Логотип
Язмыш

Сагындырыр таныш чыңлавы

Кыңгыраулы мәктәп еллары...

Кошлар да бер шулай 
таралалар,
Сау бул инде, туган оябыз.
Офыкларга карап очар өчен,
Иңнәрдә без канат тоябыз.
Әйтерсең лә,
            пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары;
Күңелләрдә гомерлеккә калыр
Шушы соңгы, моңлы чыңлавы.
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары!..

Зур юлларга безне чыгардың 
син,
Күңелләргә бирдең омтылыш.
Соңгы звонок булсын 
беренчесе –
Син каршыла безне,
                   зур тормыш!
Әйтерсең лә,
            пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары;
Онытылмас,
           кая юл тотсак та,
Сагындырыр таныш 
чыңлавы.
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары!..

Алда әле заман имтиханы,
Күп сынаулар әле үтәсе,
Максатларга әле ирешәсе,
Хыялларны чынлык итәсе!
Әйтерсең лә,
            пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары;
Киләчәккә безне озатканда
Онытылмас
              дәртле чыңлавы.
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары!..


Без университет тәмамлаган 1969 ел. Әле аңа кадәр практика үтәсе бар – Казанның Галимҗан Ибраһимов исе­мендәге 89 нчы мәктәбендә татар теле һәм әдәбия­ты буенча укучылар алдында «сынау» бирергә тиешбез. Миңа бишенче сыйныф эләкте. Анда ул чакта ук күренекле булган шагыйрь Шәүкәт Галиевнең төпчек улы Җәүдәт тә укый – бу минем өчен бигрәк тә сөенечле булды. Чөнки безнең төркем Шәүкәт абый белән беренче курсны тәмамлаган елны ук дуслашып беткән иде – Курганга фольклор экспедициясенә ул безнең белән бергә чыкты, шуннан соң укуны тәмамлаганчы аралар өзелмәде. Гомерлек дусты Илдар абый Юзеев белән бергәләп без яшәгән тулай торакка да килеп йөрде әле, анда әдәби укулар үткәрә торган идек. Безнең төркемдәгеләр бу ике олуг шагыйрьгә ул чактан ук мөкиббән булды, һәрберебез үзебезне күрсәтеп калырга тырыштык. Әнә салмак-сабыр тавыш белән Харрас Әюпов үзенең атлар турындагы моңсу шигырен укый, аның артыннан Рәшит Ягъфәров чыга – ул, ярсый төшеп, «капчыкларга салып, чормаларга элеп куелган гармуннар»га мәдхия укый, Рәшит Әхмәтҗәнов исә укырга кергәнче үк өлгергән шагыйрь иде – аны Шәүкәт абыйлар үз тиңнәре кебек күрде. Флүс Латыйпов белән Равил Вәлиевнең дә ул чакта ук язучы булуында шик булмады – алар армия хезмәте үтеп килгән егетләр иде. Арада иң яшьләре без – Роза Мулланурова, Роза Зәйнул­лина (Туфитуллова) һәм мин. Кыюсыз идек, шуңадыр, абыйларыбыз безгә күбрәк игътибар итә, иҗатка дәртләндерә. Сүз уңаеннан, Курганда йөргәндә Шәүкәт абый шул өчәвебезгә багышлап шигырь дә язган иде әле:
Өч иптәш кыз бергә йөриләр,
Алар белән бергә мин йөрим...


Бу вакытларда ул шулай безне болыннарга-тауларга алып чыгып, тормыш матурлыгын күрергә өйрәтә иде.
Сүзем 89 нчы мәктәп турында иде бит әле...

...Шәүкәт абыйны үз туганым кебек якын күргәнгә, Җәүдәт тә миңа бик якын булды, педагогик яктан дөрес булмаса да, үзем дә аңламастан, аңа аеруча игътибар иттем. Кичәләргә әзерләнгәндә яисә театр уйнаганда Җәүдәткә иң шәп роль эләгә иде.



Бер Җәүдәт кенә түгел, Шәүкәт абыйның дүрт баласы да шушы мәктәптә белем алды. Без практика үткән елны олы улы Җәмил чыгарылыш сыйныфта укый иде.
Ша­гыйрьнең беренче баласы мәктәп тәмамларга җыена! Үзенең сөйлә­венчә, Шәүкәт абый белән җәмәгате Фәридә апа өчен гаять дулкынландыргыч вакыт булган инде ул. «Кың­гыраулы мәктәп еллары» шул чорда туган, чынлыкта, Җәмилгә, аның сыйныфташларына багышлап язылган.

Бу хакта Шәүкәт абый көндәле­генә шундый юллар язып калдырган: «Җәмил бүген 10 ны тәмамлый. Кичен чыгарылыш кичәсенә бардык. Сөйләдем. Яңа язган «Кыңгы­раулы мәктәп еллары» шигырен укыдым. 28 июнь.»
(Бүген мин Җәмилгә карыйм да, Шәүкәт абыйны күргән кебек булам: йөз охшашлыгын әйткән дә юк, үз-үзен тотышы, сөйләү интонациясе дә аныкы...) 
Әйе, Шәүкәт абый әлеге шигырен тәүге тапкыр 89 нчы мәктәпнең соңгы кыңгырау бәйрәмендә укыды. Соңыннан шигырь җырга әйләнде – аңа Хөснул Вәлиуллин һәм Рим Хәсәнов көй язды. Җыр бөтен Татарстан мәктәп­лә­ренең гимнына әверелде. Минем үземә дә шактый еллар укытучы булып эшләргә туры килде – һәр чыгарылыш кичәбез «Кыңгыраулы мәктәп еллары» белән башлана, шуның белән тәмамлана иде. Әле дә радиодан шул җыр яңгырый башласа, үзәкләрне өзеп, Шәүкәт абыйлы еллар искә төшә. Сагындырып, юксындырып. Андый кешеләр сирәк була торгандыр ул. Фәридә апа белән алар бер бөтеннең ике яртысы кебек яшәде – шул бергәлек аларга ихлас, ярдәмчел, гади, кешелекле булып калырга ярдәм иткәндер дип уйлыйм.

Балалары укып бетереп чыккач та, Шәүкәт абыйның бу мәктәп белән арасы өзелмәде. Очрашуларга йөреп торды, «Сабантуй» балалар газетасы хезмәткәре буларак, миңа да еш кына аның янәшәсендә булырга туры килде. Үз исемендәге махсус премия булдырып, соңгы елларга кадәр чыгарылыш кичә­сендә «Кыңгыраулы мәктәп еллары» җыры астында мәктәпнең иң яхшы укучыларына үз куллары белән шул премияне тапшыра иде.
Шәүкәт Галиевнең туган ягы – Апас, Кайбыч мәктәпләре дә шагыйрь рухы белән яши. «Кыңгы­раулы мәктәп еллары»н алар да күптән үзләренеке итеп кабул иткән инде. Шәүкәт абыйның кызы Алсу ханым аларның чакыруларын һәрчак теләп кабул итә, шагыйрь әтисенең Бакырчы авылындагы музеенда көтеп алынган кунак ул.

Шәүкәт абыйларның тормышы балаларында, күпсанлы оныкларында һәм оныкчыкларында дәвам итә. Исемнәрен мәңгеләштереп, «Кың­гыраулы мәктәп еллары»ның буыннан-буынга тапшырылуында алар­ның да өлеше зур булыр дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар