Логотип
Язмыш

Миңнекамал

Моннан нәкъ 70 ел элек, 1944 елның 27 апрелендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында беренче тапкыр Мирсәй Әмирнең атаклы «Миңлекамал» драмасы уйнала. Аны реаль чынбарлыкка нигезләнеп язылган, диләр. Миңлекамалның прототибы кем булган? Нык ихтыярлы, рухи яктан бай, оптимист күңелле героебыз тормышта ниндирәк икән? Сәхнәдәге артистка кебек үк чибәрме? Чая һәм тәвәккәлме? Язучы әлеге героен безнең Сарман якларыннан тапкан бит! Салкын Аланның Сөләйманова Миңлекамалы турында язган. Мин гомер буе балаларга әдәбият укыткан, иҗат дөньясында кайнаган кеше, укучыларыма шул хакта сөйли идем. Миңлекамалның кече кызы Гәүһәр апа (аңа бүген 83 яшь) Җәлилдә яши ич! Әнисе турында кызыклы истәлекләр сөйләде ул миңа.

Әйе, Миңлекамал Сөләйманова – минем кадерле әнием. Аның кебек үз-үзен аямаучы, сүз кодрәтенә ия, бар яктан да килгән хатын-кызны очратмадым әле мин. Шуның кадәр дә гадел иде инде әни! Таләпчән дә! Безгә дә, колхозчыларга да сүзне ике тапкыр кабатламый. Бер әйттеме – үтисең! Аның гадәттән тыш активлыгын күреп, 1931 елда Салкын Алан авылында яңа төзелгән колхозга рәис итеп куялар. Хөкүмәт эшеннән бик талчыккач, үзе теләп китеп тә тора берара: атлар карый, сыер сава. Авылдашлары соравы буенча, 1940 елда тагын колхоз йөген тарта башлый. Әни җитәкләгән «Политотдел» колхозы республика буенча икенче урынга чыкты. Тагын бер елдан, ягъни 1944 елның 10 мартында ТАССР Югары Советы Президиумы Грамотасы белән бүләклә­деләр. Әни Казанга съездга барды. Куйган максатына ирешми туктамый торган җитәкче иде ул. Колхоздан бернәрсә дә алмады. Җиргә сеңгән кара мунчада юындык. Киндер ашъяулыкка төрелгән ипи өйдәге югары шүрлектә саклана иде. Сугыш елларында бер телем ипине дә артык ашатмады әни. Без, колхоз рәисе балалары булып, аерым игътибарда йөрмәдек. Берчак шулай җәяүләп мәктәпкә баруыбыз. Сарман юлында җигүле ат белән куып җитте дә әни ризык салынган төенчеклә­ребезне тарантасына куйды. «Гәүһәр яшәгән фатир хуҗа­сында калдырам, балалар, шуннан килеп алырсыз», – диде. Урыны булса да, мине янәшәсенә утыртмады. Сабакташларым белән бергә җәяү атладым. Ул чакта әни турында нәрсә уйлаганмындыр – хәтерләмим. Әмма хәзерге акылым белән әнинең ул гамәлен хуплыйм.

Барлык кешеләргә дә бертигез каравын тагын бер мәртәбә раслаган ул. Мине иптәшләремнең кырын карашыннан да саклаган. Үзе көне-төне эштә. Өй эшлә­рен без башкарабыз. Әтинең апасы да, әни ягыннан сукыр әби дә бездә. Әтинең сүзен тыңлыйбыз: тавышланып, әбине борчымыйбыз. Без, бала-чагалар, үзара тату идек. Миннән ике яшькә олырак Нәкыя апам белән икебезгә бер бишмәт иде. Ул кайткач, мин киеп китәм. Ат чанасына төялеп чана шуабыз. Әския апа миннән – дүрт яшькә, Закирә апа – алты яшькә, Шаһидә апа исә унҗиде яшькә зуррак иде. Төнлә барыбыз бергә йоклыйбыз. Өй эчендә безнең янда бозау да, бәрәннәр дә яши. Колхозга эш белән килгән вәкил дә бездә куна кала. Әтиебез – сабыр, тыйнак, тәрбияле кеше. Килгән кунакка да, өйдәгеләргә дә игътибарлы. Аның бик матур гадәте бар иде. Кыш көне кошевкага җылы толып чыгарып куя. Аннары капканы ачып, әнине озатып кала. Әни юлдан кайткач, әти теге толыпны янә өйгә алып кереп, кибәргә элә. Атны җигү-тугару мәшәкатьләре, әлбәттә инде, аның вазыйфасына керә. Әнине хуҗалык эшләреннән азат итеп, бөтен җаваплылыкны үз өстенә алган икән ул. Чын дөресен әйтәм: өйдә шылт иткән тавыш та чыкмады. Икесе дә намазлылар. Ураза да тоталар. Әнием намазларын, яшереп, арыш басуында укый икән. Әтигә шулай дип әйтә иде.
Безнең авыл урман эчендә иде. Әти Нәкыя апа белән мине урманга алып бара. Печән чабарга чалгысын да ала. Без шома көпшә, балтырган, кузгалак җыеп ашыйбыз. Әти чикләвек җыярга ярата, аны ишегалдында таш белән ватып ашыйбыз. Әти теш белән чикләвек ваттырмый иде. Ул утырткан бәрәңгеләр эре булып үсә. Мичкә бәрәңге тәгәрәтәбез. Әни эштән кайтып керми. Шуңа безнең «компания»гә сирәк эләгә иде. Тагын шунысы хәтердә калган: әтиебез мунчаладан бик күп итеп бау ишә. Дилбегә өчен, ди. Базардан сатып алсаң, кыйммәт­кә төшә икән. Әти колхозны әнә шулай тәэмин итә иде. Чишмә тирәсен һәрвакыт тәртиптә тотты, сукмакны да хасиятләп торды. Кулыннан көрәк, балта төшмәде. 
Төп эше янгын сүндерү белән бәйле иде.
 
Драманы сәхнәгә режиссер Хөсәен Уразиков куйган. Миңлекамал ролен башкарганы өчен Галия Булатовага 1945 елда ТАССРның халык артисткасы исеме бирелгән. 

Колхозга вәкилләр күп килә иде. Без, бала-чага, Мирсәй Әмирнең исемен дә, язучы икәнен дә белмәдек – «вәкил абый» дип кенә йөртә идек. Әсәр язарга җыенуы хакында ул әнигә дә әйтмәгән бит! Әле дә хәтерлим ул абыйны. Кожанга охшаган соры плащ киеп йөри иде гел... Берчак минем чебиләп беткән аякларыма карап: «Нигә аякларыңны юмыйсың?» – диде. Шырпы тартмасының дүрттән бере кадәр генә кер сабыны бирде. Аякларымны сабынлап, җылы су белән юарга кушты. Әмма ул сабын кисәген Әския апам кулымнан тартып алды да йөгереп китеп барды. Егетенә бүләк итәсе кулъяулыгын юар өчен кирәк булган икән ул. Мин сабынсыз калдым...

«Миңлекамал»ны уйнарга Казан артистлары 1945 елда Сарманга да килделәр. Мин сигезенчедә укый идем. Фатир хуҗаларым артистларга Миңлекамал кызы икәнемне әйткәч, алар спектакльгә мине дә ияртеп бардылар. Әниемне уйнаган артистка апа битенә миң ясаган иде. Көтәм, көтәм – сәхнәдә әти юк. Кайткач: «Нигә әтиемне дә күрсәтмәделәр?» – дип еладым. Ниндидер җитди сәбәп аркасында, әнием тамашага килә алмаган иде. Үзе турындагы сәхнә әсәрен ул башка вакытта карады. Галия Булато­вадан соң Вера Минкина уйнады әлеге рольне. Иң шәп уйнаган артистка шул булды. Чөнки Миңлека­мал­ның холкын, үз-үзен тотышын, сөйләшүен, хәрә­кәтләрен ул әниемнеке белән нәкъ тормыштагыча тәңгәл китерә алды. Аның уйнавын әнием дә бик ошатты. Хезмәтен шулай бәяләгәннәренә шатланды. Һәр яктан булдыклы әниемә багышлап әсәр язган Мирсәй Әмирне дә, Миңлекамалны сәхнәдә югары дәрәҗәдә ачып биргән артисткаларны да без яратып калдык. 
 
1957 елда Мәскәүдә узган татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә «Миңлекамал»ны куйганнар.


...Заманында Сарманда үзешчән театрда уйнап, спек­такльләр куеп йөргән Рауза апа Шиһапова да Миңле­камал Сөләйманова турында хатирәләрен яңартып, бу якты образны тагын да тулыландырды, баетты. Сәнгать­не аңлаучы Миңлекамал апа артист халкын һәрчак ачык йөз белән каршы алган. Фатирларга бүлеп керткән. Фатир хуҗалары артистларны ул биргән азык-төлектән аш-су әзерләп көткәннәр. Колхоз рәисе Миңлекамал апа кичен спектакль карарга килгән. Игътибар белән караган. Сәхнәгә менеп рәхмәтен әйткән. Үтемле һәм мәгъ­нә­ле итеп сөйли белгән. Һәрвакыт игътибар үзәгендә булган. Акыллы кеше икәнлеге әллә каян күренеп торган. Авылдашлары булдыклы рәис белән хаклы рәвештә горурланган. Миңлекамал апа һәр кешенең гозерен үтәргә тырышкан. Төрле юлларын табып ярдәм иткән, әмма эш-гамәленә харам кертмәгән. Гади итеп киенгән, чиста өс-баштан йөргән. Аны бөтен кеше белгән. Һәрчак үрнәк итеп күрсәткәннәр. Мирсәй Әмирне драма язарлык итеп сокландырган, тәэсирлән­дергән икән, димәк, юкка гына түгел. Ил өчен эшләгән сөйкемле, батыр йөрәкле Миңлекамал апа заман каһарманы булган. Сәхнәдәге Миңлекамал – үзенә бер, ә тормыштагы

Миңлекамал бүтән икән бит. Кызы Гәүһәр сөйләгән­нәрдән ул безгә якынрак, аңлаешлырак булып ачылды.
– Әнием ярлы гаиләдә туган. 6 яшендә әтисез калган. Теләнче Тамактагы атаклы мәдрәсәдә төпле дини белем алган. Укытырга хокук бирә торган таныклыгы да булган аның. 15 яшендә кияүгә чыккан. Яңа карашлы булуын өнәмичә, «хәлфә» дигән сылтау белән, ире Нигъмәтулланы сәнәкчеләр үтергән. Тол калган егерме яшьлек әниемнең сабыйлары да озын гомерле булмаган. Хаммамы да, Ләйләсе дә авырып үлгәннәр. Урта Кәшер авылына кунакка барган әнием тәрәзә аша бер атчыны күреп ала. «Бу кем?» – дип сорый. Биш бала белән тол калган Нәбиулла турында сөйләп бирәләр. Үзеннән 
26 яшькә өлкән кешегә ул үзе теләп кияүгә чыга. 

Без, әтием белән әниемнең дүрт кызы, әтинең беренче хатыныннан туган балаларны үз туганнарыбыз дип белеп үстек. Менә шундый олы йөрәкле дә була белде әни... Ир-атлар сугыштан кайткач, җитәкчелек дилбегәсен әнием аларга тапшырды. Ләкин үзен, артта калган хуҗалыкны алга чыгарырга дип, Баткак авылына, «Авангард» колхозына рәис итеп билгеләделәр. Аннары Иштирәктә шул ук эшне башкарды. Имәндә авыл советы рәисе булды. Сарманда район зоотехнигы булып эшләде. Эш белән авылларда йөреп, атна ахырында гына өйгә кайтып керә иде... Хезмәтенә күрә хөрмәте дә булды. Партия­нең Сарман райкомы аңа персональ пенсия билгеләде. Фатир бирделәр. Башта Әлмәттә, соңрак Җәлил бистәсендә яшәде. Ветераннар советы әгъзасы булды. Спектакльләргә, концертларга гел чакыралар иде үзен. Ахирәте Җамал апа белән и-и яратып та йөриләр иде инде! Заман белән бергә атлау хас иде аңа. Газета укый, радио тыңлый, телевизор карый. Сәнгать һәм фән кешеләре белән аралашып яшәде. Зирәк фикерле әниемә юмор хисе, шаяру тоны бик килешеп тора иде. Гомергә турысын ярып әйтә торган иде. Намазларын да калдырмады, уразасын да тотты. Мәҗлесләрдә Коръәнне мәкам белән моңлы итеп укуын әле дә сагынып сөйлиләр. Әнием балаларына, оныкларына сөенеп яшәде. Закирә апам – табибә, Әския апам – хәрби киемнәр тегүче, Нәкыя апам – китап сатучы, мин химия һәм биология укытучысы булып эшләдек. Бигрәк туган җанлы иде инде үзе! Авылдагы өйне саткач, шуның акчасына, СССРны иңләп-буйлап, чыбык очы туганнарга тикле барлап чыкты бит! Уфа, Мәскәү, Ленинград, Иркутск, Чита, Тольятти, Ухта, Ташкентларны айкап, дөнья гизеп кайтты. Дәү әни буларак, җеп эрли, оекбашлар бәйли иде. Оныкларының «Миңлекамал» әсәре белән таныш булуларына сөенеп, үзенең Миңлекамал булуы белән горурланып яшәде ул.

...Менә сезгә халкыбызның яраткан Миңлекамалы турында чын хикәят. Мирсәй Әмирне сокландыра алган батыр һәм матур, зирәк акыллы, эшчән һәм булдыклы каһарман, без белмәгән яклары белән дә ачылып, тагын да яктырак, кадерлерәк, үзрәк булып җанга кереп калды. Безнең Миңлекамал бит ул!   


 Фотодаларда:
1. Миңлекамал Сөләйманова кызлары белән.

2. Миңлекамал апаның кызы Гәүһәр. 1951 ел. 
3. Миңлекамал апа кызы Гәүһәр һәм оныгы Розалия (уң якта) белән. Җәлил бистәсе. 
Аны әнисенә бик тә охшаган, диләр. 


(2014, апрель)
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар