Логотип
Язмыш

Япрыкта яз иде

(Чын хикәят)

Юньлегә ашкынамы инде бу йөрәк?! “Туймазы якын җир түгел, үзеңә кыенга туры килмәсен”, - дип, кабат-кабат әйтеп карадылар. Шундый катлау­лы операциядән соң бу халәттә озын-озак юлга чыгу - җүләрлек, билгеле. Җитмәсә, суык тигән, күз алмала­рына хәтле ут кебек янып сызлый. Төн буе дару ашыйм. Ничекләр итеп барып җитәрсең дә, ничекләр итеп йөзләгән тамашачы алдына чыгып сөйләрсең?
Көне көн булса икән әле аның. Әнә таңы тагын салкын яшьләр белән елап туды. Алма-чия чәчәк атты­мы, шулай бер салкынайтып, күңелләргә тикле күшек­тереп ала инде. Беләм, исән-аман барып җитсәк, безне Башкортостанда яшәүче татарларыбыз үзләренең сагыну-ярату хисләренә төреп җылытачак анысы. Без үзебез дә, тормышның бар авырлыкларын онытып, хал­кыбызга, бигрәк тә “Сөембикә” безне сөйгән, зурлаган укучыбызга, йөрәгебезне йолдыз итеп кабызырбыз. Безне бу очрашуларга махсус чакырган, әзерләнеп, канатла­нып көтеп алган Туймазы Татар дәүләт драма театры коллективына, аның баш режиссеры Ильяс әфәнде Гәрәевкә янә сокланып, рәхмәтләр белән баш иярбез. Бар бит шулай Телнең, Сүзнең чын бәһасен белгән ихлас җаннар, талант ияләре, милләтпәрвәрләр!
Анда барып җиткәч, заманында “Сөембикә”не үзенең милли аш-сулары белән таң калдырган Мөсәбиха апа зурлап кунак итәчәк. Алай гынамы соң, безнең хөрмәткә бар туган-тумача, кода-кодача, килен-кияү җыелачак. Җылы өйдә, йомшак түшәк-мендәрләргә чумып, Мөсәбиха, Мөнәвәрә апалар­ның искиткеч хикәятләрен тыңлап, тәмам хәл алырбыз. Хикмәти Хода димичә, ни дияр­сең, бөтен җирдә җылы үткәргеч торбалар боз салкыны тараткан, тәннәр чымырдап торган бу көннәрдә, Мөсәбиха апаларның өйләре май кебек. Шушы берничә йортка җылы бирү Хуҗабызның үз кулында икән ләбаса.
Бу рәхәтлекләр - соңрак. Ә хәзергә, Аллага тапшырып, язучы Роза Камалетдинова, фоторәссам Газинур Хафизов - яңгыр астыннан, тиз генә машинага кереп посабыз. Шөкер, уңган юлга чыкканбыз икән. Яңа “Волга”сыннан алып, шоферыбыз Хафиз да “мировой” булды. Баштарак күк төсле зәңгәр күзләренә сокланып, кыенсынып кына карасак, соңрак, яшәргә өмет чаткысы да калмаган әнисен, бала кебек багып, кадерләп аякка бастырганын, табибларны да шаккатырганын белгәч, Хафиздан бөтенләй күзебезне алалмадык.
Ниһаять, Татарстан чиге белән Башкортостанны тоташтыручы “ике сәгать озынлыгын­дагы” күперне дә җил кебек кенә очып үтеп, Октябрьский, Бәләбәй, Туймазы районнары­на юл тотабыз. “Күпер салган - ил кичергән, кое казыган - ил эчергән” дигән халкыбыз. Менә шулай күңелдән-күңелгә күпер салучы, гасыр кичерүче, сусаганда җаны­бызны сугаручы, без йотлыгып, рәхмәт укып эчкән салкын сулы кое-чишмәләрнең үзе түгелме соң инде ул театр?! Һәм без аның шулай икәнлегенә тагын бер кат инандык. Һәр очрашу үзе бер гомер, бер хикәят. Әмма мин әлегә Туймазы, Бәләбәй, Октябрьский районнарының хакимият, мәдәният, иҗтимагый үзәк, училище, гимназия, балалар бакча­ларының асыл йөрәкле җитәкчеләренә һәм безгә асылташ күк кадерле укучыларыбызга рәхмәт хисләребезне яңартам да, Япрыкка борылам.

* * *
Татарстанда да, Башкортостанда да танылган журналист, Татар иҗтимагый үзәге рәисе, татар халкының Милли мәҗлес депутаты Замир әфәнде Низаметдиновның театрда күрешеп, хәл-әхвәл сорашуга, беренче сүзе болай булды:
- Сезнең адаш, фамилиядәш яши Япрыкта. Тумыштан церебраль паралич белән чир­ли. Коляскада гына йөртәләр. Вакыт табып барыгыз әле. Бик акыллы, тирән фикерле, иҗади бала. Урта мәктәпне өендә бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган. Элегрәк Татар­станда, Башкортостанда чыккан бөтен газета-журналларга язылып, укып бара иде. Соңгы елларда нык биреште. Ике-өч ай гына элек әтисе, күптән түгел генә бик яраткаң энекәше дөнья куйды.
Шаккатам, каләмен аяк бармагына кыстырып икешәр битлек хатлар яза безгә, бәйрәмнәр белән котлап тора. Язуы шундый матур. Искитәрлек инде, күпме физик һәм рухи көч кирәк Фәлисәгә!
Фәлисә... Менә кем шулай дәшеп китергән икән мине таулар иленә.
Китәсе көнне иртәләп юлыбыз - Япрыкка. Нинди илаһи, нинди хозур дөнья бүген! Урман-күл буйларыннан ак сөттән ак, җылы томан күтәрелә. Атна буе нәүмизләнеп, уйда утырган ак алмагачлар бүген нурда коена.
Кояшкаем, нишләр идек без синсез?! Ә Ул: “Барында сез бернәрсәнең дә кадерен белмисез, миннән дә туясыз”, - дия микән? Әйе шул, җәйге челләләрдән соң, Кояшны күпсенеп, кар-боз суыклары китермибезмени?! Теләкнең көч-кодрәте зур. Әнә, бар кеше берьюлы Ходайдан ялварып сораса, икенче Кояш тудырырга сәләтле, ди. Баш очында берсе җитеп торыр иде әле анысы, иң элек һәммәбезгә күңел кояшы, иман нуры теләргә иде.
Замир әфәнде дә күңелемә сеңдереп җибәрәсе сурәтләрне барлый.
- Янәшәдә генә Ык, аны чыккач, Татарстанның атлан болыннары башлана. Илшембәт совхозы районда иң алдынгы хуҗалыкларның берсе. Иген игә, мал үрчетә. Расим Газизулла улы Латыйпов күптәннән эшли торган мактаулы директор. Япрык аның бер бүлекчәсе. Мондагы Мәдәният йорты татар әдәбияты һәм сәнгатенең кадерен белүче, аны яктыртучы үзәк... Япрыкта да урта мәктәп бар. Былтыр бик пөхтә, бик күркәм мәчет ачтылар. Туймазы фарфор заводы директоры Фәрит Хәким улы Гыйлаҗев авылдашларына зур матди ярдәм күрсәтте. Мәчеткә халык күп йөри, бик хәер-дога кылалар. Бердәм, тату яшиләр.
Ул арада сүзгә мавыгып, килеп җиткәнебезне сизми дә калганбыз. Ишек алдына уза­быз. Йөрәк үзалдына кысылып куя.


- Апа жаным, исәнмесез? Мин Филисә Хәкимова булам.
Казаннан. Ә Япрыкка Фәлисә Хәкимованы күрергә дип килгән идек.
- Фәлисә Туймазыда больниста шул, балам.
- Сез аның әнкәсе инде? Әткәсе кем исемле иде?
- Нәҗип.
- Нәҗип?!
- И-и бәбекәем, әллә синең әткәң дә Нәҗипме?
Тамагыма төер утыра, ым гына кагам.
- Ә үзегезнең исемегез ничек?
- Зәкия.
Зәкия апа кайтарып сорый: “Әллә әнкәң дә Зәкияме, бәбекәем?”
Зәкия апаның “бәбекәем”, дип өзелепләр сөйләшүенә эреп, сокланып торам да: “Үги анам Зәкия исемле минем”, - дим.
 И-и Ходаем, дип тагын да ныграк аптырауга кала Зәкия апа.

***
Мин үзем дә аптырап, күзнең явын алырлык, исне китәрерлек гомер атлы гаҗәеп аланда йөрим. Аппак ромашкалар, зәңгәр кыңгыраулар, гәрәбә гөлбадраннар, сары мәтрүшкәләр, мин исемен белмәгәннәре, белеп онытканнары бар, корыганнары, тамыры белән йолкып ташланганнары...
Монысы минем өчен газиз атау. Туктыйм да, качып калган каен җилә­генә моңсуланып карап торам. Җиләк кебек әнкәм дә шулай өзелепләр генә төшкән шул.
Йә Хода, бу чәчәкләр арасына бака яфрагы, бүре үләне каян килеп кергән дә, кычытканга, тигәнәккә, сырганакка, тиле бәрән орлыгына, шай­тан таягына ни калган?!
Арырак узмакчы, яраткан яланыма чыкмакчы, йөгермәкче булам, әмма табанымнан бәгыремә тикле камыл кадалудан сыкрап туктап калам. Бигрәкләр дә рәхимсез инде син, язмыш чалгысы!
Әбекәем сыдырылган, киселгән төшемә “өф” итеп ат кузгалагы бәйли. Суык тиеп авырганда әрем, үги ана яфрагы эчерә. Беләм: үги ана яфрагы тамагымны, ютәлемне йомшарта. Ә җанга... җанга дәва булалмас шул.
Үги Ана яфрагы... Кем белә, бәлкем, ул сине дөньяга тудырган Ананың бөек һәм кабатланмас икәнен тояр-аңлар өчен, үзе Ана булачак балага гыйбрәт өчен Табигатьнең гүзәл бер кыйссасы булып яшидер.
...Безнең аралар ерак иде. Җаннар якынаерга да әлләни җай чыкмады.
Хәнифә әбекәм әткәмә: “Ике балаң барлыгын әйтеп өйлән”, - дип, бик тукыса да, Ходай мине әбекәем-бабакаем, туганнарымның ярату-назыннан мәхрүм итмәде. Хәер, елавыма түзә алмыйча, бер илтеп куеп караганнар иде. Бәлкем, “ияләнер” дип тә уйлаганнардыр. Мин анда балалар бакчасына йөргәнемне, әмма елый-елый койма яры­гыннан качканымны хәтерлим әле. Ул чакта миңа өч яшь ярымнар булгандыр. Мин җаныма бер җирдә дә урын тапмый елый идем бугай...
Әткәй миңа киткәндә ак, кызыл, зәңгәр чәчәкле, канатлы зәңгәрсу ефәк күлмәк алып бирде: “Хәзер кимә, яңа торсын, авылда сабантуйда киярсең”, - диде. И, ул күлмәкнең матурлыгы, бәләкәйлеге, шатлыгымның зурлыгы - әле дә күз алдымда. Исемә төшкән саен чәчкәләре җанлана. Шул күлмәкне йөрәгемә кысасым килә. Зәкия апаны нигәдер хәтерли алмыйм. Әллә ул чагында булмаганмы?..
Икенче “кунакка” җыенуым кышка туры килгән. Тик ул көнне күз ачкысыз буран котырган. Безнең авыл аша үтеп йөри торган бердәнбер трактор юлга чыкмаган. Ә мин ялгышып та еламаганмын, киендереп салган килеш көнозынына йоклаганмын да йокла­ганмын. Бабыкай тегермәннән кайтып, мине күрү сөенеченнән: “Кызым, кызым”, - дип елый-елый сөйгән. Ә кичкә обкомнан килгән кешеләрне, гадәттәгечә, кунарга безгә керткәннәр. Шулай итеп, әбекәйдән минем “кайгым” киткән.
Югалту-сагынуларына түзәрлеге калмаганда, юклыктан, мең мәшәкатьтән һәм минем кәйсезлектән арыганда әбекәй: “Кыз белән бала бирмәдем, бер илтсәм, бүтән алып кайт­мам дигән идем”, - дип офтанып та куйгалый. Аннан тагын телен тешләп түзә. “Эткә әйтсәң, кошка тия” дигәннәр. Ә мин оясыннан егылып, канатларын имгәткән кош хәлендә шул әлегә.
Әбекәй Зәкия апаның сабырлыгына шакката. “Артына ут төртсәң дә әйләнеп карамас. Кеше баласына сүз әйтерлек түгел, гөнаһысы кирәкми. Барып керсәң: “Хәнифә апа”, - дип өзелеп тора, рәхмәт. Камырлары бик уңа, шәңгәне бик тәмле пешерә”, - ди иде.
Баягынак уңайсызланган идем. Әнә бит Зәкия апа да күңелдә урын алган икән. Аерма­
чык күрәм: башында артка бәйләгән ак яулык, ап-ак куна тактасына, ап-ак онга ак камыр төшерә...
Ерак булса да әбекәй әт­кәйләргә бармый чыдый ал­мый. Безнең анда йөрәк па­рәбез, әнкәйдән тугыз айда калып, үле гәүдәсен ачкач: “Әннә!” - дип, күкрәгенә сарылган Фәритебез бар.
- Аллага шөкер, Зәкия улымны какмай. “Фәритне уята”, - дип, елаган бала­сын имезергә суык өйалды- на чыгып китте. Баласын харап итәр дип, котым очты. Аның исе дә китми. “Бик елаганда гына чыгарып куям мин аны. Нәрсә булсын, төргән бит ул”, - ди. Беләм, әткәй бала елаганны ярат­мый. Зәкия апа мескенем­нең шулай әткәйгә дә, безгә дә ярарга теләгән көнедер. “Алдырыр көн яздырыр”, дигәндәй, беренче Фагыйлә­се кыска гомерле була Зәкия апаның.
Икенче Фәгыйләсен “Фә­рит бик яратты”, диләр. Абыкайларга барган җирен­нән дә: “Кайтыйм, Фәгый­ләне карарга кеше юктыр, елыйдыр”, - дип, тиз генә китә торган булган.
Кем дип үсте икән Фәрит Зәкия апаны, бер дә ишет­кәнемне хәтерләмим. “Ә-әнә күлмәгем, Зәкия апаң юып элде”, - дигәне генә күңел түрендә җилфердәп калган.
Иллә сагынам да соң мин Фәритне. Әбекәй әйткәндәй, гел болай гына тормас бит әле, дөньялары да үзгәрер. Сак белән Сок кебек кар­галмаган ич без. Фәрит бик акыллы, Аллага шөкер, инде алтынчы яше белән бара.
...Әмма безнең өмет-хыялларыбыз язгы ташуларда бәргәләнә-бәргәләнә, елый- елый, ярсый-ярсый акты. Барыбызны да алдырыр көн яздырды.
Сулар тиз тынды. Минем күңе генә чыккан ярлары­на башка кайта алмадык Фәритнең үлеме белән бергә безнең эзләребез дә, йөрәгебез дә суынды бугай.
Зәкия апага язгы ташу­лар белән әллә ничә малай, әллә ничә кыз ‘‘йөзеп” кил­де. Әбекәй генә ике сүзнең берендә: “Алар синнән яс­мык кадәр генә ким, алар синең туганнарың, бер-бере­гезне эзләп табарсыз, йөре- шерсез, мин генә булмам”, - дия иде. Менә бит туган­нарымның мин әле бөтенләй ишетмәгән, күрмәгәннәре дә бар икән.

***

Зәкия апа белән кояшкарак утырдык та, күбрәк беләсем, “ба­лам”, “бәбекәем”, дигән назлы сүзләрен күбрәк ишетәсем килеп, сорау арты сорау яудырам.
- Кеше ашамаганны ашап, кеше кимәгәнне киеп үскән идек. Бер авырлык күрмәгән идем. Әле дә тормыш авыр булмады. Кайгысы күп булды, бәбекәем.
- Фәлисәдән кала тагын балаларыгыз бармы, исәннәрме?
- Беренче кызыбыз 10 яшендә үлде. Аннан соң улыбыз, аның өч баласы калды. Менә тагын Нәҗипкә ике ай дигәндә, оныгыбыз дөньядан
китте, туйга әзерләнәләр иде. Икенче кызыбыз - II группа инвалид: хәзер Ләләнең аяклары сызлый, йөри алмый, бәбекәем.
- Ходай сабырлыклар бирсен дисәм, Сез сабырларның сабырыдыр инде, Зәкия апа. Ә Фәлисә?
- Сигез айга хәтле көттек инде йөргәнен. Аннан авыруы билгеле була башлады. 12 яшенә хәтле кулына прәннек-печеньеләр тотып ашый иде әле.
Җитмеш дүртенче елны бик каты грипп белән чирләде. Врачлар: “Үлә”, - дигәннәр иде. Аллага шөкер, гомере бетмәгәч, яши. Шуннан куллары артка каерылып калды, бәбе­кәем. Гел утыра инде. Бер тамчы йокысы юк. Атасы үлгәннән бирле бик бетте. Шулай яшәдек, ничә ел шулай карадым. Хәзер үзем дә начарландым инде, аякларым авырта, сәламәтлек китте. Бер кеше дә кайгыдан үлми бит әле ул. Чи тирегә ут капмый.
- Зәкия апа, авырган кешегә дә, караган кешегә дә читен инде. Бик сызланамы Фәлисә?
- Түзә инде... Хәтерле, ушлы бала. Апасын, энеләрен укытты әле. Мәктәпкә кергәнче укырлык, язарлык булып керделәр.
- Колхозда да эшләдегезме?
- Мин 7 нче классны тәмамлаган елны сугыш чыкты. Абый сугышка китте дә, аның урынында правлениедә 10 ел учетчик булдым. Сугыш вакытында колхозда инде, бәбекәем. Аннары мәктәптә 18 ел хисапчы булып эшләдем.
- И, кереп чәйләр куйыйм әле. Рәсемеңнән күреп тә якын итә идем үзеңне, бәбекәем. Фәлисә журналны зрә күп алдыра иде. Быел “Сөембикә”гә көч җитмәде.
- Нәҗип абый белән ничек танышкан, кавышкан идегез, Зәкия апа?
- Ул да, мин дә авылныкы инде. 1947 елны армиягә, флотка алдылар. 5 ел иде бит элек. Владивостокта хезмәт итте. Отпускага кайткач, танышып калдык та, ел ярым хат язышып тордык. Икенчесендә кайткач, никахлашып калдык. Кинога да, клубка да чык­мыйча тагын ике ел көттем, бәбекәем. Хәзерге яшьләр алай көтә белми.
“Нәҗип, минәйтәм, әнә күршеләр алтын туйларын үткәрәләр икән, 13 нче ноябрьдә безнең дә юбилей бит”, — димен. Сизеп йөри иде. “Анысын үзең генә үткәрерсең инде”, - диде. Үлгәнче чардуганын, тактасын, бар нәрсәсен әзерләп куйды.
- Хәл-әхвәл белүчеләр, ярдәм итүчеләр бармы соң үзегезгә, Зәкия апа? Бик аптырамый­сызмы?
- Пенсия инде. Бакча утыртабыз. Әлегә сыер асрыйбыз. Шаккаттык, бәбекәем, Нәҗип бер конторада 43 ел эшләп, күмәргә бер тиен акча бирмәделәр.
Менә рәхмәтләр яусын, Эльмирабыз бар инде. Шәфкать туташы. Ике көн саен Туймазыдан килеп йөри. Идәнен, керен юа, мунчасын кертә, бакчаны карый. Фәлисәне алып китеп дәвалый.
- Эльмира җаныкаем, ничекләр шулай киләсе иттегез?
- Фәлисә белән больницада танышкан идек. Ул мине ошатты да, карарга сорадылар. Акчаны райсобес түли.
- И-и бәбекәем, 100 сум инде ул борынгай. Ходай җибәр­гәндер инде безгә аны. Килеп керүгә: “Тагын кайчан килә­сең инде?” - дия башлый Фәлисә. Китмәгән бит әле, ки­лер, боерган булса, димен.
- Үзләре дә бик ачык, нишләргә белмиләр.
- Менә Замир абыйсы да хәл белеп, булышып, хатлар язып тора. Фәлисә сөенә инде. Хатлар килсә, кеше килсә күңелле шул.
...Бик кыстасалар да, безгә китәргә вакыт. Әле Фәлисәне күреп сөйләшәсе, йөрәкләрнең тагын тетрәнәсе бар.
Зәкия апа: “Бәбекәем, сау бул, рәхмәт яусын килүеңә, исән-сау кайтып җит”, - дип яшьләрен сөртә-сөртә, без күздән югалганчы кул изәп кала.
Үзем Япрыкта, уем тагын сиздерми генә Үги Анабызга сарыла. Алар мине әткәй белән икәүләп капка төбенә озата чыгалар. Әткәй миңа күздән югалганчы кул болгый. Ә нигә соң Зәкия апаның да кулы “Хуш” дияргә күтәрелми икән? Аның язмышына, бәхе­тенә безнең ятимлек күләгәсе төшеп, аны шулай каты рәнҗеткәнме, Үги Анабыз алдында бурычыбыз шулай зурмы? Әллә юкса, болар барысы да Зәкия апаның сары алтындай сабырлыгымы?..
* * *
Көн үзәгенә янәдән Туймазыга кайтып җитәбез. Замир әфәнде булганда, без күз йомып та йөрибез. Тик ул Фәлисәнең бик дулкынлануыннан, тагы да ныграк авырып китү­еннән курка. Һәм сүзен бик ипләп, үлчәп кенә сөйли. Аннан Фәлисә белән безнең җаннар үзләре аңлаша.
- Фәлисә, исемеңне кем кушкан соң?
Аның ничек итеп әйткәнен, ул сүздә күпме наз, ярату, горурлык барын ишетергә иде.
- Әткәй. Әткәй кушкан!
- Миңа да! - дип аваз сала минем моңсу йөрәк.
- Әткәйне бик нык яра­тадыр идем. Ул да өзелеп то­радыр иде минем өчен. Ба­шым авырта дисәм дә, Туймазыга даруга чыгып китәр иде. Сыерны да бетермәде: “Фәлисәгә сөт кирәк, сөт”, - дип. Әткәй үлгәннән бирле йөрәк ягым боз кебек, һич җылынмый.
- Әнкәгез исән-сау бул­сын инде, Фәлисә.
- Минем бәхеттән исән- сау булсын инде, Ходаем Ярабби.
- Исемеңнең мәгънәсен, нәрсә аңлатканын белмисең­ме соң, Фәлисә?
- Юк, анысын белмим, Филисә апа.
- Ә минеке — бәхет! - дип талпына минем җан.
- Ә бер хәрефтән нык үзгәрә микән ул? - дип со­рый төсле Фәлисәнең җаны.
- Юктыр, бәхет ул һәр­кемнеке үзенчә, үзе аң­лаганча, үзе тойганча.
Фәлисә тоташ сызлану һәм тоташ елмаю аша сөй­ләшә. Шушы хәтле сызла­нулардан соң да саклансын әле ул елмаю!
- Зарланырга да куркам, Филисә апа, Ходай Тәгалә­дән куркам. Гөнаһы булыр, дим. Зарланырга бик ярат­мыйм. Үз күңелемне үзем күтәреп яшим инде шулай. Күп яшәдем, инде кырыкка җитәм бит әкренләп.
- Әле яшисең, Алла боерса! - дип бертавыштан кабатлыйбыз Замир әфәнде белән.
- Яшәргә язсын инде, - дип, Фәлисә челтерәп көлеп ала.
япрыкка тагын язлар килә.

Казан -Туймазы


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар