Логотип
Язмыш

Сандугач баласы

- Килегез әле монда. Күрегез әле, кош оясы!
Беренче мәртәбә кулына җиңел тырма тотып, урман печәне җыярга барган 13 яшьлек кыз бала куаклык ешкынындагы уенчыктай нәфис оя эчендәге бәләкәй кош йомыркаларын күреп әсәренде.
- Сандугач оясы бу! — диде кем­дер.
Сандугачтай затлы кошның һәркем үрелеп карый, йомыркаларын капшый алырлык урынга оя коруы тәмам да тетрәндерде кызны.
Бер селтәнүгә чалгы очы да, гөлҗи­мешкә үрелгән җиләкче табаны да туз­дырып, айкап китүе бик ихтимал иде бу ояны. Нинди ваемсыз садәлек. Ма­турны, затлыны ныграк сакларга, аяр­га, кадерләргә кирәк бит, югыйсә.
Чыннан да, матурлык, сафлык ваем­сыз була шул. Әлеге кичне кызны елга өстендәге басма читендә күрдем. Аңа да: “Әй балакай, абайлабрак тор. Киемең-ниең белән суга төртеп төшер­мәсеннәр”, — дип, бик кисәтәсем кил­де. Ә ул дөньясын оныткан да суда чу­пырдаган иптәшләрен күзәтә. Юрага­ным юш килде. Бер шаяны тәки кызны суга чумдырды. Әйбәт йөзә икән үзе. Шөкер, бу юлы бәла-каза булмый калды. Фәкать көлешә-көлешә, бергәлә­шеп юеш күлмәген генә киптерделәр.
Әйбәт тәрбия алган, киләчәге бик тә өметле, күз өстендәге каш кебек бул­ган бу балага үз-үзен саклау инстинк­ты салынмаган иде. Хәер, саклана белү гадәте, дөресрәге, күнекмәсе авыз пешә-пешә, ачы тәҗрибә җимеше бу­лып туплана бит ул. Кызыкай — санду­гач баласы — ак белән кара, яхшылык белән явызлык буталган, сандугач ба­лаларын ябалаклар каравыллаган дөньяда әздән генә исән калды. Аңын­чы ул матур гөлгә үреләм дип, ничә тапкыр чәнечкеләргә кадалып, бармакларын канатты, күп мәртәбәләр егы­лып, тезләрен сыдырды, йөрәген яра­лады, тормыштан бизде, яшәү тәмен югалтты. Иң аянычы — табигать бүләге булган илаһи сәләтен чарлап ялтыра­та алмый калды. Сәнгать дөньясы бер гүзәл җырчысын югалтты. Әмма, Алла­га шөкер, кызның күңеленә, җанына салынган яхшылык орлыклары яшәүчәнрәк булып чыкты. Кыз кабаттан дөньядагы якты нурларны, чәчәк­ләрнең хуш исен тоя ала башлавы, янә китап дөньясына кайтуы, ә көннәрдән бер көнне үз баласына гаҗәеп әни булып терелүе, ул гына да түгел, үзе бер дә канатын көйдермәгәндәй, тәрбия нигезенә салынырга тиешле асыл сыйфатларны ефәк яулыкларга, хуш исле гөлләргә төреп, сабыкае күңеленә урнаштыра баруы белән сок­ландырды. Иң сөендергәне — зур тетрәнүдән соң мәгънәсез өзелергә мөмкин гомернең өзелми калуы! Димәк, рухи корбаннар бәрабәренә булса да, Җиһанның иң зур бүләге — гомер саклап калынган, буыннар чыл­быры өзелмәгән, шәҗәрә агачының бер ботагы корып төшмәгән. Хәзер инде аңа үз баласын явызлыкка кар­шы торырга, йөрәген сакларлык йод­рыклы булырга өйрәтәсе дә өйрәтәсе.
Йодрыгы йомры булганнарга җиңелрәкме соң? Тормыштан тагын бер мисал. Бусы да кыз бала. Әтисе хәрби кеше иде. Кызын җитез, гаярь итеп тәрбияләгән. Кызыкай атта да чаба, тирда да төз ата. Өстәвенә, каратистка. Егетләрчә ыспай, тыгыз бе­ләкле кыз бернидән, беркемнән курыкмый. Кисәтә идем аны: “Акыллым, үзеңне сакла. Ялгыз йөрмә”, — дип, кичләтә Казансуда су коенып кайтырга ярату­ын белгәнгә. Без яшәгән тирәдән Казансуга алып төшә торган сукмак бик аулак, куаклыклар аша үр менәсе, үр төшәсе. Кызыкаем ак тешләрен балкытып көлә генә: “Очрап кына карасын­нар. Өчне өч якка ыргытам мин!”
“Уйга килгән алга килә”, диләр. Бер кичне караңгы төшеп килгәндә су кое­нып кайтып килүче кызның юлы учак ягып, кәефләнеп утыручылар яныннан уза. Фаҗига коточкыч. Кызның күмер­ләнгән гәүдәсен танырлык түгел иде. Адәм балалары бер-берсенә кыла тор­ган меңнәрчә явызлыкның бер генә мисалы бу. Әмма шушы бер очракның да җимергеч егәре әллә ничә мең тонна тротилныкы кадәр.
Кызның әнисе баласының һәлакә­теннән соң җирне, күкне, явыз уллар үстергән аналарны каһәрләде. Ул хәтта үзе җинаятькә әзер иде. Кулына пы­чак тотып, кара төндә теге сукмаклар­да йөрде. Яралы болан хәлендәге ана бернидән дә курыкмый иде хәзер. Ана­ның каргышы кызының җанын кыйган адәм актыкларын илнең төрле почмак­ларында барган сугышларда куып җит­те. Тегеләрнең дә нәселе корыды. Ярый әле варислары калмады. Югыйсә, баласын җуйган ананың кара каргышы аларны бу дөньяда эзәрлекләр, җиде буынга кадәр бәхетсезлек китереп то­рыр иде. Сәбәбен дә аңламаган көйгә бу нәсел балалары җәза күрер иде.
Каргыш! Югыйсә бит хикәянең башы матур — җәйнең бер ямьле манзара­сы белән башланган иде. Гөлләре чәчәк аткан, кошлары сайрап торган, күз уңын йоткан зәңгәр күктә ак болыт­лар агылган, йөгерек суларда көмеш балыклар йөзгән, дөньяга ике тамчы сөттән яралып туган нарасыйның җир- бишектәге кунак гомере бик тә матур, мәгънәле, чиста һәм пакь яшәлергә тиеш иде бит. Ходай Тәгалә күркәм холкына, әйбәт гамәлләренә инсафлы тереклек итүенә өмет белән яраткан адәм баласын Җир йөзенә. Бу дөнья каргышка түгел, фәкать рәхмәткә генә лаек. Каргаучы да, нәгъләт йөкләүче дә адәм баласы үзе.
Әйе, каргыш куркыныч нәрсә. Анда биниһая биоэнергетика тупланган. Каргаган җисемне каргыш җирдәме, күктәме, барыбер куып җитә ул. Әйткәнемчә, буыннан-буынга күчә-күчә төшә, диләр каргышны. Яхшылык белән явызлык көн дә бәргәләшеп тор­ган заманда яшибез. Җәмгыять нин­дидер ватык көзгеләр патшалыгын хәтерләтә. Ишектән, тәрәзәдән, теле­визор экраннарыннан золым үрнәк­ләре бәреп керә. Үлән шытып чыгуны күзәтүдән тәм, ямь табарга тиешле балабыз без өйдә юкта сәгатьләр буе үтереш, атыш, суеш тулы фильмнар карый. Биоэнергетиканың гаять зур мөмкинлекләре әйләнә-тирәне, дөнья­ны аңлауга, танып белүгә түгел, үч кай­таруга, золым салуга юнәлтелә түгел­ме соң?! Кешелек дөньясы шундый бер чиккә җитте ки, чикнең аргы ягында йә рухи яңарыш, йә һәлакәт көтә.
Тереклекнең дөньядагы беренче яралышы гына түгел инде бу. Кешелек дөньясы барлыкка килгәнгә кадәр дә җир йөзендә акыллы затлар яшәп, те­реклек итеп, гомер кичереп киткән. Бу хакта Уфада яшәүче галим Эрнест Мулдашевның “Без каян килеп чыккан­быз?” дигән китабында җитди дәлил­ләргә таянып, исбатлап языла. Ләкин мин монда китапны шәрехләүне мак­сат итмәдем. Шуңа күрә бер тезисны гына искәртәм. Безгә кадәр яшәгән затлар гаять тирән мәгълүматлы, ка­мил акыл ияләре булганнар. Галәм үзәге белән информатик бәйләнештә торганнар. Чынында, Мисыр пирами­даларын алар күз карашына тупланган
биоэнергетика көче белән салганнар дип икърар итә галим Мулдашев. Ләкин шушы беренче акыллы затлар­ның биниһая зур энергияләре тора- бара явыз максатларга да хезмәт итә башлаган. Шуңа күрә Дөньяны ярату­чы әлеге кешеләрнең дәвамын — без­не — мондый олы кодрәттән мәхрүм иткән, ягъни безнең буынга каргыш төшкән. Шул ук вакытта кабаттан әле­ге кодрәтен кире кайтару, җаннарны янәдән сафландыру өчен адәм бала­сына гаять зур миссия дә йөкләнгән. Кешенең җирдәге тереклеге җаннар­ны сафландыру юлындагы бер этап кына. Әлеге китапта тагын бер гайре табигый нәрсә хакында бәян ителә. Миллион еллар элек җирдә яшәп киткән кешеләрнең үрнәкләре, ягъни кешелек, тереклек генофонды Тибет тауларындагы мәгарәләрдә саклана икән. Ташка әйләнгән бу кешеләрне Тибет халкы һәм Һиндстан философ­лары серле сүз белән атый: “Сомати!” Соматилар үле түгел. Җирдә тереклек һәлакәткә дучар булып, кабаттан тор­мышны тергезү зарурлыгы туса, алар дөньяга чыгарга тиешләр икән. Шушы могҗизага якын торгангадырмы, Ти­бетта яшәүче халык гаҗәеп бер тор­мыш сөрә. Алар матди байлыкларны бернигә дә күрмиләр. Гаҗәеп дәрәҗәдә тыйнак һәм рухи бай тор­мыш кичереп яшиләр.
Шушындый лирик чигенештән соң кабаттан уйланыйк. Һәлакәтне булдыр­мый калу өчен һәрбер кеше үз язмы­шы, үз нәселе өчен генә түгел, бәлки бөтен җиһан өчен җавап тотарга әзер торырга тиеш икән бит. Болай фәл­сәфә куерту башлаган сүздән читкә алып китә димик әле. Кеше нибары физик җисем генә ул дип уйлаудан да тыелып торыйк. “Кеше — бик катлаулы мәгълүмати-энергетик система. Ул нибары берничә процентка гына физик җисемнән тора. 95—98 проценты исә үзаң дәрәҗәсендәге, безгә җиһан ке­бек үк серле мәгълүмати-энергетика катламыннан гыйбарәт”, — дип яза Тәкъдир (Карма) тәгълиматы белән шөгыльләнүче галим С. Н. Лазарев “Ди­агностика кармы” дигән китабында.
Дөньяга, тирәлеккә, башка кеше­ләргә йогынты ясарга омтылучы зат­ның нияте акмы, карамы — менә нәрсә бик мөһим. Безнең сабыйлар кара энергетика һаман куера барган дөнья­га килә, дидек. Адәм баласының язмы­шы XXI гасырда аеруча сагайтырга ти­ештер безне. Кешелек дөньясы янәдән атом-төш коралы китерергә мөмкин һәлакәткә караганда да хәтәррәк кур­кыныч — рухи таркалу алдында тора. Иң зур югалту — ул без сизми, тоймый торганы. Чөнки үлем башта биокыр яссылыгында, аннары гына җисмән рә­вештә җиңеп чыга. Кайбер күрәзәлек сәләтенә ия кешеләрнең берәр адәм
баласының тиздән үләсен йөзенә ка­рауга белеп алуы шушы тәгълиматны раслый түгелме соң? Тәкъдирне өйрәнүче галим безне тагын болай дип тә кисәтә: “Безнең рухыбыз булган нәрсә: иртәгә балабыз яки оныгыбыз тәне ул!” Бәс шулай икән, бала көткән ананың күңеле гел изгелектә, гамәл­ләре әйбәт, уйлары якты булырга тиеш. Безнең халыкта шундый әйтем дә бар бит: имеш, көмәнле хатын гел матур әйберләргә генә карарга тиеш.
Дөньяга яңа туган сабый — ак кәгазь бите кебек пакь, чиста. Монысы бәхәссез. Бу аклыкка языласы, иңде­реләсе тәрбия дә ак, чиста булырга тиешлеге дә бәхәссез. Ләкин бит әле сабый генетикасына, тәкъдиренә ул туганчы ук бик күп нәрсә язылган. Кара җирдән шытып чыккан җирнең ак чәчәге, җирдә тәгәрәп яткан карбыз­ның татлы суты — орлыкка салынган хасият мәңгелек сер минем өчен. Бу могҗизаның таҗы — адәм баласы. Тамчыдан бар булган нарасый күзәнәкләренә кешелек дөньясының бар тәҗрибәсен йөкләп туа. Рәхмәте дә, каргышы да шунда. Адәм баласы — табигатьнең миллион еллык хезмәт җимеше ул. Физик камиллек бер хәл. Сабый җаны нинди тетрәнүләр вари­сы икән, тәкъдире нинди икән аның? Нәсел башында торучылар буыннан- буынга каргыш төшәрлек яман эшләр кылмадылар микән, карынында бала йөрткән ана матур уйлы булды микән? Бәлки изгелеге белән туган шушы бала бөтен гөнаһлар шаукымына үз гамәл­ләре белән нокта куяр, бу дөньядан ак бабай яки ак әби булып бакый дөнья­га күченер. Билгесез, әлегә билгесез.
Бишектә елмаеп, яисә елап яткан сабый кешеләрдән фәкать яклау, яра­ту таләп итә. Борынгыдан килгән йола — баланы зәхмәттән саклау өчен баш астына тимер пычак куйганнар. Кырык көнгә кадәр сабыйны ялгыз калдыр­маска да тырышканнар. Әби-бабайлар шулай итеп, нарасыйны җен-пәри зәхмәтеннән саклаганнар. Безгә исә газизләрне җеннән, күзгә күренмәс зәхмәттән генә түгел, икенче бер адәм балаларыннан саклый белергә дә кирәк хәзер.
Җинаятьчел дөнья шаукымыннан мендәр астындагы символик тимер пычак кына коткармас. Бишек янына сакчы фәрештә булып иң әүвәл әни кеше үзе басарга тиеш. Баласын тәүге кат бал-май белән авызлыкландырган ана, инде килеп, бала күңеленә шәфкать орлыклары салырга, халкы­бызның йолаларына, әдәп кагыйдәлә­ренә таянып, әйбәт кеше тәрбияләргә тиеш. Аң бул, ана. Син корган ояда ята торган сандугач баласын саклап калу өчен синең канатларың ябалакныкын­нан егәрлерәк, колачлырак булырга тиеш. Син бүгеннән бөркеткә әйлән.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фэлсэфи яктан кочле язылган...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик тирэн эчтэлекле язма.Уйланырлык...Рэхмэт АСИЯ ЮНЫСОВАГА.Сэламэтлек,ижади унышлар.Нык соендем,шундый язма укыйсы килэ иде.Менэ бу чын татар язучысы.Менэ монда садэлек ярылып ята.

      Хәзер укыйлар