Логотип
Язмыш

Улларым өшегән, ирем асылынган

Cалкын перронда туңып торганнан соң, поезд вагоны миңа оҗмах булып тоелды. Пассажирлар артык күп түгел. Минем купеда да бер яшь хатын гына бара булып чыкты. Ерактан килә ахрысы, инде урын җәеп ятарга да өлгергән. Сәламемне алмавына игътибар итмәдем - үз кайгым-кайгы: юлга чыкканнан бирле күңелне кытыклап торган теге шешәне тизрәк ачасы килә. Җылынырмын да шунда.
 
Ашык-пошык купе өстәленә юлга дип тыккан ризыкларны чыгарып тездем. Шешәне ачып кружкага аракы койдым.
 
- Эчмә, егет...
 
Синең әле тавышың да бармыни дигән кыяфәт белән хатын ятагына таба борылдым. Ул исә тагын шул ук сүзләрен кабатлады.
 
- Эчмә, егет.
- Суыкта торып өшетте. Җылыныр өчен генә...
 
Кара, нигә дип бер белмәгән хатын алдында акланып торам әле?! Үз-үземә ачуым чыкты. Кәеф төште. Эчәсе килми иде инде - кружканы шапылдатып өстәлгә куйдым.
 
Хатын миндәге үзгәрешне сизмәде шикелле, әллә нигә каушап-кабаланып урыныннан ук торып утырды.
 
- Өшедем дисеңме? Өшүнең нәрсә икәнен беләсеңме соң син?!
 
Һәм танышырга, исемен дә белергә өлгермәгән купедашым миңа үз язмышын сөйләргә кереште.
 
- Өченчесен алып кайтырга йөрим, корсагым борьшыма җитеп килә иде. Больница шактый ерак, тулгак башлангачкьша әллә барып җитен була, әллә юк. Закир белән киңәшләштек тә, бер-ике көн алдан барын куну ышанычлырак булыр, дин уйладык. Шулай иттек тә. Озакка сузмыйча Закир машина табып кайтты.
 
Мин әйберләрне җыйган арада улларым гел аяк астында буталдылар.
 
- Кызлар кирәкми безгә, әни, карап ал, — дип кисәтте олысы Илсур.
Аны кечесе — Илшаты да җөпләде:
- Елак булмасын, елак булса өйгә дә кертмибез без аны!
 
Кереп урнашкач, әле һаман китмичә, больница ишеге төбендә утырган ирем белән саубуллашырга чыктым. «Эчен йөрмә инде син, — дим. — Менә исән-сау котылып кайткач, туганнар белән бергәләп утырырбыз».
 
Кызу кеше ул — күкерт сыман шунда ук кабынып китте: «Нинди бетмәгән бер сүз булды - эчмә дә, эчмә! Иртәгә эшкә бит! Юкны уйлап ятма! Гөл иттереп торырбыз малайлар белән».
 
Аракының колына әйләнеп беткәч— эчмиме соң! Башта машина шоферы белән ашханәгә төшеп бер шешәне бушатканнар. Шуннан туры өйгә кайткандыр әле ул. Күрше әби әйтә, бик озак йортында булышты, ди. Малларны караган, балаларның тамагын туйдырган. Берара малайларны чанага утыртып, шау-гөр килен чабып йөрде, ди. Шунда тукталып калган булса иде дә! Бер авызына тигәч, җитми инде аңа. Малайлар тау шуып калганнар, әтиләре эңгер-меңгер төшкәч, тагын авыл арасына чыгып киткән. Абыйларына кереп кунак булган. «Гел: «Минем малайлар, минем малайлар...» - дин, мактанып утырды», - ди җиңгәсе. Тагын кайдадыр өстәгәч, төн уртасында гына сөйрәлеп өйгә кайткан. Ә малайлар, тыючы-әрлә үче булмагач, уйнап-сугышып рәхәтләнгәннәр. Өйнең асты-өскә килгән. Берсе, ялгыштыр инде, телевизорга килеп бәрелгән. Пыяла ни, чылтырап кына калган...
 
Мин ул төнне йоклый алмый азапландым. Әллә яңа урынны килештермәдем шунда. Күңел җилкенде дә җилкенде. Түзә алмагач, рөхсәт сорап, урамга чыктым. Нык суытып җибәргән, салкын җил исә. Озак кына авыл ягына карап тордым. Өшеп-туңьш беткәч кенә урыныма кереп яттым. Шул чак тәрәзәгә ике кош килеп бәрелде. Әйтерсең, бүлмәгә җылынырга керергә сорыйлар... Мин йоклый алмый боргаланам, алар тәрәзәгә сарылалар...
 
Иртәнгә табан гына онытылып киткәнмен. Шул кыска гына вакытта төш күрдем. Имеш, ике улым, әтиләре, мин — дүртәүләп урман юлы буйлап каядыр китеп барабыз. Берзаман мин артта кала башладым, тегеләр исә ерагаялар да ерагаялар. «Көтегез мине!» — дип кычкырып, йөгереп тә карыйм, юк, куып җитә алмыйм. Аннан бөтенләй күздән югалдылар...
 
Куркып уянып киттем. Касыкларны кисеп, бөтен җиргә авырту таралган. Бераздан тулгак башланды. Әле яңа яктырып кына килә иде...
 
Ә Закир, ватык телевизорны күргәч, тәртипкә өйрәтә янәсе, малайларны яланөс килеш тышка куып чыгара да, ишекне бикләп куя. Бераз тотырмын да, кертермен дигәндер дә соң...
 
Эчкәч йоклый торган гадәте бар аның. Күпме вакыт узгандыр, кем белә... Малайларны искә төшереп чыккандырмы, башка нәрсәгәме? Ул ишекне килеп ачкач, чолан өйалдыннан җиргә бер-берсенә аерып ала алмаслык булып ябышып туңган нарасыйлар егылып төшә...
 
Хатын, зәмһәрир суыкта күлмәкчән басып калган кешедәй, калтыранып туңа башлады. Сүзсез генә иңнәренә пальтомны илтеп яптым.
 
— Закирның салкын гәүдәсен элмәктән күршеләр иртән генә кисеп төшерәләр.
 
Кара төн пәрдәсен ертып алга ыргылган вагон тәгәрмәчләре сулкылдаган сыман булып ишетелде.
 
— Ичмасам, яңа туганы да гомерле булмады. Аны тапканның икенче көнендә үк больницадан чыгып, салкын кабер авызына иремне, ике баламны озатып куйдым. Төшме, өнме икәнен аерырлык хәлдә түгел идем. Сөтем бетте, яшь балам барлыгын оныттым да бугай. Ашадыммы-эчтемме, йокладыммы, белмим. Зиратка барам, өйгә кайтам, аннан тагын зиратка китәм. Ватылган телевизорга карап үткәннәрне уйлыйм, сагынам. Барысы да искә төшә...
 
...Көз көне бакчада бәрәңге алабыз шулай. Әтиләре казый, мин чүплим. Зурысы, булышам дигән булып, янда урала. Берзаман карасам, кечкенәсе сумка тотып капкадан чыгып бара. «Кая киттең?» - дип кычкырып карадым, борылмады. Эш белән берара онытып та җибәргән идем. Берзаман кайтып керде бу. Сүзләрендә әйтә алмый, көчкә аңладык. Сумка тотып кояшны алып кайтырга чыгып киткән икән дә, «Барып җитә алмадым», — ди...
 
Уйланып утырам-утырам да, ишек төбенә болдырга чыгып басам. Тешләр тешкә тиеп калтыранганчы, суыкта яланаяк басып торам. Улларым да шулай өшегәндер, дим. Алар соңгы тапкыр башларын терәгән урынга кагылам. Җиңелрәк булып китә. Аннан абзарга кереп, бау салынган киртә астына басам. «Йә, күңелең инде тынычландымы? — дим. — Балаларны да кабергә керттең, үзең дә алар артыннан киттең. Инде эчәсең килмидер?! Мине генә кемгә калдырдың?»
Күңелемнән алар белән сөйләшен йөрим-йөрим дә, еларга керешәм. Нигә һаман яшим әле мин, үзем дә белмим.
 
Ул тынып калды. Аннан, авыр сулап, янә башта әйткән сүзләрне кабатлады.
 
— Эчмә син, егет! Эчмә...
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик аянына Бик аяныч. Аракы яхшыга алып бармый. Туземлек бир, ханым.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эйе,гомер... Бер тамак аркасында 3гомер. ..

      • аватар Без имени

        0

        0

        бигрэк фажигале хэл, дошманына да курсэтмэсен .

        • аватар Без имени

          0

          0

          Аллам сакласын!Елый елый укыдым.Ходаем сабырлык бирсен сезгэ

          • аватар Без имени

            0

            0

            Яшэргэ дэ олгермэгэн ике нарасый кызганыч.узен кызганырлык тугел.эчу нигэ дэ булса барыбер китереп житкерэ ул.ахыры шушылай кызганыч беткэнче туктап калсалар икэн.

            Хәзер укыйлар