнең курстагы бөтен кызлар да Раилне, «Зәңгәр шәл»дәге шәкертне, аның моңлы итеп матур җырлавын әйбәт белә иде. Читтән генә гыйшык тотып йөрүчеләр дә бар иде бугай. Ә мин менә белмим. Артист буларак аңа беркайчан да игътибар иткәнем булмаган. Беренче тапкыр очрашуга барганда да Раилне башкалар белән бутамас өчен, театр сайтындагы фотосын әллә ничә кат ачып карадым. Беренче күрүдә үк гашыйк булмадым әле. Аннары яраттым мин аны. Бик яраттым. Ул уйнаган спектакльләрне кат-кат карый, аның турында барысын да белергә тырыша идем. Берсендә, «Искән җилләр көенә» спектакле вакытында Раил сәхнәдә читән аркылы сикергәндә, аягы таеп китеп, читән белән бергә егылды. И кызгандым, и борчылдым шул чакта! Сигез ай очраштык без. Аннан... 

– Аннан Зөлфия миңа тәкъдим ясады, – дип елмая Раил. 

Ә хәл болай була. Җәй башында Раилнең Иштирәктә яшәүче әти-әнисе Наил абый белән Галия апа бергә яши башлауларына 30 ел тулу уңаеннан мәҗлес оештырырга уйлыйлар. Зөлфиянең сүзгә осталыгы, алып бару таланты барлыгы турында Раилдән ишеткән була инде алар. Гаилә бәйрәменә алып баручы итеп Зөлфияне чакыралар. Шулай итеп, егет кызны беренче тапкыр авылга алып кайта. 

– Бәлки, мине күрер өчен, сынау белән чакырулары булган- дыр, – дип, ул көнне искә төшерә Зөлфия. – Башта авыл Сабан туенда булдык, аннары кич гаилә бәйрәмен Раил белән бергәләп алып бардык. Раилнең туганнары да, әти-әнисе дә бик якын итеп кабул итте мине, баштан ук «кызым» дип эндәштеләр. Яныбызга килеп, «бер-берегезне тапкансыз, берүк югалтмагыз» диючеләр дә булды. Яшьлек бит! Йөрәкләрнең бер-берсенә омтылган чагы! Кире Казанга кайтканда инде Раил белән үзебезнең никахны планлаштыра башладык. 

– Артист халкына бик ышанып бетмәгән әниең Раилне ничек кабул итте? – дим. 

Ул вакытта инде әти-әнием Раил белән таныш иделәр. Яңа ел алдыннан, 30 декабрьдә танышырга кил-гән иде ул безгә. Танышкан көнне үк аңа «улым» дип эндәштеләр, үз итеп кабул иттеләр. Беләсезме, безнең бар да төштәге сыман бик тиз килеп чыкты, бернинди киртәләр дә булмады. Никахыбыз да, туебыз да бик матур узды. 

 

Нәсел 

Җиде буын бабаңны бел диюләре дә юктан гына түгел бит. Әби-баба-ларыбызның нәселдән-нәселгә күчеп килгән сыйфатларын белү – бүген безгә балаларыбызны яхшырак аңларга ярдәм итә. Зөлфиянең нәсел тамырлары Кайбыч районына барып тоташа. Әтисе Зөфәр – Кече Кайбыч, әнисе Олы Урсак авылында туган. Зөлфиянең әнисе Рузалия апа Кайнәт (мулла кушкан исеме – Нурлыкайнәт) әнисенең иркә кызы булып, Әһликамал дәү әнисенең итәгендә үсә. Әтисе бик иртә вафат була. Кайнәт апа үзе – Борындык авылы кызы. Ә Борындыкныкылар җырга-моңга гашыйк, дөнья тота торган үзгә кешеләр. Олы Урсак авылына килен булып төшкәч тә Кайнәт апа сынатмый, тол калу ачысына бирешми. Гомер буе укытучы булып эшли һәм артистларча матур тавыш белән үзәкләргә үтәрлек итеп җырлый торган була ул. Авылга спектакль, концерт белән килүче артистлар һәрвакыт Кайнәтләрдә туктала. Кайнәт апа үзе дә артист булырга хыяллана. Шуңа да кызы Рузалияне артистлыкка укырга җибәрә. Зөлфиянең әнисе дә кайчандыр театр училищесында Празат Исәнбәт, Шәһсәнәм Әсфәндиярова, Асия Хәйруллиналардан белем ала. Студент чагында ук Камал театрында уйный. Әмма яшьлек мәхәббәте – хәрби кеше Зөфәргә кияүгә чыгып, Мәскәүгә күченә. Бер-бер артлы кызлары туа, язмыш аны башка юлдан алып китә. Кызганыч, Кайнәт дәү әнисен Зөлфия күрми кала. Әмма аның кыйгач кашларын, үткерлеген, чибәрлеген нәкъ менә дәү әнисенең яшь чагына охшаталар. Кызык бит, нәсел агачының тармаклы кәүсәләр буйлап сузыл-ган кызыл җебе кайвакыт язмышларны бер сукмакка әйдәп кертә, киләчәкне кисештерә. Мәктәпне «бишле» билгеләренә генә тәмамлаган Зөлфия дә әнисе сукмагыннан китә... 

Ә Раил – Лениногорск районы Яңа Иштирәк авылы егете. Әнисе Галия – химия һәм биология укы-тучысы. «Халык мәгарифе отличнигы», «Хезмәт ветераны» кебек мактаулы исемнәргә ия мәртәбәле кеше. Әтисе Наил гомерен колхозга, туган җиргә багышлаган. Бик матур бормалы моңлы тавыш Раилгә әтисен-нән күчкән. Аларның нәселендә дә җырчылар, сәнгатькә гашыйк кеше-ләр шактый. 

2013 елның җәендә менә шушы ике нәсел кушылып, Зөлфия һәм Раил Шәмсуаровлар гаиләсе туа. 

Сынау 

Матур мәхәббәт тарихларын тыңлау да, язу да бик күңелле, әлбәттә. Ләкин күп очракта ял-кынлы мәхәббәт хисләре тормыш сынаулары каршында көчсезрәк булып чыга шул. Яшь гаиләләр яши башлауга ук беренче катлау-лыклар белән очраша. Кемдерҗиңә аны, ә кемнәрдер... 

– Әйе, бездә дә булды андый хәл, – ди Зөлфия белән Раил. 

– Мәхәббәтебезнең иң самими чагында, гашыйклыкның күкләрдә очып йөргән чорында өйләнештек. Гаилә булып бергә яши башлагач, уйламаган аңлашылмаучанлыклар килеп чыга башлады... 

Әйтәләр бит, якын кешеңнең кыек сүзе дә икеләтә авырлык китерә, дип. Минем дә шулай, уйламыйча әйтеп, кайбер сүзләр белән Зөлфиянең күңелен төшергән чакларым булды. Берсендә бик каты ачуланыштык. Юк кына бер сүз өчен инде. Зөлфия нык рәнҗеде шунда... 

– Һәм мин әти-әни янына кайтып киттем... 

– Ә мин бик курыктым ул вакытта. Бөртекләп җыйган бәхетемне үз кулларым белән җимергән кебек булдым. Эшкә килгәндә юлымда группадашым Эмиль очрады. Утырып сөйләштек. Төпле матур киңәшләр бирде, Зөлфияңне югалтырга ирек куйма, диде. Шул ук көнне мин Зөлфия янына бардым. Аңлаштык, килештек, өйгә бергәләп кайтып киттек. 

– Ә мин шул көнне, Раил белән үпкәләшкәннән соң, башка беркайчан да әти-әни өенә кайтып китмим дип үземә сүз бирдем. Аларны шундый борчуга салдым ул чакта. Менә шул вакыйгадан соң без гаиләгә җаваплырак карый башладык. Раил гаилә дилбегәсен үз кулына алды. Ни дисәң дә, ул бит миннән җиде яшькә зуррак, тәҗрибәлерәк! Ул вакытта 18 яшьлек кызда нинди зирәклек булсын ди инде! Үпкәләгән, сүземне бирмәскә тырышкан чакларымда ул сабыр була белде, барысын да җайлады. Шулай акрынлап гаилә кадерен белергә өйрәндек. Хәзер инде без бер җан булып яшибез. Мин дә хатын-кыз зирәклегенә өйрәнә барам. Иштирәк әни белән озаклап сөйләшергә яратабыз. Ул миңа үзенең Гамилә әнисе сүзләрен гел әйтә: «Кар эресә дә, бозы кала. Бер-берегезгә авыр сүзләр әйтеп күңелегезне җәрәхәтләмә- 
гез!» – ди. Һәр әйбернең үз җае бардыр инде ул тормышта. Безнең бит әле гаилә девизыбыз да бар: «Артка чигенергә юл юк!» дип яңгырый ул. Туйда әти-әниләребез, бер-берегезне үзегез сайладыгыз, таптыгыз, инде кирегә чигенү юк, алга барырга гына рөхсәт, дигән иде. Хәзер кайчак үпкәләшеп алсак та, бик тиз дуслашабыз. Матур яшисе килә безнең, гаилә тормышын мәгънәле итәсе килә. 

Сынау вакытында узылган, сабак алынган. Бер-берсенә йомшак кына «Иркәм-җаным» дип эндәшә хәзер алар. Зөлфия гаиләдә көчсезлеге белән көчле булуын аңлаган, ире күләгәсенә күчкән. Раил исә Зөлфиясен «ул безнең гаиләнең визит карточкасы» дип йөртә. Бербөтен булып, серләрне уртак итеп яшәргә өйрәнгәннәр. Раил гастрольләргә киткән чакта икесенең дә кулыннан эш төшә, тамактан ризык үтми. «Бер-беребезне тулыландырабыздыр инде, икәү булганда безгә күбрәк игътибар итәләр», – дип елмаялар. 

Нәфисә 

Нәфисә исемен Раил белән Зөлфиягә Рузалия дәү әни тәкъдим итә. Яшь әти-әни кызларына менә шундый назлы исемне сайлый. Нәфисәне бала туу йортыннан алып кайтып өч көн узуга Зөлфия укырга чыга. Илдар Хәйруллин төркемендә уку шактый җаваплы. Диплом спектаклендә дә уйнарга өлгерә яшь әни, баласын күкрәк сөтеннән дә аермый. Тырышлыгы, үҗәтлеге аңа үзенең группадашлары белән бергә диплом алырга булыша. Оныкны карауда Рузалия дәү әни беренче ярдәмче була. 

Инде 5 яше тулуны бәйрәм итәргә җыенган Нәфисә әти кызы булып үсеп килә. Спектакльләр карарга ярата, аннары сәхнә геройлары турында уйланып йөрергә, күп итеп сораулар бирергә... Тәпи киткәнче үк әнисеннән ишетеп шигырьләр сөйләргә өйрәнгән, нәни булса да, төрле театраль күренешләрдә катнаша. Иштирәк дәү әнисе догалар өйрәткән. Гаиләдә дә, дуслары белән дә бары тик татарча аралаша, татар мохитен сеңдереп үсә һәм әнисенең калфакларын кияргә ярата. Ә иң мөһиме... тиздән апа булырга җыена. 

Фото: Энҗе Садыкова 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар