Логотип
Язмыш

Венера Шакирова: «Мин мәхәббәт корбаны!»

Гомерен Г. Камал театрына багышлаган, Татарстанның атказанган һәм халык артисты дигән мактаулы дәрәҗәләргә ирешкән Венера Шакирова – Казан кызы. Артист булырмын дип уйламаган да ул. Кечкенәдән яраткан апасы Фирдәвес Шакирова кебек (Татар дәүләт Җыр һәм бию ансамблендә бии), биюче буласы килгән аның. Күл өсләрен дулкынландырып кына йөзгән аккоштай, күлмәк итәкләрен чак кына тибрәндереп, сәхнәләрдә «йөзеп кенә йөрергә» хыялланган. Әмма әти-әнисе кызларының биюче булам дип йөрүен бер дә хупламаган. Аларның Венераны табиб итәселәре килгән.

«Әти-әнигә каршы килеп булмый, дип, язмышым белән килешеп, документларымны медка илттем. Ләкин, әти-әнигә көенеч, миңа сөенеч, дигәндәй, беренче имтиханнан ук өчле алдым. Кемдер моның өчен елар иде, мин куанычымнан сикергәләп, туп-туры театр училищесына киттем, – дип искә ала ул чакларны Венера Шакирова. – Татар бүлегенә керәсем килмәгән иде, әмма ул заманнарда татар исем-фамилияле кешеләрне рус бүлегенә кабул итмәделәр. Шулай итеп, татар бүлегенә эләктем. Мин бит русча гына сөйләшеп үстем, татарчам ипи-тозлык кына иде. Татарча сөйләшергә апам өйрәтте. Теләгем дә бик көчле булгандыр, үзем дә бик тырыштым. Бик матур җырлый идем, үз кеше булып китәр өчен бу да ярдәм итми калмагандыр. Җырлау сәләтем, мөгаен, әниемнәндер. Әти гитарада уйный, әни гаҗәеп матур җырлый иде. Без театрның хәзерге баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белән бергә укыдык. Укытучыларбыз – Наилә апа Гәрәева, Илдар абый Хәйруллин, Марсель абый Сәлимҗанов. Марсель абый безнең курсның җитәкчесе дә иде. Безнең курсны театрның студиясе итеп җыйганнар иде һәм без беренче курсны театр бинасында укыдык. Бик шаулашканбыздыр инде, икенче курстан артистлар безне аннан куып чыгардылар. Иң курыккан кешебез Марсель абый иде. Аның тавышын гына ишетсәк тә, кая кереп качарга белми чабыша торган идек. Укуы бик кызык, мавыктыргыч булды. Без училищедан чыкмый укыдык. Өйгә кайтканда ярты төн узган булыр иде. Спектакльләр карарга Мәскәүгә кадәр барыр идек. Фәрит ул чакта ук әллә нинди кызыклар уйлап чыгарырга оста иде. Камал театрына безнең курстан 5 кешене алдылар – Данил Салихов, Фәрит Бикчәнтәев, Илсөя Фазылҗанова, Камил Камалов һәм мин. 1983 ел иде бу.



















Театрда беренче башкарган ролем Марсель абый куйган «Зифа» спектаклендәге Эсмеральда булды. Ул чакта спектакльләр икешәр составта куела. Беренче состав дәрәҗәлерәк, анда бу рольне Фирдәвес Хәйруллина башкарасы. Фирдәвес инде ул чакта танылган артитска, ә мин – студентка гына. Минем белән юньләп репетиция дә ясамадылар, костюмнар да текмәделәр. Мин бик куркам инде, елыйм. Шулчакта Фирдәвес бик булышкан иде, алайрак ит, болайрак ит, дип, минем белән калып репетицияләр ясый, задачаларны аңлата торган иде. Без аның белән шуннан соң бик дуслашып калдык. Караган кеше хәтерлидер, Эсмеральда – тискәре герой. Халык бит ул ихлас карый, геройга ышана. Бер тискәре герой белән кереп китсәң, халык алдында «акланыр өчен» бик тырышырга туры килә. Әнә шулай итеп, мин сәхнәгә «Зифа» белән кереп киттем. Артистлар арасында шундый бер ышану бар – нинди геройны уйнасаң, тормышыңда да шул кабатлана. Эсмеральда гаилә таркатучы. Соңрак ирем Рәниф белән кушылуыбызда да мине гаилә таркатуда гаепләделәр. Үзем дә шуны теләмәстән, миңа тормышта да «разлучница» атын күтәрергә туры килде. Бу хакта бераз соңрак, теге язмышлар кабатлана дигәннән, Марсель абый Фатыйма Ильскаяга «Әни килде» спектаклендә Ана ролен бирергә теләде. «Мин рактан үлгән хатынны уйнамыйм», – дип, Фатыйма апа баш тартты. Рольне Галимә апа Ибраһимовага бирделәр. Без студент вакытта театрга Фатыйма апаның уйнаганын карарга йөри идек. Ул вакытта ул инде авырый иде. 2 бүлмәле фатирда яшәде. Янына еш килә, булыша идем. Ул миңа истәлеккә үзенең көмеш алкаларын бүләк итеп калдырды. Фатыйма апа үзен бик кайгырта, тәрбияли торган ханым иде. Гел матур прическадан, тырнаклары ясатылган. Килгән кешене беркайчан да халаттан гына каршы алмас. Менә шундый кеше иде ул.

 

Инде «мәхәббәт корбаны булдым» дигән сүземә кире әйләнеп кайтсак, аның тарихы болай. Петров Рәниф Андреевич театрга 1984 елны килде. Дөресрәге, аны Марсель абый чакыртып алды. Рәниф мәдәният институтында Марсель абыйда укыган булган. Театрның директорсыз торган чагы иде бу, яңа бинаны да төзетеп бетерергә кирәк иде. Директор урынбасары вазыйфасын башкарган Рәниф аны төзетеп бетерде. Ул чакта ул инде өйләнгән кеше, ике баласы үсеп килә. Карыйм, гел сәхнә артында чуала бу. Баксаң, мине күзләве булган икән. Ә без ул вакытта К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ен әзерләп йөрибез. Мине Мәйсәрә роленә билгеләделәр. Консерваториядән Зөләйха Хисмәтуллина килде, җырлар өйрәнәбез. Миндә колоратур сопрано. Зөләйха апа мине соңыннан консерваториягә укырга килергә дә чакырган иде әле, риза булмадым. Бу – партиянең көчле чаклары. Кемдер Рәниф белән минем хакта өстәгеләргә хәбәр иткән. Марсель абыйга да каты эләккән булса кирәк, ул миннән Мәйсәрә ролен алып, Венера Ганиевага тапшырды. Шәхси тормыш белән карьераны үлчәүгә салып карагач, шәхси тормыш тәлинкәсе җиңде. Без Рәниф белән гаилә корып, кызыбыз Алия туды. Өйләнешкәч, 7 ел минем әти-әни белән яшәдек. Мин – иркә булып үскән, ашарга да пешерә белмим, әни пешергәнне ашыйбыз. Рәнифнең мин пешергәнне ашыйсы килә. Ирем сорагач, өйрәнергә туры килде. Рәниф бик оста оештыручы иде. Ташкентта, Мәскәүнең Лужники стадионнарында зур-зур ретро концертлар оештырды. Төзүче, аучы, балыкчы иде ул.

 

Кызыбыз Алиянең дә артист булу хыялы бар иде, Марсель абыйда укыйсы килде. «Юк, – дидем, син артык көчле, кешегә буйсына торган түгел. Театр өчен син туры килмисең». Мин аны кечкенәдән спортка бирдем. Дзюдо һәм самбо буенча берничә тапкыр республика чемпионы титулын яулады. Спорт мастеры кандидаты.

 

Үзләренең сүзен тыңламыйча, артист булуымны әти мәңге гафу итмәде. Спектакльләремне карарга әни йөргәләсә дә, әти бер тапкыр да килмәде. Ә болай театрны бик ярата, мин катнашмаган спектакльләргә йөриләр иде. Әти үлгәнче мине театрдан көнләде, мине бик ярата иде шул.

 

Тора-бара театрда ничектер эш бетте. 47 яшемдә институтка укырга кердем. Чарасызлыктан иде бу гамәлем. Фәрит, сиңа бу нәрсәгә инде, дип, кире уйларга да чакырып карады. Бәлки киләчәктә студентлар укытырмын, дип, ниятемне тормышка ашырдым. Дөрестән дә. Кирәге чыкты, Фәрит мине училищега укытырга чакырды. Анда бер курсны укытып чыгардым. Үземнекеләрнең һәр адымын күзәтеп, һәр уңышына сөенеп яшим хәзер. Премьераларын карар өчен Әлмәткә кадәр барам. Кирәксә, төн уртасында да шалтыратам мин аларга. Туйларына да барам. Алар сөенече белән сөенеп яшим, минем балаларым дип йөртәм үзләрен.

Әле дә яңа рольләр көтәм. Бик көтәм! Бик тә, бик тә уйныйсым килә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менэ шундый иркэ булып, ашарга да пешерэ белми ускэн кызлар боза инде куп гаилэлэрне. Аптырыйм: ир атнын йорэгенэ юл ашказаны аша дилэр югыйсэ. Шаккатмалы бу тормыш!!!

    Хәзер укыйлар