Логотип
Язмыш

Минем йолдызым

Әле кичә генә дөнья яңа пешеп килә торган кызыл алма кебек түм-түгәрәк, ә күкләр җете зәңгәр иде. Төннәрен күк гөмбәзен тутырып, җемелдәшеп -нурланып йолдызлар яна иде...

Әле кичә генә дөнья яңа пешеп килә торган кызыл алма кебек түм-түгәрәк, ә күкләр җете зәңгәр иде. Төннәрен күк гөмбәзен тутырып, җемелдәшеп -нурланып йолдызлар яна иде.

Әле кичә генә бәхетебез шау чәчәктә - син янымда идең!

Әле кичә генә...

Әле кичә генә дигәнемә дә инде алты ел узган ләбаса!

«Сөембикә» бик күп еллар буе читтә тилмереп яшәгәннәргә дус-иптәш, сердәш-ахирәт булды. Безнең гаиләнең дә дусты иде. «Серләремне кемгә сөйлим?» дип, таңда йолдызларга текәләм. Ә алар исә: «Ул юк бит инде!» - диләр сыман. Әйе, Ул юк. Ә күктә һаман безнең бәхетле чакларыбызда исемнәребезне кушкан йолдызлар яна.

Кем белә... - 

Балки ул сүнгән йолдыздыр;

Миллион еллар элек

Сүнгәндер, көлгә очкандыр, - 

Әмма яктысы терек.

Күрәмдер бары үткәнен

Мендәгән

Яктылык елы аша;

Төн... күктә йолдызлар

Янып тора тацгача.

Сүнгән йолдызлар!

Чынмы бу?!

«Нуры бар, үзе сүнек...»

...Син юк инде минем өчен,

Тик утың бетми сүнеп.


Тумышым белән мин Яңа Кишет авылыннан - Әтнә ягыннаң, әмма туып-үскән җирләрдән иртә аерылганмын.

Илленче еллар башында мин имтихансыз-сынаусыз Мәскәүдәге ветеринария академиясенә укырга кабул ителдем.

Чөнки аңарчы мин бик яхшы билгеләренә генә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамларга өлгергән идем. 1947 елда армиядән кайткач, язмыш мине совхоз-техникум га китерде. Ташкенттан нибары 55 чакрым ераклыкта урнашкан, зур кала халкын сөт, ит белән туендырып тора торган бик атаклы совхоз иде ул.


Техникумда лаборант булып та исәпләнәм, ерак түгел генә бер бакчада үземә бүлеп бирелгән түтәлләр дә бар: кишер, чөгендер, кыяр, помидор ише яшелчә-мазарны чәчеп, күзәтеп, үстереп, тәҗрибәләр дә ясап маташам, совхоз башлыгы кушкач, ветеринар-фельдшер вазифаларын да алып барам, кыскасы, яшь чак, дәртле чак, хыялларның таудай биек, күңелләрнең шул таулардан да күтәренке мәле.

Көннәрдән беркөнне безнең фермага Сәмәрканд университетының биология факультетында укучы бер төркем студентлар килеп төште. Алты егет, ике кыз. Шул кызларның берсе — Рәйсә исемлесе, мине бер күрүдә Мәҗнүн итте, тик әле бер дә сер бирәсе, бирешәсе, кызлар алдында югалып калуымны сиздерәсе килми. Алтынсу чәчләрен калын толым итеп баш түбәсенә өйгән - әйтерсең лә таҗ кигән...


Әллә язмыш, әллә ялгыш дигәндәй - бер мизгелдә кызның толым итеп үргән чәчләре сүтелеп китте дә, алтын яңгыр булып җилкәсенә ишелде! Мин үзем дә төшеп калганнардан түгел, егет солтаны диярлек буйсын да, кыяфәт тә бар, чәчләр - карга канатыдай кап-кара, күзләр дә янып тора. Тик ул мизгелдә югалып калдым:

- Бу чәчләрне ничек шулай үстереп була икән? - дидем.

- Аның бернәрсәсе дә юк, -диде кызым тыйнак кына елмаеп, - катык белән юарга кирәк. Үсүен ул үзе үсә.

- Катык белән? Безнең татар кызлары да чәчләрен катыклап юа.

- Мин үзем дә татар кызы бит! - диде кызым баягыдан да ягымлырак елмаеп. - Бохарада үскән, Бохарада туган татар кызы. „

- Йә, мәүләм! - дидем сокланудан. - Ничек телне онытмадыгыз?

- Онытаммы соң? - диде кыз моңсуланып. - Кан белән кергән җан белән генә чыга. Ана сөте белән кермәсә...


Япь-яшь кызның олылар акылы белән сөйләшүе мине тәмам телсез калдырды. Очрашу тәмамланды, таралыша башладык. Мин кызларны озата киттем. Рәйсә әтисенең апасы Хәят абыстай тәрбиясендә яшәгән, ә Хәят абыстай революциягә кадәр үк гимназиядә укыткан. «Халкыңны сөяр булсаң, ана телеңне белүнең гаҗәбе юк», - дип нәтиҗә ясап куйды кыз. Сихри көч тарткандай мин алар янәшәсеннән барам, мәхәббәтме-түгелме, белмим, әмма җаныма ниндидер көчле дулкын китереп бәрүен, дөньяның кинәт үзгәрүен тоям. Аның нечкә-нәфис сыны, сыгылмалы озын бармаклары, билләренең өзелеп, нечкәреп торулары, чәчләренең гаҗәп дулкынланып тирбәлүе - барысы-барысы мине сихерли.

- Тиздән аерылышабыз. Адресыгызны бирсәгез, хат язар идем, - дим әллә нигә дулкынланып. Үзем кызарам.

- Әнәс, син чибәр егет, - ди кызым кинәт җитдиләнеп.

- Мәскәү - хыял гына. Юл ерак. Син әле әллә кемнәрне табарсың.


Әйтәсе дә юк, хушлашу салкын килеп чыкты. Әниебез үлем түшәгендә ята. Кәефсезләнеп кенә өйгә кайттым. Кул бер эшкә дә бармый, әллә ничек төшенкелек сарып алды, балтасы суга төшкән адәм булып тик йөрим. Әллә ничек «кылт» итеп искә төште, аларның бит китәр көннәре дә җиткәндер. Йөгереп вокзалга киттем. Чемоданнар, капчыклар өелгән утыргычка ике кыз бер-берсенә терәлеп, кысылып утырган. Шөкер, китмәгәннәр!

- Кичәдән бирле утырабыз, билет юк, инде алты поезд китте, утыртмыйлар, - дип аңлатты юлдаш егетләре сүрән генә.


Мин аларның сүзләрен тыңлап та бетермәдем, вокзал начальнигы каршына чаптым. Хикмәт шунда, Алексей Ивановичның улы Виктор белән без техникумда бергә укыдык. Малай иркә, шактый ялкау, сәләтле булса да, укырга күңел бирә торган түгел иде. Әтисе улын яман дусларыннан йолып калу өчен күп көч куйды, миңа - шәрекьтәшенә:

- Балакай! Виктор синең сүзеңне тыңлый, ул төшенмәгән мисал-мәсьәләләрне аңлаткалап, әзрәк күз-колак бул әле үзенә! - дип гозерләнде. Әйткәнемчә, Витя андый юньсез малай түгел, тик кыйбласын табалмый интегеп йөрүче булгандыр, бергәләп дәресләр караштыра торгач, без аның белән шактый якынаеп, дуслашып киттек, ул да техникумны тәмамлап чыкты.

Минем үтенечемне, әлбәттә, Алексей Николаевич аяк астына салмады, әйбәт кенә купега билетлар юнәтү җаен тапты. Ә мин канатланып, базарга очтым. Куырган тавык, пешкән үрдәк, кыздырылган балык, ипи, сөт ише ризыклар күтәреп студентлар янына килеп тә җиттем, вокзал начальнигы хатыны чәй кайнатып бирде, поезд килгәнче чирәмлеккә табын ясап түгәрәк-матур мәҗлес корып җибәрдек. Егетләр - аларның укытучылары да бар иде - рәхәтләнеп сыйландылар, ә Рәйсә белән без, күзләребезне күзләрдән аера алмыйча, янәшә утырдык.


Чит-ят җирләрдә минем үземә дә, Рәисәгә дә, күрәсең, татар сүзе, моңлы аһәңнәр тансык-газиз иде, шуңа күрә дөньябызны онытып гөрләш-кәнбездер. Хәер, Рәйсәнең килеш-килбәтенә, кыланыш-сөйләшүенә дә битараф калу мөмкин түгел иде. Ул ундүрт яшендә, ягъни 1941 нче елда, ир-ат укытучылар фронтка китеп беткәнлектән, балалар укытырга алына. Укучылар аны бик ярата: «Дәресләрдә мин бик таләпчән идем, укучыларымны надан калдырасым килми, ә менә тәнәфес вакытларында алар белән курчак уйный идем», - дип көлеп куйды ул.

Сәмәрканд университетының биология факультетына укырга кергәндә аның хезмәт кенәгәсендә биш еллык педагогик стажы турында мәгълүмат теркәлгән була. Алга китеп әйтим, Рәйсә искиткеч яхшы педагог иде, «Укытучының тере сүзе», - дип аның хакында өлкә газеталарына да язып чыктылар.

Бу мизгелдә минем каршымда гаҗәп сылу, тыйнак-оялчан, серле-гүзәл кызый утыра, тәкъдир безне очраштырган, әле язмыш сынауларын узасыбыз бар. Тик без шушы очрашу бәхетеннән исергән, икебез дә бер-беребезне ачу, аңлау дулкынында.

Рәйсәне мин актриса Элина Быстрицкаяга охшаттым, улда шундый чыңлап торган матур тавышлы, сылу-гүзәл, дидем.

- Мин гап-гади кыз, Әнәс, - диде Рәйсәм. - Яраткан кеше мине шулай гына яратыр. Актрисаларга тиңләмичә генә...

Ул арада пошкырынып, кабаланып поезд килеп туктады. Ашыгычлык белән табынны җыя башладылар. Рәйсә авызына беркабым тәгам капмаган иде, мин йөгереп барып теге түтәйдән бер зур шешәгә су тутырып алдым, ризык-нигъмәт юнәттем. Рәйсәнең дус кызы Роза, студент иптәшләре миңа рәхмәтләр әйтеп аерылыштык.

Рәйсә, поезд кузгалгач кына, кызыл яулыгын болгап:

- Рә-әх-мәә-әт! Ха-ат я-а-зы-ы-гы-ыз! Кө-ө-тә-әм! - дия алды.

Әйе, көтмәгән-уйламаганда мәхәббәт очкыны кабынды, ләкин ул ялкынга әверелер, бөтен барлыгымны биләп алыр, дип уйламый идем әле.


...Сиздермичә көз җитте. Мәскәүгә киттем. Килсәм, студентлар тулай торагында мине хатлар көтеп тора: Рәйсә хатлары! Кем белә, бәлки Рәйсә белән танышмаган, сөю-сәгадәтнең бәхетле мизгелләрен кичермәгән булсам, мин гап-гади «маллар докторы» булып кадыр идем. Рәйсәгә тиң булырга, аның мәхәббәтен казанырга омтылу миңа кеше ышанмаслык көч бирде.

Казакълар тормышында искиткеч зур әһәмияткә ия Арал диңгезенең әле көзгедәй ялтырап, җәйрәп яткан чагы иде бу. «Аралны коткарырга кирәк!» дип чаң сугучы күренми, ә бәхетсез диңгезгә куркыныч яный. Бәлки шул тирәләрдә утлап йөргән куй көтүләре хакында кызыксыну сәбәпче булгандыр, фәнни-тикшеренү эшләре белән шул елларда ук ныклап шөгыльләнә башлавымның берәр хикмәте этәргеч биргәндер - мин «Сельская жизнь» газетасында Арал фаҗигасенең якынлашуы хакында мәкалә бастырдым. Бу мәкаләгә зур игътибар бирделәр, минем белән кызыксына башладылар, темалар тәкъдим иттеләр, кыскасы, шул елларда ук минем журналистик хезмәтемә дә нигез салынды.


Студент елларым мохтаҗлык белән янәшә барды. Чөнки безнең әтине утыз алтынчы елларда Татарстан суды хөкем итте, халык дошманы итеп таныды. Әнкәем - Маһинур исемле иде ул - биш бала белән утыз яшендә ялгыз калды. Тормыш арбасын ялгыз башың тартуның газап-михнәтен, җәфа-кимсенүләрне фәкать үз башына төшкән кеше генә аңлый, аны аңлатырлык сүзләр дөньяда юк! Әниемнең сәламәтлеге кыл өстендә, авыр тормыш, кайгы-хәсрәт аны вакытыннан иргә картайткан, бөккән, сындырган иде. Ул кырык алты яшендә якты дөньядан кигеп тә барды. Мин Мәскәүдә укыганда ул каты авыру иде инде, шуңа мин һәр хаттан яман хәбәр генә көтәм: күмәргә кайтып җитеп булырмы?


Үзбәкстанда яшәгән ир-ат ашарга әзерләргә иртә өйрәнә, мин дә үзем аш хәстәрлим, акча җитмәгәндә, портка төшеп әзрәк мускулларны язып алам - акмаса да тама.

Мәскәү академиясендә узган беренче семестр миңа зур куаныч китермәде - бер фәннән өчле эләктердем һәм ярты ел буе стипендия йөзе күрмәдем. Шуңа күрә йөк ташыйм, бушатам. Тапкан акчамның күпмесендер әниләргә салып торам. Әмма укуны йомшартмадым. Җәйге сессияне гел бишкә генә тапшырдым. Имтиханнар бетәр-бетмәс, ректорыбыз бер төркем егетләрне үз янына җыеп алды да әйтте:

- Чәчәк инфекциясе - оспага каршы яңа вакцина сынау уза. Урта Азиядә йогышлы авыру котыра, маллар кырыла. Куйларга шул вакцина белән прививка ясарлык, бик эссе шартларда җайлаша алырлык кешеләр кирәк! Кайсыгыз тәвәккәл?!

Шулай итеп, каникул вакытында мин чүлләрдә идем инде.


Ә көз көне - октябрьләрдә Мәскәүгә кайтсам - миңа аталган дистәдән артык хат! Рәйсә хатлары! «Сөям! Яратам! Шашам! Синнән башка яши алмыйм!» - дигән сүзләрнең берсе дә юк алар да, гап-гади хатлар, тормыш турында, яшәү хакында. Әмма туп-туры итеп әйтмәсә дә, һәркайсында минем өчен борчылу, мине кайгырту ярылып ята. Киңәшләре дә шаярту кебек кенә! Әмма нинди үтемле!

Рәйсәгә көн саен хат язган чакларым булды. Авылымның гадәтләре, егет-кызларның танышу хикмәтләре, утын җитмәгәндә мичкә салам ягу, «Шомыртым» дигән җырны бик-бик яратуым турында иде бугай ул хатлар. Чынлап та, безнең авылны, ап-ак күбеккә манып майның унбишләрендә шомырт чәчкә ата иде, һай, сагына идем мин шул чакларны! Рәйсәгә дә шул хакта яза идем.

Академиядә укыган елларны ничә йөз хат алдым, ничә мең хат яздым икән мин?! Хәзер исем китеп уйлап торам, ике сәгать күреп сөйләшкән, инде сурәте дә күз алдыннан югала башлаган кызга - бәлки онытмас өчендер - хатлар яудырганмын!


Рәйсә ул елларны Сәмәрканд университетын тәмамлап, педучилищеда химия, биология укыта башлады. Зур мәхәббәт учагы шулай кабынды. Улыбыз, кызларыбыз:    «Почта

романы! Безнең заманда мондый хәлнең булуы мөмкин түгел!» - дип бәялиләр.

Хатларыбызның берсендә: «Киләчәккә бергә-бергә барырга, кара гүргәчә бер-беребездән аерылмаска!» - дигән ант бирдек. Моны белгән туган-тумача: «Ике тиле! Язмышта язылганын күрә адәм баласы, антлар бозыла!» -диделәр. Рәйсәне дә туганнары, дуслары: «Син ул егетне бер тамчы да белмим дип исәплә! Ул сиңа ни язмас, Иделгә таянма, ирләргә ышанма! Алдый ул сине», - дип үгетләгәннәр. «Артыңнан ничә егет йөри, ярат берәрсен, көтеп ятма каникулларга да кайтмый торган мактанчык егетне!»


Әйе, каникул вакытларында да Рәйсә янына бара алмадым - ара ерак, ярдәм итәр кеше юк. Эш, эш! Эшсез торган чак булдымы икән? Кызлар да хыялда гына!

Илебезнең төрле якларында, төрле экспедицияләрдә катнаштым, алар хакында Мәскәү газеталарына күпме яздым. Кызлар алдында оялмаслык акча туплагач, Рәйсә янына очтым. Загска барып язылыштык. Ир белән хатын булып бер мендәргә ике башыбызны куйган чакта, минем күзләрем Рәйсәне, Рәйсәнеке - мине күп булса, нибарысы дүрт сәгать күргән булгандыр. И-и, гомерләр! И-и, язмышлар! Тәкъдиремә тигән өлеш, өлешемә тигән көмеш, миңа яр булган Рәйсә - син бит йолдыз идең! Якты, нурлы, күзләрне камаштыра торган серле, ымсындыргыч, гүзәл йолдыз!

Хатын-кызны кабыгына менгәч кенә макта, дигән сүз бар. Килешмим, килешмим мондый сүз белән! Хатынны яшәгәндә мактарга кирәк! Аннан соң була! Соң! Аны кайтарып алып булмый!

Матур яшәдекме без? Кадерен белдем микән мин Рәйсәнең? Дөнья булгач, бездә дә табак-савыт шылтырамый калмагандыр. Холкым әллә ни мактанырлык түгел, дуамаллык, кызулык бар, нахакка рәнҗеткән чаклар да булгандыр. Шагыйрь әйтмешли: «Чыкты җилләр, ышыкладым сине, кулы каты була ир-атның! Аһ! Мин шул чакта сине елаттым». Әмма - ул сабыр, төпле! Ул кичерә белә! Әдәпле, түземле! Утыз биш елдан артык бергә яшәдек, ныклап зарланганын хәтерләмим. Мин тиф эләктереп чак-чак үлемнән калдым, куйларга, мал-туарга тигән зәхмәт-чирләрнең күбесе мине дә читләтеп үтмәде, себер язвасы, ашказаны чире - әллә нәрсәләр йоктырдым. Ат өстеннән егылып кабыргаларымны сындырып бетердем. Үләм-үләм дигәндә, Рәйсә янымда булды, кулын маңгаема куя да: «Сиңа әле иртәрәк! Ашыкма китәргә!» - ди. Боеру булып ишетелгән сүзе, кайгыртуы - мине кабат аякка бастыра. Ул тылсымчы иде!

Ник, ник соң мин аны саклый алмадым? Ул бит чәчәк кебек иде. Соңгы көненәчә спорт белән шөгыльләнде, йөзде, йөгерде, ярышларда катнашты. Инде иллене тутыргач та, кызлар сыман сыгылмалы буй-сынлы, зифа, битендә бер җыерчык әсәре юк иде.


Өч бала үстердек, кызларыбыз Галия, Фәридә, улыбыз Рәшит - өчесе дә югары белем алдылар. Ул аларны кеше алдында үсендереп, булышчылар, ярдәмчеләр, эшсөярләр икәнлекләренә ышандырып, чынлап та яхшы кешеләр итеп үстерде. Үстерде, дим, чөнки мин фәнни эшләр белән шөгыльләнеп, гаиләне матди тәэмин итү белән мавыгып, бәлки, тәрбия эшендә зур ярдәмче була да алмаганмындыр. Рәйсә татар гореф-гадәтләрен бик тота, бик саклый торган чын мәгънәсендә итагатьле, тәрбияле хатын иде. Аның сөйләшүе дә үзгә, гаҗәп иде: «Күңелең сукыр булганчы, күзең сукыр булсын»; «Тишекле төймә тик ятмас», «Төймәдәй тишектән дөядәй суык керер», - дип әйтемнәр, мәкальләр белән сөйләшергә ярата. Кайчакларда мин аңа: «Биофакка кергәнче балетка китәсең булган», - дип шаяртам. Ә Рәйсәм: «Балет җене кагылса, минем койрыгымны да күрә алмаган булыр идең бит!» - дип рәхәтләнеп көлә.


Ул кунакчыл, бик тә киң күңелле хатын иде. Балалар укыганда, аларның студент дуслары, мин фәнни эшләр белән шөгыльләнгәндә, минем коллегалар өй тутырып, кунып-төнеп яттылар. Һәркайчан ачык чырайлы, ике суыткычның берәрсендә ясап куйган йөзләгән пилмәне бар - ит өзелеп тормый мизгел эчендә, хәтта тән уртасында килеп кергән кунакларга да шулпа кайнатып табынга пилмән китерергә сәләтле иде. « Бу - могҗиза!» дип сокланалар иде аңа.  


Аш-суга осталыгы ана әйткәнемчә, Хәят абыстайдан, апасы - Зөһрәдән, туганнарыннан күчкән иде булса кирәк. Алар нәселләре белән шундый ихлас, мәрхәмәтле, игелекле, оста.

Тылым нык булганга күрә миң дә кеше арасында абруй казандым, ветеринария фәннәре буенча кандидатлык диссертациясе якладым, үземне журналист буларак расладым. Чүлдә табылган бер коега Әнәс Кодык - ягъни Әнәс коесы дигән исем бирделәр. Бу - кеше тере чагында аңа һәйкәл кую - хөрмәт, аны искиткеч зурлау, дигән сүз. Тугыз орден-медальгә лаек булдым. Чынлап та, торгынлык заманнарын никадәр генә сүксәләр, ул заманда алынган орден-медальләрне ничек кенә мыскылласалар да, бу бәя минем хезмәтемә - хәтта әйтер идем фидакарьлегемә бирелгән бәһа иде.  Тик куй көтүләре артыннан сәхрәләргә, чүлләргә чыгып китүме, дәһшәтле, йогышлы чирләр малларны кыра башлагач мең төрле ысулны сынап карап, файдалы берәр чара табу өчен җан-фәрман тырышумы - берсе дә эзсез калмады, саулыкка сукты. Әмма мин ул сынаулардан исән-имин чыктым, чөнки янәшәмдә Ул - мәхәббәтем бар иде.

Кем идең син?!

Фәрештәме берәр?!

Күзгә генә мәллә күрендең?!

Тәркем-төркем очкан кошлар белән

Кояш аръягында күмелдең. Кошлар! Кошлар!

Очар өметләрем! - 

Сез кайтырсыз микән кабаттан? 

Аның сынлы сурәтенә кереп, 

Кояш чыгып килгән тарафтан.

(Наис Гамбәр шигырьләре).

Рәисәне рәхимсез авыру алып китте, ятып авырырга да өлгермичә, яман шеш хастасыннан мәрхүмә булды. Оныкларым белән аның мәңгелек йортына чәчәкләр илтәбез дә, балалар: «Әбиебез безне күрә микән?» - дип сорыйлар. «Күрә, күреп тора, - дим мин аларга. - Кешенең Җаны күбәләкләргә, кошларга, гөлләргә күчә, диләр. Оныкларына да күчкән бит ул. Әнә берегезнең алтынсу сары чәчләрегез аныкы сымак куе калын! Берегезнең ирене аныкы кебек бөрмәле, икенчегезнең күзләрендә нәкъ Рәйсә әбиегез очкыннары!».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искеткеч язма. Күрәм гаилә, бәхетле пар.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик сирэк очрый торган чын мохэббэт.

      Хәзер укыйлар