Логотип
Язмыш

Син яшәсәң, без яшәрбез

«Фәридә-әү! Дөге генә биреп торчы?» «Фәридәкәем, Казанга барасы идек, сыерны гына саумассыңмы?» Күрше-тирә аны «ашыгыч ярдәм», «911» дип атый. Соңгы әйберсен бирсә бирә, кешене буш кул чыгармый. 

 

Дүрт малай да бер кыз үсте алар. Фәридәләре иң өлкәне – әти-әнисенең таянычы булды. Әтиләрен инсульт аяктан екканда төпчек энеләре нибары өч кенә айлык иде әле. Әтисенең, чарасызлыгыннан оялып, урын өстендә ятканын хәтерли ул. Җиде ел бакты аны әниләре Зәмзәмия, кашыктан ашатты, йомышын йомышлатты, аркасына асып, мунчага алып барды... Шул ятудан торалмады инде ул, энеләре укырга кергән елны мәңгегә дип хушлаштылар әтиләре белән. Әнисе кичергәнне язмыш үзенә дә әзерләп куяр дип, ул вакытта Фәридә каян белсен?! 

 

Булдырасың, кызым!

...Елтыр бизәкле шул өрфия яулык әле дә төшләренә керә аның. Җил әллә каян очыртып алып килә дә, үртәгәндәй, каршысында бөтереп, күзләрен камаштыра. Инде тотам дигәндә генә тагын очыртып алып китә. Күз алдында алсу-кызыл нурлар булып җемелдәгән чәчәкләре генә балкып кала. Аһ ул өрфия яулык! Әнисенә ничек килешер иде. Шуны бәйләп, авыл урамнарыннан бер узсамы! Сатмады бит шуны кибетче Фәридәгә. «Анаңа түгел, аннан болайракларга да җитми әле! Йөрмә эч пошырып!» Эт баласын куган шикелле, кибеттән куып чыгарганына әй гарьләнгәне Фәридәнең! Юл буе елый-елый теләк теләп кайтты: «Йа Раббым! Үскәч, мин бөтен эшне эшли алсам иде дә, бөтен кеше миннән ярдәм сорап килсә иде. Мин бер кешене дә кире бормас идем, соңгы әйберемне дә бирер идем!»

 

Аның язмышы – тәкъдир белән көрәш. Йә тәкъдир – аны, йә ул – тәкъдирне.


 

Әйбәт укыды Фәридә, тырыш иде. Шәфкать туташы буласы килде, хыялында үзен гел ак халаттан күрә иде. Юк инде, гомер буена юлдашы булачак кыюлыгы бу юлы хыянәт итте аңа. Аннан... ул китсә, әнисе нишләр, энеләрен кем укытыр? Әй шул чагында бер киңәш бирүчесе булса!

Унынчыны тәмамлауга, колхозга ашчы итеп чакырдылар. Курыкмады, риза булды бит. Үзе кадәр зур тәпәннәрне күтәрәсе бар дип тә уйламады, 300 кешегә өч тапкыр ашарга әзерләү дә өркетмәде. Бер әрчегәндә генә дә өч капчык бәрәңге әрчеп, йөз тавык йолкыйлар иде. Эшее яратты Фәридә. Гомумән, пешерергә бик ярата ул.

Хәтерли әле, алты яшьләр булгандыр үзенә. Әнисенең эшкә киткәнен көтеп кенә торды да, кыстыбый пешерергә булды. Табакка зур бер чүмеч чишмә суы бушатты, бер аш кашыгы тоз салды. Әнисенең иләп куйган бер чиләк оны бар иде, ул да кереп бетте. Җәймәләрен бармак калынлыгы итеп җәйде, бер чиләк бәрәңге пешереп төйде. Туң майны эретеп, мул итеп майлады да, әнисе эштән кайтышка биш җиргә түбәләмә итеп өеп куйды. Мактаган да иде соң әнисе. Туң май ябышып каткан телен чак-чак кына әйләндерсә дә: «Булдыргансың, кызым, гаҗәп тәмле булган бит бу!» – дип үсендергән иде. Әнә шул көнне үк чыныгып калгандыр аның рухы. Булдыра икән лә бит ул! Нәрсәгә тотынса, шуны эшли ала икән!

Сәгадәтле көннәр

Сәгадәт!.. Чубар Абдулның иң чибәр егете иде ул. Кап-кара бөрлегәндәй күзләргә гашыйк булмый кара син! Хәзер көлә Фәридә апа (миңа апа ул, кемгәдер яшьтәш, кемгәдер сеңелдер), Сәгадәттән элек миңа кайнанам гашыйк булды, ди. Белгән әни кеше улының кемгә өйләнсә отасын. Сигез ел колхозчыларга ашарга пешергәндә дә, кибеттә эшләгән вакытларында да ни сынады бит ул ут борчасы шикелле бу сөйкемле кызны. Аның чыңлатып көлүләрен, чәч бөдрәләрен иңнәрендә тибрәлдереп, җил-җил генә атлап килүләренә кадәр яратты.

Әй, ул бәхетле көннәр! Ник аның гомере шулай кыска икән?! Бәхет нурында коенып, нибары алты ай гына яшәп кала алар. Аннары... Ни булганын да белмиләр, ничек дәвалыйсын да – япь-яшь ир урынга егыла. Шул вакытта инсульт кичерүен ачыклап, тиешле дәвасын бирсәләр соң. Алай да аягына кабат баса әле Сәгадәте. Уллары Илназ туа. Чир чигенгән кебек була. Озакка түгел, алты елга гына.

«Ирем белән Сарман районының Җәлил бистәсендә яши идек, – дип искә ала тормышының ул кара көннәрен Фәридә апа Шәйдуллина. – Сәгадәт картлар йортында шофер булып эшләде. Иртән мин эшкә чыгып китәм, ул ятып кала. Ялкаулана, эшлисе килми, дип уйлыйм. «Алайса, аерылышабыз. Ялкауларны җенем сөйми», – дигәч, «Фәридә, хәлем юк бит, бөтен тәнем калтырап кына тора», – ди бу. Шулкадәр ачуландым. «Ник аны әйтмисең, эшкә бармаган өчен прогул язалар бит». ВТЭК комиссиясенең кайсы көнне җыелганын белдем дә, чыгып киттем. Сәгадәт ятып калды. Аллаһыма мең-мең рәхмәтле (Фәридә апа авызыннан бу сүз бер генә ишетелмәс әле – Л. Г.), табиблар янына кергәч, телемә иң кирәкле сүзләрне әйттерде. «Ирең кайда соң, ник килмәде?» – дигәч, монда килерлек тә хәле юк, дия алмыйм бит, автобуста килгәндә югалттым, дидем. «Кеше күп булгач, абайлап бетермәгәнмен, автобустан төшеп калган». Шулай итеп, иремә икенче группа бирделәр».

Тәкъдир белән алыш

Ул көнне гомерендә дә онытмастыр алар. «Кичтән Сәгадәт белән телевизор карап, йокларга яттык. Иртәнгә язмыш тормышны төбе-тамырыннан үзгәртеп куйган. Ирем кымшана да, сөйләшә дә алмый...» – Фәридә апа хәзер боларны тыныч кына сөйли ала инде. Ә ул вакытта... Хастаханәдән елый-елый кайткан бичара хатынга юл уңае «файдалы киңәш» бирүчеләре дә очрый: «Берәр җиргә илтеп ыргыт, интекмә».

...Хыялында ак халатлы шәфкать туташы итеп күрә иде бит ул үзен. Хәзер аңа хыялында түгел, тормышында шәфкать туташы булырга туры килә менә. Иренең шакыраеп каткан аяк-кулларын яздыру өчен көненә өчәр тапкыр массаж ясый. Үҗәтләнә-үҗәтләнә, «йә, тормыш, кем кемне?» дия-дия, тәкъдир белән узыштан тырыша. Кычыткан суы килешә икән дигәч, тирә-юньдә бер кычыткан әсәре калдырмый. Киштәсендә төргәк-төргәк дару үләннәре кибә...

Хатын-кызны көчсез зат диләр, дөрес түгел – көчле ул. Рухы белән көчле! Ике генә дә түгел, берьюлы дүрт эштә эшләсә эшли, «Ирем авырый, булышыгыз», – дип, беркемнән дә ярдәм сорап бармый. Кешеләр йокыдан уянганганда, ул инде бер эшен бетереп кайткан була. Ишеп-ишеп кар яуганда Илназының: «Ур-ра! Безгә акча ява!» – дип шатланганын хәзер кызык итеп кенә сөйләсә дә, урыннан да кузгала алмаган авыру ирен ашатып, көндезгесен әзерләп, сабый баласын җитәкләп, иртәнге дүрттә өйдән чыгып китүләре җиңел булмагандыр. Бер эшен бетергәч, баласын бакчага кертеп, икенче эшенә – кондитер цехына юнәлә. Ул арада базарга чыгып, Мәскәүдән үзе алып кайткан вак-төяген дә сата. Кич бөтен кеше өенә кайтып киткәндә дә туры өенә кайтасы түгел әле аңа – «Юный техник» йортына гардеробка керәсе.

Авылда җир дә терелтә

2002 елда Азнакай районының Буралы авылына – Фәридә апаның туган авылына күченеп кайта Шәйдуллиннар. Җәлил белән Буралы арасы 15 чакрымдыр. Көн дә бара-кайта йөрисе булса да, авылда тормыш барыбер дә уңайлырак тоела. Авылда җир дә дәвалый бит анда, тынычлыгы, саф һавасы да шифа. Сәгадәт абый да акрынлап тернәкләнә. Аның кашык тотып үзе ашый алуын, кирәген аңлатырлык аваз чыгаруын да зур бәхеткә саный алар.

«Төнлә уяндым да, кайгырып ятам – өй иске, кечкенә, яңасын салырга акча юк. Теплица төзесәк, ничек булыр, дигән уй килде башыма. – Фәридә апа күңеленнән Буралыга кайткан гына көннәрен барлый. – Улым тугызынчыны тәмамлаган иде, иптәш малайлары белән баганалар утырттылар да, иске-москы такталардан теплица корып куйдык. Өстеннәнцеллофан белән ябып, бик күп итеп помидор чәчтем. Шулкадәр яхшы булып үстеләр, беразын саттым, калганын алучы юк. Беркөн эштән кайтышлый базарга сугылсам – халык җыелышкан. Кулларында – буш әрҗәләр. Җәлилдә кырау төшкән дә, бөтен кешенең помидорларын кырган. «Очтым» авылга. 15 минутта алып бетерделәр помидорларымны. Өч көндә 150 меңлек помидор үсентесе саттым. Шушы акча белән өйгә тотындык. Көз көне 100 үрдәк алдым. Кеше көлде инде, бу Фәридә нишләмәкче була аның кадәр үрдәк белән, дип. Өмә ясап, аларны бер көндә йолкып, чистартып бетердек. Улым белән чишмәдә юып менгәндә, төнге ике тула иде. Иртәнгә түшкәләр шулкадәр матур булып туңганнар. Аларны да сатып бетердем. Әнә шулай итә-итә, 12 ел салдык өйне».

Чәкчәк пешерегез – баерсыз!

2015 елның язында «Ак калфак» оешмасы «Чәкчәк җыены» үткәргән иде. Фәридә апа белән шул көннән танышып калдык. «Кызлар, кайтыгыз да, чәк-чәк пешерә башлагыз, бик табышлы», – дигән иде ул.

Бу кәсепкә үзе дә уйламаган җирдән генә керешеп китә. «Беркөнне дус хатыныма барсам, әнисе белән чәкчәк пешереп яталар. Бер тотам гына камырлары бар. Йомшакмы, катымы, дип, барып тотып кына карадым да, өйгә йөгереп кайтып, 30 йомыркадан камыр басып аттым. Имеш, күп итеп пешереп, базарга алып чыгып сатам да байыйм. Кабартма кадәр булып күперә бит болар. Тагын киттем дус хатынга. Алар ничек итеп кисә икән? Аларча итеп пешереп бетердем, балладым. Матурракларын тезеп, целлофанга төрдем дә, киттем базарга. Алып бетерделәр бит! Кайтып, тагын пешердем, тагын алып бетерделәр. Улым белән «бизнес» ачып җибәрдек: мин тәгәрәтеп торам, улым майда пешереп тора. Төне буе пешерәбез дә, иртән базарга алып чыгып китәм. Илназ идәнгә түгелгән майга таеп егылмаса, гел шулай пешергән булыр идек әле. «Булды, әни, башка өйдә пешермисең!» – дигәч, авылдагы буш торган бер кибетне арендага алдым да, шунда пешерә башладым». Фәридә апаның кул астында тагын ике хатын-кыз эшли. Язмышлары уртак аларның – тормыш арбасын ялгызы тартучылар.

Чәкчәк кенә пешерми әле ул: токмач та кисеп сата, гөлләр дә үстерә, матур өй башмаклары бәйли, заказга күлмәкләр тегә – нәрсәгә көче җитә, барын да эшли! Мин аның унар баш терлек-туар асравын, кәҗәләр тотуын, телне йотарлык итеп тозлаган кыяр-помидорларын чират торып алып бетерүләрен язып тормыйм инде. «Теге вакытта елый-елый теләгәнем кабул булды бит, кем нәрсә сорап керсә, шуны биреп чыгара алам!» – Фәридә апа кешеләргә булыша алуына куанып яши.

Буралы бәйрәмнәре

2012 елда – Азнакайда «Ак калфак» оешмасы оешкач, районның мәдәни тормышында яңа дулкын күтәрелә. Фәридә апа үзе дә «Ак калфак»ныкы. «Тагын уйланып ятам шулай. Теге авылда – тегенди, бу авылда мондый бәйрәм оештырганнар. Бездә генә бернәрсә юк. Иртән тордым да клуб мөдире янына киттем: «Әйдә, – мин әйтәм, – балалар өчен Сабан туе уздырабыз». Фәридә апа кичтән уйлый икән, иртән аны тормышка ашыру артыннан йөри башлый торган кеше. 50 бала килсә, яхшы булыр иде дигән бәйрәмгә 100 ләп бала килә. Шуннан китә инде. 1 сентябрь – балаларны мәктәпкә озату бәйрәме, аннан – Өлкәннәр көне, аннары Яңа ел, Авыл бәйрәме...

Фәридә апа үткәргән Каз өмәсен авылдашлары һаман да сагынып искә аладыр әле. «Кечкенә вакытымда әни каз өмәсе үткәргән иде. Кызлар-егетләрнең җырлый-җырлый чишмәгә каз юарга төшүләре, җигүле атлар, гармун, җыр-бию – күңелемә шулкадәр матур бер истәлек булып кереп калган. Буралы яшьләренең дә сагынып сөйләрлек хатирәсе булсын, дидем дә, казлар сатып алдым, өмәгә кызлар чакырдым. Район җитәкчеләре дә килде, җирле телевидение дә... Дугаларына кыңгыраулар тагып, атлар җиктердек. Бик матур бәйрәм булды. Гармуннар белән, җырлый-җырлый чишмәгә каз юарга төшкәннәрне әле дә сагынып искә алабыз. Аннары бер ел буе карават асларыннан каз мамыгы җыйсам җыйдым, аның каруы гомерлек истәлек булып калды ул».

 

Иртән күзегезне ачып, аягыгызга баскансыз икән, «уф» та димәгез.


Тагын бер бик зур, күз төбәп көтеп торган бәйрәме бар аның – тиздән Сәгадәт абыйның 60яшьлек юбилее. Теге вакытта – иренең гомере кыл өстендә торган чакларда, тагын бераз гына яшәтә алсам иде, улыбызның үскәннәрен күрсә иде дип теләгәндә, ул бу турыда хыялланмаган да булгандыр.

«Язмышыма үпкәм юк. Тормышымны башка кеше белән корган булсам да, мин күрәсе миңа булыр иде. Ни күрсәм дә, үкенмим. Иртән күземне ачам да: «Аллага шөкер, таңны күрдем», – дим. Ирем белән улымның сулыш алганнары ишетелә – шөкер, исән-саулар, дим. Төнлә телефон шалтырамады, димәк, туганнарым исән-саулар.

Өч тапкыр машина белән капландым, өчесендә дә исән калдым. Язмыш мине ирем хакына исән калдыргандыр, дим. «Син яшәсәң генә без яшибез», – ди бит ул үзе дә».

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч матур мэкалэ. Соклангыч ханымга ходай сау-сэламэт гомер биреп оныклар сояргэ насыйп булсын.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эллэ нинди унган, булган хатыннар бар шул. Алдагы тормышында кадерлэнеп кенэ яшэргэ язсын!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Шокер итэ белу кирэк! Аллаhнын да кунеле булып, Ул тагын да ярдэм бирэ.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Аллаһ рәхмәтеннән ташламасын бу апаны. Бик матур язгансыз, рәхмәт.

          Хәзер укыйлар