Логотип
Язмыш

Васыять

Басу капкасы күренүгә, алар адымнарын акрынайта төштеләр. Хәдичә бите буйлап аккан күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, иелеп, чабата бавын рәтләгәндәй итте, ә Шәрип аркасындагы солдат күтүмкәсен бер салды, бер киде. Аннан кинәт кенә Хәдичәне кочагына алып, пышылдап кына: “Әнисе, бар кайт инде. Капканың теге ягына чыкма, яме”, — диде. Тагын бераздан: “Алай-болай була калса...” Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, Хәдичә башын күтәреп, ялварулы карашы белән иренә текәлде, янәсе: “Син нәрсә, әтисе?” “Әйләнеп кайта алма-сам, диюем. Сугыш бит — белеп булмый. Туасы балабыз кыз булса, исемен Гөлчәчәк кушарсың, яме!” — дип, соңгы сүзен әйтергә ашыкты. Һәм гомер иткән хатынының битендә өтеп алырдай кайнар сулышын калдырып, тиз-тиз атлап, басу капкасының теге ягында көтеп торган җигүле атка таба юнәлде. “Ни, дим, тукта әле”, — дип, Хәдичә аның артыннан кузгалган иде дә, ул арада ат, кар бураны туздырып, китеп тә барды.

Хәдичә ат күздән югалганчы бик озак бер урында басып торды. Иреннәре бертуктаусыз иренең сакланып кына әйткән соңгы сүзен кабатлады: “Алай-болай була калса... Алай-болай була калса”. Ә алай-болай була калса, туачак бу нарасый кемгә “әти” дип дәшәр соң, кем аны “үчти-үчти” итәр?! Шулчак аны уйларыннан арындырырга теләгәндәй, үзенең дөньяга киләчәген белдереп, карынындагы яралчык беленер-беленмәс кенә беренче тапкыр кузгалып куйды. “И, Ходам, дөньяның бер михнәте булса — бер рәхәте, бер кайгысы булса — бер шатлыгы була”, — дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер шул. Менә бит, әтиең киткән кайгыга каршы син, нарасыем, үзеңнең барлыгыңны белдереп, аваз бирдең, мине шатландырдың. Исән-сау булып, бәхетең белән кил бу дөньяга”, — дип, эчтән генә үз-үзенә сөйләнеп, Хәдичә авылга таба — кайтыр юлына борылды.

Шәрип шул китүдән кайтмады. Бер-ике хаты гына килде. Соңгы хатында: “Хәдичәм, бүген сине төштә күрдем, кызыбыз Гөлчәчәкне күтәреп, мине каршыларга чыккан идең”, — дип язган иде.

Көн артыннан атна, атна артыннан айлар үтте. Хәдичә Шәрибеннән һаман хат көтте. “Язармын”, “Кайтырмын” дигән иде бит. Нигә язмый икән соң? Ә беркөнне... Их, шул беркөнне булдырмас өчен Хәдичә әллә нәрсәләр биргән булыр иде. Ул көнне карынындагы сабые да иртүк тынгысызландыр боргаланды, сыргаланды — әллә нишләде шунда. Үзенең дә никтер бер эшкә дә күңеле дә, кулы да бармады. Аптырагач, Шәрибенә дип бәйли башлаган оекбашны да алып карады, бер-ике генә әйләнде дә, аны да кире куйды. Туачак бәбкәченә сыра башлаган бәләкәй юрганга да тотынып карады, тик һаман да күңеленә тынгылык таба алмады, эше дә бармады. Ишек ачылган саен кемнедер көтте, өйалдыңда идән сайгагы шыгырдаган саен сискәнеп китте. Менә ишек ачылды, аннан сулышы капкан олы улы — Наиле килеп керде. “Әни, әтидән хат бар,—диде ул керә-керешкә ишеген дә ябарга онытып. — Нурия апа бирде”. Хәдичә ашыга-кабалана улы кулындагы өчпочмакка үрелде. Үрелде дә, сүзсез калды. Күз аллары караңгыланып китте, үзен ниндидер упкынга төшкәндәй хис итте.
Конвертның тышындагы адрес чит кеше кулы белән язылган иде. Бетте, барысы да чәлпәрәмә килде. Дөньясын караңгылык басты. Чү, тукта, кем соң анда үксеп елый? Шәрип, өйгә дә керми китәсеңмени соң? Әнкәй, балалар кайда? “Әтием кемгә охшаган, нигә ул шулай озак кайтмый?” — дип сораса, Гөлчәчәккә нәрсә диярмен? Юк, юк, моның булуы мөмкин түгел. Ул исән... исән... исән! Әйе, ул исән — менә карынында аның мәхәббәт җимеше бит, әнә, нәрсә булганын аңламасалар да, өйгә ниндидер хәвеф килгәнен сизенгән, күзләреннән мөлдерәп яшь аккан ике улында, кызы Нураниядә яши ул.

Хәдичә шундый саташулы-уяулы уйлары белән урыныннан кузгалды. Кемгә барсын, җаны-тәне күтәрә алмаслык хәсрәтен кемнәр иңенә салсын? Ул кая барырын үзе дә белмәгән килеш юлга җыена башлады. Шулчак борып-борып эче авыртырга тотынды. “Әй, бичаракай, син дә сиздеңмени ятим калуыңны?!” — дип, сабыеның башын сыйпагандай итеп, кулын кендеге турысына куйды. Үзе әле бер нәрсәгә барып тотынды, әле икенче нәрсәгә. Юл сумкасын бер бушатты, бер тутырды. Җанын кая куярга белмәде. Эче авырта башлауга, тагын барып утырды. Килененең төнгә каршы каядыр барырга җыенуын күреп, каенанасының: “Бу хәлеңдә кая бармак буласың? Балаларың хакына инде үзеңне сакла!” — диюенә дә карамастан, кара мөһер суккан ачы хәсрәтле өчпочмакны тотып, абына-сөртенә юлга кузгалды.

Казандагы апаларына ул кичке эңгер-меңгер төшкәч килеп керде. Кичке ашка утырган апаларына үз халәтен аңлатырлык хәле юк иде аның. Бары тик теге “өчпочмак”ны гына сузды. Үзе, хәлсезләнеп, идәнгә чүгәләде.

Шул кичне җиде ае тулыр-тулмас килеш, Гөлчәчәк дөньяга килде. “И, бала, әниеңә төшкән авыр хәсрәтне син дә күтәрә алмадың шул”, — дип, сабыйны беренче булып кулына алган кендек әбисе Камилә апа баланы биләүгә биләде. Аннан: “Мин кыз бала булганмын, әниемнең иң кайгылы көннәрендә туганмын”, — дип җырларсың инде, балам, үсә төшкәч”, — дип сөйләнде.

Авылга Хәдичә Гөлчәчәкне күтәреп кайтты. Балага исемне Казанда, әтисе әйтеп калдырганча, Гөлчәчәк дип куштылар. Хәдичә Казанда вакытта Шәрипнең сугышта үлүе турындагы хәбәр бөтен авылны әйләнеп чыккан иде инде. Аның баласы вакыты җитми тууы турындагы хәбәр дә, шунда ук, авыл өстенә таралды. Түбән очтан Мәхүбә карчык 35 яшеннән дүрт бала һәм ике күзе дә дөм сукыр каенана белән тол калган Хәдичәне жәлләп: “Бу балаң үлгән булса да яраган булыр иде инде”, — дип куйды.

Хәдичә аңгы-миңге йөргән көннәрдә аны тагын бер бәхетсезлек сагалап йөргән икән. Әмма Ходай Тәгалә инде монысына ук юл куймады. Үзе эшкә киткәндә кайвакыт ул Гөлчәчәкне бер-ике сәгатькә генә күршеләренә кертеп калдыра иде. Авызына имезлек каптыргач, Гөлчәчәк тавыш-тынсыз гына шуны суырып ята. Ул көнне дә Хәдичә шулай эшләде. Тик нәрсәдер сизгән кебек күңеле тыныч түгел иде аның. Эшен ничек кирәк, шулай тиз-тиз генә тәмамлады да, өенә ашыкты. Ул туп-туры күршеләренә юнәлде. Ишектән керә-керешкә почмак яктагы бишеккә ташланды. Аннан аның: “Балам... Нишләттегез аны?” — дип, ачыргаланып кычкырган тавышы ишетелде. Бишектәге бала өстенә мендәр капланган иде. Тыны бетеп, буыла башлаган бала, әнисе күтәреп алуга, калтыранып, кычкырып җибәрде. “Нишләдегез сез, нишләдегез?” — диде Хәдичә яшьләренә буылып. “Күрше, гафу ит, начар ният белән түгел бит. Хәлеңә күрә генә, — диделәр аңа. — Бигрәк азапланасың бит. Карап торырга да кызганыч үзеңә”.

Бу вакыйга ике күрше арасында гына калды. Ләкин Гөлчәчәк үсә төшкәч, аңа Мәхүбә карчык сүзләре килеп иреште. Шунда ул үксеп-үксеп елаган иде. Чөнки аның үзен һич кенә дә артык кашык, артык бала итеп күрәсе килмәде. Шуннан соң Гөлчәчәк Мәхүбә карчыкны күрә алмас булды. Ул урамда очраса да тиз генә каядыр булса кереп качарга тырышты. Йөзләрен җыерчык баскан, таякка таянган бу карчык аңа үзен тотып алыр да, капка төбендәге коега салыр кебек тоелды. Күрше Әсфәндияр песине салган бит әле шул коега. Ә беркөнне иртән Гөлчәчәк йокыдан уянып, күзен ачуга, өстәл янында әнисе белән сөйләшеп утырган Мәхүбә карчыкны күреп, тиз генә юрганы астына кереп качты да, кычкырып елап җибәрде. Әллә Мәхүбә карчык чыннан да аны алырга килгәнме? Әле кичә генә бит Казан апасы да Гөлчәчәкне бөтенләй үзенә алырга дип кайткан иде. Ярый әле әнисе бирмәде. Әллә нинди матур күлмәкләр дә алып кайткан үзе. Кирәкми алар Гөлчәчәккә. Чөнки әнисе Казанга баргач, Хәбирә апасының күлмәкләрен алып кайтты. Аларны киеп, ичмасам, чебиләргә үлән җыеп була, итәкләре шундый киң. Казанда бит “абый-әти”се дә булмас. “Абый-әти” дип, Гөлчәчәк Наил абыйсын әйтә иде. Беркөнне кечкенә өйнең ике тәрәзә арасына стенага эленгән солдаттагы абыйсының рәсеменә күрсәтеп, Гөлчәчәк: “Әни, абый кемгә охшаган?” — дип сорагач, Хәдичә: “Әтиеңә”, — дигән иде. Шуннан соң Наил абыйсы Гөлчәчәк өчен “абый-әти”гә әйләнде дә куйды. Матур апасы белән нәни абыйсы да әнисе янында кала. Гөлчәчәк берүзе Казанда нишләр? Кунакка гына барган арада да урыс малайлары аңа төртеп күрсәтеп, Гөлчәчәк аңламаган телдә нәрсәдер сөйләшәләр дә, көләргә тотыналар. Ә монда тагын әнә Мәхүбә карчык килгән.

Эшнең нәрсәдә икәнен бераз чамалаган Хәдичә кызчыгын иркәләп юата-юата Мәхүбә әбисенең усал түгеллеген, Гөлчәчәккә кып-кызыл алмалар китергәнен әйтте. Шуннан Мәхүбә карчык Гөлчәчәк өчен алма әбигә әйләнеп калды.

Гомер дигәнең тиз уза. Гөлчәчәк тә үсеп җитте. Инде алма әби дә күптән юк. Хәдичәнең үлгәненә дә унбиш елдан артык. Ул гомеренең соңгы көненә кадәр кечкенәсе — Гөлчәчәк белән яшәде. Дөрес, башка балалары да әниләре өчен җан атып торды. “Әни!” — димәгән сулышлары булмады. Кызы Нурания хәтта: “Әни, без дә синең балаң бит, кайда торсаң да урының түрдә”, — дип, үпкә дә белдергәләде. Тик Хәдичә никтер Гөлчәчәкне якын күрде. Үзе вафат булгач, күршеләре: “Ул һәрвакыт: “Гөлчәчәк кулында гына җан бирсәм ярар иде”, — дип теләде”, — диделәр.

Теләкләре кабул булды Хәдичәнең. Ул җомга көнне, нәкъ өйлә намазы вакытында Гөлчәчәк кулында җан бирде. Гөлчәчәк аны исән вакытында кадерләп тәрбияләгән кебек, соңгы юлга да зурлап озатты. Ул инде үзе дә илленең теге ягында. Яраткан эше, кадерләп үстергән кызы — Гөлнарасы бар. Беркөнне кич ул кызына үзенең балачагы, әнисе турында сөйләде. Гөлнара әнисенең еш кына авыз эченнән бер җырны көйләвен ишетә иде: “Мин кыз бала булганмын, әниемнең иң кайгылы көннәрендә туганмын”. Бу кичтә Гөлнара әнисеннән шул җыр турында сорады. Гөлчәчәк аны шушы язмадагыча бәян итте. Әнисе сөйләп бетергәч, Гөлнара аннан: “Әнием, син бәхетлеме?” — дип сорады. “Бәхетле, кызым! Мин дәү әниеңнең бәхиллеген алып калдым. Янымда син бар, әтиең бар. Исән генә була күрегез. Минем өчен шуннан да зур бәхетнең булуы мөмкин түгел”, — диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт, бик мэгънэле язмышлы хикэя, уйландыра торган, тирэн фэлсэфэле, тормышчан.

    Хәзер укыйлар