Логотип
Язмыш

Тугызынчы бала

— Борын-борын заманда түгел, әмма кешеләрнең хәтсезе Америка илләрен белү түгел, башкалабыз Казан белән Әгерҗене дә гомергә барып җитә алмаслык ерак җирләр дип исәпләгән заманнарда, әниемә нәкъ кырык ике яшь тулганда, тугызынчы бала булып мин дөньяга килгәнмен, — дип сөйләп китте Фәридә апа.
 
Җор телле бу авыл апасы автобус пассажирларына бик ошады. Сөйләшә торган кеше туры килсә, юл да сизелми бит ул.
— Ачлык еллар булуга карамастан, безне кадерләп-саклап үстергән әнием гел күз алдымда, — дип дәвам итте ул. — Бер дә кычкырынмыйча, йомшак кына сөйләшүе дә, урынын белеп кенә шаян сүзләр кыстыра белүе дә, бик ачуы килгән чакларда да «һм» дип куюлары да йөрәгемдә саклана. Әтием исә әниемнең гел киресе: юкка да кызып китеп, урынлы-урынсыз әнигә суга, бер дә юкка безне рәнҗетә иде ул. Абыебыз сугышта үлде, калганнарны ачлык аямады. Ул авыр еллардан соң без биш бала гына калган идек инде. Бишебез дә гел әниебезгә сарыла, аның янында булырга тырыша идек.
Әти эчеп кайткан көннәрдә барыбыз да өйдән чыгып китәбез. Күршеләрнең һәммәсендә йоклап чыктык, хәтта без кереп кунмаган җылы мунча да калмагандыр авылда.
— Төпчек бала булгангамы, мине мәктәптә укыттылар. Авылда җиде сыйныф бетергәч, атаклы Иж-Бубыйда өч ел белем алдым. Авылда укыган кешеләрнең күбесе, укып мулла, чукып карга булмам, дип, заводка барып эшкә керәләр иде. Кешедән калышып булмый бит, мин дә шулай эшләдем.
 
Заводта әйбәт кенә эшләп йөргәндә, бер кызның Үзбәкстаннан кодачасы кайтып төште. Анда җылы, кышкы киемнәр кирәкми, җимешләр урамда олы агачларда үсеп утыралар, аларны ашаучы да юк, дип сөйли бит бу. Авылдан ярымялангач чыгып киткән безнең ише кешеләргә әйбәт инде бу. Шулай итеп, без, берничә кыз, эштән чыгып, Үзбәкстанга теге олы агачтагы җимешләрне ашарга юнәлдек.

...Баштарак бәхетемә һич ышанмадым. Сабитымнан сорый идем, төш түгелме бу, җаным, дип. Бәләкәйдән кеше ишек төбендә исерек атадан качып йөргән тугызынчы балага ачты Ходай күк капусын. Тормышыбыз тоташ җыр да бию инде менә. Ул вакытта кеше радио тыңлый иде бит. Без дә шулай, Сабит белән яңа җырларны бер ишетүдә тиз генә отып алабыз, ул гармун уйный, икәүләп җырлыйбыз. Һай, үл безнең дус-ишләр! Без эштән кайтуга, бүген кемгә кунакка барырга — көн саен язу көтеп тора.
 
Тик Ходай бәхетне үлчәп кенә бирә, чәнти бармаклык кына. Кеше үзе дә бәхетле тормышта яши алмый, чөнки газап чигәргә күнеккән. Минем Сабит та шундый булды. Сиң, карчык, миңа бала тап инде, дия башлады. Без кинәт җыр-биюдән айнып киткәндәй булдык. Җиде ел узып киткән ләбаса, ә безнең балабыз юк. Инде мине бала кайгысы басты. Урамда балалы хатын күрсәм, борылып-борылып карап калам. Сабитның гармунын ишетәсем дә килми инде. Яшь вакытта бәхетне бала гына китерә дип уйлыйсың икән шул.

Мәхәббәт, мәхәббәт, дисез сез. Ул бит бүген бар, иртәгә юк. Безнең өчен дөньяның кызыгы калмады, пәри алыштырды, шулай кирле-мырлы яши торгач, икебез бер карарга килдек: аерылышырга. Сабит Уфага кайтып китте, мин ялгызым яши башладым. Минем кебек кайгырсам да көлеп, утырган урында биеп, барган җирдән җырлап йөргән кешегә ялгыз яшәү кыен иде.
Бирмәсә дә бирми икән Ходай, булмады бит яшьләй баласы. Туры килде карарга башка ир, килмәде бит ялгыз каласы, — дип көйләп куйды Фәридә апа.
— Инде бер ирдән аерылып, утыз өч яшькә җиткән хатынның, ягъни минем, су сөлегедәй егерме сигез яшьлек чибәр ир табуыма барысының да исе китте. «Каян таптың бу матур ирне?» — диләр. «Хастаханәдә әле моннан да матурлары калды. Аякларыгызны сындырыгыз да кереп ятыгыз. Безнең шикелле сез дә парлап култык таягына таянып кайтырсыз», — дим. Читтән караганда, сәер тоелгандыр инде, икебезнең дә аяклар гипста, титаклап кайтып киләбез. Күршеләрнең дә күзе дүрт булды. Гипсларны салдыргач, таякларны ташлаганны да көтеп тормадык, никах укыттык.
 
Ул чибәр ирне карап торсаң, бернинди кино да, театр да кирәкми иде. Иртән тору белән көзге каршына басып, үзенең матурлыгын тикшереп кенә тора иде ул. Бер ай яшәргә өлгермәдек, бу ир миңа, бала тап, дия башлады бит. «Йә Аллам, җиде ел торып та тапмаган баланы бер ай эчендә ничек табып бирим мин сиңа?» — дим. Бу ирем мине хәтәр ярата, карчыгым-алтыным дип кенә тора. Үзеннән бер адымга да җибәрми, гел җитәкләшеп кенә йөрибез. Ул көнләшүләре! Көндез эшеннән кайтып, мине барлап китә икән бу. Күршеләр әйтте. Тәрәз пәрдәләре тартылмый калган булса, ишектән түгел, тәрәзәне ватып керә. Ул ишек ватып маташканчы, минем сөяркәм тәрәзәдән чыгып качмасын, янәсе. Үзе көн саен вата, көн саен тәрәзә куя, үзенә эшне табып кына тора иде. Әле ул көнләшеп кенә калмый, юк-бар гаеп табып, сугып-сугып та җибәрә иде. Менә ул мәхәббәт, дусларым, мондый «мәхәббәт» тән җир читенә качарсың. Ничә тапкыр куып чыгарырга уйладым, тезләнеп ялынды. «Бала тапсаң, мин сиңа тырнак белән дә чиртмим», — дип антлар эчте. Авырга калгач, Ходайдан инәлеп сорадым: «Берүк балам үзенә охшасын, югыйсә, минеке түгел дип җанымны ашар», — дим. Теләгем кабул булды: улым суеп каплаган әтисе иде. Аны күргәч, башта куркып киттем. Америка детективларындагы шикелле, ирне яңадан тудырдым дип торам. Антлар иткән ир бала тугач, тагын да ныграк котырына башлады, янәсе, балаң бар хәзер, беркая да китә алмыйсың.
 
Менә инде шуннан аңладым: кадерле әнием язмышы тугызынчы балага калган икән. Хәзер бала белән күршеләрдә кунып мин йөрим. Яисә, ярты төн урамда йөреп, ул йоклагач кына өйгә кереп ятабыз. Иртән торгач, миннән гафу үтенә иде үзе. Бүтән болай булмас, дип ышандыра иде. Шулкадәр җәберләде бу мине, инде моннан котылу юлларын эзли башладым. Берәр сугып үтермәгәе дип, яшерен генә өйне сатып, ул эштә чакта төянеп киттек тә бардык туган якларга.
 
Кайтып та өлгермәдек, безне эзләп кайтып төште бу каһәр суккан бәндә. Рәхәт бит: хатын уңган, бар дә әзер, җыелган, юылган, пешкән. Аңа эчеп йөрергә генә кала. Мин аны кертмим дип каты торган идем, туганнар: «Апа, син монда ялгызың түгел, сине аңар кыйнатып ятмабыз, балага ата кирәк», — дип үгетләделәр. Риза булдым. И-и, бөкрене кабер генә төзәтә, дип тә юкка әйтмиләр икән. Эштә бер марҗа хатыны үзе турында сөйләде. Аның да ире эчеп, аны кыйнап яшәгән. Көннәрдән беркөнне ул чираттагы бер кыйнавы вакытында сызланудан һәм ачудан ирен башына көрәк белән сугып үтергән. Үзе үк милициягә барып әйткән. Хатынның җәберләнгәнен күреп торган барча күршеләре җыелып судка барган. Ике ел биргәннәр, утырып чыккан. Мин татар хатыны шул, мин гөнаһтан куркам. Шуңа күрә: «Ходаем, үзеу бирдеу, берүк үзең ал бу бәндәңне», — дип тели башладым. Тормыш бит ул кәбестәдән дә катлаулырак, аны әле тагын аракы катлауландыра. Баланы да ятим итәсе килми. Эчмәгәндә Рәшитем мулла кебек ләбаса. Капкадан ук көлеп-елмаеп керә.
 
Шулай бервакыт күрше Валя керде дә, ирең безгә стена ватарга булышырга керсен әле, ди. Үзе теләсә, керсен, дидем дә, улым белән апаларга киттем. Кич белән Рәшит апаларга килеп керде, аяклары гына түгел гәүдәсе дә кыегаеп калган моның. Бөтен җире балчык кына. Капкадан керүе булды, капка төбенә салган тактага барып төшүе булды. Бик каты ыңгырашып ятты. Энекәшләр мунчада юындырып, өйгә кертеп салдылар. Ул көнне өйгә кайта алмадык. Икенче көнне торып эшкә киттек. Кич белән ирем больничный күтәреп кайткан. «Синең энекәшләрең минем биш кабырганы сындырган», — дип маташа. Ачуым кабарып тезеп киттем: «Нахак сүз сөйләп торсаң, кабыргаңны гына түгел, муеныңны сындыртырмын әле, миннән көлгән өчен, — дим. — Бүген үк чыгып китмәсәң, кара аны, туган илләреңне башка күрә алмассың», — дип тә янадым. Хатынын кыйнаган ир куркак була, дип дөрес әйтәләр икән. Тиз генә эшеннән исәп-хисап алып китеп бармасынмы?! Рәшит киткәч, без үзебезне аҗдаһадан котылгандай хис иттек, тыныч, рәхәт тора башладык. Бала да мәктәптән кайткач, өйгә керергә куркып тормый. Шунысы гаҗәп иде, ир бала булса да улым әтисен юксынмады, искә төшермәде. Безне газап чиктерүе үзәгенә бик нык үткән иде, ахры. Үзем дә яңадан кияүгә чыкмадым. Хәзер ир-атларга карата аллергия, исерек ир-ат күрсәм, җенем котыра башлый.

Фәридә апа сүзен төгәлләде. Без, бер автобус кеше, аның әле ныклап җыерчыклар чыгарга да өлгермәгән сөйкемле йөзенә сокланып бардык. Тик аныу битеннән яшь бөртекләре тәгәрәвен күреп, бермәл тын калдык. Арадан берәү бу ууайсыз тынлыкны бозып сорау бирде:
— Апа, улыгыз соң, улыгыз ничек, әйбәтме?
Фәридә апа тиз генә җавап бирмәде. Бераз тын торгач, авыр сулап:
— Бала бала инде, бала җанны ала, — дип куйды. — Йөкле вакытымда Рәшит эчемә таш аткан иде. Күрәсең, таш улымның сидек куыгына тигән. Гел чирләде ул, шуңадыр, бик юаш, боек булып үсте. Үсеп җиткәнче җитәкләп йөрттем. Укуын яхшы укыды ул. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, алышынды да куйды. Мине җен урынына күрә башлады. Баксаң, ул кызлар белән йөри башлаган икән. Инде әни кирәкми. Өйдә, минем янда озак тормый иде ул, ашый да чыга да китә. Унынчыда укыганда класс җитәкчесе белән икәүләп елый идек. Улым Гогольдән дә гаеп таба, Маяковскийны да әрләп ташлый, үзе генә акыллы. Көчкә акылга китердек. Армиягә китте, кайткач университетка укырга керде, ярты елдан соң сынауларын тапшырмаган өчен чыгардылар. Монысы да кызлар аркасында булды. Бер кызга гашыйк булды, берьюлы барысына да өлгерә алмый иде шул, тазалыгы да җитмәгәндер инде. Ул кайтмый йөргән көннәрдә, исән булса, җиде төрле хәер бирер идем дип, ничә мәртәбә хәерләр өләштем икән? Өйләнгәнче шулай булды. Улым минем ай-ваема карамый, урыс кызына өйләнде. Балалары бар, малай, әле менә алардан кайтып киләм. Килен бәбәйләргә киткәч, улым кайтты да: «Әни, татар исемнәре әйт әле», — дип, аларны язып алып китте. Бик сөенеп калдым. Килен бала белән чыгуга, чәкчәкләр пешереп бардым. Исем турында сүз кузгалуы булды, киленем: «Баланы мин таптым, исемен дә үзем кушам, монда килеп кысылып йөрмә!» — диде. Ә мин: «Безнең халыкны яратмагач, нигә чыктың татар егетенә?» — дип җавапладым. Һай, эләккән икән улым хатынның асылына! Шуннан соң улым мине сугып үтерер дәрәҗәгә җитеп, бик каты тиргәде. Хатынына ярты сүз дә әйттермәде. Һичюгы: «Әни күчтәнәчләрең белән чәй эчеп кит», — дип тә әйтмәде бит. Менә шулай, үзем ач килеш, бәлешләремне марҗа киленгә куеп кайтып киләм. Миннән васыять: бала дип, гомерегезне ялгыз уздыра күрмәгез. Ничә кеше кияүгә чыгуымны сорап килде. «Син әле яшь, Фәридә, чибәр, акыллы, бергә гаилә корыйк», — диделәр. Араларында бик әйбәтләре, күңелемә хуш килгәннәре дә бар иде бит. Улымнан киңәш сорыйм, ә ул: «Безгә ят кеше кирәкми, без икебез бик әйбәт торабыз, мин сине беркайчан да ташламам», — дия иде. Гомер узды шулай, хәзер инде тазалык та юк. Кырык төрле чир, миңа нигә хәзер ир?
Фәридә апага кушылып үзебез дә күзләребезне сөртә башлаганбыз ләбаса.
— Һай, онытып торам. Бераз чәкчәкне шыпырт кына кире тыккан идем, әйдә, ашагыз әле, сезгә язган ризык булган бу, — дип сөйләнә-сөйләнә автобус буйлап чәкчәк өләшеп йөрде әле ул. Без кыенсынып кына аныу чәкчәген авыз иттек. Тугызынчы бала Фәридә апага алдагы көннәрендә сәламәтлек, бәхет, балаларына иман-тәүфыйк теләдек.
 
Фәридә апаның ун өлеш су кушып сөйләгән хикәятенә, бүгенге бәяләр үсешенә карап, мең өлеш су өстәп сезгә язып җибәрдем.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар