Логотип
Язмыш

Сагыну

Армия сафларыннан кайткан егет, кичен клубка юл тотты. Әти-әнисе белән сөйләшеп, хәлләрне белешкән иде инде Фәрит. Физкультура техникумын уңышлы гына тәмамлагач, аны шул көздә армия сафларына алдылар. Яше дә инде аның 19да иде. Ике ел вакыт үтеп тә китте. Мәктәптә  бер ай физкультура укытты ул. Иртәгә мәктәпкә дә барып килергә, эшкә тотынырга кирәк. Алырлар инде тагы кире, - дип уйлап, ул клуб янына да килеп җиткәнен сизми дә калды. Аны анда классташлары гөр килеп каршы алдылар. Алар иртә киткәннәр иде шул армиягә. Кемдер инде гаилә дә корып өлгергән. Югары оч Айтуганның улы да туарга өлгергән. 

Егетләр белән сөйләшеп торганда, алар яныннан кызлар узып китте. Фәрит аларны танымады.
- Егетләр кемнәр алар, безнең авыл кызларымы?- дип сорау бирде. Егетләр бик тиз аңлатма бирделәр. 
- Бусы минеке, тегесе Айратныкы. Ә теге кыз кем исемле? – дигәч, дусты Ринат аңа вакытыңны әрәм итмә, ул бер егет белән дә аралашмый, егете бар, - диме шунда. Исеме Гөлгенә була. Математика укытучысы. 

Фәрит үз-үзенә, ул минеке була,- диде. Шул көннән алар бер-берсен уйлап, мәхәббәт утында яндылар. Яз көне гөрләтеп туй уздырдылар. Гөлгенә мәхәббәт хисендә йөзә иде шул. Ул бер кемне дә ишетмәде. Чыкма аңарга, түзә алмассың,- дип квартир хуҗасы Әсма апасы аңа күпме әйтте. Юк, ярата имеш. Чынлап та алар бер-берсен үлеп ярата иделәр. Зәйнәп кенә киленен яратмады. Гөлгенәне генә түгел, ул зур улы Фазылның да гаиләсен җимергән булган. Фазыл хатынын алып читкә чыгып киткән. 

Фәрит кайтканда, абыйсы өйдә юк иде инде. Ул сүз башлаган иде дә, әнисе ду килә башлагач, башка сүз кушмады. 

Гөлгенәсе белән күпме генә торырга тырышса да Фәрит, аны яклый алмады шул, югалтты. 
Ул эштә чакта, бер көнне Гөлгенә юкка чыкты. Зәйнәп аны куып чыгарды, яшь баланы, оныгын да кызганмады. Кечкенә кызы Гүзәлгә ике яшь тулырга бер ай гына калган иде. Гөлгенә Фәрит белән хушлашмыйча да китте. Кая барырга урыны булмаган хатын юл чатында басып торганда, Мараты очратты. 
Фәриттән икенче балага да авырлы иде ул чакта. Шулай булса да Марат аны ташламады. Ике гаилә балаларын алар үстереп олы юлга озаттылар. 

Фәрит тә өйләнде, бер балалы хатынга. Ул инде әнисеннән бусына сүз әйттермәде. Гомере буена беренче мәхәббәтен сагынып, Розасы белән гомер итте. 

Кызлары Гөлназ да тормышка чыкты, уллары гына әле башлы-күзле түгелләр. Кияве Ленар акыллы егет. Тик балә койма башыннан түгел, адәм башыннан йөри икән. Кызлары бәби тапканда, бакыйлыкка китеп барды. Ленар кызларын үзе генә үстерә. Фәрит оныгын бик сирәк күрә шул. Яхшысынмый гел анда барып йөрергә. Ленарнын әнисе Гөлгенәсенең иң якын дусты иде бит. 

Яңа гына югары уку йортын тәмамлаган Гүзәл юлламаны авыл мәктәбенә алды. Гөлгенә авыл исемен ишеткәч чүт кенә урындыгыннан егылып төшмәде. Кызы бит ул иң беренче эшкә барган авылга юл тотарга җыена. Анда бит аның беренче мәхәббәте, Гүзәл белән Ләйсәннең әтисе Фәрит яши түгелме? Әйе, әйе шул авыл. Ничек әйтергә? Тукта Мараты белән киңәшләсен әле, ул нәрсә әйтер. 

Марат каршы төшмәде. Танымаслар, фамилиясе дә, атасының исеме дә башка бит хәзер карчык диде. Гүзәл белән Ләйсәнгә серне ачтылар. 

Авылга килеп эшкә тотынганда Гүзәл барсын да белә иде инде. Ул әтисе йортыннан ерак түгел йортка квартирага керде. Квартир хуҗасы бик яхшы апа иде. Без капчыкта ятмый диләр. Гүзәлгә күп кенә кешеләр сорау бирә башладылар. – Синең әниең Гөлгенә исемле түгелме? Гүзәл әнисенең исемен атады. Гайшә диде. 

Гүзәл Саимә әбисеннән, сеңлесе, энесе турында белде. Гөлназның кызы Айсылуның әнисез калуын белгәч, аңа авыр булып китте. 

Бер көнне тормыш сукмагы аларны очраштырды. Аңа берәү «Гөлназ» дип дәште. Ул борылды. 
- Ялгыштыгыз, мин Гүзәл,- диде. Бу сеңлесенең ире Ленар иде. Ул кызы белән саф һава суларга чыкканнар иде. Ул гафу итенде дә, сез мина ачуланмагыз инде, сез минем тормыш иптәшемә бик нык охшагансыз, - дип китеп барды. Алар еш паркта очраша башладылар. Гүзәл Ленарны алдыйсы килмәде, ул аңа серне ачты. Фәрит әтисенә һәм аның гаиләсенә генә әйтмәвен үтенде. 

Бу көннәрдә Фәрит үз-үзенә урын тапмады. имеш-мимешләр аңа да килеп җитте. Бер көнне Розасына серен ачты. Роза каршы бер сүз әйтмәде. 

Ата белән кызлар туйда гына бер-берсе белән аңлаштылар. Гүзәл сеңлесенең баласын башка кешегә бирәсе килмәде. Ул кечкенә Айсылуга әни иде. 
Сеңлесенең каберенә еш бара ул кызы Айсылу белән, аның турында сөйли. Әтисе сорагач, сез кайда идегез, - дигәч – Күктәге әнием янына бардык, - дип җавап бирә. 

Ләйсән сеңлесе дә шушы авыл егетенә тормышка чыкты. Еш авылга кайталар, апасының хәлен һәм кечкенә сеңлесенең күңелен күреп, дус, тату яшиләр. Сирәк кенә булса да Фәрит әтиләренең дә хәлләрен белеп чыгалар. 

Фәрит бүген дә беренче мәхәббәтен сагынып яши, яшләргә киңәшен бирә, минем кебек ялгышып сөйгән ярларыгызны югалтмагыз, - ди.

фото: https://pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар