Логотип
Язмыш

Вакыт бизмәне

Вакыт бөтенесен дә сыный, үлчи, бәяли торган төшенчә. 

Еш кына без, берәр эшкә әзер түгел икәнлегебезне сизгәндә, җиңел генә: «вакыт юк!» дип, җаваплылыктан качабыз. Вакыт бер ул, бар ул, ә кем өчендер, гомумән дә, туктап калган ул.

Саба районындагы Югары Утар зәгыйфь балалар интернатына беренче мәртәбә килгә­немнән соң узган егерме елга кадәр араны әнә шул вакыт төшенчәсе калыбына салып бәяләргә тырышып карыйм.
Утар мәйданындагы каеннар бу вакытны әрәмгә уздырмаганнар – тагын да зифалана, зәңгәр күк гөмбәзенә тагын да якыная төшкәннәр. Интернат биналары да шактый «яшәргәннәр». Хәзер инде алар тәмам европалашып беткәннәр. Димәк, биредә тәрбияләнүче балалар заманнан калышмыйча, иң алдынгы җиһазлар ярдәменә ышанып дәвалану мөмкинлегенә ия булганнар. Без дә, без дә бар әле монда – сез санаган тәрбия­ви чаралар исәбендә дигәндәй, тавислар чурыйлап аваз сала, аңа бөркетнең куәтле коркылдавы өстәлә, үзән­лек­кә төшкән тарафта ламаларның сыртлары күренеп кала, интернат директорын кунаклардан көнләгән маймыл кызының ризасыз зарлануы ишетелә... Болары – табигать балалары, аның да вакыт белән ярышта яңарып, үзгәреп, кабатланып тора торган өлеше.

Табигать патшасымын дигән кеше үзе генә вакытка бирешмәскә, яшәүнең ләззәтен татырга, дөресрәге, шул яшәешне мәгънәлерәк итәргә тырышып, һаман-һаман көрәштә. Бу ел башында ачылуына 55 ел тулуны билгеләп үткән интернатның директоры Имам Гәрәй улы Гәрәевнең генә вакыт белән мөнәсәбәтләрен ничек билгеләсәң дә, чын хакыйкать табылмас кебек. Япь-яшь егет килеш шушы урын һәм вакыт аралыгына кереп кал да шунда эчтәлекле, мәгънәле итеп яшәп кара! 55 елда интернат аша узган мәзлүмнәрнең саны да, интернаттан соңгы язмышы да билгесездер дип уйлыйм да... үзем үк җавабын да табам. Ә нигә билгесез булсын икән ул. Берьюлы йөзләп бала тәрбияләнә. Балигълык яшенә җиткәннәре Яшел Үзәндәге, Казан янындагы өлкәннәр өчен булган интернатларга китеп бара. Шун­нан соң, нормаль балалар тәрбияләнеп киткән интернатлардагы кебек, елына бер очрашу кичәләре дә була, рәхмәтле күз яшьләре, гөлләр-чәчкәләр була... Юк булмый! Бу интернат балалары үзләренә биредә каралган вакыт аралыгын үткәннән соң, аларны тәрбия кылганда шушы бичаралар өчен җаннарын ярып би­рергә әзер Гөлнараларның, Гөлүсә, Гөлназ, Әнисәләрнең йөрәк җылысын алып, бөтенләйгә орбитадан төшеп калалар. Җавапсыз мәхәббәт йорты бу!
Әйе, Имам Гәрәевнең вакыты 55 ел элекке берәм­лектә тукталып калган. Аңа олыгаерга да, картаерга да, авырырга да ярамый. Һәм ул үзенә коллективны да шундый кешеләрдән туплаган. Бу орбитага бер килеп кергән кеше, мөгаен, үзең өчен яшәү дигән нәрсәне оныта торгандыр. Кешечә атлап китүдән, кешечә кашык тотудан, аңлаешлы итеп сөйләшүдән, ә кайвакыт биш кенә минутка калтыранмый торудан мәхрүм сабый­ларның газап-кичерешләрен күрә торып, ниндидер вак-төяк мәшәкатьләрең турында уйлап буламы соң? Әйе, биредә вакытның гына түгел, тормыш кыйммәтләренең дә үлчәме бүтән.
Газаптагы, бигрәк тә бу газапларны азга гына булса да алдап тору өчен шөгыльсез, уйланып ятар өчен акылы да зәгыйфь булган гарип баланың тәүлектәге сәгатьләре, минутлары ничек озын булуын уйласаң, дөньяга гарип бала тудырган наркоманнарга нәфрәт тагын да көчәя. Дөрес, гариплекләрнең байтагы «табигать шаяруы», ә, бәлки, экология «казанышы»дыр. Белмим, белмим, ләкин, сәбәпләре ни генә булмасын, нәтиҗә – аяныч!  Кирәксезгә калган шушы бича­ралардан ярый әле дәүләт баш тартмый да, ярый әле фидакарь затлар бар.

Шуларның берсе Әнисә Зарипова белән сөйләшеп утырабыз. Югыйсә әйбәт, бөтен гаиләдә үскән, яхшы һөнәргә ия булган Әнисә бу хәсрәт йортын урап та уза алган булыр иде. Аның тормышы хыяллар, романтика кочагында Чулман дулкыннары өстендә башланган лабаса. Елга көймәсендә кок (аш пешерүче) Әнисә белән матрос егет мәхәббәте кызны соңыннан Шә­мәрдәнгә китерә. Туйлардан соң озак та тормый Саша-Александр армиягә алына, Әнисә, кызы Ларисаны табып, ярда кала. Чын-чынлап ярда калу була бу. Чөнки солдаттагы иргә кеше арасын бутаучылардан хатлар китеп торган икән. Яшь гаилә таркала. Әнисә сынауларга әзер үзе. Ләкин кулда яшь бала булу һәм Шәмәрдәндә эш табу­ның кыенлыгы сынауларның шартын авырайта. Ни эшләргә? Андый чакта кешеләр күрәзәгә бара. Әнисә дә китә һәм... канатланып кайта. Күрәзәгә барма, башыңа чир алма, дигән булалар тагын. Күрәзәче хатын аңа күп итеп кыенлыклар вәгъдә итә. «Әй, кызым, түзеп тә карыйсың әле син! Тик картлыгың гаҗәп бәхетле синең. Мондый матур фалны берәүгә дә ачканым юк иде әле», – ди. Менә шушы «матур фал» кызны дәртләндереп җибәрә. Яшьлек җиңә алмаган сынау булырмы? Кыз бу юлы нефтьүткәргеч трассада эшләүчеләрне ашатырга яллана.
Рифкатьне ул шунда таба. «Димләделәр. Өен барып карадым. Таза йорт. Безнең гомергә җитәрлек. Тәвәккә­лләдем – чыктым кияүгә». Менә шушы «тәвәккәлләдем» гомер буе юлдаш булыр әле аңа.
Бу никахтан кызы Ләйсән туа. Әмма Әнисәне ире өендә Рифкатьнең әни дияргә тилмергән улы да көтеп торган икән. Малай беренче көнне үк мәктәпкә укытучысыннан сөенче алырга чаба: «Минем дә әнием бар хәзер!» Шул баланың күңелен ничек китәсең инде, дип тә яшәп калган бугай ул ире белән.

Әле әллә нинди китек күңелләргә юлыгасын уйламаган да чагында тормыш аны интернат сукмагына төшерә. Ул болайрак була: «Гает көн иде бу. Кызым Ләйсән туар көн җиткән иде. Ирем авариягә юлыкты. Гренадер кебек кеше тугыз ел хаста ятты». Ларисасын, Илшатын, Ләйсәнен, кайнанасын кочаклаган Әнисә эшсез бит әле. Хәзер ул трассага да чыгып китә алмый.

Ярый, ике-өч сыер асрасын, ди. Кайда кочегар, кайда охран эше бар – Әнисә анда! «Кайнанам Миңзифа алтын иде. Бик яраттым мин кайнанамны. Ул да мине яратты. Мунчага күтәреп алып барып юындыра торган идем. Үз әниемне дә шулай карадым».
Интернаттагы эш стажын да «күтәреп йөрүләр» белән башлый ул. «Бер чарам да калмагач, Имам Гәрәй улына гозерләнеп, эш сорап килдем. Санитаркалар кирәк икән дип ишеткән идем. Ул миңа карап-карап торды да: «Синең рәвешең бер дә килмәгән санитаркалыкка. Син бик шәһәрчә, үзең матурсың, яшьсең. Бездә бит әрсез кешеләр генә чыдый. Синең килеш-килбәт белән конторда гына утырасы. Авыр безнең эш. Бар, палаталарны урап чык. Шуннан соң сөйләшербез», – диде.

Кала Әнисә. «Өлкән төркемгә куйдылар. Ат чаклы малайлар тезелешеп басканнар баскыч буена. Элек тәмам җитлеккән малайлар да интернатта яши иде әле. «Егетләр» яңа санитарканың идән юганын шаккатып карап торалар: «Смотри-ка, сама полы моет!» Аларны болай шаккаттырасы түгел икән, үзләрен
эшкә өйрәтәсе икән. Шунда Әнисә үз-үзенә сүз бирә: Бөтенесе тәртип булачак! Ә эшкә өйрәтү йоклаган урыныңны җыярга, кашык тотып ашарга, тешләреңне чистартырга, уңны-сулны аерырга, ал белән артны бутамаска өйрәтүдән башлана. Бер күрсәттең дә шулай эшлиләр дип уйласагыз, ялгышасыз. Һәр күнекмә ныгып урнашсын өчен кайвакыт айлар да җитми.

Мунча көннәре үзе бер тамаша. Кызларның гына түгел, малайларның да гигиенасы санитарканың кайгыртучан кулларын көтә. Җитлегә башлаган кыз бала­ларның көндәлеген алып бару кадәресе вак-төякме? Бәлки шулайдыр да, әгәр алар ике-өч кенә булса. Әмма чирле баланы күтәреп хастаханә юлында йөрү белән чагыштырганда, чыннан да, вак-төяк шул. Әнисәгә дә, Гөлүсәгә дә берьюлы өчәр баланың әнисе сыйфатында хастаханәдә ятарга еш туры килә. Чөнки бу зәгыйфь балаларның телләрен, ымнарын үзләренекеләр генә аңлый. Чирле бала янында ана кеше үзе дә чиргә сабыша. Әнисә ничә үлеп, ничә терелгәнен үзе генә белә торгандыр. Әле яңарак кына 20 көн йөрәк белән ятып кайтканнар. «Интернатка эшкә урнашуга ук биш баланы Әстерханга санаторийга алып киттек. Ул чагында җиңел арбаларыбыз юк иде әле. Казан тимер юл вокзалында безнең составны иң түрдәге юлга куйганнар. Авыр балаларны күтәреп күперләр кичә-кичә вагонга барып җиткәнче бурлак хәленә төшкән идек. Болар белән хатын-кыз икәнеңне дә онытасың кайчак.
Минем изалануларымны күреп үскән үз балаларым бик миһербанлы булып чыктылар. Теге күрәзәче хатын белеп әйткән: картлыгым бәхетле булырга охшап тора. Илшат улымның өч баласы бар. «Дәү әни, без сиңа охшаганбыз – намаз укыйбыз», – дип сөендерделәр әле».

Ул боларны интернат балаларының уңышлары рәтеннән генә саный. Балаларын елый-елый калдырып киткән ата-аналар да бирегә юлны бик тиз оныталар. Кунакка алып китеп торганның соңында сөенүләрен күрсәгез. «Бу сугыш чукмары күрше тавыкларының башын өзеп аткан», – ди берсе. Икенчеләре һава суларга чыккан җирдән баланы эткә талатып кергән – кыскасы, аз вакытка да чыдамыйлар. Ярый әле интернат бар, дип сөенәләр.
Әнисә күптән инде хуҗалык эшләре өчен җаваплы. Дөресрәге, сестра-хозяйка! Аннан да дөресрәге, әнкә! Ул, чыннан да, чәчәк түтәлләре өчен дә, урын-җир бөтенлеге өчен дә, памперслар җитешлеге өчен дә, кием-салым, савыт-саба муллыгы өчен дә җаваплы. Җиңел арбалар «паркы», гомумән дә, горурлыкның иң олысы! Арбалы булып алгач, гарип балалар тәмам аякланганнар.

Сабыйлар биш тапкыр әйбәт итеп ашасын өчен келәтләр ризык белән тулы, тәннәре рәхәттә ятсын өчен койма башларында урын-җир кояшта кибә, җайлы-уңайлы караватларда яткан 18 яшендә 3 яшьлек кимәлдә күренгән сабыйларның асты коры.
Акыл зәгыйфьлеген җиңү өчен сыйныф бүлмәләрендә дәфтәр-карандашлар кытлыгы сизелми – кыскасы, тәртип! Әнисә ханым хәзердән үк инде Кызыл Мишә мәктәбенә беренче сыйныфка укырга төшәсе дүрт кызның мәктәп киемнәрен хәстәрләп йөри. Аларның чәчен тарап-үреп, ак бантиклар тагып мәктәпкә үзе озата барачак ул кызларны. Мондагы балалар мәдәни тормыштан мәхрүм икән дип уйлый күрмәгез. Әнисә Зарипова аларны «Возьмемся за руки, друзья!» бәйге­сенә матур итеп киендереп алып бару уенда йөри әле.

Әнисәнең фидакарьлеге кызы Ләйсәнгә дә күчкән. Моннан өч ел элек гашыйк кызы әнисенә сөйли дә сөйли: «И әнием, син Раилнең күзләрен күрсәң...» Әнисә зәңгәр күз иясен белешә. Егет коляскада утыра икән. Авариягә юлыккан. Әмма бик көчле рухлы. Россиянең паралимпиячеләр командасында теннис уйный икән. Әнисә кызына бер каршы сүз дә әйтми. Акыллы, уңган Ләйсән бәлагә тарыган егеткә чын юлдаш була алган. Икәүләшеп чаңгы шуалар, велосипедта йөриләр, бәби алып кайту турында хыялланалар. Әнисә җиденче оныкны алардан көтә инде.
Яза башлаганда мин интернатта җавапсыз мәхәббәт яши дигән идем. Алай ук түгел икән. Әнә, Әнисәнең телефонына: «Доброе утро!» дигән «смс» килеп төшкән. Яшел Үзән интернатына җибәрелгән Руслан Вәлиевтән – чукрак малайдан. Димәк, Руслан телефонны да үзләштергән хәзер. Димәк, бу егет катып калган вакыт аралыгыннан чыга алган. Мондый нәтиҗәдә Әнисә Зарипова, Гөлүсә Ибәтуллина кебек фидакарь тәрбиячеләрнең 20 еллык гомер өлеше бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар