Логотип
Язмыш

Минем язмышым

Мин үзем Саба районы Югары Утар авылында туганмын. Гаиләдә беренче бала идем.
Балачагым, үсмер елларым матур табигатьле авылымның болыннарында җиләк җыеп, инешендә су коенып үтте. Әтием колхозда тракторчы булды, әнием гомере буе балалар йортында эшләде. Без күбрәк әби белән булдык. Аның алтын киңәшләрен хәзер дә кулланам. «Кызым, – ди иде ул, – токмачка дигән камырны 90 тапкыр басарга кирәк, шулай итсәң, шулпада изелми торган була». Җиденче сыйныфны тәмамлагач, мин дә Югары Утар балалар йортына кер юучы булып урнаштым. Ул вакытта хәзерге уңайлыклар юк иде әле. Язмыш кыерсыткан шул балаларны кызганып, үзәгем өзгәләнә иде. Балачагымнан ук сәламәтлекнең нинди зур байлык булуын аңладым.
Кечкенәдән тегүче буласым, матур-матур күлмәкләр тегәсем килә иде, мәктәпне тәмамлагач, Казанга тегүчелеккә укырга керергә дип киттем. Ләкин анда группалар тупланып беткән булып чыкты. Авылга кире борылып кайтып булмый, дип, пальто тегү цехына урнаштым. Бу вакытта Эзмә авылы егете белән дуслашып йөри идек. Тагын бер ел очрашып йөргәннән соң, Эдуард мине урлап алып кайтып китте. Ул чорларда кыз урлау гадәте бар иде шул. Туйлар үткәреп, матур гына яшәп киттек. Инде балаларыбыз зурлар. Кызыбыз Миләүшә Казанда эшли, улыбыз Айзат – икенче курс студенты.

Тормышка чыккач, мин Югары Утар балалар йортында санитарка булып эшли башладым. Төрлесен күрдек, авыру балаларны карау җиңел эш түгел. Сабырлыгымны җыеп, күңел җылымны биреп эшлим. Хезмәтемнең нәтиҗәсе итеп, быелның гыйнвар аенда «Татар-станның атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» дигән исем бирделәр.

Гөлүсә НӘБИУЛЛИНА.
Саба районы, Югары Утар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар