Логотип
Язмыш

Сезгә нинди кыз кирәк?

Җанымны күптән инде явыз мәче кебек тырнап торучы күренеш — тәмәке тартучы кызлар хакында булыр бу язмам. Бигрәк кот-очкычка әйләнде бит әлеге афәт. Кая карама, һәммәсе тәмәке көйрәтә — унике-унөч яшьлегеннән алып, бетерешеп беткән карчыгына кадәр. Әллә бу «чир» ир-егетләрдән бөтенләе белән хатын-кызга күчтеме соң, Ходаем?!

Дөресен әйтим, башта андыйларны гаепли генә идем. «Җирбитләр, татар башыгыз белән оялмыйча тәмәке тартасыз», — дип эштәге кызларны да ничәмә тапкыр ачуланганым булды. Аннан, кызларны нәрсә шушы көнгә төшергән соң, дип уйланып йөри торгач, ни хикмәт, «эт итеп» сүгүдән бөтенләй туктадым. Юк, аларның берсен дә начар дип әйтә алмыйм, һәркайсы укый да, эшли дә, безнең замандагыча әйтсәк, җәмәгать эшләрендә дә гел беренчеләр. Әти-әниләрен хөрмәт итәләр. Кеше белән уртак тел таба беләләр. Дөрес, ир-аттан йөзләрен, телләрен яшерүче үткән гасыр туташлары түгел инде болар. Үткенлек тә, кыюлык та җитәрлек үзләрендә. Тәмәке тартканга күрә генә начарлар исемлегенә кертергә ни хакым бар әле минем аларны?! Аннан, яшьләр белән ун елга якын эшләүче кеше буларак, бүгенгеләр каршында торган авырлыкларны да аңларга тиешмен. Модалы кием, кесә телефоны — болары тышкы кыяфәт, ә яшь кешенең җанында ниләр кай-ный — монысын без, әти-әниләр, күп вакыт белеп тә җиткермибез. Ә дөнья шулчаклы пычрак, алдавыч, вәсвәсәле…

Әйе, һәммәсе булмаса да, әти-әниләрнең күбесе баласының яман гадәткә өйрәнүен белми дә, сизми дә. «Кайдан белик, без бит көне-төне эштә», — диярләр күпләр. Аннан, балалар өйдә «мулла мәчесе» кебек алар, шуңа күрә һәрбер әти-әни үз газизен һәрчак, һәркайда да шулай тәүфыйклы дип уйлый. Гөнаһсызлар алдында гафу үтенәм, ләкин яшьләр тормышын азмы-күпме белгән кеше буларак, шуны әйтәсем килә: яшьләр өйдә, чыннан да, бертөрле, өйдән чыгып киткәч, бөтенләй икенче кешегә әйләнәләр. Җәйге лагерьны гына мисал итеп китерәсем килә. Шунда барып урнашкан беренче кичтә — аларның халәтен, гафу итегез, мин башка сүз белән белдерә алмыйм — бәйдән ычкынган эт кебек булалар да куялар.

Дөрес, бүген балаларны әти-әни генә тәрбияләми. Телевизорда көне-төне әйләнеп торган реклама роликлары, тозсыз җырлар, ярым шәрә кызларны идеал итеп күрсәтүгә корылган клиплар… Буыны сыек, акылы утырып бетмәгән яшь кешене тәрбияләүгә әллә болар аз өлеш кертәме?! Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, шуларга охшарга тырышып бит инде, мәктәптән кайтышлый унике-унөч яшьлекләр йорт почмагына терәлеп тәмәке пыскыта.

…Үткән көз республика күләмендә үткәрелгән бер тамашадан кайтабыз. Арада иң зур делегация Чаллыдан иде. Безне алырга берничә автобус килде. Балалар инде кереп утырдылар, ләкин автобуслар әле кузгалырга ашыкмыйлар — кемнедер көтәләр шикелле. Карыйм, автобус йөртүчеләр бер төркем булып тәмәке тартып тора. Җыенысы ир-ат. Һәм шулар арасында бәләкәй генә буйлы бер кыз да бар. Ир-ат арасында төкеренеп тәмәке тартып торучы ул кызны — татар кы-зын! — шул чакта тотып яңаклыйсым килде. Гомер бакый инсафлыгы, тыйнак-лыгы белән бүтән милләтләрдән аерылып торган татар туташының сафлыгын, керсезлеген аяк астына салып, елата-елата, таптый сыман тоелды ул миңа. Соңыннан ачыкладым, аның тартканын әти-әнисе дә, туганнары да белми икән.

Күп инде андыйлар. Иң кызганычы шунда, әйткәнемчә, әти-әни үз баласына барыбер күбрәк ышана. Балага мәхәббәт шулчаклы көчле, безнең беребезнең дә үз газизе турында начарны уйлыйсы, ишетәсе килми. Үземнең эш тәҗрибәмнән тагын бер очракны искә төшерәм.

…Алдагы елны да барганы булгач, лагерьга Әнисәне дә (исеме үзгәртелде) алырга килештек. Бүген-иртәгә китәргә тиешбез. Инде отрядларга бүлендек, җыелыш үткәрдек. Күрәбез, Әнисә инде үз «эшчәнлеген» башлап та җибәрде: «Бу кешене безнең отрядка алабыз, монысын — юк…» Барып җитмәс борын «группировкалар» оештыра башлаган кызга, акчасын кире кайтарып, лагерьга юлның ябык икәнен аңлаттык. Хаклык даулап әнисе килеп җитте. Менә шул чакта кызы өчен соң чиккәчә ярсыган анага чын дөреслекне ачарга туры килде. Группировка остасы булу өстенә, Әнисә бит тарта да. Әни кеше моны, әлбәттә, авыр кабул иткәндер. Шул чакта йөрәгенә яра ясаган булсам, гафу итсен. Тик бит һаман саен яшерергә дә ярамый. Бәлки нәкъ менә шушы хәлдән соң Әнисә туры юлга баскандыр. Әйтмәс тә, язмас та идем — үзләре кызганыч бит бу кызлар. Мин аларның күбесенең тәмәкене ничек ташларга теләгәннәрен, тик бик тырышсалар да, ташлый алмый интеккәннәрен дә яхшы беләм. Бүген беренче тапкыр тартып караган, бу гадәте әле чиргә әйләнмәгән яшьләрнең, һичьюгы, бер-икесен туктатсын, ярдәм итсен, гыйбрәт-сабак булсын иде бу язмам.


Зөһрә

Ул керә-керешкә үк: «Зәмирә Галиевна, мин бит тартуны ташладым», — дип сөенче алырга ашыкты.
— Күптәнме? — дим.
— Ай ярым булды! Мин бит хәзер мәктәптә, балалар янында эшлим. Дә­рес­ләр арасында вакыт та калмый, аннан, тартсаң да, балалар күрмәсен өчен, мәктәп территориясеннән чыгып китәргә кирәк.
Сөйләшә торгач, Зөһрә-нең моңа чаклы да берничә тапкыр тартуны ташлап караганы ачыкланды. Андый чакларда тәмәке тартуның төшләренә кереп йөдәткәнен сөйли Зөһрә:
— Шулхәтле күнегелә тәмәке исенә, — ди ул, — ташлап торганда аның исен генә иснәсәң дә, рәхәт булып китә. Тәмәке тарту вакытында ясала торган хәрәкәтләр шулчаклы канга сеңә ки, хәтта ашап-эчкән вакытта, үзең дә сизмәстән, ипи телеменә ябышкан валчыкларны да нәкъ тәмәке көлен сыпырып төшергән сыман төшереп утырасың. Бер тапкыр моңа әтием дә игътибар итте. Ул да бит элек тарткан булган. Миңа шундый итеп карады…
— Ни кызыгын табасың соң ул тартуның? 
— Тәмәке стрессларны бетерә…
— Сиңа бит нибары 21 яшь. Гаиләң, балаларың юк. Нинди стресс турында сөйлисең?
— Эштә күпме алар, имтихан биргәндә тагын. Үзегез беләсез, мин бит төнге клубта эшлим (уку өчен кирәк), ә анда бар да тарта. Тартучылар белән аралашуны бетерми торып, ташлап булмый инде ул.
— Тартуны ташларга ярдәм итүче төрле курслар бар, шунда йөр, — дим.
— Сезгә әйтергә җиңел, ул курслар өчен бит кимендә мең сум акча түләргә кирәк. Дөрес, тартасы килгәнне бетерә торган наклейкалар ябыштырып караган идем, тик хәлем мөшкелләнде: баш авырта, йөрәк кага. Үләм, дип торам.
— Сәламәтлегең болай да мактанырлык түгел бит синең.
— Әй, авыртмаган җир юк инде. Тын кысыла, кеше кебек рәхәтләнеп бии дә алмыйм.
— Бу юлы яңадан башламаска тырыш инде, сеңлем.
— Бик  телим дә… Тик бу гадәттән, бер ияләшкәч, котылу бик авыр икән. Эх, тарта башлаган гына чагымда, берәрсе күреп, мине нигә каеш белән ярмады икән?!
Зөһрә белән озак сөйләштек. Ахырдан, тартучы яшьтәшләрем кичерсеннәр инде дип, әти-әниләргә ул бер киңәш тә бирде: «Балагызның тартамы-юкмы икәнен белергә теләсәгез, кызыгыз яки улыгыз өйгә керү белән, кулын юганчы, кремнар сөрткәнче, уң кулын иснәгез», — диде.



Ландыш

Бөтерчек кебек тере, эшкә бик булган кыз ул. Үзе орчык кадәрле генә, ә җитмәгән, өлгермәгән җире юк. Тугызынчы сыйныфта укыганда Төркиягә барган булган, тәмәке тартырга шунда бер төрек кызы өйрәткән. Тарта башлавына тиздән җиде ел була. Нинди «капкын»га эләккәнен бик яхшы аңлый Ландыш. Шуның аркасында күпме мыскыллы сүз ишетте, күпме җан газабы алды. Өч ел йөргән егете белән бергә яши башлагач та авырга узды ул. Шул чакта ике ут арасында күпме бәргәләнгәнен белсәгез! Баласын бик тудырыр иде — үз нәниләре булуын икесе дә телиләр — тик Ландыш тәмәке тартудан баласына зыян килүдән курка. «Башта тартуны ташлыйм, аннары гына бала табам», — дип үз-үзенә биргән сүзе бар. Гаебен бик белә дә, тик көче азрак шул… Тартуны ташлатучы курсларга йөрергә әле вакыт, әле акча җитми.

 Гел аралашып торганга, Ландышның тормыш хәлләреннән шактый ук хәбәрдармын. Аны әнисе ялгызы гына үстергән. Башкалар-дан ким-хур яшәмәскә тырышып, өч җирдә эшләгән. Ландыш исә күбрәк әбисе янында булган. «Әй, Зәмирә апа, әбием яратса да, барыбер әни җитми бит миңа, — ди ул, — тарта башлавыма да шул сәбәп булмадымы икән?» Аңлыйм мин аны. Әниеңнең «әй, кызым минем…» дип, җылы, йомшак куллары белән чәчләреңнән, иңнәреңнән сыйпавын башка берәр нәрсә белән алыштырып буламы соң?!
 

Алсу

Ул да, алдагы ике танышым сыман, иләс-миләс чагында, мәктәптә укыганда ук, тарта башлаган. «Үзем дә сизмичә ияләшеп киттем, — ди Алсу, — беренче көннәрдә төтенне эчкә суыру җиңелрәк булсын өчен кызлар «аптека», «ишак» дип әйтергә өйрәттеләр. Унын-чы-унберенче сыйныфларда инде мәктәп почмагына чыгып тартырга гадәтләндек. Кызларның туксан биш проценты мәктәптә укыганда тарта башлый, берсенең дә «ак карга» булып күренәсе килми. 

Бу алты ел элек шулай булган. Ә бүгенге көндә кызларны шикле юлга этәрерлек сәбәпләр тагын да арткан. «Эчүче, тартучылар культы булдырылды бит хәзер, клипларны карасаң, гел порнография гына», — ди Алсу.
Ул үзенең никотинга психологик яктан бәйле булуын яшерми. Ниндидер борчу-проблемасы булганда, берәрне тартып куйса, тынычлана икән.
— Соң, балакаем, тынычландырудан бигрәк, зыяны күбрәк ләбаса аның…
— Беләбез инде, анысын да беләбез, ләкин шул зыян турында сөйләшә-сөйләшә тарта бирәбез.
— Белгәч, нигә ташламыйсың?
— Ихтыяр көчем җитми. Ярты ел түзсәң, тартмыйсың, дип әйтәләр. Тик ул ярты елны түзәргә кирәк бит әле. Дус кызларымның менә әллә ничәсе инде бала тапты; буйга узгач, бераз ташлап торалар да аннан яңадан тарта башлыйлар.
— Син — студент, өстәвенә, түләп укыйсың. Ә сигаретка акчаны каян җиткерәсең? Әниеңнән сорап ала алмыйсың бит.
— Юк инде, әлбәттә, әни бит минем тартканны да белми.
— Ничә елдан бирле ничек яшерә аласың соң?
— Мин, гадәттә, сигаретны данәләп кенә алам. Әгәр инде, җае туры килеп, кабы белән сатып алсам, өйдә счетчик артына качырам. Тарту әле ул бик кыйммәткә дә төшә. Ислемай, кремнар, сагыз кирәк. Чөнки, кайтып җиткәч тә, өйгә кергәнче башта үзеңне әзрәк җилләтеп алырга, ислемай сибенергә, кулга крем сөртергә кирәк була.
 Аның хәзер бөтен ышанычы — булачак мәхәббәтендә: тартмый торган бер әйбәт егет белән танышып, шул егет мине бу гадәтемнән биздерә алса гына, ди.

Бу баланың да «сандыгы» буш түгел. Мәңге айнымас әтисе алардан аерым яши, әнисе, гарык булып, күптән инде аннан аерылган. Аңлавымча, әнисе белән кызы арасында эчкерсез сөйләшү, аралашулар элек тә булмаган, хәзер дә юк. Ә Алсу андый сөйләшүләргә бик тә мохтаҗ!
— Минем әни тартучы кызларны күрсә, «алар тегенди», «алар мондый», дип тетмәләрен тетә башлый. Шул чакта: «Әни, синең кызың да тарта бит, ул да шундый әшәке кеше дип уйлыйсыңмыни?» —  дип әйтәсем килә, — ди Алсу.

Өйләнерлек улы булган бер апа болай дигән иде: «Тәмәке тарткан кыз аракысын да эчә, аракы эчкән кыз теләсә нинди башка әшәкелекне дә кыла». Бу сүзләр мине нык уйландырды. Үземнең унтугыз яшьлек улым белән дә бу хакта сөйләшкәнем булды. «Ә элек тартып, аннары ташлаган кызга өйләнсәм ярыймы соң?» — дип сораган иде ул. «Юк, — дидем мин шул чакта, — бер тарткан кеше кайчандыр тагын тарта башлаячак». Бәлки, мин хаклы да түгелмендер, әмма, ана буларак, югарыда сөйләгән шушы өч кыз никадәр чибәр, тырыш булсалар да, мин үземнең эчми-тартмый торган улыма аларның берсенең дә гомерлек юлдаш булуын теләмәс идем. Никотин белән агуланган хатын нинди бала табар да аларны ничек тәрбияләр?

Әйе, бу кызларны мин тиргим дә, шул ук вакытта кызганам да. Мондый хәлгә калуларына алар үзләре гаепле, шул ук вакытта алар гына да түгел. «Тамагы тук, өсте бөтен, аңа тагын ни кирәк», дип фикер йөртүче әти-әни, балалар һәм яшьләрнең сәламәтлеген, киләчәк язмышларын гарипләндерү бәрабәренә капитал тупларга омтылучы җәмгыять гаебен кая куясың? Заманасы шундыйга китте: югарыда утыручы чиновник-ларга безнең балалар жәлмени?! Аларның реформалар ясыйсы бар. Наркоманнар белән эшләгән оешмаларга азмы-күпме акча бирәләр дә юлдан язган яшьләргә ярдәм итәләр. Бала бу юлга аяк басканчы кайгыртырга кирәк аның турында. Акыллы, укымышлы, әхлаклы яшьләргә булышу, бөтен яшьләрнең шундый булуына ирешү хакында уйларга кирәк. Ә хәзергә бездә киресенчә. Яхшы егетләр һәм кызлар җәмгыятькә кирәкми, күрәсең. Алар бит аракы эчми, тәмәке тартмый, димәк, кемнеңдер кесәсенә акча керми.

Шулай булгач, картайган көннәрдә җан тынычлыгы белән яшәргә теләсәк, балаларыбыз турында үзебезгә кайгыртырга кала. Менә бүгеннән, шушы сәгатьтән үк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар