Логотип
Язмыш

«Мәңгелек ут»

Беренче мәхәббәт
Җыйнап сугыш серен,
Мәңгелек ут сөйли,
Сүзсез сөйли тарих ялкыны:
Исән калды микән,
Дөрләп янды микән
Ап-ак шәлен япкан яу кызы,
Алтын йолдыз таккан 
таң кызы?


Чәчләрдәге бәсләр,
Күзләрдәге яшьләр
Югалганнар, өмет өзмим мин.
Утлы юллар узган,
Таң нурыдай кызлар,
Яз җилләре иссә, түзмим мин,
Чәчәкләрдән сезне эзлим мин.


Мәңгелек ут дөрли.
Кояш җиргә сөйли.
Шаһит дөнья яман ярсулы.
Бәхет өмет иткән,
Туйлар вәгъдә иткән,

Хыялдагы туйны
                  күрми киткән –
Мәңгелек ут – җаннар ярсуы.



Ямьле май аеның беренче көнендә миңа 75 яшь тулды. Гомер юлымны барлыйм да үткән юлыма багам. Анда якты маяклар булып минем җырларым тезелеп киткән икән ләбаса. Дөрес, гомер җырлап кына узылмады. Әмма җырлар белән юандым мин. Үземне юатырга язган җырларым халкым йөрәгенә дә үтеп керә алды. Миннән еш кына, теге яки бу җырыңны язу өчен нәрсә сәбәп булды, дип сорыйлар. Чыннан да, бер сәбәпсез җил дә исми. Хатирәләремне кузгату өчен «Җыр дәфтәре»мне тәүге битеннән актара башлыйм әле.

Кешеләр йөрәгенә, бигрәк тә татар кешесе йөрәгенә юл яра торган җырларның моңлы, сагышлы булырга тиешлеген төшенгән идем инде мин. Сугыштан соңгы елларда «Сагыну», «Юксыну» кебек җырлар җырланды. Тормыш җай гына барганда сагышланмыйсың әле ул. Алай да җыр язып карарга теләк бар иде. Бу теләкне күрше генә яшәгән композитор Сара Садыйкова һәрдаим кымтырыклап торды. Минем әнием Нәфисә янына сирәк-мирәк чәй эчәргә кергәндә гел әйтә бу: «Мансур, минем яныма Гомәр килеп йөри, Сибгат килә. Нәби Дәүли керә. Бөтенесе җыр яздыралар. Син кермисең. Аның каруы, сезгә мин үзем кереп торам. Яз инде матур сүзләр, көен үзем иҗат итәрмен. Илһам яза башлагач килә ул. Менә син туган авылыңа кайт. Елгагыз булмаса, инешегез бардыр. Төшеп утыр күпер төбенә. Тыңла су агышын. Төне буе утыр. Иртәнгә, мөгаен, җыр туар».

Сара ханым кебек кешенең киңәшен ничек тыңламыйсың. Кайттым Яншыкка, төштем күпер төбенә. «Җил белән серләшкән каеннар», «ак шәлен ябынган шомыртлар» турындагы «Яшьлегем эзләре» җырының сүзләре шулай туды. Бирдем күпер астында туган шигырьне Сара ханымга. Бер атна, ике атна көтеп йөрим. Бер тапкыр хәтта туктатып сорадым да. Янәсе, җыр өлгердеме әле? «Өлгерде, өлгерде. Мендәр астында гына ята», – булды җавап. Бу аның җырны уемда йөртәм дигәне икән. Җыр Нәфисә Василова җырлавында юл ярды. Мәрхүм дустым Мөхәммәт Мәһдиев бу җырдан тәкатьсез була торган иде. Халык йөрәгеннән килгән авазларны табу шул була торгандыр инде ул.

Җыр язып караган бар хәзер. Инде «Хәзинә» (Г. Ахунов) романы буенча куелган спектакль өчен җыр кирәк булгач, кыюланып тотындым. Бу юлы «Туй күлмәге» җыры язылды. Көен Мәсгут Имашев язган бу җырны иң беренче булып Тинчурин театры артисткасы Ләлә Миңнуллина җырлаган иде. Люция Хәсәнова, Нәзифә Кадыйровалар аны бик теләп репертуарларына алдылар. Яшермим, халык та бик яратты.

Шуңа сөенәм – минем җырларны зур җырчылар җырладылар. Әйтик менә, көен Рим Хәсәнов язган «Әйләнеп кайтыгыз»ны иң беренче булып Хәйдәр Бигичев җырлады, Асаф Вәлиев популяр итте.
Сара Садыйкованың кулы җиңел булып чыкты. Минем иҗатны Сафьян Ибраһимов, Фәрит Хатипов, Зөфәр Хәйретдинов кебек композиторлар да күрә башладылар. Инде үзем дә җыр язарга гына торам. Берчак шулай спектакль өчен сугыш темасына җыр кирәк булды. Алындым мин моңа. Горький исемендәге парк каршындагы мәңгелек ут тирәсендә ике атналап йөрдем. Балачак хатирәләре уянды. Түшенә – берсе «Ленинград оборонасы өчен», икенчесе «Сталинград оборонасы өчен» дигән ике медаль тагып, 1945 елны – миңа биш яшь тулганда сугыштан кайтып кергән, берничә елдан, яраларыннан мантый алмыйча, бакыйлыкка күченгән әти искә төште. Ике иң каты сугышны кичкән булган икән ләбаса әти. Суслонгерын да санасаң...
Без аңардан җиде бала калдык.
Образ һаман тумый да тумый. Вариантлар бар – җыр юк!

Бервакыт театр белән Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылына барган идек. Мин Марганова Василиса Максимовналарга фатир төштем. Гаҗәеп чибәр, мөлаем апа иде ул. Кием шкафы ачылып киткәндә түше тулы медальле пинжәк күреп калдым. «Иреңнекеме?» – дип сорадым. «Юк, үземнеке!» – диде апам. Керәшен кызы Василиса 1940 елда Чистай медицина училищесын тәмамлаганнан соң, Актаныш районының Суыксу участок хастаханәсенә җибәрелгән. 18 яшендә сугышка алынган. Сугышчан юлын Орел өлкәсенең Здынка авылында торган эвако-госпитальдә башлаган кыз Җиңү көнен Польшада, Познань шәһәрендә каршылаган. Сугыштан соң Кызыл Йолдыз районының Биектау авылындагы балалар йортына килеп эшкә урнаша ул. Аннары Котлы Бөкәш хастаханәсендә эшли. Үзе кебек сугышлар кичкән Марганов Алексейга кияүгә чыгып, бер малай, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Роза Алексеевна Вәлиева – педагогика фәннәре докторы, профессор, уллары Геннадий – инженер. Василиса Максимовна әле дә исән-сау. Кышын – Казанда, җәйләрен Котлы Бөкәштә яши.

Шул апаны күргәннән соң, сугыш юлында кичергәннәрен сөйләткәннән соң, нәрсә хакында язасымны тәгаен белә идем инде. Унсигез яшьтә ут эченә кереп исән калган, дүрт ел ут эчендә ир-ат арасында йөреп тә сафлыгын җуймаган татар кызын данларга тиеш мин! Сүзләрне гастрольдән кайтуга ук яздым да композитор Рәшит Гобәйдуллинга бирдем. «Мәңгелек ут» дигән бу җырны Вафирә Гыйззәтуллина тетрәнде-рерлек итеп башкарды. Сагындыра аның җырлавы. Кызганыч, хәзер аны сирәк яңгыраталар. Ә бит башка җырларым беренче җырлаучылар бакыйлыкка күчкәч тә югалып калмады. Әле берсе, әле икенчесе «әйләнеп кайта». Бөек Җиңү хөрмәтенә «Мәңгелек ут» та кабат дөрләп китмәсме дип өметләнәм. 

«Сөембикә», № 5, 2015.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар