Логотип
Язмыш

"Бәхетем син минем!"

Мәхәббәтнең зурлыгы, көче ни белән үлчәнә икән? Бер-береңә тугры булган еллар беләнме? Түккән күз яшьләре, сагынудан саргайган көннәр исәбе беләнме? Әллә бу үлчәү тәлинкәсенә бөтенләй башка хисләр, башка кыйммәтләр салынамы? Хәер, һәркемнең үз үлчәведер. Бары шунысы гына ачык — мәңге җавабы табылмаячак сорауларның берсе бу. Ә мәхәббәт турында сүз кузгатуым, шулай да, тикмәгә түгел. Минем бүген сезгә якты да, матур да һәм сагышлы да булган бер тарих сөйлисем килә.

Арча

“Ләлә, син, ниһаять, үзеңә хат язар­га рөхсәт иттең. Ничек бәхетле булуым­ны белсәң икән? Мин бит сиңа ничәмә- ничә тапкырлар хат язарга утырган һәм берсен дә ахырына кадәр җиткермичә ташлаган кеше. Син мине аңламассың, үпкәләрсең дигән уй туктата иде мине. Чөнки кулыма каләм алуга: “Язып та мәшәкатьләнмә, барыбер җавап бир­мим!” — дигән сүзләрең исемә төшә: Синең урында башка берәү булса, бу сүзләрне ул әйтсә, мин инде аны күптән онытыр идем. Ә син миңа артык кадер­ле, якын шул. Әйтәм бит, берәр кирәкмәгән сүз язып үпкәләтүдән ку­рыктым сине...”
— Язып та мәшәкатьләнмә, барыбер җавап бирмим!
Бу сүзләрнең Хәсәннең йөрәгенә шулай авыр барып кадаласын каян бел­сен ди Ләлә?! Абыйлары янына килеп йөрүче дус егетләре аз түгел. Чая, үткен Ләләгә сүз кушып караганнары да җитәрлек. Ә Хәсәннәр алардан алты йорт аша гына яши. Тирә-күршеләр аларны бик эшчән, уңган гаилә дип белә. Һәрхәлдә, Хәсәннәр кебек умарта тотып, зур бакчаларында алмагач кына түгел, грушага кадәр үстерүчеләр баш­ка юктыр да Арчада. Шул егет, абыйла­ры янына кергән саен, җаен туры ките­реп: “Хат языймчы сиңа”, — ди. Нәрсә язмакчы буладыр, аңламассың.
Ә аннан... Аннан соң яз килә. Гөр­ләвекләр шаулап ага, кояш көлә, бөреләр тулыша. Мәхәббәтнең күңел­ләрдә язын кабынуы гаҗәпмени?! Дө­ресрәге, бер йөрәктә инде күптән дөр­ләп янган сөю уты шушы язда, ниһаять, икенчесенә дә күчә. Моңарчы гел “Хәсән абый” дип йөрткән кешенең үзе өчен якыннардан-якын Хәсәнгә әйлә­нүен кыз сизми дә кала.
“Мин моңарчы да кызлар белән оч­рашмадым түгел, очраштым, Ләлә, - бу юллар һаман да Хәсәннең беренче хатыннан әле. - Әмма күңелемдә си­нең кадәр тирән эз калдырганы булма­ды. Баштанаяк гашыйк иттең. Кая бар­сам да, нишләсәм дә күз алдымда синең сын. Яшермим, беренче мәлда мин бу хисләрдән арынырга теләп тә карадым. Тик кая ул?! Сине, синең ягымлы, җылы карашыңны күрәм да, бар дөньямны онытам. Мин, хәтта, уз халәтемне аңлата да алмыйм. Мондый хәлнең минем белән булганы юк иде әле.
Һәм, ниһаять, без менә чын-чынлап очраштык. Моннан да татлы мизгелнең булуы мөмкинме?! Хәзер инде беләм, әйе, мин яратам һәм мине дә ярата­лар!!!
Ләлә, синнән дә якынрак кешем юк минем хәзер. Үзеңне ничекләр итеп са­гынганымны белсәң икән?! Зур түземсезлек белән күрешү сәгатьләрен көтәм. ”
Илле беренче ел бу. Ләләнең Казан­да ике еллык укытучылар институтын тәмамлап, үз районнарының Мөндеш авылы мәктәбендә укыта башлаган елы. Ә Хәсән шушы елны Казан авиация ин­ститутын тәмамлый. Ул — инженер-механик. Моторлар төзү заводына эшкә килүгә, аны мастер итеп куялар. Яшь белгечкә зур өметләр баглауларын яшермиләр. Һәм менә шушы Хәсән, теләсә кайсы кызның төн йокыларын калдырырлык чибәр егет, Ләлә дип ут йота! Аны күрер өчен ашкынып Арчага кайта. Кайта алмаганда, хат арты хат юллый: “Туганнан-туган энем белән шимбә көнне “Мишка-аристократ” ди­гән кинокартинага бардык. Шулкадәр кызык булды, көлә-көлә эчләребез авыртып бетте. Кызганыч, янымда син юк идең... Атнаның калган көннәре өйдә узды. Кичләрен матур әдәбият укыйм. Әмма күп вакытымны техник әдәбият актарып уздырам. Эштә әллә нинди көтелмәгән сораулар килеп чы­га. Баштагы “шарикларга’’ нык тыры­шырга туры килә. Ә гомумән алганда, эшем бик кызыклы минем.
Сине бик-бик күрәсем килә. Шимбә көнне ничек тә кайтасы иде инде. Тик ышандырып та булмый, чөнки эштән ике сәгатькә алданрак сорап китәргә кирәк. Кайтсам, сәгать уннарда синең яныңда булам. Баскычка чык яки пәрдәне япмыйча гына тәрәзә янында утырып (син икәнлеген танырлык булсын) көт, яме. ”
Бер җыелыштан соң завод директо­ры Хәсәнне туктата: “Нигә сез һаман да башлы-күзле түгел, Галиев? — ди ул. — Сезгә бит инде, ялгышмасам, егерме җиде яшь”. Яшь белгеч тартынып кына: “Торыр җирем юк шул әлегә”, — дип җавап бирә. “Бүлмә булыр сезгә!” — ди директор һәм сүзендә тора. “Ләлә, үзеңне котлый аласың, миңа бүлмә бирделәр!” — Хәсән шатлыгын иң бе­ренче, әлбәттә, Ләләсе белән уртакла­ша. “Бүлмә! Унсигез квадрат метр!” Ка­занда бөтен кешенең дә тора торган җире бардыр инде ул, дип уйлаган кыз­ның гына моңа әлләни исе китми.
Алар язын кавышалар. Шомыртлар шау чәчәккә күмелгән чагында, си­реньнәр тирә-юньгә хуш ис бөркегән мәлдә. “Ләләм, чык миңа кияүгә! Гомер­леккә минеке бул!” — дигән Хәсәненә Ләләсе: “Риза”, — дип пышылдый. Ал­магачлар чәчәк атканда аңлашкан бе­ренче яздан соң нәкъ өч ел үткәч...
Хәсәннең әнисе бу вакытта бик нык авырып, үлем түшәгендә ята. Шуңа күрә, икесе дә туй дип авыз да ачмый­лар. Кыз ягында кечкенә генә мәҗлес уза. Гади укытучыдан Арча комсомол райкомының II секретаре булып күтә­релгән Ләләнең һәм моторлар төзү за­водының инде сынау цехын җитәкләгән
Хәсәннең иң якын дуслары гына җыела анда.

Казан

“Куышыбыз шушы, рәхим ит!” — Хәсәннең бу сүзләрен бөтенләй ишетмәгәндәй, Ләлә, бусаганы атлап узарга кыймыйча, аптырап, югалып ка­ла. Куыш, ди бит... Карават, шифоньер, өстәл, диван, урын-җир, савыт-саба... һәр җирдә чисталык-пөхтәлек. Тәрәзә пәрдәсенә кадәр эленгән. Ул арада яшь хатынның күзе бәллүр рюмкаларга төшә. Беренче күрүе... Үзе дә сиз­мәстән, кулындагы фанер чемоданын артына яшерә. Әле ярый, әнисенең сүзен тыңлап, бирнәгә дип әзерләгән кызыл чаршауларын, корамадан эш­ләнгән урындык япмаларын күтәреп килмәде...
Хәсән хатынының күңелен ничек күтәрергә дә белми. Беркөнне эштән кайта да кинога чакыра, икенче көнне паркка чыгыйк, ди. Ләлә исә, сәбәп та­бып, гел баш тарта. “Синең өстә әнә бостон костюм-чалбар, кыйммәтле пальто, эшләпә, ә мин...” — дия алмый бит инде ул! Шәһәр халкы көләргә дә күп сорамас. Ләлә эшләгән акчасын гел әнисенә кайтарып бирде шул. Өстендә дә шуңа күрә штапель күлмәк, арзанлы пальто. Авыл өчен начар киенми иде дә бит...
Хатынының эчендә нинди утлар яну­ын белгән икән бит Хәсән! Бер атнадан аны Мәскәүгә, командировкага җибә­рәләр. Ләләсенә бер кочак бүләк төяп кайтып төшә ул аннан: күлмәк, итәк, драп пальто, кытай габардиныннан эшләпә, макинтош, кәҗә мамыгыннан бәйләнгән, куе кызыл төстәге бик матур костюм... Эчке кием-салымга кадәр бар! Хатынын курчак кебек итеп киен­дерә дә, сокланып карап торгач, яратып кочагына кыса:
— Бәхетем син минем, Ләлә!
Ә бәхетлеләр вакыт санамый. Сигез ел төш кебек, сигез көн кебек кенә уза. Бер җәйдә Хәсән Ләләсенә бөтен Кы­рымны күрсәтеп чыга. Икенче җәйдә Чехославакиягә алып китә. “Россиядә татар дигән милләт бар икән. Менә бу пар — татарлар, ире инженер, хатыны укытучы”, — дип, алар турында Чехословакиядә документаль фильм да төшерәләр. Ә аннан иң зур сөенечләре — нәни кызлары туа. Фәридәләре! “Ба­ла өч яшькә җитмичә сәяхәткә чыга ал­мабыз инде, Ләлә, — ди яшь әти хаты­нына гафу үтенгәндәй. — Бала синең белән булырга тиеш. Имез, һавада йөрт үзен”. Кунакка барган чакларында Фә­ридәне ашатмыйча, йоклатмыйча та­бынга якын да килми Хәсән. Ә Ләләгә: “Син ял ит, күңел ач!” — ди. Хәсәннең хатынын беренче тапкыр күргәч: “Нинди чибәрләр белән йөрде, ә үзе төскә- биткә дә әллә кем булмаган, сап-сары чәчле кыз алган”, — дип гаҗәпләнгән
дуслары Ләләне бик тиз үз итәләр. Сай­лый белгән кызны Хәсән! Үзе шаян, үзе тапкыр, үзе акыллы Ләлә теләсә кем белән уртак тел таба, дусларның һәр очрашуын бәйрәмгә әверелдерә. Ә бәйрәмнәр алар тормышында гел бу­лып тора: Хәсәнне заводтан Министр­лар Советына бүлек җитәкчесе итеп эшкә алалар; өч бүлмәле яңа фатирга күчәләр. Тагын бераздан Мәскәүдән Хәсән Галиевнең РСФСР Министрлар Советы контроль комиссиясенең Татар­стандагы җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнүе турында хәбәр килеп төшә. Тормыш гел шулай дәвам итәр төсле тоела. Бүген дә, иртәгә дә, ун, егерме елдан соң да... Хәсән аңа гел яратып: “Бәхетем син минем!” дияр, ә ул һәрвакыттагыча сүзсез генә елмаер...

Мәскәү

Хәсәнгә Казанда сигез ай буе диаг­ноз куя алмыйлар. Аннан, ниһаять, юан эчәктә җәрәхәт барлыгы ачыклана. Кемдер Ләләгә: “Аны бары тик Мәскәүдә, СССР Фәннәр академиясе кар­шындагы туклану институтында аякка бастырсалар гына”, — дигән сүзне әйтә. Тик ничек эләгергә соң ул инсти­тутка? Кем аша? Суга батучы саламга ябышкандай, Ләлә көн-төн шушы хакта уйлый. СССР сәламәтлек саклау ми­нистры Курашев аша керергә була, диләр. Ул чыгышы белән Казаннан икән, бездән барган кешеләрне кире бормый дип әйтәләр. Әллә соң...
Ләлә юлга җыена. Ачылмас ишекләр булмас әле. Хәсәне өчен ул таулар күчерергә дә риза. Тик исән генә бул­сын, яшәсен генә!
Министр аны, чыннан да, кабул итә. “Борчылмагыз, институтта сезгә ярдәм итәрләр”, — дип тынычландырып озата.
Институт табибы хатын кулыннан кәгазьләрне ала да, сүзсез генә карап чыкканнан соң, кире суза: “Аңа инде берәү дә ярдәм итә алмый”. Аннан Ләләнең агарып киткән йөзенә күзе төшә дә, ашыгып: “Ә сез авыруның ке­ме буласыз?” — дип сорый.
- Хатыны...
- Гафу итегез, зинһар, гафу итегез. Без тырышып карарбыз...
Институтка ятарга баргач, шул ук та­биб кабул итә аларны. “Хатыныңны сак­ла. Ут бит ул синең!” — ди ул Хәсәнгә. Ирнең күзләренә мөлдерәп яшь тула. Больницаларда ятканда алып барган көндәлегенә ул шул кичне: “Мин бирегә Ләлә, бары тик аның тырышлыгы белән генә эләктем. Ничек рәхмәтле булмыйм ди?” — дигән юлларны яза.
Казанда инде соң чиккәчә туйдырган процедуралар өр-яңадан башлана: рентген арты рентген, көн аралаш кан салу, очы-кырые булмаган уколлар, махсус диета... Ә алга китеш юк! Боларга Ләләсен, Фәридәсен күрмәү газабы өстәлә. Янында булса, хатыны аның кәефен ничек күтәрергә икәнен белер иде дә соң... Ә өйдә Ләләсе ут йота, Мәскәүгә хат арты хат юллый: “Хәсә­нем! Үтенеп сорыйм, Алла хакы өчен үзеңне кулга ал. Тынычланырга тырыш. Тазару өчен көрәш.” 
Азакка күңеленә килгән шигъри юлларны да терки:

“Хәсән, синең җылы сулышыңны, Һаман тоя әле битләрем.
Ә мин, җуләр, кеше керер, диеп, Тын алмыйча сине үпмәдем”.

“Сагынуымны берничек тә баса ал­мыйм. Мин һәр иртәне сезне уйлап уя­нам. Бердәнбер теләгем — тиздән өйгә кайту!” — хатларына да, көндәлегенә дә гел шул сүзләрне генә яза Хәсән.

Кызыл Байрак

Мәскәүдән: “Авыруга саф һавада яшәү әйбәтрәк булыр”, — дип озаталар. Ләлә Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылыннан җәйгә яшәп тору өчен йорт белешә. Июнь уртасы була бу. Тормыш элеккеге эзенә төшкәндәй тое­ла. Алар кабат бергә! Хәсән әйбәтләнеп киткәндәй була. Авыртуга да зарлан­мый. Эшкә чыгу турында сөйләнә. Аңа яңа костюм, плащ, ботинкалар сатып алалар. Тик җәй генә бик тиз уза. Аларның кыска гомерле бәхетләре төсле...
Августның егерме бишендә Ләлә җайлап кына иренә: “Хәсән, яңа уку елы башлана. Мин монда башка кала ал­мыйм инде, — ди. — Син Арчага кай­тырсың, анда әйбәтрәк булыр...” Хәсән аңа сөйләп бетерергә дә ирек бирми, бүлдерә: “Син янымда булганда гына әйбәт миңа! Күрерсең, Арчада хәлем тагын начараер...”
Нәкъ биш көннән Арчадан: “Хәсән авырайды”, — дигән хәбәр килә. Опе­рацияне аңа Казанда ясыйлар. Пычак астына керер алдыннан ук Ләләдән үз янына Фәридәне алып килүен үтенә: “Кызым, әниеңне һәрвакыт тыңлармын дип сүз бир. Музыканы да ташламам дип әйт. Ә үскәч, техник вузга кер­мәссең, укытучы яки табиб һөнәрен сайларсың, яме”. Иртәгә әле икенче класска гына укырга баручы кызчык, “ярар”, дип баш кага.
Йокысыз төн була ул. Табиблар өметләрне кичтән үк кисә: “Таңга кадәр яшәмәс...” Сәгать уклары яңа тәүлек­не — 1 сентябрьне (укытучы өчен бәй­рәм көн бит) саный башлагач, Хәсән Ләләсенә үзенә якынрак иелергә куша: “Битеңне битемә куй әле...” Икесе дә сүзсез калалар. Аннан Хәсән ишетелер- ишетелмәс кенә: “Фәридә...” дип пы­шылдый. Соңгы тапкыр...

* * *

Ә тормыш дәвам итә. Хәсән актык сулышын алган мизгелдә туктатылган аның кул сәгате кебек, Ләләнең дә, югыйсә, туктыйсы, югаласы, онытыла­сы килгән чаклары бихисап була. Ирен җирләгәннән соң ярты ел телевизор ка­бызмый, радио тыңламый. Дуслары, ту­ганнары булмаса, ул көннәрне ни- чекләр кичерер иде микән?! Абыйсы ярты ел буе һәр көнне килеп аларның хәлен белә. Дуслары бер минутка да ял­гыз калдырмаска тырышалар. Эштә генә онытыла алганын аңлагач, Ләлә башаягы белән эшкә чума (кайчандыр Казанның 10 нчы интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бу язманың герое укытучы-тәрбияче Ләлә Әлмиевна Галиева икәнен әллә кайчан таныганнардыр инде).
Әйе, тормыш дәвам итә. Инглиз те­лен тирәнтен өйрәнүче махсус мәктәптә укыган Фәридәгә, дәресләре бик күбәеп киткәч, әнисе: “Кызым, авыр бит үзеңә, әллә музыка мәктәбен ташлый­сыңмы?” — дип карый. “Мин әтигә сүз бирдем!” — ди кызы өздереп. (Әтисе­нең соңгы теләген дә онытмый — нәкъ ул әйткәнчә, табиб һөнәрен сайлый. Фәридә ханым бүген Казан шәһәренең 1 нче балалар больницасында югары категорияле балалар табибы булып эшли.)
Тормыш тукталмый. Хәсәнне югалт­каннан соң унбиш ел үткәч, Ләлә Мансурны очрата һәм аңа кияүгә чыга. (Оч­рата дип, алар шул еллар буена гел бер ишегалдында яшиләр, күрешкәндә исәнләшеп узалар. Ә беркөнне очраш­кач, бер-берсе янында озаккарак тукта­лалар...) Мансур — Хәсәннең дусты. Алар гаиләсендә булган һәр шатлыкны
кайчандыр уртак итеп яшәгән кеше. Әнисе белән Мансур абыйсының кушы­луына иң сөенгән кеше Фәридә була. “Балаларның бит ике кулы бар. Алар бер кул белән әниләренә, икенчесе белән әтиләренә тотыналар. Ә минем берсе гел буш”, — дип, әнисенә кеч­кенә чагыннан ук әйтә килә бит инде ул! (Соңгы вакытта сәламәтлеге какшаган Мансур абыйсын бүген иң нык тәрбия­ләүче кеше — Фәридә. Уколларны бары тик үзе генә ясый ул аңа. Ә Фәридә кызы Камилә өчен — Мансур дәү әти иң якын кешеләрнең берсе.)

- ...Без гел өчәү яшәрбезме, урта­бызда гел Хәсән торырмы? — ди Мансур.
- Юк! Күңелемнең сиңа дигән үз почмагы булыр. Ә Хәсән урынын ала алмыйсың, чөнки ул урын бикләнгән, — ди Ләлә.
Тормыш дәвам итә. Ә кешегә гомер бер генә бирелә. “Мансур белән кушы­лып, иремә хыянәт иттем, дип сана­мыйм”, — ди Ләлә апа. Ул хаклыдыр. Юк, Хәсәне аңа үпкәләп, рәнҗеп ят­мыйдыр. Ләләсенең менә кырык ел ин­де үзен искә төшерүгә үк күз яшьләренә күмелүен, әлегәчә сагынуын, үзенә бәйле һәр истәлекне дөньяның бар байлыгыннан өстен итеп күреп сакла­вын, кадерләвен белмимени ул?! (Мә­хәббәтнең зурлыгын үлчәү мөмкин бул­са, Ләлә апаның күз яшьләреннән изрәгән Хәсән абый хатларын гына са­лыр идем мин ул бизмәнгә!) Кырык ел буе каберенә йөрүен дә күреп ятадыр. Соңгы егерме җиде елда зират капкасына кадәр аны Мансур озата килүен дә сизәдер. Хәтта: “Чардуганым янына ук керергә юкка кыенсынасың, дустым, юкка”, — дип тә әйтәдер. Белмимени ул?! Ә кабер ташлары арасында ада­шып йөргән җил, күңеленә кайчандыр бик нык сеңдергән бер җөмләне кинәт исенә төшереп, шул мизгелдә пышыл­дыйдыр:
- Бәхетем син минем, Ләләм!

* * *

“...Акъяр больницасы. Төне буе врач авыруның гомерен саклап калу өчен көрәшә. Тып-тын. Тик авыру гына ара-тирә ыңгыраша. Аның хәле бик авыр. Баш очында хатыны уты­ра. “Сула, бәгърем, сула инде, җа­ным!” — дип пышылдый хатын. “Ми­не таныйсыңмы, Хәсән? Бу Ләләң ич”. ...Гөлшәһидә тиз генә авыру янына килә, хатын аның кулына ябыша: “Зинһар коткарыгыз, Гөлшәһи­дә... Бигрәк яшьли...”

Хәсән белән больницада бергә яткан язучы Габдрахман Әпсәләмов аларның бер-берсе өчен ничек өзелүләренең шаһиты булган. Әдипнең “Ак чәчәкләр” романын кабат кулыгызга алырга туры килсә, менә бу юлларда кем турында сүз барганын сез инде хәзер аңларсыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мина интерната яшэргэ туры килде балачакта. Лэлэ Элмиевнаны бик яхшы хэтерем. Анын турында кунелемдэ яхшы истэлеклэр саклана.

    Хәзер укыйлар