Логотип
Язмыш

Ул бик бәхетледер...

Гөлүсәләрнең үзе ак, үзе мамыктай йомшак булганы өчен Акбикә кушаматы алган мәчесе көннәрдән бер көнне юкка чыкты. Кызчык аны көне буе эзләп тә таба алмагач, әнисеннән сорыйсы итте.
- Кызым, Акбикә әңкә булган, песи малайлары алып кайткан, — диде әнисе.
Ә беркөнне күрше апасы килеп керде. Керә-керешли үк: “Кая, үстеләрме, карыйм әле”, — дип сөйләнә-сөйләнә, сарайга юнәлде. Гөлүсә әнисенең, Акбикә күрмәгәндә генә, бер песине күрше апа куенына тыгуын күреп калды. Ул чыгып киткәч, мәченең малаен эзләвен, ачыргалануын ул күз яшьләренә буылып, күзәтеп торды.
- Әни, ник бирдең? Акбикә елый бит әнә, — дип өзгәләнде кызчык.
- Аларны таратасы инде, — диде әнисе Гөлүсәнең башыннан сыйпап. — Җыеп ятып булмый. Күбәү ич.
- Ә Акбикә?
- Онытыр. Мәче бит ул.
- Кешеләр алай итми, әйеме, әнием? Син мине бер­кайчан да күрше апага биреп чыгармас идең, әйеме, әнием?
- Аллам сакласын, балам! Ни сөйлисең. Кеше алай итми...
 ...Иртә әле. Шәһәр йокыдан уянып кына килә. Ә без инде аның белән, алдан килешенгәнчә, ашыкмый гына урам буйлап атлыйбыз. Табигатьнең язга талпынган, җылыга тартылган чагы. Тиздән кар эреп бетәр дә янә дөнья яшеллеккә күмелер. Тагы җәйләр, Алла боерса...
- Матур, — дим, сүзне нидән башларга белмичә.
- И-и, матурлыгы да күренми, яме дә. Берни эшлисе, берни уйлыйсы килми, аңгыраям бугай, — диде янәшәмдәге яшь ханым.
- Сөйләгез, алайса, — дим, аның ачылырга торган күңеленә сак кына кагылып.
Ханым исә якында гына тыз-быз килеп чапкан машиналарны да, зеңгелдәп үтеп киткән трамвайларны да, кинәт балкып җиһанны илаһи нурга койган кояшны да — берсен-берсен дә күрми-сизми. Хәтта мин барлыкны да оныттым сыман. Ул миңа түгел, үз-үзенә сөйли әнә. Җанын гомерлек богауга салган хатирәләрен яңарта-яңарта җәзалый үзен.
...Гөлүсә тыңлаучан кыз булып үсте. Каршы әйтү, әни сүзеннән чыгу дигәнне бөтенләй белми. Әти-әнисеннән курыкканга түгел, гомумән, холкы шундый аның. Кызның бу сыйфатыннан укытучылар, хәер, дус кызлары үзләре дә бик оста файдалана иделәр. Класстан тыш эшләрдә ул башлап йөрде, кайсынадыр стена газетасы чыгарырга, кемгәдер дәрес хәзерләргә булышты. Кем нәрсә куша, шуны эшләп тик йөрде. Җүләр булган. Карышмый, әйткәнгә буйсына торган характеры кызга, вакытлар узуга, аш урынына таш булып кайтты.
Кызның Казан дәүләт медицина университетының өченче курсында укыган вакыты. Балалар табибы булам, дип хыяллана инде. Бер шулай, практика вакытында, аларны балалар клиник хастаханәсенең колак авырулары бүлегенә алып керделәр. Палаталар буйлап нәни авырулар карап йөргәндә, аның күзе ишек катындагы койкада яткан балага төште. Стенага әйләнеп яткан бала, дәррәү килеп кергән ак халатлы апаларны күргәч, одеялын башыннан ук бөркәнеп куйды.
- Йә әле, Рөстәм, күрсәт әле үзеңне апаларга. Әнә нинди матур апалар килгән синең хәлеңне белергә, — дип тезеп китте табибә. Ул аңа торып утырырга булышты. Аннары, бертуктаусыз сөйләнә-сөйләнә, малайның колагын чистарта башлады.
- Авырттырсаң, әнигә әйтәм, — диде малай.
- Син бит егет кеше, түзәрсең, — диде табибә, ни өчендер битеннән үбеп алды.
Соңыннан гына белделәр: малайны балалар йортыннан алып килгәннәр икән. “Әнигә әйтәм” диюе дә хыялындагысы гына икән сабыйның. Бик тетрәнгән иде шул ятим өчен Гөлүсә. Дөньяларында бер якының, өзелеп яраткан кешең булмасын әле, япа-ялгыз, гел берүзе...
Шул көнне, әйе, нәкъ шул көнне уйларына бирелеп, тулай торакка кайтып барганда очратты ул авылдашын.
- Бәрәч-пәрәмәч, — дигән булды егет шаяртып, — нинди сылукай килә дисәм, Гөлүсә икән.
Гөлүсә башта ни әйтергә белми торды. Аннары ачуы чыкты. Кирәк бит, хәерсез, юлларның кисешеп торуын карале?!
- Нәрсә авызыңа су капкандай торасың, әллә икеле алдыңмы?
Каршысында елмаеп басып торган озын буйлы, чибәр егетне, үзе килеп дәшмәсә, Гөлүсә танымас та иде. Ул үзгәргән, нык үзгәргән, өс-башы, килеш-килбәте, үз-үзен тотышы дисеңме, әйтерсең, гомер буе шәһәрдә яшәгән.
- Тагы кемнәрнең башын әйләндереп йөрисең инде? — диде Гөлүсә егеткә һавалы караш ташлап.
- Син үзгәрмәгәнсең, син һаман шундый, төртмәле һәм киребеткән, — дип җавап кайтарды егет.
- Сабир, безнең бер-беребезгә әйтәсе сүзләр әйтелеп бетте ич инде. Мин синең шикелле “бабник”ларны күрәлмыйм.
- Беләсең килсә, авылга кайткач, әниеңнәргә кереп, адресыңны алып чыктым, яныңа барырмын, гафу үтенермен, дигән идем. Ә монда менә үзең килеп чыктың. Мин гел сине уйлыйм. Үткән-сүткән кызлар күп лә ул. Синең кебекләр юк. Язмыш — бу очрашуыбыз, дим.
Шул көннән ул Гөлүсәгә тигәнәктәй ябышты. Үзе дә институтта укыган егет кызны лекциягә озатып куя, каршы ала. Кайчан укыган да, ничек имтиханнарын тапшырган, Ходай белсен.
Кыз исә, инде онытылган дип уйлаган, беренче мәхәббәтенә кире кайтып төште. Сабирның кайчандыр, үзен — өзелеп яраткан Гөлүсәсен ташлап, кунакка кайткан шәһәр кызына ияреп китеп баруын онытты. Әллә нишләде ул. Аның “яратам” дигәненә, “өйләнешәбез” дигәненә янә ышанды. Ышанырга ярамаганлыгын белә торып ышанды.
Авырга узуын белгәч, егетнең кәефе кырылды. “Гөлүсәм, безгә икебезгә рәхәт, нәрсәгә ул шушы яшеңнән бала, өлгерербез әле” дип, баланы төшертергә җайлый башлады.
Моны ишеткәч, Гөлүсә тораташ катты. “Килмә башка яныма, мине оныт”, — диде ишеккә төртеп күрсәтеп.
Ә Сабирга шул гына кирәк иде дә: “Чакырсалар — бар, кусалар — кит, дия торган иде безнең әнкәй. Хуш, башка күрмәссең”, — диде дә, күздән югалды.
Гөлүсә карынында инде үзен сиздерә башлаган нәние белән япа-ялгызы утырып калды. Әти-әнисенә әйтергә курыкты. Әмма сизелми торган әйбер түгел шул. Авылга озак катмый торгач, әнисе кызын эзләп шәһәргә үзе килде. Килде, күрде дә чактан гына һуштан язмады. Кызы әнисенә барын да сөйләп бирде.
- Аборт ясатасың... — Әнисенең теленә килгән беренче сүзе шул булды. — Әтиеңә дә әйтеп тормыйбыз, төшертәсең, — дип кабатлады әнисе.
- Соң инде, — диде Гөлүсә төшенке тавыш белән. Аның әнисенә хәтере калган иде. Ул да шулай дип торгач...
- Хәзер әллә нәрсәләр эшлиләр. Ярдырып алдырыр­-быз. Акча бар, танышлар бар.
- Әни, син нәрсә сөйлисең, кем турында сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы? Өч-дүрт айдан туасы оныгың турында бит сүз. Жәл түгелме?
Әнисе сискәнеп китте. Аннары: “Тапкан очракта да, өйгә алып кайтмыйсың, җае табылыр, авылга кайтмый тор,
ишетә-белә күрмәсеннәр”, — дип, кызны тирән борчуга салып, кайтып китте.
Атна аралаш килеп, кызының хәлен белеп торды. Бер генә мәртәбә әтисе килеп китте: “Уйнаштан тапкан балаңны өйгә алып кайтсаң, икегезне дә куып чыгарам. Минем дәрәҗәм хакында уйладыңмы син, кызый”, — дип сүкте. “Әтиең — колхоз рәисе, тирә-юньдә күренекле кеше, ояты ни тора”, — дип җөпләде әнисе.
Соңгы вакытларда нык тыпырчына башлаган нәние барын аңлыйдыр-сизенәдер сыман Гөлүсәгә. “Әнием, мине берәүгә дә бирмә”, — дисеңме? Юк-юк, башына да китереп карамый ул, Аллам сакласын. Ни гөнаһысы бар сабыйның. “Син — минеке, бары минеке генә, — дип пышылдый иреннәр, — әнә әтиең дә качты, әбиең белән бабаң да синнән баш тарта. Мин аларны тыңламам. Без икәү булырбыз”.
Бала туар вакыт җиткәч, әнисе килде. Гөлүсәне бала тудыру йортына үзе илтеп куйды.
- Рәхмәт инде, әни, — диде кызы аның бу кайгыртучанлыгы өчен. — Син инде чүпрәк-чапраклар ала тор. Югыйсә, кызлар миңа: “Баштан ук алып куйма, тапкач - өлгерерсең” — дип, берни алдыртмадылар.
- Тудыр әле. — Әнисе йөзен читкә борды. — Аннан карарбыз.
Атна дигәндә, Гөлүсә малай тапты.
- Ну и богатырь, — дип сузды бала таптыручы акушер. — Дүрт кило!
Гөлүсә, дөньяга чыгып җитмәс үк артык кашыкка әйләнгән нәниен кызганып, үксеп елап җибәрде. Ичмасам, чат Сабир инде. Их-х, бер килеп күрсә, түзә алмас иде. Аның елавына бәләкәч тә кушылды.
- Менә инде, икәүләп елыйлар... — Табибә ананы бәхетеннән елый дип ялгыша иде.
Малай ашауга бик җитез булып чыкты. Гөлүсәнең тулып ташыган күкрәгенә каплана да тын да алмый ашыга-ашыга имә. Аннан әнисе кочагына сыенып, тәмләп йокыга китә. Гөлүсә аны ашатырга китергәннәрен сагынып көтеп ала. Бәләкәй төргәк ишектән күренүгә, сызылып китеп күкрәгенә сөт төшә. Шушы кадәр дә яклаучысыз, илаһи җан иясен әнисеннән аерырдай нинди сәбәп бар ул дөньяларында.
 ...Ничәмә-ничә мәртәбәләр “әллә үз-үземә кул са­лыйммы?” дип талпындым, булдыра алмадым, — дип, чын­барлыкка кайта Гөлүсә ханым. — Шул вакытта сыгылдым- сынаттым. Нык тормадым. “Юк” дип әйтә алмадым. Әти-әнине тыңлап, харап булдым. Беренче мәртәбә аларны тыңлаганыма үкендем. Үпкәлим, рәнҗим. Үз-үземне гомерлек хөкемгә дучар иттем. Мин яшим дә, яшәмим дә. Тормышымның — бала тапканнан соңгысы — тәмуг. Үзләре теләп утка керүчеләрне гафу итү дә, кызгану да юк. Юк, юк! — ханым шулай дия-дия, якындагы эскәмиягә килеп ауды. — Сезнең янга да икеләнеп кенә килдем. Һаман да өмет йөртәм. Бәлкем ярдәм итәр, мине аңлар, дим. Ә куңел сизә: миңа берәү дә булыша алмый.
- Бала тапканнан соңгы тормышыгызны тәмуг, — дидегез. Мин аны янә узган көннәренә кайтарам.
Аннарымы?! Бала тудыру йортыннан ул бала күтәреп чыкмады. Башка әниләргә яуган чәчәкләр аңа тәтемәде. Аның ана булу шатлыгын уртаклашучы булмады. Әнисе аны баланы хастаханәдә калдырырга күндерде.
- Инде бик сагынсаң, барып йөрерсең, - дип алдады.
Озак уйлаганнан соң, бәхетсезлегенә каршы, риза булды. “Тормышымны гына җайлыйм да, укуымны гына тәмамлыйм да, килеп алырмын мин сине”, — дип елады нарасыен кочагына кысып.
Ләкин табибларның таләбе кырыс иде. Ул баласыннан үзе теләп баш тарту хакында кәгазьгә кул куйды.
Бала тудыру йортыннан чыгуга имтиханнар бирергә кереште. Җәйге сессияләр җиткән иде. Шул борчулары белән
беразга онытылып торды. Сессиядән соң, “бер ел авылда булган юк” дип, әти-әнисе янына кайтып китте. Әнисе кызын, төрле сәбәпләр чыгарып, өйдә озаккарак калырга өндәде. Кызының: “Сагындым, күрәсем килә”, — дигәнен колагына элмәде.
- Китмисең әле, — диде ул Гөлүсәне тынычландырырга керешеп. — Әнә, Себердән Хәдичә апаң малае кайткан, күрсәң кыяфәтен. Үзе бай, үзе чибәр, үзе өйләнергә кайткан!
Бу сүзләргә Гөлүсә егылып китмәде. “Хәзер менә, улым калдырып, Себергә китеп барам...”
Әнисе кызының уйларын укыгандай, сүз арасында гына әйтә куйды: “Үткәнеңне оныт, ә балаңны юк дип исәплә, аны сиңа башка күрсәтмәячәкләр инде”. Яшь хатынның башына китереп суктылармыни. Дөрес сөйли бит әнисе. Ул бит баладан баш тартты.
- Әни! — дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды Гөлүсә. — Әни! Син бит “барып алырбыз”, дидең. Ауный- тәгәри елады Гөлүсә. Тик эш узган иде инде.
- Мин, әни теләгәнчә, Хәдичә апа малае Нурисламга кияүгә чыктым, — дип дәвам итә Гөлүсә ханым. — Чыкканыма үкенмим. Әйбәт кеше, бер-беребезне яратабыз да сыман. Кияүгә ашкынуымның сәбәбе: тизрәк бала табып, барын-барын да куркыныч төштә калдыру иде исәбем. Алай булмый икән шул ул. Бергә яши башлавыбызга өч елдан артык вакыт үтеп китте, ә балабыз юк. Бик телибез — юк. Тикшеренеп тә карадым. Инде Нурислам: “Әллә балалар йортыннан алабызмы?” — дип сөйләнә башлады. Шулай дисә, бөтен тәнем чемердәп, куырылып төшә. Кайларда гына икән син — улым-бәгърем?! Их-х, бер күрергә, читтән генә булса да, кыланмышларын карап торырга...
Арабызда авыр тынлык урнаша. Бу минутта, мөгаен, икебез бер нәрсә турында уйлаганбыздыр. Малай “дәү егет” булгандыр инде. Аның тәпи-тәпи китүенә, “әннә” дип сөйләшергә азаплануына башка әни куангандыр. Гөлүсәдән әле исемсез дә калган малайга яңа әнисе үзе яратып куйдырган исем белән дәшәдер. Ә бәлкем әле аның “оныкчыгым” дип өзгәләнеп торган чал чәчле, сөйкемле дәү әнисе дә бардыр. Малай бәхетледер. Һәрхәлдә, без моның шулай булуын бик-бик телибез.
Ә Гөлүсә... Ана исә баласыннан үзе теләп (Аллам сакласын) баш тарту хакында рәсми белдергәннән соң, тиешле документларга кул куйган минуттан алып, баласының яшәеше, барлыгы хакында оныта. Шуның белән ул аны үз тормышыннан мәңгегә сызып ташлый. Билгеле, кире алу очраклары, сирәк булса да, булгалый. Ә инде баланы уллыкка яисә кызлыкка алган булсалар, кемгә биргәннәр, бала кайда яши — бусы тирән сер итеп саклана. Гаиләгә алынган баланы, хәтта үз әнисе (баш тарткан әнисе) ялварып, тезләнеп сораса да, кайтарып бирмиләр. Чөнки бала, кирәкмәсә — ташларга, кирәксә — эзләп алырга, ул сиңа уенчык түгел!
Билгеле, мин үзем, ана кеше буларак, редакциягә: “Баланы кире кайтарырга булышыгыз!” — дип, үкенеп-ялварып, хат җибәргән Гөлүсә ханымны аңлыйм. Аңлыйм һәм хәленә керәм. Авырдыр, сызланадыр, сагынадыр. Бәлкем,
балага үз әнисе янында күпкә яхшырак булыр иде. Ләкин, бер тайпылган, тагы тайпылмас дип, кем әйтә ала, кем ышандыра?!
Әнә бит, хәтта мәче булып мәче дә, биш баласының берсен читкә җибәрмәс өчен җан тартыша.
- Әниегез нәрсә ди соң?
- Ул бу хакта минем белән сөйләшмәскә тырыша. Аңа да җиңел түгел, үкенәдер.    %
Үкенмичә... “Кешеләр алай итми”, дигән бит кайчандыр аңа әнисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бар гаеп әнисендә, кирәк чакта кызына терәк була алмаган. Мәчене дә кызганмаган...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик начар эшлэгэн ана кеше, уз баласын ана булудан мэхрум иткэн. Устергэн булырлар иде, кеше сэйли дэ оныта бит ул. Э бала ятим кала, энисе эчен улгэнче йэрэк ярасы бит! Башка бала да алып кайта алмавы да бик кызганыч!

      Хәзер укыйлар