Логотип
Язмыш

Тагын бер кат баш иям...

Бөек Ватан сугышы башлангач та, йөзәрләгән, меңәрләгән хатын-кызларыбыз, кулга корал тотып, ил азатлыгы өчен көрәшкә күтәрелде. 
Сугышта катнашканнарның – пулялар сызгыруы, снарядлар шартлавы астында чакрым арты чакрым узган, ут бөркеп торган амбразураларга ташланган, ничәмә-ничә тапкырлар үлемнең күзенә караган, соңгы телем икмәкне бергә бүлешкән сугышчан дусларын билгесез курганнарда күмеп калдырган ир-егетләребезнең, ягъни яугирләребезнең саны кимегәннән-кими бара. Яугирләр... Әйе, «сугыш» һәм «яу» сүзләре бары тик ир-атка гына кагылырга тиеш кебек: табигать шулай корылган, Ходай Тәгалә ир җенесе белән хатын-кыз җенесен һәрберсенә аерым вазифалар биреп яраткан. Әмма өстеңә ябырылып дошман килгәндә табигать кануннары белән исәп­ләшеп торып буламыни – Бөек Ватан сугышы башлангач та, йөзәрләгән, меңәрлә­гән хатын-кызларыбыз, кулга корал тотып, ил азатлыгы өчен көрәшкә күтә­релде. Алар арасында кемнәр генә юк иде: шәфкать туташлары, табиблар, зенитчылар, снайперлар, очучылар, элемтәчеләр, радиотелеграфистлар... Кемнәрдер һәлак булды, кемнәрдер, Җиңү көнен каршылап, туган йортына әйләнеп кайтты. 

Һәлак булганнарның берсе – минем апам Асия. Үзенә унсигез яшь икәненә ышандырып, әнисен­нән яшереп кенә, хәрби радиотелеграфистлар курсын тәмамлый ул һәм сугышка китә. Нинди аяныч, Асия апамның яшь гомере Җиңүгә нибары өч ай кала өзелә. Шуңа күрә «сугыш» сүзе минем аңыма иң әүвәл Асия апамның үлеме белән сеңә. Кыз баланың, ягъни апамның яу кырында ятып калуын берничек тә башыма сыйдыра алмаганга микән, күңелемдә гел бер теләк йөрде: сугыштан исән-сау әйләнеп кайту бәхетенә ирешкән фронтовик хатын-кызларны күрәсем килә иде. 

1958 елда мин ТАССРның дәүләт Күчмә театрына артистка булып эшкә урнаштым. Миңа «Сулган чәчәкләр» спектаклендәге Пәре дигән кыз ролен бирделәр. Әнием ролен исә Бөек Ватан сугышы юлларын зенитчица булып узган фронтовик-актриса Зәйтүнә апа Хәлиуллина башкарды. 1918 елгы Зәйтүнә апа чыгы­шы белән Чистай районыннан иде. Сугышның соңгы елында ул авыр яралана. Янып торган чибәрлеге өстенә, образга тирән үтеп керү сәләтенә ия актриса иде ул. Зифа буйсын, төп-төз аяклар. Биек үкчәле туфли кигән ул аякларны күргән кешедә: «Минем туфлидән Сәет Шәкүров шәраб эчте!» – дигән сүзләргә карата бернинди дә шик калмагандыр, мөга­ен. Холкы бераз кыркурак иде шикелле: үзенә дә бик якын җибәрми, үзе дә кешегә әлләни якынаймый иде Зәйтүнә апа. Мин моның сәбәбен соңрак, тормыш тәҗрибәсе җыя-җыя аңладым: сугыш шулай үзгәрткән аны. Зәйтүнә апаның ире офицер-танкист булган, сугыштан әйләнеп кайтмаган. Театр репертуарында ул уйнаган рольләр аз булды, чөнки ир-ат партнерлардан аның буена туры килердәй бер Газиз абый Гиматов кына бар иде. Зәйтүнә апаның бик еш башы авыртты, гастрольләргә чыксак, ул бездән биленә массаж ясата торган иде. Чемоданын шул ук Гиматов күтәреп йөрде. Гастрольләрдән кайтып төшкәч, Зәйтүнә апаның мине автобустан туры үзенә кунарга алып киткән чаклары да булды. Үзе ялгыз яшәгәч, минем ятимлек хәлемне яхшы аңлагандыр инде. Өе һәрчак чиста, үзе аш-суга оста иде. Зәйтүнә апаның: «Спектакльдә чынлап елама, юкса бик тиз эштән чыгарсың, елау техникасына өйрән»; «Ашарга әзерләргә иренмә, итсез булса да, аш пешерергә тырыш», – дип киңәш бирүләре хәтердә. Мин театрдан киткәч, хат­лар да язып торды әле ул. Кызганыч, хатлары сакланмаган. Ба­шы­на ясаган авыр операция, инсульт сәламәтлеген бик нык какшаткан иде, соңгы елларында Камал театрында диктор булып эшләде. Аны соңгы юлга да театр озатты. 

1965 елда Татарстан телевиде­ниесенә эшкә урнаштым. Беренче көнне үк игътибарымны куе чәчләрен матур итеп ясап куйган чибәр ханым җәлеп итте. Сакаева Илгизәр Шаһибәк кызы булып чыкты ул. Фронтта снайпер булып сугышкан. Илгизәр апа бик еш сигарет тарта, шунлыктандыр, тавыш тембры түбән иде. Чыгарылыш секторы өчен җаваплы әлеге ханым ачык йөзле, һәрчак ярдәмгә ашыгучы, ифрат та киң күңелле булып хәтердә калган. Кием-салымы килешле-ыспай, гәүдәсе төз-сылу, үз-үзен тотышы сокланырлык иде. Бәйрәмнәргә күкрәгенә сугышчан медальләрен тагып килә иде. 

Безнең бакчабыз барлыгын белгәч, Илгизәр ханым миңа календула (пәйгамбәр тырнагы дип тә әйтәләр) орлыгы бирде. «Лилия, мин сиңа мәңгелек чәчәк орлыклары бирәм, бакчаңа чәч әле шуларны. Алар бик әрсез, аерым тәрбия кирәкми, суга да бик исләре китми», – диде. Илгизәр ханымның мәңгелек чәчәкләре 38 ел буена мәңгелек хәтер булып бакчамда чәчәк ата...

1984 елда, Яңа ел алдыннан, студиядә «Татарстан» дигән яңа информацион программа эшли башлады. Мине шунда режиссер итеп чакырдылар. Алдагы ел – юбилей елы, ягъни Җиңүнең 40 еллыгы бәйрәм ителәчәк булганга, берәр сугыш ветераныннан яңа программага карата котлау сүзләре әйттерергә куштылар. Мин фронтовик-композитор Әхмәт Хәйретдинов белән сөйләштем. Ул башта риза булса да, көне килеп җиткәч, инде эфирга чыгар вакыт якынлашып килгәндә, үзенең килә алмасын хәбәр итте. Кемне чакырырга? Исе-мә кылт итеп Камал театрының труппа мөдире Бикә ханым Шаки­рова килеп төште. Мин аның театр училищесында укып йөргән җирдән фронтка киткәнен, 1941-46 елларда хәрәкәттәге армиядә шәфкать туташы булып хезмәт иткәнлеген, фронттан Кызыл Йолдыз ордены, «Сугышчан батырлыклар өчен», «Праганы алган өчен», «Берлинны алган өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнеп кайтканын белә идем. Яу кырында үзен-үзе аямый ярдәмгә ташланырга күнеккән Бикә ханым һич икеләнүсез ризалык бирде. «Тик менә киемемне алыштырып чыгарга өлгерермен микән?» – дип кенә пошынды ул. Тиешле вакытта камера каршына килеп тә утырды. Зур күзле, чибәр йөзле Бикә ханым эре-эре ак борчаклар төшкән якалы күлмәк кигән иде. Хәтеремдә дә шулай калды...

Бөек Җиңүнең 65 еллыгы якынлашканда мин аларның һәрберсен тирән ихтирам белән искә төшерәм һәм тагын бер кат баш иям... 

Фотосурәттә: Зәйтүнә Хәлиуллина (уңда) һәм Л. Нигъмәтова Г. Минский­ның «Миллионга төшкән елмаю» спектакле күренеше.

«Сөембикә», № 3, 2010.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар