Логотип
Язмыш

«Тапшырылмаган хатлар»


Бу язмалар – әнием көндәлекләре. Ул аларны әтием вафатыннан соң язып барган булган. Үзе исән вакытта безгә күрсәтмәде. Әти белән әни 50 ел бергә бик бәхетле гомер иттеләр. Әни 40 елга якын Әтнә больницасында хезмәт итте, шуның 30 елын өлкән шәфкать туташы булды. Әтием «Әтнә таңы» газетасының редакторы иде. 2013 елда әтиебез яман шеш авыруыннан вафат булгач, әни аны бик сагынып яшәде. Узган ел әниебез дә якты дөньядан китте. Сөю бармы ул, дип бәхәсләшүчеләргә җавап булыр иде аның язмалары.
Гөлшат Закирова, Әтнә
     


Мин өйдә ялгыз. Күпме генә көтсәм дә, гәҗитләрен кыстырып, сумкасына тәмле ашамлыклар тутырып, аксыл фуражка, ветровскасын киеп, бакча артыннн менә-менә Марс кайтып керер кебек. Көн саен көтсәм дә, ул кайтмый. Төшләремә дә керми. Тынычлап йокласын, ди торгандырмы?! Мин фотоальбом карап, үткән хатирәләрне яңартам.
Менә безнең кыз белән егет чагыбыз. Бу 1962 елның җәе. Мин Әтнәгә 61 елның 1 августында, Буа медучилищасын тәмамлап, юллама белән эшкә килгән идем. Без өч кыз: Луиза Буадан, Фәридә һәм мин – Карашәмнән. Фәридә Кулле-Киме дигән авылга китте, без икәү Әтнәдә калдык. Стационарда дежур медсестра булып эшли башладык.
Марс белән шул кышта таныштык. Ул Тукай районының (ул вакытта Әтнә районы шулай атала иде) комсомол секретаре иде. Көз көне больницага комсомол отчет-сайлау җыелышы уздырырга килде. Беренче тапкыр Марсны шунда күрдем. Ул да мине күзәткәндер инде, чөнки безнең турыда ул Нәҗип Мадъяровтан ишеткән булган: «Больницага ике яңа кыз килгән, берсе кечкенә буйлы, берсе зур икән. Шуның кечкенә буйлысын клубта күрсәм, озатам әле. Алар больница общежитиесында торалар икән», – дигән. Ә Марс эченнән генә: «Сиңа кадәр мин озатам әле аны», – дип уйлап куйган. Нәҗип Өҗемнән килеп, редакциядә эши иде.
Шул җыелышта карар чыгардылар: яшьләрдән концерт группасы оештырырга, санэпидстанция яшьләренә лекцияләр белән чыгышлар ясарга. Без шулай концертларга әзерләнә башладык. Безнең әзерләнгәнне Марс та карарга килә, имеш. Шул кышны Марс редакциягә эшкә күчте. Без авылларга концерт куярга йөри башладык. Ат чанасына ничә кеше сыйганбыздыр, толыпларга төренеп йөри идек. Күңелле: ат чанасы чалулап китә, без юлларга егылышабыз да, ат артыннан чабабыз. Хәмбәл абый атны юри куа. Марс гел минем яннан йөгерә. Атка алдан сикереп менә дә, минем кулдан өстерәп диярлек чанага тартып менгезә. Аның – миңа, минем аңа тартылу хисе шул вакытта башлангандыр инде.
Концерт куйганнан соң, без салкын, ягылмаган мичле бүлмәгә кайтып керәбез, Марс безгә мич ягарга булыша. Бүлмәгә җылы төшкәч, өенә кайтып китә. Ул вакытта икәү генә аерым сөйләшеп утырган булмады.

Яңа ел җитте. Марс: «Кызлар, сезнең янга Яңа ел каршыларга килим әле», – дип сорады. Без каршы килмәдек. Пилмәннәр ясадык. Марс шампанскоелар, күчтәнәчләр кыстырып килеп керде. Шулай беренче Яңа елны бергә каршыладык. Бу 1961 елның 31 декабере иде.

Галәмгә 1962 ел аяк басты. Без инде сменадан бушаган көннәрдә очраша башладык. Мин гел туган ягымны сагынып яшәдем. Беренче күргәндә үк үлеп гашыйк булдым Марска, дип әйтә алмыйм. Әле мин күңелем белән гел туган ягымда, шунда калган дусларым, классташларым, якыннарым белән яшәдем. Ял көннәрем бәйрәмгә туры килсә, юл булмауга карамастан, ничек тә Карашәмгә кайтырга тырыштым. Кайбер классташлардан, армиядәге солдатлардан хатлар килгәләп торды. Авылда инде безнең белән «зәлидә» баскан, матур итеп гармуннарда уйнап, авыл урамнарында авыл көенә җырлап йөргән үсмер егетләр кайсы кая таралышып беткәннәр иде. Инде миннән сигез яшькә кече энем Ринат урамда егет булып җырлап йөри иде. Отпускага 1962 елның августында кайттым. Марстан хатлар килеп торды. Бик матур шигырьләр белән башлый иде хатларын. Авыл егетләре дә озаткалап кайтты клубтан. Мин шул вакытта иң якыны Марс икәнен аңладым. Бераз капка төбендә торсам, әнкәем чыгып җитә иде дә: «Әйдә, кер, Әтнәдә егетем бар, дип әйтәсең бит», – дип, алып кереп китә иде.
Без Марс белән шулай бик матур итеп 1963 елның җәенә кадәр очрашып йөрдек. Шул җәйне Марс мине сорарга Карашәмгә кайтты. Әткәем: «Көзгә кадәр сабыр итегез, үзем туй ясап бирәм», – диде. Без сабыр иттек, матур гына очраштык. Ул инде мәктәпкә укытырга күчте. Район Арчага кушылды. Шул вакыт мин Марска гел укуын дәвам итәргә кирәклеген исенә төшереп тордым. Ул бик оста тарихчы, математик, Әтнә ягы тарихын, кешеләрен белүче, бик мәгълүматлы кеше иде.
Мин лечебная физкультура һәм массаж буенча Казанга өч айга укырга киттем. Марс Казанга да еш килде. Опера-балет театрына да иң беренче ул алып барды. «Я помню чудное мгновение» дигән тамаша карадык. Шундый зур шәһәр театрына минем беренче баруым иде. Без бит кечкенә генә авылның бер дөнья күрмәгән баласы идек.

1963 елның Сабан туена Каенсарга Марс, мин һәм Марсның туганы Шамил төштек. Бер мизгел күңелгә сеңеп калды. Урман алды яшел чирәм, төрле чәчәкләр үскән, алар өстендә мең төрле төскә кереп чык бөртекләре ялтырый. Бу матурлыкны без олыгайгач та гел искә ала идек.

Әткәем ноябрь бәйрәменә туйга чакырып хәбәр салды. 1963 елның 3  ноябрендә без барып язылыштык. Низами Илдусы, общежитиедә бергә торган Люда безнең шаһитләр булдылар. Клен орлыкларыннан букетлар бүләк иттеләр. Менә шулай безнең егет-кыз гомеребез тәмамланды. Без ир белән хатын булып яши башладык. Ноябрь бәйрәмендә безнең авылда туебыз булды. Яшел Үзәннән, Казаннан бик күп туганнар кайттылар. Туй матур үтте, Әтнәдән әни (Марсның әнисе), дәү әни (Ташкенттан Майшәкәр апа, әнинең килендәше) кайттылар. Әткәем һәрберсен станцияга ат белән озатты. Туганнарның тау башыннан Сарман көенә уйнап китүләре әле дә күз алдына килеп, күңелләрне кузгата, күзгә яшь тыгыла, сагыш арта. Хәзер алар барысы да мәрхүмнәр инде, урыннары оҗмахта булсын.

Без шулай, Марс, синең белән бик матур яшәдек. Өч кыз бала үстердек. Беренче балабыз Гөлшат, аны табарга роддомга мин берүзем менеп киттем. Син Казанга, КГУга математика факультетына укырга кереп, сессиягә киткән идең. Бала тапкач, мин изрәп йоклап киткәнмен. Төш күрәм: бик матур чәчәкле урман аланында йөрим икән, бик рәхәт. Ничектер шул хозурлыктан сокланып, күзләремне ачтым, уяндым. Битемә аландагы кебек кояшлы яңгыр ява. Ә күз алдында шул ук чәчәкләр. «Бу нәрсә соң?» – дигән уй узды башымнан. Роддом тәрәзәсенә карадым да, чыннан да яңгыр явамы соң, дим. Ә анда авызын колагына кадәр ерган Марс карап тора. Ул миңа чәчәк букеты алып кайткан. Уятыр өчен, Бибинур апа шул букетны минем битемә җилпи икән. Исемне дә аңа син куштың. Мин Гөлнара дим, әни тагын кемдер дигән иде, син Шиһапова Гөлшат Марс кызы дип яздырып кайттың. Гөлшат исемен барыбыз да яраттык. Аллага шөкер, ул акыллы булып үсте, укыды, тормыш юлдашы итеп Илдарны сайлады. Матур гына тормыш итеп яталар. Ике бала үстерделәр, Искәндәр РУДНны кызыл дипломга тәмамлады. Аяклары тазарды, ул вакытлар, хатирәләр булып, Каф тавы артында калдылар. Искәндәр аякларында «двухсторонняя косолапость» дигән диагноз белән дөньяга килде. Ул вакыттагы борчылулар, әйтеп бетереп булмый. Ун көннән юлсыз Казан юлын, ортопедия кабинетын таптый башладык.  Хәзер егетебез таза-сау, менә дигән затлы, зыялы булып үсте, врач дипломы алды. Син генә шул дипломны күрә алмадың. Динәбез дә КГФЭИны кызыл дипломга тәмамлап, банкта эшли.   Боларны яздым да, фотодагы битеңнән сине үбеп алдым. Рәхмәт сиңа, миңа акыллы өч кыз бүләк иткәнең өчен!

Икенчебез Айсылу 1968 елның августында дөньяга аваз салды. Туганда ук кара бөдрә чәчле, таза гәүдәле иде. Бик җиңел таптым.
Бу язмам шунда тукталган иде. Бүген 10 август, 2013 ел. Язмамны больницада, өченче курс химия алырга килгәч дәвам итәм.
Айсылу тыныч бала булды. Әтисе кебек сөт яратты. Читиле шешәне син борылып караганчы эчеп бетерә иде. Берсендә «төт бетте» диеп, шешәне миңа бирәм дигәндә, тимер торбага бәреп ватты. Шулай итеп, читиле шешәдән сөт эчү тәмамланды. Кечкенә вакытта бакча апалары аны «Коммунар урамының курчагы» дип йөртәләр иде. Балаларны матур киендерергә ярата идем. Бик авырмыйча гына, матур итеп үсеп, яхшы укып мәктәпне тәмамлады. Эшкә кулы ятып тора иде, бәйләде, текте, токмач басып, ашлар пешереп куя иде. Ничәнчә класстадыр, өйдәге эшчеләрне дә ашатты. Казанда төзелеш институтында әйбәт укыды, эшкә Казанда калдырдылар. Эш урыны – ЖБИ заводы, бик җайлы урында түел, шунда, Марс, син аны Әтнәгә техникумга укытырга кайтарттың. Октябрьдә өч көнгә Раузаларга – Раифа зверьсовхозына җибәрдек. Менә шулардан кайтканда Әтнәгә автобуста булачак тормыш юлдашы Илдусны очраткан. Атна-ун көн эчендә аңа кияүгә чыгып, Самарага  китеп тә барды.  Аллага шөкер, балачакта эшләгән кебек, тормышында да бик тырыш, башлы, үз һөнәрен белеп эшли. Эшләгән җирендә хөрмәт итәләр. Кызы Гөлназ да төзелеш институтын тәмамлады.  

Айгөл – төпчек кызым, ул кечкенәдән, Марс, сине үлеп яратты. «Әти-әти» диеп теле ачылды, бакчага чыксак та, синең арттан «әти-әти» дип бер дә калмый иде. Әллә шуңамы, син дә аны күбрәк яраттың кебек. Айгөл күп сөйләшми торган, сабыр бала булып үсте, әйбәт укыды. Иркәрәк тә булгандыр инде, апалары да аны яраттылар. Тормышын да уйлап корды, һөнәрен дә үзгәртте, укырга иренмәде. Бүгенге көндә өч дипломы бар, эшен дә белеп, баш белән эшли бугай. Иптәше Альберт белән ул һәм кыз үстерәләр.
Гомумән, өч кызыбыз да тормышта үз юлларын таптылар, һөнәрләре бар, бала үстерәләр, тәрбиялиләр, тигезлек белән гомер итәләр.
Барлык кешенеке дә шулайдыр инде ул, һәрберебезнеке үзе томнар итеп язарлык. Инде менә синең белән танышканга да 52 ел. Ә бергә тормыш корганга 50 ел була иде. Әмма син юк инде. Бу калган гомерне ничек итеп үтеп бетерәсе булыр. Сине бик-бик сагынам. Син исәндер, урамга гына чыгып киткәнсеңдер кебек. Инде авылны да алай ук сагынмыйм. Ул каядыр ераккарак кереп урнашты. Марс, шунда туктап торам. Эчемне сиңа бераз бушаттым. Еладым да, Әминә, сабыр бул, Ходай сабырлык бирсен, дип, ручкамны куеп торам.

(дәвамы бар)
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ушым китеп, елай - елай укыдым. Эминэ апа белэн Марс абый арасында чын сою булган. Бик юксынгандыр, Эминэ апа Марс абыйны, - диеп уйлыйм.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Матур, жылы, жинел язылган, бик тату гаилэгэ охшаган.

      Хәзер укыйлар