Логотип
Язмыш

Ялгыз канат

Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.


Армиядән үк йога күнегүләре өйрәнеп кайта Рәкыйп. Кем нәрсә белән шөгыльләнмәс?! Миләүшә егетнең бу гадәтенә артык игътибар итми. Ике яраткан йөрәк кушыла. Балалары Айрат белән Алия туа. Заманына күрә бик яхшы яшиләр. Фатирлары, машиналары, дачалары бар. Икесе дә абруйлы эштә: Миләүшә – сырхауханәдә балалар бүлеге җитәкчесе, Рәкыйп – инженер. Эчми, тартмый, балаларны ярата. Менә шундый бәхетле гаилә булып унөч ел яшиләр. Ә аннан соң... Рәкыйп кришнаитлар сектасына эләгә. Тыныч тормыш шул вакытта чәлпәрәмә килә. Ире аерым ашый башлый, ә табиб Миләүшә өчен иң җирәнгече – ашаган савытын сыер тизәге белән юа.

Берәр ел көндезләрен «бәхетле ир белән хатын» булып яшәргә тырышалар, ә төннәрен әрләшеп чыгалар. Өйләнешкәндә үк балалар янында беркайчан да талашмаячакбыз дип сүз биргән булалар. Тик алар-ның сере төнгә генә сыймый башлый. Рәкыйп балаларын да үз артыннан ияртергә тели. Өйгә әллә нинди сәер китаплар алып кайта. Балаларга белем бирү хакында ишетергә дә теләми. Ә беркөнне Миләүшә эштән кайтып керсә, улы һәм кызы әтиләре белән телевизордан кришнаитларның куркыныч йолаларын карап утыра. Балалары белән утырып сөйләшә ана. «Сез югары белем алырга тиеш, ә тизәк белән табак юып йөрергә тиеш түгел», – ди ул аларга.

 

Өйдә ике лагерь барлыкка килә: Миләүшә белән балалары һәм Рәкыйп. Көннәрдән бер көнне ир хатынына ультиматум куя: йә сез – минем белән, йә мин китәм. Яраткан кешеңнән шундый сүзләр ишет әле син?! Бу хәлләр белән бетерешкән Миләүшәгә инсульт була. Башын да бора алмыйча хастаханадә яткан хатыны янына ире килеп тә карамый. Миләүшә өйгә кайткан көнне үк Рәкыйп гаиләдән китәргә җыенуын әйтә. Балалары хакына ул иренә ялына: «Җәйгә кадәр генә кал. Айратның мәктәп тәмамлап укырга керәсе елы. Күңеленә яра салмый торыйк. Түз, зинһар!» Рәкыйп тешен кысып кына ризалыгын бирә.

Башка чаралары юк: бер караватка ятып йоклыйлар. Тик алар инде ир белән хатын түгел. Хатын-кыз өчен моннан да зур мыскыл ителү бар микән?! Бик авыр була Миләүшәгә. Ябыгып бетә. Интегеп яшәгән көннәрдә аңа санаторийга юллама бирәләр. Ике дә уйламый җыенып китә. Миләүшә өчен ул «коткару тәгәрмәче» була. Санаторийда ирләр күзе төшәрлек хатын-кыз булуын аңлый.


 Килеп урнашу белән табиб бүлмәсен эзләп таба Миләүшә. Чират көтеп утырганда бер сабырсыз ханым тузына башлый. Икенчесе аны тынычландырырга керешә. Боларны карап тора да: «Кешене үзгәртеп булмый, энергиягезне әрәм итмәгез», – ди тынычландыручы хатынга. Һәм шундый ук җөмләне үзеннән берничә кеше алда утырган ирдән дә ишетә. Алар, бер-берсенә карашып, елмаеп куя. Икенче көнне урамда һава сулап йөргәндә очраклы рәвештә генә шул ир белән очраша. Танышып, сөйләшеп китәләр.

Өч көн шулай аралашалар. Үзеннән ун яшькә өлкән Ирек белән ярты сүздән аңлаша. «Хатыным белән күпме яшәп мондый аңлашу юк иде», – дип аптырый ир дә. Ирекнең китәр көне килеп җиткәч: «Сезнең белән элемтәне югалтасым килми», – дип, визиткасын суза. Миләүшә шунда гына аның доцент икәнен белә. «Мин кияүдә. Телефон номерымны бирә алмыйм», – ди хатын. Киләчәктә очрашачакларын белмичә, саубуллашалар...
Миләүшә санаторийдан бөтенләй башка хатын булып кайта. Гаиләдәге авырлыкларның да алай ук фаҗигале булмавын аңлый. Балаларның тамагы тук, өсте бөтен булсын дип өч эштә эшли башлый. Уллары Казандагы югары уку йортына укырга кергәч, ире өйдән чыгып китә. Һәм алар тормышыннан мәңгегә югала. Юк, Миләүшә аның белән очрашачак әле...


 Җай чыккан саен, санавиациягә утырып Казанга оча. Студент улына азык-төлек алып бара. Монысы сәбәп кенәдер. Өйдән чыгып киткән улын бик сагына ана. Ул бит аның терәге! Башкаладан үз шәһәрләренә автобус белән кайта. Әнә шундый кайтуларның берсендә Ирек белән очраша. Аның Миләүшәләр шәһәрендәге институтка лекция укырга баруы икән. Юл буе сөйләшәләр. Миләүшә аңа бу юлы өй телефонын бирә. «Әйдәгез, очрашыйк», – ди аңа Ирек. «Балаларга ишетелсә, күзләренә ничек карармын», – дип, хатын очрашуларны кире кага. Аның хәлен аңлый Ирек. Бәхетләр теләп, югала. Ике елдан соң тагын шалтырата. «Җаннар туры килмәсә, гаиләне ничек теләсәң дә саклап булмый икән ул. Балалар белән утырып сөйләштек тә, хатыным белән тыныч кына аерылыштык. Сине оныта алмыйм. Санаторийдагы берничә көн эчендә минем кеше булуыңны аңладым бит. Әйдә, бергә булыйк, күчен Казанга», – ди ул.

Иреккә карата җылы хисләре булса да, ир дип бер шәһәрдән икенчесенә кубарылып күченеп йөрергә балаларыннан кыенсына. Ничек инде 45 не узгач, мин кияүгә чыгам дия алсын ул балаларына?! Җитмәсә, алар әле башлы-күзле дә түгел. Чит ир барыбер әти булмаячак. Ирекнең тәкъдимен шулай кире кага ул. Башка шалтыратмавын үтенә.


Өченче курста Айрат укуын ташлый. Ул бу хакта әнисенә Яңа елның беренче көнендә әйтә. «Алия Казанда укырга тиеш. Бюджет урыннар аз. Ә түләп укытырга акчабыз юк. Себергә барып акча эшләп кайтам. Соңыннан укуымны дәвам итәрмен», – ди ул. Сеңлесен аталарча кайгырткан улын кочаклап озак елый Миләүшә. Аның белән әле горурлана, әле аны сүгеп ата. Янында әтисе булса, бу кадәр үк җаваплы-лыкны үз өстенә алмас иде, гаиләдә ир-ат терәк шул, хәзер бу улыма төшәмени инде дип уйлана. Ялгыш адым булып, бөтен язмышын үзгәртеп куймас микән дип икеләнә. Ләкин белә: уеннан кире кайтмаячак улы. Айрат укыган институтка барып сөйләшер өчен Яңа ел бәйрәмнәре беткәнен көтә. Ут эчендә янган ана өчен, ай-һай, озак үтә ул көннәр.

Бәйрәмнән соң туп-туры деканга барып, хәлне аңлата. Улының бу адымга бару сәбәбен сөйли. «Сезнең улыгыз хөрмәткә лаек. Исән-сау булсам, мин аны берсүзсез кире кабул итәчәкмен», – дип тынычландыра декан. Үз шәһәрлә-ренә кайтуга ук Айрат Себергә баручы вахтаны эзли башлый. Ананың җибәрәсе килми. Уе барып чыкмаса гына ярар иде дип тә тели. Тик беркөнне Айрат аның эшенә шалтырата: «Мин иртәгә вахта белән китәм. Себер шартларында эшли ала дигән белешмә генә ясап алып кайтчы». Себер бит ул! Андагы үзәккә үтә торган салкыннар хакында ишетеп белә Миләүшә. Туганнардан җылы кием-салым җыялар. Миләүшә, төне буе елый-елый, өчпочмаклар пешерә. Сеңлесенең туган көнендә юлга кузгала Айрат. «Алияне уятмыйк», – ди ул. Мендәр астына куярсың дип, сеңлесенә язган хатын әнисенә суза. Үзе Себер-нең кайсы почмагына алып китәселәрен дә белми. Озатырга килгәч, борчылып сораштыра башлаган ананың күңеленә ут салып: «Сезгә барыбер түгелме-ни? Вертолеттан тайгага ташлаячаклар аларны. Ә анда элемтә юк. Цивилизациягә барып җиткәч шалтыратыр. Ә аңынчы без алар белән рация аша сөйләшеп торачакбыз. Бер-бер хәл булса, шалтыратырбыз», – дип «тынычландыралар».

Улы утырган автобус китә, ә ана, агач төбенә чүгәләп, еларга тотына. «Улымны озаттым, тик кая җибәргәнемне белмим», – ди ул үкси-үкси, янына килеп юаткан бер хатынга. Ул да ирен озаткан икән. «Ирем инде тәҗрибәле. Килеп төшүгә үк хәбәр бирү җаен таба. Мин сезгә шалтыратырмын. Цивилизациягә ике атна барачак алар. Сезнең улыгызга күз-колак булырга кушармын», – ди хатын. Баксаң, яңа танышкан ханым баласы белән Миләүшә эшләгән бүлектә дәваланып чыккан булган икән. Бүлек башлыгын шуннан таныган. 


 Улы бер айдан соң шалтырата. Үзенә «студент» дип кушамат тагуларын әйтә. Киткәндә кат-кат
әйтә шул Миләүшә: «Бер тапкыр авызыңа хәмер кабасың икән, юлдан язачаксың. Анда ирләр кыстар, ризалаша күрмә. Бер бирешмәсәң, башка бәйлән-мәсләр». Ирләр аракы эчкәндә, Айрат шоколад ашый икән. Кушамат та шуннан тагылган. Улы борчылмаска кушса да, Миләүшә, кайгырып, ябыга, суырыла. Ана улының кайтыр көннәрен саный. Нәкъ ике ай ярымнан соң кайта ул. Бар эшләгән акчасын әнисенә тоттыра. Ябык, куллары мазутта, ә үзе шундый бәхетле...


Декан сүзендә тора. Айратны институтка кире алалар. Алия дә Казанга укырга керә. Гаилә башлыгы булып калган улы әнисенә фатирларын сатып, Казанга күченеп килергә киңәш итә. «Без монда, ә син анда ялгызың», – ди ул. Ике бүлмәле фатирларын саткан акчага Казан читендә бары тик бер бүл-мәле фатир алалар. Кысанлыгына шаккатмыйлар. Бергә булудан тәм табалар. Акча җиткерә алмаганлыктан барысы да эшли башлый. Миләүшә балалар сырхауханәсенә урнаша, Айрат укудан соң грузчик булып мебель ташый, Алия идән юа. 


Бер яңгырлы көнне метродан чыгып барганда Миләүшәгә берәү китап суза. (Кришнаитлар сектасында булучыларның кешеләргә китап тәкъдим итеп йөрүләрен күргәнегез бардыр?) Зонтигын күтәреп карагач, таныш күзләр белән очраша хатын. «Бу бит Рәкыйп!» – дигән уй уза. Миләүшә елмая, ә ир борыла да тиз-тиз китеп бара. Яңгырда чыланып беткән, иңсәләре төшкән, бөкрәеп атлап китеп барган ирен бик жәлләп карап кала ул. Әмма артыннан барырга батырчылык итми. Икесе ике яр кырыенда икәнен аңлый Миләүшә. Ә ярлар кушылмый... Бу очрашудан соң ике ел узгач, Рәкыйпнең апасы аның фаҗигале төстә вафат булуын хәбәр итә. Рәкыйп Миләүшәне очратуы хакында аңа сөйләгән булган. Соңгы елларда һәрвакыт: «Хатыным бигрәк яхшы иде», – дип, аны гел мактаган. 


Авыр еллар инде күптән артта калды. Улы нефть тармагы өлкәсенә эшкә урнаша. Компанияләре аны чит илгә эшләргә җибәрә. Гаиләсе белән улы шунда китә. Әнисен, бар чыгымнарын күтәреп, үзләренә кунакка чакыра. Миләүшәнең чит илләр күрәсе килү хыялын улы шулай тормышка ашыра. Кызы да, шөкер, башлы-күзле. Оныклар белән мәш килә Миләүшә. Ана буларак, бик бәхетле. Әмма хатын-кыз бәхетен татый алмады. Бәхетең бер булмаса, юк икән инде ул. Казанга килгәч, Ирек исенә төшсә дә, аны эзләми. Шулай язгандыр, балаларыма шулай яхшырак булгандыр дип юата үзен. Бәлки, иң элек хатын-кыз булуы турында уйлап, сөю ләззәтен татып каласы булгандыр. Балалары белән утырып сөйләшәсе калгандыр. Бәлки, алар хуплаган да булыр иде.

Юк, улы алар гаиләсендә чит ирне күрергә теләмәс иде, мөгаен. Ул үзен бик тиз гаилә терәге итеп куйды шул: Миләүшәне, сеңлесен кайгыртты. Әнисенең башка ир белән кушылуын хыянәт итеп кабул итәр иде. Еш уйлый ана шулар хакында. Ә хәзер инде гомер узган. Балалар дип узган ул гомер. Бар наз да, мәхәббәт тә аларга бирелгән. Шунысы сөендерә: заяга узмаган. Алар – Миләүшәнең терәге, Миләүшәнең горурлыгы. Әмма тормышта хатын-кыз ялгыз булырга тиеш түгел икән... Һич тә...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар