Логотип
Язмыш

Толлык әҗере

Аларның язмышы, бер караганда, бер-берсеннән аерылмый да кебек: газиз иреңне утлы җәһәннәмгә озату, тилмереп фронттан өчпочмаклы хатлар көтү, «похоронка» кәгазе… Иреннәрне кан чыкканчы тешләп, башкалар белән бергә Җиңү көнен дә көтеп алу… Әтисенең кул җылысын да тоярга өлгерми ятим калган, күзләренә сабый чактан ук олы хәсрәт иңгән балаларың белән бергә арбага җигелеп, тормыш йөген өстерәү. Әмма, текәлебрәк күз салсаң, һәр язмышның үзенә генә хас борылмалары, башкалардан аермалы үз сикәлтәләре…
 

Рабига

Ире Нигъмәтне сугышка озатып җибәргәндә аңа 33 яшь була. Олы кызы Равиләгә 8 тулып килә, Вагыйзьгә — 6, Вазыйхка  3 яшь. Фронтка китүчеләрне бөтен авыл халкы озата чыга. Менә Пошалымнан Арчага таба кузгалган атлы олаулар күздән югала…
Хәзер  нишләргә?  Алга  таба  ни­чек яшәргә? Хәер, Кенәбаштан Хуҗиныкыларның ишле гаиләсеннән килен булып төшкән Рабига бу сорауларга җавапны бик төгәл белә. Эшләргә!
«Ике олы бала хәзер кул арасына керә башлады инде, кечесен үзем белән ияртеп эшкә алып йөрермен, — дип уйлый ул. — Иң мөһиме — сыердан язмаска кирәк».

Ә инде эшкә килгәндә, Рабиганы куып җитәм димә. Уңган-булган, аз сүзле, гайбәт сөйләүне белми. Әгәр кирәксә, сүз эзләп кесәгә керә торганнардан да түгел. Кирәк урында үзен дә, башкаларны да яклап чәчрәп чыга. Бәлки шуңадыр, «усал Рабига» дигән кушамат тагалар үзенә.
Миңа каенанам белән бергә яшәргә туры килмәде. Безгә кунакка килеп киткән араларда исә аның усаллыгын бер генә дә тойганым булмады. 
Мин — аннан, ул миннән канәгать идек кебек. «Вагыйзьнең бәхете бар икән», — дип әйткәннәрен ишеткәнем булды.

Шушы урында Равилә апаның үземдә сакланган хатларыннан өзекләр китерәм: «Яшь чагында әни бик чибәр хатын иде. Җәй көне колхоз эшендә үтә иде көннәр. Әбиләр сарык тоталар, колхозда киндер чәчәләр иде. Шуларны эшкәртеп, җиренә җиткереп әни кул станогында суга башлады. Төрле төстәге буяуга манып, сандык, карават җәймәләре, идән паласлары суга иде. Тула оек тегәләр, бик ак, бик тигез була иде ул… Элек авылда матур, чиста өйләргә конкурс ясыйлар иде… Безнекеләр гел беренче урынга чыгалар.
Һәрбер солдат кайткан саен, әти кайта дип, каршысына йөгерә идек… Кич ашарга утыргач, әни биш тәлинкәгә аш сала. Үзе: «Мин атагызны көтәм әле», — дип, ашамыйча тора иде. Көтеп аргач,  ятып  йоклый.  Иртәге­сен — колхоз эшенә.
Исән калдык — дүрт ел сугыш 
барганда.
Түздек — ачыгып, гаҗизлектән 
арганда.
Ташламады безне газиз әнкәбез,
Бер кабым ризыксыз калса да!
Яшәдек без, ятим идек,
Әткәй үлгәч сугыш кырында.
Шулай да без ярты ятим идек
Газиз әнкәй исән чагында.»


Равилә апаның хатларын әдәби әсәр укыган шикелле тәэсирләнеп укый идек. Сүзләре үзеннән-үзе рифмаланып тора. Хат эченә кереп утыртылган шигъри тезмәләре урынлы булып, әйтәсе сүзен ныгыта, ә безнең күңелләрне нечкәртә бара иде...
Ә болары — Вагыйзь истәлекләре: «Ул чакларны хәтта искә төшерәсе дә килми. Бөтен җирдә хәерчелек. 



Әни көне-төне эштә. Мин кече энебез Вазыйхны арбага утыртып әни янына алып барам. Әнинең көлтә бәйләгәндә кулы кулга йокмый. Чабата үрергә дә бик маһир иде. Һәрберебезнең аягына килешеп торырлык итеп, пөхтә үрелгән ул чабаталарны күргәзмәгә куярлык иде. «Караңгыда утырасыгыз килмәсә, әнә пычак алыгыз да чыра телегез», — дия торган иде. Мич артында һәрчак кипкән чыра өеме торды безнең. Берәрсенең морҗасыннан төтен чыкканны күрүгә, утлы күмер өчен шунда торып чаба идек. Дәрес­ләрне дә чыра яктысында әзерләдек. Сирәк кенә сукыр лампа да яндыра идек. Сугыш вакыты булгач, тәрәзәдән якты төшәргә тиеш түгел иде — мас­­кировка. Шуңа күбрәк караңгыда утырдык. Чи бәрәңгене кырып икмәк пешергән көн олы бәйрәм белән бер иде. Кайчакта әни камырга әрем бөртекләре дә кыстырып җибәрә, андый икмәк әчерәк була инде. Әни мине 
9 яшемнән үзе белән урман кисәргә алып йөри башлады. 14 яшемдә Пошалымнан ФЗӨгә китеп бардым. Җиде малай киттек без. Өйдәгеләребез, ичмасам, тамаклары тук, өсләре бөтен булыр дип, сөенеп калды. Аякларда — чабата. Эшләп тапкан тиеннәрне кысып кына тотам, ничек тә булса әнигә өлеш чыгарырга тырыша идем. Армиядән дә азмы-күпме акча җибәрергә тырыштым. Әнинең безне аякка бастыру, кеше итү өчен күпме көч түккәнен күреп үстек бит».

Каенанам кече улы Вазыйх белән киң күңелле, сабыр, тыйнак киленебез Фирая янында 83 яшенә кадәр яшәп дөнья куйды. Гомеренең ахырына кадәр алны-ялны белмәде. Улы белән килене көнозын эштә булды, әнкәй исә йорттагы эшләрне карады, биш баланы тәрбияләп үстерде. Хәтта балаларның дәресләрен дә әзерләшә иде ул: зиһенле, татарча язуны да, латинчаны да белә иде. Балаларга карата таләпчән дә, шәфкатьле дә була белде. Хәзер уйлап куям да, үземчә шундый фикергә киләм: мөгаен, үз балаларына бирә алмаган ана мәхәббәтен, олы йөрәгендәге җылылыкны әнә шул онык­ларына тапшыра баргандыр ул. Каен­анам тормышка гашыйк кеше иде. Сугыштан соң тормышларның матурланып китүенә сөенеп туймады. Яшәү ямен тоеп, җилкенеп яшәде.

Мин аны берничек тә «усал Рабига» итеп күз алдыма китерә алмыйм. Сабыр-басынкы, аз сүзле… Һәрчак мич тирәсендә, йә ишегалдында мәш килер. Җәйге ялдан Казанга кайтуга ук мин аның коймак-кыстыбыйларын сагына башлый идем инде. Хәтта кыздырган бәрәңгесе дә үзенә аерым тәмле була иде аның. Өстәлгә сөт өсте, умарта балы китереп куяр, йомырка пешереп алыр. Аннары ягымлы тавышы белән кыстый башлар: «Аша әле, Лилия, аша. Аллага шөкер, бар да бар». Ул бәйләп биргән йон оекбашларны әле дә булса саклыйм мин. Ничек шулкадәр нәзек итеп, тигез итеп эрләгән дә, фаб­рикадагы кебек оста итеп бәйләгән ул аларны дип сокланам. «Кайчан да булса эрләргә өйрәнерсең әле», — дип, орчык та бүләк иткән иде дә… анысы барып чыкмады шул.

Утыз өч яшендә ирен озаткан ка­енанам шул утыз өчтә тол да кала инде. Нигъмәт солдат сугышның башында ук хәбәрсез югала. Эзләтеп-эзләтеп тә, балалары аның язмышын ачыклый алмыйлар. Шул билгесезлек, өмет уты  булып, толлыгы белән килешәсе килмәгән хатынны эчтән җылытып тора, «мин атагызны көтәм әле»ләрне әйттереп, ятимнәренә дә яшәү яме бирә.

Рабига һәм Нигъмәт! Үзегездән соң җирдә игелекле буын калдырып киттегез сез дөньядан. Авыр туфрагыгыз җиңел булсын! Әмин!


 

Мәрзия

Сосна мулласы Сөләйман үз гомерендә ике тапкыр тол кала. Әниемнең сеңлесе Фатыйма белән никахланганда аның инде тугыз баласы була. Мулланың бер кызы белән яшьтәш Фатыйма 21 яшендә кыз бала таба. Аңа Мәрзия дип исем кушалар. Фатыйма башка бала китерми. Мәрзия читтән торып Арча педагогика училищесын тәмамлый. Башта Субаш Аты авылында эшли, ә 1933—1938 ел­ларда Мөндешкә җибәрелә. Сөйкем­ле-тыйнак, сылу гәүдәле яшь укытучыга мәктәп директоры Әлтафетдиннең күзе төшә. Озак­ламый алар гаилә коралар һәм әлеге гаиләдә бер-бер артлы өч кыз: Лена, Люция һәм сугыш башланырга ике көн кала — 20 июньдә Динара дөньяга килә.

Лена: «Әтиебез Люцияне җитәкләде дә, мине урындыкка бастырып (Динара бишектә), башымнан сыйпады: «Кызым, — диде, — мин инде сезнең яннан сугышка китәм. Исән-сау булыгыз. Мин кайтырмын, көтегез». Фронтка үз теләге белән китә Әлтаф, чөнки ул коммунист була. Сугышның беренче көннәрендә үк танк табаны астында ике аягын һәм бер кулын издерә. Мәскәүдәнме, әллә Мәскәү яныннанмы, госпитальдән берничә хаты килә. Мәрзия каенанасы белән Мәскәүгә барып кайта. Әмма Әлтаф табылмый. Икенче юлы ирен эзләп Мәрзия ялгызы гына чыгып китә. Тик бусында да юлы уңмый. («Хәтер» китабында, авыр тән җәрәхәтләреннән үлүчеләр исемлегендә Галәвет­динов Әлтаф исеме дә бар.) Әнә шулай итеп, Мәрзия 28 яшендә тол кала. Әтисе Сөләйман бу вакытта инде вафат. Кызына, оныкларына ярдәм итешергә дип, Фатыйма апа Соснадан Мөндешкә күчеп кайта. Артына кәҗә тагылган «уфалла» арбасын тартып кайта ул юлда. Арбада исә — кызына һәм оныкларына дигән икмәк, бәрәңге, ашлык һәм башка кирәк-яраклар. Көзгә таба янә Мөндештән урый — чәчүлек бәрәң­гесен алып кайта. Бу вакытта Мәрзия мәктәптә балалар укыта. Колхоз авылдагы иске бер йортны Мәрзия карамагына биргәннән соң, алар каената белән каенанадан аерым, үз куышлары белән яши башлыйлар. Мәрзия төнгә кадәр дәфтәрләр тикшерә, Фа­тыйма апа исә тузган кием-салымны ямый, оекбаш-бияләйләр бәйли. Мәр­зиянең, соң гына ятса да, күзенә йокы керми, ул әледән-әле әнисенә дәшә: «Әни, син ничек уйлыйсың, сугыш күпмегә барыр икән? Бәлки Әлтаф та кайтыр әле, ә?» Әнисе җавап бирми, сүзне икенчегә борырга тырыша.

1942 елда фронттан, бер аягын өздереп, Фатыйманың энесе Нигъ­мәтҗан кайтып төшә Соснага. Кайтуга аны бригадир итеп куялар, ат бирәләр. Һәм ул хәленнән килгән кадәр туганнарына ярдәм итә башлый.

Лена: «Әни мәктәптә кырыс һәм таләпчән булганга, аннан шүрлиләр иде. Безне Люция белән 1-2 нче сыйныфларда ул укытты. «5»лене бик сирәк куя иде. Өйгә кайткач шул турыда әбиебезгә зарлана башласак: «Җитте, «5»легә  башка    укытучыда    укырсыз!» — дип кырт кисә иде әни. Кырга башак җыярга чыккач та шул ук таләпчәнлек: башакның бер генә бөртеге дә җиргә коелып калмаска тиеш. Әнинең күзе үткен, хәзер күреп ала.

Тамагыбызның тук чагы булмады. Кечкенәләр чи бәрәңге кырганда куллары ертылып, канап бетә иде. «Никадәр тырышсагыз, пешергән ипекәебез дә шулкадәр тәмлерәк булыр», — дип әни аларны дәртләндереп җибәрә иде. Кырдан җыеп кайткан черек бәрәңге, кычыткан, он болгатып пешергән коймакның тәмлелеген һич онытасым юк.



Әни бик тырыш булды. Тегүен дә үзе текте. Тегү машинасы бездә сугыштан соң барлыкка килде дип хәтерлим. Әгәр күлмәк ачык төстә булса, ул кызылга, кызыл булса — коңгырт төскә маныла иде. Шулай итеп, яңа күлмәкләр барлыкка килә: ситсы, фланель, сатин...
Акыллы, аек фикер йөртүче әниебез һәрчак колхоз идарәсендә әгъза булып торды, аны авыл Советына депутат итеп тә сайлыйлар иде, аннары сельпода ревизия комиссиясе рәисе дә булды әле. Коммунист булмаса да, һаман саен партия җыелышларына чакырып тордылар. Әнинең киңәшләренә гел колак салалар, «менә Мәрзия ни әйтер бит әле» дип, күп очракта соңгы сүзне аннан әйттерәләр иде.
Менә сугыш та бетте. Беркөнне әбиебез безгә әйтә: «Мин хәзер дога укыйм, сез, балалар, тыныч кына утырыгыз. Исән калганнар гаиләләренә иминлек белән кайтып җитсеннәр», — ди.

Әнинең бер тапкыр бик тузынып, ачуы чыгып кайтып кергәне истә калган. Сәфәргали атлы берәү аңа: «Үзең яшь тә, матур да. Ир-ат исен сагынгансыңдыр, ә?» — дип шуның ише ямьсез сүзләр әйткән икән. Әни чалгысын күтәреп туп-туры тегенең өстенә килгән. Шунда чалгы сабы шартлап өчкә сынган. Җавабын да биргән әни: «Башкача минем күземә күренмәсәң яхшырак булыр!» — дигән. «Минем балаларыма тел-теш тидерергә берәүнең дә хакы юк! Алар ятим үскән балалар», — дип безне дә, үзен дә яклый белә иде ул.»
Нигъмәтҗан абый мине Орен­бургтан алып кайткач (1953 елда, әнием вафат булганнан соң), мин Мәрзия апа янында яшәргә тиеш булдым. Үзем дә шулай теләдем. Мәрзия апа каршы сүз әйтмәде: «Өч кыз янына дүртенчесе сыяр әле», — диде.  Лена­га — 17, миңа — 15, Люциягә — 14, Динарага 
12 яшь. Фатыйма апа ул чакта аяклары авыртып урын өстендә ята иде.

Мәрзия, Мәрзия! Әнә шулай, йөрәге җитеп, өч кызы янына читтән кайтканны да сыйдырды ул. Күпме көч куйды ул безне аякка бастыру өчен. Акча җиткереп булмый, бурычка керә торган идек. Ярый әле сыер, тавыклар, яшелчә бакчасы бар, аннары сугышта вафат булган ире өчен, аз булса да, пенсия килә иде. «Түзәрбез, моннан яманрагын да кичердек, — диде ул. — Лена ике елдан педучилище бетерә, Лилия (монысы мин) быел педучилищега бара, Люцияне дә Арчада рус мәктәбенә бирәм. Җәй буена Лилия белән сөйләшеп, русчага бераз өйрәнер».

Мәрзия әнисен Алла урынына күрде. Аның киңәшеннән башка бер генә эш тә эшләнми. Кайчакта бу хәл әнисен чыгырыннан да чыгара: «Үзең беләсең бит инде күпме нәрсә саласын, һаман минем башымны катырасың», — дип тә куя, аптырагач. «Әни, телеңне жәлләмә инде, син әйтсәң, киңәш бирсәң, миңа рәхәт», — ди тегесе. Менә бәлешләр пешерәбез. Өстәлгә табалар тезелеп куелган. «Әни, дөрес ясыйммы, карап-күзәтеп тор инде, яме», — дип Мәрзия тагын караватта утыручы әнисенә эндәшә. Әнисенең сәламәтлеге бик борчый иде Мәрзияне, аны терелтү өчен ничек кенә тырышмады. Берничә тапкыр Казанга табибларга да алып барып карады. Әмма авыру көчәя генә барды. Без иртән торуга: «Әби, нихәл? Йоклап булдымы?» — дип, иң элек аның хәлен белергә тиеш идек. Фатыйма апа да: «Менә анагыз мине ничек карый-тәрбияли, сез дә аны шулай карарсыз», — дия иде.
Мәрзия кызларын ятимлек ачысын тойдырмыйча, таза-матур итеп үстерде. Хезмәт сөючән, тырыш итеп тәрбияләде. Безгә иртүк «нәрәт» бирелә иде: кемдер идән юа, кемдер суга бара, икәвебез кер уа, аны чишмәдә чайкыйбыз, мунчага су ташыйбыз…

Токмачны мин җәям. Камыр ризыгы пешергәндә дә иртән мине уяталар. Кояш чыгу белән дүртәүләп бәрәңге утырту өчен җир казырга чыгабыз, аны тиреслибез. Беренче елны минем өчен гаять тә авыр эш булды бу. Бәрәңгеле капчыкларны да идән астына үзебез күтәреп ташый идек.
Утынны да җәйдән үзебез әзерләдек. Юан-юан бүрәнәләрне эш итүебезне күреп, капка турыннан үтүчеләр: «Ну, бу Мәрзия кызлары эшне кызу тота да соң!» — дип тел шартлаталар иде. Арчада уку чорымда кайтып йөргәндә Мәрзия апаның бер тапкыр да кызларын кочканын, иркәләгәнен күргәнем булмады. Алай тиеш түгел иде микән әллә? Ә мине әтием дә, әнием дә гел иркәләп кенә торалар иде. Әмма шундый кырыс булуына карамастан, минем аны «әни» дип атыйсым килде. «Үзеңә кара!» — диде ул минем рөхсәт соравыма каршы. Янымда өчәү өч яктан «әни, әни, әни!» дип торганда минем дә шушы олы сүзне әйтергә хакым бардыр бит дип уйладым.

Менә әни ике капчык асып Казаннан кайтып төшә. Бер капчыкта — икмәк, икен­чесендә безгә дигән кием-салым. Бар  киемебезгә  тамга  салып  куя­быз — ялгыш кешенекен кимәс өчен бу. Күлмәкләр әледән-әле тегелеп тора, фасоннары барыбызныкы да бертөрле. Мин кайткан елны әниебез дүртебезгә дә бертөрле яңа күлмәкләр кигезеп, безне Казанга кунакка җибәргән иде. Шунда кешеләр исләре китеп туктаталар иде, «кайсы инкубатордан чыктыгыз сез?» янәсе… Лена: «Мөндешнекеннән», — дип җавап биргәч, шаркылдап көләләр иде. Зәңгәр җирлеккә ак тюльпаннар төшкән бик матур ситсыдан иде ул күлмәкләр. Миңа аеруча яңа ак оекбашлар белән галош киеп йөрү ошый иде. Шәһәрдә туып-үскәнлектән кыюрак та, сүзчәнрәк тә булганга, җәйге каникул вакытында, гаиләгә азмы-күпме акчасы керер дип, мине эшкә урнаштыралар иде. Нурислам абый кызы Сания белән бергә төзелештә эшләдем мин, аннары Сеҗе авылында пионервожатый да булдым, почтада коммутатор янында да утырдым.

Алты хатын-кыз бер өстәл артында тезелешеп утырган чакларыбызны бик еш искә алам. Бер аш тәлинкәсеннән манный боткасы, алюмин табадан кыздырылган яисә парда пешкән бәрәңге ашауларыбыз, яңа пешкән арыш икмәге, яшел суган белән катык ашаулар бүгенгедәй күз алдымда. Фатыйма апа авыру, аның өчен самоварда чиле-пешле итеп йомырка пешерәбез, сөт өстен дә аңа каптырырга тырышабыз. Болай сөт өсте, май аерту өчен дип, базда җыела бара. Әни алардан язмас­ка тырышты.




Шимбә-ял көннәренә Арчадан сигез чакрым җәяүләп авылга кайта идек. Безне «кызлар кайта» дип, зурлап көтеп торалар. Морҗа агартылган, идәннәр юылган, кабартма-сумсалар пешкән. Мунчаны кемгә ягасы да хәл ителгән — утыны илтеп куелган. Суын кайткач үзебез китерәбез инде.
Кичләрен клубка «вечерга» чыгасыбыз килә. «Сакта», «сигезле» уеннары уйнала иде анда, парлы биюләр була. Кызларны егетләр карап-күзәтеп тора, кемне озата кайтырга — сайлыйлар инде.

Әни безне күз уңыннан җибәрергә теләми, ни әйтсәң дә, буй җиткән кызлар бит. Клубка чыгарга рөхсәтне кичке аш вакытында Лена сорый. «Вакытында кайтыгыз — югыйсә, ишекне ачмам!» Билгеле вакытка кадәр ишек бикләнми. Берсендә без «вечер»да озаг­рак юандык. Әни бөтен җирне бетереп безне эзләп кайткан да ишекне бикләп куйган. Кайттык та ишекне шакырга куркып басып торабыз. Әнинең дә, әбинең дә керфек какмый ятуын бик яхшы беләбез, югыйсә. Аннары дәшми генә ишекне ачалар, без дә, үз гаебебезне аңлаган хәлдә, дәшми генә өйалды идәненә урын әмәлләп кереп ятабыз. Димәк, безне башка клубка җибәрмәячәкләр. Кайвакыт әнидән кич чыгарга рөхсәт алу өчен иң кечкенәбез Динараны җибәрәбез. Ул бик горур кыяфәттә яныбызга әйләнеп килә. «Барыгыз инде, бар клубыгызга, җибәрделәр». Үсмер­чак, яшьлек елларыбыз әнә шулай узды безнең. Бик сагынам ул елларны.

Вакыт алга таба ага торды. Без дә, кош балалары кебек, «оябыздан» бер-бер артлы чыгып оча  тордык.  Бере­без — Мәскәүгә, икенчебез — Сәмәр­кандка, өченчебез Казанга китте, мин исә эшкә Салмачы җидееллык мәктәбенә билгеләндем (ул чакта Столбище районы). Өйдән иң соңгы кеше булып мин киттем. Кара штапель итәк янына ситсы кофта, эчке күлмәк тегелде. Без машина янына чыкканда Фатыйма апа аякларын көч-хәл белән генә сөйрәп ишегалдына кадәр озатты. Мине кочып алды да елап җибәрде. «Исән-сау бул, әйбәт кенә эшлә», — диде. Әни (монысын мин көтмәгән идем) Салмачыга кадәр озата барды. Кулыма 75 сум акча тоттырды: «Аванска кадәр җитәргә тиеш, укытучыларга аны август уртасында бирәләр», — диде. Шуның белән вәссәлам, калганы  үз иркемдә иде.

Кызлары менә шулай бер-бер артлы китәр дә барыр дип үк уйламагандыр Мәрзия. 1964 елда, озак авырып-интегеп ятканнан соң, Фатыйма апа да дөнья куйды. Мәрзиягә бу югалтулар бик авыр тәэсир итте. Ул гел хатлар язып торды, безне җәй көне ялга кайтырлар дип көтте. Кайсыбыз кайта ала, шул кайтты, билгеле. Лена әнисе янына гел кайтып торды. «Лена булмаса, мин нишләр идем», — дип, аны зурлар иде әни. Әби васыять итеп калдырганча, Лена әнисен бөтен шартын китереп карады. Кышларын әни үзе Казанга килә иде. Соңгы ун елын ул Лена белән яшәде һәм 91 яшендә үз аңында-акылында килеш дөньядан китеп барды.

Шөкер, без тормышта барыбыз да үз юлыбызны таптык. Балаларыбыз да намуслы, тәүфыйклы булып үсте. Әгәр дә без яшьли тол калган менә шушы хатыннан тормыш мәктәбе алмаган булсак, үзебез дә, балаларыбыз да бүгенге мул-иркен тормышта яшәү бәхетенә ирешә алган булыр идек микән? Миңа калса, Мәрзия атлы бу хатын дөньядан әнисе, ире һәм кызлары алдындагы бурычын үти алуын аңлап, канәгать булып киткәндер. Мин аның алдында чын күңелемнән баш иям һәм мең-мең рәхмәтләремне укыйм.

Берсендә шулай Лена белән килгәч, әни бездә кунарга калды. Йокы бүлмәбездә, стенада, фотокарточка эле­неп тора иде. Анда — Мәрзия үзенең өч кызы белән. Кызлар бар да кискән чәчле, бар да бертөсле сатин күлмәктән. Әни фотографияне кулы белән сыпырды да: «И җаннарым», — дип елап җибәрде. Әнә шунда беренче тапкыр күзләрендә яшь күрдем мин аның. Урыны оҗмахта булсын!

Өстәп, тагын шуны әйтәсем килә: хәтерегезне яңартудан читенсенмәгез. Безнең балалар үткәндәгеләрне белергә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар