Логотип
Язмыш

Председатель хатыны

Тормыш авырлыкларын юмор хисе белән үткәрә белүе сокландырды безне. Хәер, Сәлимә ханым сөйләгәннәр бик күпләрне битараф калдырмас...

Без аның белән «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенең зональ турында таныштык. Сәлимә ханым Арсланова – Тәтеш педагогия колледжының татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты.

Кешеләрнең үзеңә мөнәсәбәтен беләсең килсә, үлеп кара, диләр. Юк, 50 яшеңне тутыру да җитә икән дим мин. Ирем белән икебезнең дә бертуганнар гына түгел, аларның инде үз гаиләләрен корган бөтен балалары, кода-кодагыйлар, дуслар, күршеләр җыелган юбилей мәҗлесен мин гомеремдә дә онытмам. Хәләлемнең район газетасында бастырган котлау текстын укыган саен еладым ул чакта. Үзе генә язмаган инде, кем булышканын да беләм, тик барыбер күңелем тула, хәтер яңара...

Авылыбызга парторг булып эшкә килгән егетне яраттым мин. Ничек яратмыйсың ди инде?! Үзе район сабан туе батыры, үзе чибәр (һәрхәлдә, миңа шулай күренде), әле шулар өстенә үзе без укып үскән китаплардагы, караган кинолардагы геройларга охшаган. Ни дисәң дә, райкомда инструктор булып эшләгән егетне безнең авылга партия кадәр партия үзе җибәргән иде бит.

Дөрес, мин дә төшеп калганнардан түгел идем анысы. Педучилище тәмамлап, читтән торып институтка укырга кердем, үзем укыган мәктәпкә кайтып эшли дә башладым. Кечкенәдән үк сәхнәдән төшмәдем. Гомере буе культура-агарту эшләренең үзәгендә кайнаган затлар – китапханәче Кәүсәр апа, җырчы Мәрьям апа, авыл Советы рәисе Рауза апа һәм Равил абыйлар белән дә, үзем генә дә оештырган тематик кичә, бәйрәм, концертларны санап бетерерлек түгел! Үзем язган шигырьләрне кушып-кушып программа төзим дә, сәхнәдән үзем үк алып та барам. Кырдагы колхозчылар янында, тирә-күрше авылларда, район үзәгендәге төрле-төрле конкурсларда... Ялкынлы яшьлектәге бу хезмәтемә югары бәяне инде 40 яшьләр тирәсендә, һич уйламаганда ишетергә туры килде. Колхозыбызның ул еллардагы алдынгы шоферы, район сабан туйлары батыры Равил абый бер очрашуыбызда:

– Рәхмәт, сеңлем, син мине сәхнәдән күп мактадың, – диде.

Ихластан, чын күңелдән әйтте!

Йә, ярый, сүз башым бит Шүрәле, дигәндәй, мәсьәләнең асылына әйләнеп кайтыйк әле. Күкләрдә инде никах укылган булгандыр – без өйләнештек. Алар авылына беренче тапкыр кайтканыбыз күз алдымда. Килен каршыларга чыгучыларның карашларында ниндидер җиңелчә аптырау сизелә. Шунда хатын-кызларның олырагына карап:

– Нәрсә, әни, буем бик кечкенәме әллә? – дип елмайдым.

Ул:

– Әй жанкам, эчең таза булсын! – дип кочаклап алды.

Бу йортта миңа начар сүз әйтү түгел, караңгы чырай күрсәтүче дә булмады. Килен төшергән көнне искә алганда: «Монысы озатырга килгән бала-чагадыр инде дип, машинадан гәүдәгә зуррак (матуррак дип тә аңларга кирәк!) кыз чыкканын көтеп тора идек шул», – дип сөйлиләр иде.

Әти-әниләрнең фатихасын алып, Бидәңгегә әйләнеп кайттык та, яңа рәискә дип колхоз төзеткән яңа йортның эчке эшләрен ашыга-ашыга бетердек. За­ман­ча матур туйны шунда уздырдык. Монысы да мәгълүм булсын: минем кияү егете әти-әниләрдән туйга акча сорауга катгый рәвештә каршы килде. Икебезнең дә кесәдә чираттагы ял алдыннан алган хезмәт хакы бар иде. Дөрес, аның белән генә ерып чыгып булмады – җитмәгәненә колхоздан ссуда алдык та, соңыннан туйда бүләккә җыелган акчаны илтеп түләдек. Тормышыбыз шулай башланды. Без яшь, бәхетле һәм икебез дә җир җимертеп эшләргә әзер идек. Үзебез яшь булгангамы, колхоз йөгенең авырын, ни әйтсәң дә, үз җилкәмдә күтәрмәгәнгәме, бу еллар күңелдә матур, кызык булып уелып калган.

Укучыларымның берәрсе очраса, якын кешемне күргәндәй ихлас сөенәм, чөнки ул кайчандыр тормышымның бер өлеше булган, аңа көчем кергән, йөрәк җылым күчкән.

Белгечлеге буенча агроном булган ирем Таһир теше-тырнагы белән терлекчелеккә ябышты, фермалардан кайтып та керми. Тәҗрибәсез яшь кешенең башта бу өлкәдә шактый көлке хәлләргә дә юлыкканы булды. Шулай терлекчелеккә караган җыелышларның берсендә моның трибунадан: «Сыерларның гомуми баш саны – фәләнчә, бозаулаганы – фәлән кадәр, йөклеләре – шул кадәр», – дип, урысча кычкырып торып укып җибәрүе була, зал егылып көлә башлый. «Сыерларны да шулай зурлагач, бик әйбәт инде», – дип, райком секретаре халыкны көчкә тынычландыра. Отчетны язып аның кулына тоттырган зоотехник Әдһәм абый мәзәкчән кеше: әллә юри шаярткан, әллә бөтен җиргә тыгылып йөдәткән бу яшь белгечтән шулай үч алып ачуын баскан инде. Хәл белергә баргач, бер үзеннән сорарбыз әле.

Партия җибәргән кеше, синең ирең булса да, партиянеке булып кала икән инде ул. Мәсәлән, райком аны быел Саратовтагы югары партия мәктәбенә укырга җибәрергә уйлаган. Ә минем бәби табар вакытым җитеп килә. Райком хәтле райком планы синең вакытлы-вакытсыз туарга план корган балаңныкы белән бер була аламы соң инде?! Юк, билгеле. Һичьюгы врачлар кулына тапшырып калдырыйм дип, бер атна алдан күрше авылдагы бәби табу йортына илтеп куйды да, үзе укырга китте бу. Хәер, улың бар, дип, Саратовка телеграмма суккан райком. Шулкадәресенә дә рәхмәт.

Әти дигәнебез больницага шылтыратып: «Чыкмыйча тор, кайткач кеше төсле барып алырмын», – диде. Тагын бер атна артык аны көтеп яттым. Хәзер булса этеп-төртеп чыгарып җибәрерләр иде. Кем белә, бәлки аларга да райком бабаң бармак янаган булгандыр...

Улыбызга 2 яшь тулгач, авылдан-авылга күченеп йөрүләр башланды. Башта Таһирны Килдешкә – «Авангард» колхозына рәис итеп җибәрделәр. Ул китте, без калдык, чөнки күченәсе йортыбыз бушамаган иде әле. Колхозга дип аннан-моннан салынган өебездә үтәли җил йөри. Шуңа балам еш авырый. Бу юлы район үзәгендәге больницага озакка ук эләктек. Тормышның, уйласаң, очын-кырыен җыеп ала торган түгел: Бидәңгедәге өебез – йозакта, без малай белән – Тәтештә больницада, ә әтиебез – Килдештә бер әбидә фатирда тора. Үземә бертөрле көй чыгарып, борын астымнан шуны көйләп йөри башлаганмын. Палатада бергә ятучы әби яныма килде дә: «Син, кызым, үзең дә тынычландыра торган дару эчкәлә әле, үлән төнәтмәсеннән ясаганының бер зыяны да юк аның», – диде.

Ниһаять, терелеп өйгә кайттык. Аннары инде әтиебез янына күчендек. Улыбыз балалар бакчасына йөри башлады. Тик ни русча, ни мукшыча бер авыз сүз белмәгән 2 яшьлек балага бер дә җиңел булмады. Ничек кенә сөйләштерергә тырышсалар да, «тук-тук» («юк-юк») дип кенә торгач, чүкеч тә биреп караганнар моңа. Мине күрсә елар дип, мәктәптәге бердәнбер татар кешесен – Равил Якуповичны бакчага кертеп җибәрдем. Балалар бар да өстәл тирәсенә төшке ашка җыелган, ә бу берүзе идәндә, почмакта утыра, алдында – тәлинкә белән ашы, дип чыкты. Нишлисең, мукшы телен үзебез дә белмибез – өйдә русча гына сөйләшә башладык. Әнисе Тәтешнең үзеннән булгач, бер тәрбияченең улы русча сукалый икән – улым көндезләрен шуның белән уйный. Бер-ике көннән бакчадан алырга дип баргач, кулымны суздым да:

– Пойдем, Алмаз! – дим.

– Пойдем, татарин! – ди бу миңа.

Мәктәптә укытам да, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары вазыйфаларын да башкарам. Авыл кешеләре, күршеләр белән тиз аралашып киттек. Килдеш авылының тарихын өйрәнеп, төрле-төрле кичәләр үткәрәбез. Әйтерсең лә, шушында гомерлеккә килгән...

Ел ярымнар эшләгәннән соң райком тагын яңа фәрман чыгарды: бу колхоз минем «перспективалы җитәкче» ирем өчен кечкенә икән – шунлыктан зуррагына, ягъни ул парторг булып эшләгән өч авыллысына, әле генә үзебез калдырып киткән Бидәңгегә рәис булып кайтабыз. Болын хәтле яхшы йортны, балалар бакчасын, мәктәпне, яратып өлгергән тирә-күршеләрне калдырып, бер кечкенә иске йортка кайтып кердек (без элек торганында инде башкалар яши иде). Әтиебез – башаягы белән колхоз эшенә, мин исә, икенче баламны – кызымны табып, дөнья мәшәкатьләренә чумдык. Балаларга сөт кирәк булгач, сыер алдык, каз-үрдәк, тавык-чебиләр үрчеде, кеше рәтеннән бәрәңгесен, яшелчәсен үстерә башладык. Үстердек дип әйтелә генә инде ул. Дөреслектә, авылда, гадәттә, бөтен гаилә белән башкарыла торган эшләр минем берүземә генә кала иде. Ник дисәң, аерым хуҗалыкта да, күмәгендә дә шул бертөрле хезмәт бит инде ул. Язын – чәчү, утырту, җәен – карап үстерү, печән әзерләү, көзен – урып-җыю һәм шушылар белән беррәттән ел әйләнәсе мал-туар карау. Колхоз арбасына яшьли җигелгән тәҗрибәсез иремнең үз хуҗалыгы минекеннән бик күпкә зуррак иде шул. Ялгызым барысына да өлгерә, җиренә җиткерә идем дип мактана алмыйм, һәрхәлдә, тырыштым.

Яшьлек белән дә сизелмәгәндер, әмма болары авыр түгел иде. Кыены башкада: ул берәрсенә каты бәреләме, халыкка дигән печәнне вакытында биреп өлгермиме, башкасымы – болар турындагы фикерне иң беренче син тыңлыйсың. Нишләмәк кирәк, бу кешеләрнең һәркайсы белән уртаклыгың бар: син шунда туган, алар күз алдында үскән, син – аларның берсе. Шуңа күрә, үзеңнең мең төрле борчу-мәшәкатьләреңне эчке якта калдырып, мәктәпкә барырга капкаңны ачып чыгасың да, бер нужасы да булмаган кешедәй 32 тешеңне берьюлы күрсәтеп авылдашларыңа елмаясың. Башкача ярамый!

Минем бәхет, ахры, шуннан киткәндер, тагын бер күчендек әле без! Бу юлы бераз акыл керә, олыгая башлаган булганмындыр инде – алдагы төнне бөтенләй йоклый алмадым. Икенче көнне, бөтен вак-төякне «Беларусь» тракторы арбасына төяп, авылдан чыгып киттек. Әтиебез исә яңа куышыбызга, һәрвакыттагыча, караңгы төшкәч кенә кайтып керде.

Без барып урнашкан йортны, пенсиягә чыккач Казанга торырга киткән Әнвәр абый белән Мәрьям апа колхозга сатып калдырган иде. Мәрьям апа – беренче укытучым. Аның инде гүр иясе булганын никадәр вакыттан соң очраклы рәвештә генә белдем. Бервакыт Әнвәр абыйның безнең гаиләгә дип култамга салып җибәргән китабын китереп бирделәр. Ул гомере буе колхозда баш агроном булып эшләгән кеше, Бөек Ватан сугышы ветераны. Казанга киткәч, күрәсең, истәлекләр яза башлаган. Китапта: «Нишлим, 53 ел бергә яшәгән хатынымны югалттым...» – дигән сүзләргә юлыккач, үз күзләремә үзем ышанмый тордым. Мин бит ничә еллар укытучы апам янына барырга җыенган кеше?! «Менә балалар университетка гына керсен дә, менә диссертация генә яклыйм да... Без серләшкән арада Әнвәр абый белән Таһир бергә эшләгән елларын искә алыр...» Шулай дия-дия, мин бу очрашуны күңелемнән әллә ничә тапкыр кичергән, аңа әзерләнгән идем. Тик еллар уза торган, ә Газраил миннән өлгеррәк булып чыккан... Үкенәм, бик нык үкенәм. Укытучыма әйтәсе рәхмәт сүзләрем, өлгереп җиткән җимешләр сабагында эленеп калгандай, күңелемдә калды. Күрәсең, тормышка ашмаган бу очрашуны мин Мәрьям апаны барып күрү генә түгел, ә укытучы каршысына кайту, аның алдында имтихан тоту дип күз алдыма китергәнмен. Бу юллар Мәрьям апа рухына дога булып та барсын.

Хәтеремдә, бер язны урта мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаучы укучыбызның чыгарылыш имтиханында язган иншасын ашыгыч рәвештә РОНОга китереп җиткерергә куштылар. Директор әйтте – мин чыгып чаптым. Олы юлга кадәр дүрт километр, анысын ничек узганмындыр, исемдә юк, ә калганы онытырлык булмады. Кырык чакрым араны халык телендә «душегубка» дип аталучы җиңел машинаның тәрәзәсез кечкенә фургонында килдем. Машинадан төшеп, шәһәрнең үзәк паркына кереп егылганмын. Баш өстемә килеп баскан кешенең: «Монда нишләп ятасың?» – дип соравына күземне ачып карасам – авыл Советы рәисебез Наил абый! Оятымнан нишләргә дә белмәдем. Аның каравы, тиешле урынга вакытында килеп җиттем һәм укучының алтын медале кулдан ычкынмады.

1990 елда әтиебезне райкомның авыл хуҗалыгы өчен җаваплы секретаре итеп сайладылар.

Ул Тәтешкә күченде, ә без балалар белән кыш чыгарга авылда калдык. Көннәр инде язга авыша башлаган иде. Б. Васильевның «А зори здесь тихие» әсәре буенча ачык дәрес бирергә йөрим. Беркөнне, балаларны йоклатып, төнге икегә кадәр шуңа әзерләндем. Аермачык исемдә: ятар алдыннан терлек сарайларының утын тагын бер кат тикшердем. Алар сүндерелгән иде. Тирән йокыга да китеп өлгерә алмадым, кемнеңдер: «Пожар!» – дип кычкыруына сикереп тордым. Йөгереп чыктым да урам буйлап әрле-бирле кычкырып йөрүче ирдән: «Кайда? Кем яна?» – дип сорадым.

Күрше Ибраһим абый икән. «Син янасың», – дип җавап бирде. Шаккатып артыма борылып карасам, ишегалдын әйләндереп алган сарайларның арткы башыннан ялкын күтәрелеп ята. Җиде яшьлек Алмазны уятып киендергәндә дә, өч яшьлек Гөлназны йоклаган килеш төреп кулыма алганда да башымда бер генә уй иде: ничек тә балаларны куркытмаска. Улым белән кызымны каршы күршем Мәгъзүмә апа кулына

бусагалары аша гына тапшырдым да кире борылдым. Безнең өй, ишегалды, сарай утлары бер-бер артлы түгел, аерым-аерым, ягъни параллель тоташтырылган. Димәк, ишегалдында ут кабызырга, шуның яктысында җәен яшелчәләргә су сипкән шлангны табып, тыштагы су кранына тоташтырырга мөмкин. Тик боларны миннән башка беркем белми!

Җыелып өлгергән ир-атлар белән янгынга каршы мин уйлаганча шулай көрәшәбез, аңа көчәергә ирек бирмибез. Кемдер (классташым Рәфыйкъ иде бугай) йорт стенасына ук терәлеп торган газ баллонын, резин көпшәсен балта белән чабып өзеп, урамга күтәреп чаба. Ниһаять, янгын сүндерү машиналары да килеп җитә. Каралты-кураның күп өлеше яна, әмма йортка зыян килми.

Сарайдагы баз эченә тулган судан бәрәңге сосу, ачык калган базга төшеп киткән бозавыбызны тагын шул ук тирә-күрше ирләре белән чыгару, асты-өскә килгән хуҗалыкны барлау-җыештыру – соңыннан булган хәлләр. Иртән авыл халкы, гадәт буенча, хәл белергә, янгыннан калган йортны күрергә бара икән. Әнкәй бәгърем соңыннан: «Кем янган соң анда?» – дип сорыйм. «Сәлимәләр бит!» – дигәч, авып китә яздым», – дип сөйләгән иде. Хәзер инде утның нәрсәдән чыгуын ачыкларга кирәк иде. Үткәргечләрнең бер өлешен кисеп, Казанга экспертизага җибәрделәр. Янгынның электрга мөнәсәбәте юклыгын раслаган кәгазьне ничек көтеп алганымны үзем генә беләм. Нәтиҗә башка төрле булса, ир алдында да, ил каршында да ничек җавап биргән булыр идем – ул турыда әле дә уйларга куркам. Дөрес, икенче көнне күрше апа: «Бакча артында ераклаша баручы эзләр ярылып ята иде, ник шуларны каплап-каплап куймадым икән?!» – дип өзгәләнде. Тикшерүчеләр килгәнче, кояш шактый югары күтәрелгән, кар өстендәге эзләр, булса да, югалган иде инде. Хагыннан-нахагыннан үзең сакла, Ходаем!

Ирексездән Тукайның «Исемдә калганнар»ы күңелгә килә.

«Без эшебезне тырышып, яратып башкардык. Ирешкән уңышлары-быз — шуның дәлиле».

– Моны ни өчен яздың? – диярләр.

Ни өчен яздым? Шул вакытта бик йөрәгемә тигәнгә вә хәзер дә йөрәктә шул җәрәхәтнең эзе булганга тоттым да яздым.

...Матур җәйләр җитеп, авылда сабан туе узган көннең кичендә без бөтенләйгә дип Тәтешкә кузгалдык. Бераз киткәч туктадык та, машинадан төшеп, түбәнлектә уч төбендәгедәй күренеп торган авылыбызга карап тордык... Тәтештә яши башлагач, балаларның, бигрәк тә улымның ничек аны сагынуын, ә хәзер, еллар узып, олыгайгач, яшьлеге узган Бидәңгене сагынуның инде иремә күчүен, үземнең Тәтештәге хезмәтем турында, Ходай гомерләрне бирсә, икенче юлы язармын әле. Анысы – башка тарих.

Тәтеш.

фото: http://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар