Логотип
Язмыш

Мисыр килене


Замана яучыларын хәтерләтүче ха­лыкара игъланнар аша чит илләрдән кияү-кәләш эзләү бүгенге яшәешнең бер бизәгенә әйләнсә дә, Совет чорын­да СССРдан башка мәмләкәтләргә күченеп китәргә омтылучыларга “Ва­танны сатучы” ярлыгы тагылды. Илдә “бикләп тоту” сәясәте хакимлек иткәнгә күрә хөкүмәт түрәләре кешенең дөнья гизү иреген аяк астына салып таптап, чик буе капкаларын ачтырмас өчен җан талаштылар. Ләкин үзен мәхәббәт кор­банына әйләндерергә әзер торган үҗәт татар кызының — Рәшидә Насыйбуллинаның Мисыр егете белән ярәшү теләген алар барыбер сүрелдерә алмадылар.
Ике мәмләкәт вәкиленең тәүге күрешүдә үк бер-берсенә гашыйк бу­лулары исә узмышлы язмышның сих­ри бүләге. Төгәлрәге, намазлык өстендә дисбе тотып утыручы ак күңел­ле Әшрафелниса әбинең бер кашык су белән йотарлык оныгына — Рәшидә сылуга юллаган серле киләчәге. Юк, дәү әнисе, тасма телле димчеләр сы­ман, аңа “импортный” кияүләр эзләп йөрмәде. Гарәп телендә иңдерелгән изге Коръәннән сүрәләр уку белән мавыгып, җай чыккан саен догасын кылып, ислам диненең илаһилыгын гына тәфсилләде. Диндарлыкның та­мырын корытуга юнәлдерелгән рәсми сәясәт буыла-буыла ялган атеистик тәрбия алып барган чорда, үзе дә сизмәстән, биш бала үстерүче кызы Хөршидәнең урталыктагы Рәшидәсен көнчыгыш мәдәнияте тарафына авыш­тырды да куйды.
Ак әбинең шифалы йогынтысы 1953 елның 24 июнендә Казахстанның Жамбул (хәзерге Тараз) шәһәрендә дөньяга аяк баскан Рәшидә Насыйбуллинаны, урта мәктәпне тәмамлагач, хыял канатларында Мәскәү дәүләт уни­верситеты каршындагы көнчыгыш ин­ститутына алып килде. Әмма бер урын­ны алтышар кеше бүлешкәнлектән, монда күпләр кире борылды. Шул исәптән гарәп телен су урынына эчәргә ниятләгән Рәшидә дә ишекнең теге ягында калды. Хәер, илче балала­рына өстенлек бирелгәндә, Татарстан­ның Әлмәт районындагы Нәдер, Буа районының Бик-Үти авылларыннан куз­галып, җылы якка килеп елышкан як­лаучысыз Рәхим һәм Хөршидә кызы абруйлы уку йортында студентлыкны ничек дәгъвалый алсын инде?
Кодрәтле әти-әниләр арасында бар­ган яшертен һәм астыртын “конкурс­ны” күзалламыйча, моңарчы күңелне ымсындыручы өмет утында янучы Рәшидә укырга кабул ителүчеләр исемлегендә үз фамилиясен күрмәгәч, билгеле, канаты каерылган кош шикел­ле боегып калды. Май кояшы кебек балкырга тиешле гүзәл кызның әлеге төшенке халәтенә исә бер егет игъти­бар итте.
- Гафу итегез, сезгә нәрсә булды?
- Укырга керә алмадым.
- Әй, тапкансыз икән борчылырлык нәрсә. Икенче елга яңадан имтихан тапшырырсыз.
- Әти-әнидән дә яхшы түгел бит әле.
- Әгәр туганнарыгыздан уңайсыз­лансагыз, аларга күренмичә торыгыз.
- Аңламыйм, алардан ничек яшереп булсын инде?
- Була. Бергә Александриягә китәр­без дә барырбыз.
- Кая? — Рәшидә гаҗәпсенеп бу сүзен тагын кабатлады. — Кая?
- Минем туган илгә — Мисырга.
Уенын-чынын бергә кушып, болай да югалып калган кызга көтелмәгән тәкъдимне ясаучы каратут йөзле әле­ге ыспай егет Мөхәммәд Абду Эльсабрути иде. Ул әле яңарак кына институтның океанография кафедрасында фән кандидатлыгына диссертация як­лаган. Бәхетенең түгәрәк чагы. Шатлы­гын тагын да күркәмләндереп, рәхәтләнеп өйләнерлеге бар. Юлында очраган шушы мөселман кызын — ун­сигез яшьлек Рәшидәне Советлар Со­юзыннан үз җиренә кәләш итеп алып кайтса, начармыни?
Күзләр күзләр белән очрашуга, гый­шык утында көя башлау, беренче тап­кыр күрешүгә үк өйләнешү хакында әкияттәге кебек нәзакәтләнеп кул би­решү бер хәл, СССР кияве, Мисыр ки­лене булу өчен рәсми даирәләрдән рөхсәт алу да кирәк бит әле. Әмма Эчке эшләр министрлыгында халыкара никахка юл яручыларны: “Хәерле юл сезгә, гашыйклар!” — дип каршылама­дылар шул. Чит ил паспортын кулына төшергәнче, Рәшидә кагылу-сугылуларның төрлесен күрде. Мәсхәрәләү­ләр хәтта: “Кызыкай, син кая юл тотка­ныңны беләсеңме? Мисырда үзеңне сатып җибәрәчәкләр бит. Колга әйлә­нәчәксең ләбаса”, — диюгә үк барып җитте. Ай-ваена карамастан, Черны­шевский исемендәге 6 нчы урта мәктәптә укып, хәләл көче белән ал­ган аттестатына хәтле йолкып калды­лар. Әмма гасырлар сынавын узган “гыйшык — төтенсез ут, ачкычсыз йозак, дәвасыз авыру, савытсыз эчемлек, йөксез авырлык, туктау урыны билге­сез сәфәр” дигән гыйбарәнең эчтәлегенә барыбер үзгәреш кертә алмады­лар.
Бәхет үзе килми, ияреп тә йөрми, аны эзләп табалар шул. Шөкер, Мөхәммәд Абдуның әнисе — мөлаем Нәгъмәт ханым моны кәләш өйгә аяк басуга ук аңлады. Борынгылар “Килен кыз булмас, шикәр тоз булмас” дисәләр дә, гарәпчә бер сүз белмәүче Рәшидәне үз туганыдай елмаеп кар­шылады. Улын тәрҗемә эшенә тартып, киң күңелле ана гаиләнең яңа әгъзасын үз янына бик теләп сыендырды. Кул астына керергә атлыгып торучы кызга кухняда милли аш-су хәзерләргә өйрәткәндә, икмәкнең, суганның, кәст­рүлнең... үзләренчә ничек аталуын төшендерергә омтылып, туган тел дәресләрен үткәрде. Килен исә, дым­ны үзенә йотучы киптергеч сыман, яңа сүзләрне бик тиз хәтеренә сеңдерде. Гарәп теленең Мисыр диалектында аралашып, көн саен яңа биеклеккә күтәрелде. Шулай булмый ни, ул көнчы­гыш институтында укып, чит тел бел­гече, тәрҗемәче һөнәрен юлдаш итәргә хыялланган кыз ләбаса!
— Александрия университетына укырга кереп булмасмы икән? — диде һәр илнең ачкычы тел икәнлекне аңла­ган Рәшидә бер ел өй тирәсендә кай­нашкач, тирә-юньдәгеләрне шаккаты­рып. Әлбәттә, янәшәдәгеләр аның бу теләген бик хупладылар. Имтиханга әзерләнү өчен үзенә репетитор табып бирделәр. Югары уку йортында да “им­портный” киленне дустанә каршылады­лар. Урта мәктәпне тәмамлау хакында­гы аттестатын китерсә, сынауларда артык бәйләнеп тормаячакларын ачыктан-ачык әйттеләр. Әмма әлеге доку­мент аның кулында юк бит. Мәскәүдә талап диярлек алып калдылар. Өстәвенә, элекке СССР башкаласына кайтып, аны Эчке эшләр министрлы­гыннан эзләтә башлагач та кулга тоттырырга ашыкмадылар. “Аны үзең укы­ган мәктәпкә җибәрдек”, — дип, Рәшидә Насыйбуллина-Эльсабрутига Казахстанга таба төртеп күрсәттеләр. Хәер, аттестатны бирсәләр дә, мәхәббәте Мисырга ук илтеп адаштырган ханым туган ягына барыбер кайта­чак иде. Газиз әти-әнисен, апасын- абыйсын, сеңлесен-энесен, дусларын ничек күрмичә китә алсын инде ул?! Сагынуга фәкать күрешү генә дәва ләбаса.
Ни кызганыч, ун ел белем алган мәктәбе аны сагынып көтмәгән иде. Чит илгә китүе байтак җәнҗал тудыр­
ганлыктан, салкынлык бусагадан атлап керүгә үк сизелде. Төрле гамәлләргә “коммунистик тәрбия” каланчасыннан карап бәя бирүче кызларның-малайларның чыш-пыш килеп әйтелгән: “Илне сатучы кайткан”, — дигән сүзләре йөрәген хәнҗәр белән када­ган шикелле телгәләде. Ирекле яшә­еш илчесенә тиңләшерлек мөстәкыйль адымына директор да шундый ук яр­лыкны таккач, Рәшидә түзмәде, ачыр­галанып сорады:
- Аңлатыгыз әле, минем Ватаныма хыянәтем нәрсәдә чагыла? Мөселман кызының мөселман егете белән никах­лашуын бернинди кануннар тыймый ләбаса.
Директор ул чакта чик буе капкала­ры ачылыр заман якынлашканны күреп-аңлап бетерә алмый шул әле.
Нишләмәк кирәк, яшәештә һәркем­нең үз кыйбласы. Рәшидәгә әнә, күндәм мескенлектән аермалы була­рак, буйсынмас холык, яңалыкка ша­шынып ашкыну хас. Әйтик, Мисырга җибәрергә теләмәделәр, ә ул барыбер китте. Моңарчы колагы ишетмәгән, ләкин ире сөйләшкән телне үз итәргә теләде, морадына иреште. Александ­рия университетындагы гуманитар факультетның гарәп теле һәм әдәбия­ты кафедрасында белем алып, биредә укытырга калып, гаиләсенең генә түгел, урындагы күпчелек халыкның үз кешесенә әйләнде. Дипломлы булуга, аспирантурага кереп, “Рашат Нури Гүнтекин романнары геройлары” дигән темага 1991 елда кандидатлык диссер­тациясе яклап, Төркия әдәбияты тари­хында да үз эзен калдырды.
Рәшидә татар халкына хезмәт итәргә дә онытмады. Шулай берчакны, Казахстанга кунакка кайткач, аның ку­лына күренекле галим Әбрар Кәримуллинның “Татары: этнос и этноним” исемле үзенчәлекле китабы килеп кер­де. Укып чыгуга, аны гарәпчәгә тәрҗемә итәргә дә кереште. Казанга беренче мәртәбә 1992 елда килгәч исә, өенә барып, автордан әсәрне басты­рырга рөхсәтен сорады.
- Нәшер иткәндә дә бернинди кы­енлык күрмәдем, — ди ул. — Универси­тетта мәгариф министрының туганы укый иде. Лекциядән соң үзе белән сөйләшеп киттек. Әлеге студент абый­сының ярдәм кулын сузарга әзер икән­леген әйтте. Чынлап та, министр бу­лышлыгы белән Әбрар Кәримуллинның китабы Каһирәдә бик тиз басыл­ды. Бу уңайдан исә мине тюркология институты директоры Мөхәммәд Хәрб эзләп тапты. Үзенең Казанда булуын искә төшереп, ул китапханәләренә әле­ге китапны алуларын әйтте. “Татарлар менә нинди данлы халык булганнар икән!” — дип тә җибәрде. Аның бу сүзләре күңелгә бәлзәм булып ятты, билләһи. Чөнки чит илләрдә татарлар­ны кыргый итеп, басып алучылар рәве­шендә күрсәтүдән бүгенгәчә арына алмыйлар бит. Баксаң, без зур мәдәни­ятле халык ич. Борынгы бабаларыбыз утрак тормыш белән яшәмәсәләр, гүзәл Сабантуй бәйрәмебез булыр идемени? Әгәр урман эчләрендә гомер кичермәсәк, Шүрәлеләр әкият каһар­маннары дәрәҗәсенә күтәрелер иде­ме?

Чү, “Балдак бармакка күрә, яр йөрәккә күрә”, дип галим ире Мөхәммәд Абду белән бергә ике улы — Рошди белән Юсифны аякка бастыр­ган, телләр белгән, илләр күргән Рәши­дәнең күңелен татарларга хас җирсү тойгысы биләп алганмы әллә? Халкы­бызның тарихи Ватанында — Казан каласында, әтисе Рәхимнең туган авы­лы Нәдердә, сеңлесе Наилә гомер ки­чергән Чаллы шәһәрендә Александрия университеты докторы Насыйбуллина- Эльсабрутиның сагынуга сусаган җанына милләттәшлек шифасын җыеп йөрүеме? Юмарт табигатьле Биектау районында дача өчен җир карап, Ка­занда сату ниятеннән төзелүче фатир­ларга күз салып, борынгы бабалары илендә сыену почмагы эзләвеме? Ар­хивларыбызда лаеклы урыннарын ал­ган гарәп хәрефле кулъязма, китаплар­ны кулына алып, белгеч буларак, үз сүзен әйтергә җыенуымы? Чынлап та, читтәге данлы милләттәшнең Татар­станыбызга якынаерга теләү омтылы­шы күзгә бәрелеп тора. “Мисырда мин кемгә кирәк? — ди галимә эчке киче­решләрен яшермичә. — Берничә дистә ел яшәп кенә гарәпләр сафына кушы­лып булмый шул. Яшәеш тамырлары тәңгәлләшмәгәнлектән, аңлап җитке­релмәү адым саен очрап тора. Матур булып күренергә тырышучы икейөзле­леккә һич күнегеп китә алмыйм. Кар­шыңда күккә чөеп мактап, артыңнан гөрзи шикелле йодрык күрсәтелүне татар күңеле ничек кабул итсен инде? Әлбәттә, гарәпләрнең дә үрнәк алыр­дай яклары бар. Аларның “фикер, ка­рашлардагы төрлелек дуслыкка зыян китермәскә тиеш” дигән әйтеме, мәсәлән, җанга бик якын. Чынлап та, үз фикереңне башкаларга нигә көчләп тагарга? Һәркемнең үз хисе, үз уе бит. Кызганыч, татар буларак, без моны аңлап бетерә алмыйбыз шул. Фикере­безне басым аша башкаларга күчерү өчен ниләр генә кыланмыйбыз. Фәкать үзебезне генә хаклыга санап, никадәр дошман арттырабыз. Каян килә безгә әлеге тискәре сыйфат? Коммунистлар уйлап чыгарган пролетариат диктату­расыннанмы? Сугыш, ачлык, ярлылык, төрле эзәрлекләнүләр күңелебезне таш шикелле катырганмы?”
Галимә йөрәгендә өермәле уйлар актарыла...
Аны, илләр-җирләр гизгәндә, тор­мыш учагын төрле тарафларда дөрләткән татарлык токымының үзен­чәлекле рухы озата бара сыман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар