Логотип
Язмыш

Мескен буласым килми

Яралы хатирәләремне яңартуымның сәбәбе язмышыма рәнҗүдән, тәрбиячеләремә үпкә белдерүдән бигрәк, хәзерге көндә балалар йортларында эшләүче тәрбиячеләргә шундый хәлләрдән сак була күрегез дип искәртергә теләвем генә.

Җәй көне безне, балалар йортында тәрбияләнүчеләрне, сафларга тезеп авыл урамы буйлап болынга алып төшеп китәләр иде. Капка төбенә чыгып утырган апалар: “И-и, карагыз әле бу мескеннәрне”, — дип калалар. Бу сүзләрне, бәлки, утыз бала арасыннан өчесе-дүртесе дә ишетмәгәндер, бәлки, җанымны телгәләп, минем генә йөрәгемә уелып калгандыр алар?!

Чын мәгънәсендә шәфкатьле шәфкать туташы Фәүзия апа ялга әниләренә кайтып килгәч: “Үрдәкләр суйдык, кунаклар чакырдык”, — дип сөйли иде. Минем дә иң олы хыялым — кунаклар чакырып, үрдәкләр суеп, кешечә — гаилә белән яшәү иде. Гомерем буе минем өчен дөньяда иң авыр сүз “мескен” дигән сүз булды. Шул сүзне ишетмәс өчен нинди корбаннарга гына бармадым мин!

Көзге салкын кич. Мич башында сеңлемне йоклатам: аякларын, кулларын өреп җылытам. Менә ул туңып дерелдәүдән туктый да йокыга тала. Хәзер җылы көннәр булмас та инде, нишләрбез икән дип, йөрәк әрнеп тибә, җан уйный, кычкырып елап җибәрәсе иде дә, сеңлемне уятудан куркам...

Шунда ишек шакыган тавыш ишетелә. Әкрен генә төшеп, ишекне ачсам, ике кеше басып тора: берсе ир, берсе хатын-кыз. Өйгә кереп, хәл-әхвәл сорашкач: “Иртәгә сезне килеп алырлар”, — дип чыгып киттеләр.

Соңыннан, барып урнашкач, мин аларның балалар йорты директоры белән завучы булганлыкларын белдем.
Хәзер “балалар йорты” дигән сүзне ишетсәм, мием кайный, җаным сулкылдый башлый.
Дөрес, анда балаларны ашаталар-эчертәләр, киендерәләр, саф һавада йөртәләр, уйнаталар-җырлаталар. Барысы да үз урынында кебек. Әйе, шулай гына булса иде ул...
Дүртенче сыйныфта укыйм, дәресләремне бик теләп әзерлим, белгән саен беләсе генә килә, “5”ле билгеләре генә алам, тәртибем дә әйбәт, күрәсең, гел мактап кына торалар үземне. Бүлмәдәш кызларның икесе бездән зуррак иде. Шуның берсе (аны Асия диик) — староста. Безнең белән Асия идарә итә, тәрбиячене күрмибез дә диярлек. Исемлек буенча парлап идән юабыз, юган урынга ике башыннан тотып караватларны күчерә барабыз, җыештырып чыккач, әй куанабыз.
Көннәрнең берендә тәрбияче кереп, безне җыйды да: “Укуы начар булганга старостаны алыштырабыз, Асия урынына сине сайлап куябыз”, — дип, бармак белән миңа төртеп күрсәтте.
Тырышлыгым өчен җәфа чигүләрнең башы әнә шуннан башланды бугай. Элеккеге староста беркемгә бер эш эшләттерми, караватларны күчерттерми. Төннәр буе берүзем идән юам. Бер почмактан карават астына кереп китәм дә ята-ята идән юарга тырышам, башны әзрәк күтәрсәң, чәч караватның сыгылмалы пружина чыбыгына эләгә, аны йолкып алып булмый, тезелеп киткән караватлар астыннан чыкканда, чәч канлы була иде. Зарланырга ярамый, кемгәдер, нәрсәдер әйттеңме — “әләкченең” башы кыеннан чыкмый. Әлеге дә баягы, ике зуррак кыз, ике зуррак малай безнең өстән баш, шулар идарә итәләр. Тәрбияче балаларны сафка тезеп, гимн җырлата да йокларга кушып чыгып китә. Шуннан соң төнге фаҗигале тормыш башлана...
Малайларны, кызларны ялангач чишендереп, кара-каршы бастырып, тезеп куялар да кем кем белән йокларга тиешлеген “билгелиләр”. Мин дә шул коточкыч хәлдән котылып кала алмадым...
Ни өчендер минем күкрәк иртә беленә башлады. Әле бүгенгедәй хәтеремдә, шуны сизенгән тәрбияче: “Сыер”, — дип ычкындырды. Шул сүзне кабат ишетмәс өчен, күкрәкләремне кәтүк җебе белән кысып бәйләп йөреп, җеп тәнне кисеп кереп, кан саркыган вакытлар була иде.

Күкрәк сибелеп торгангадырмы, зуррак малайларның берсе бер тапкыр йоклар өчен мине сайлады. Биредә закон шундый: каршы тору, каршы сүз, әйтү тыелган — берсүзсез буйсыну гадәт! Ул газаплы төн искә төшсә, хәзер дә төннәрен сикереп торып утырам. Чөнки шул фаҗигале бер төн минем бөтен язмышымны хәл кылды: мин инде үземне намусын югалткан кыз дип йөрдем. Чөнки минем тәнем генә түгел, җаным да пычранган иде. Бер төн, бер очрак — бөтен гомер буена йөрәк ачысы, күңел җәрәхәте, намус сызлануы, җан газабы.
Шуннан соң мин, мәктәп булмау сәбәпле, күрше авылда торып укый башладым, балалар йортына атнага бер кайтып, азык-төлек кенә алып китә идем. Әмма шуларны уйлап, шул хәлләрне күз алдына китереп, төннәр буе йоклый алмый елап ята идем. И, шул кыска төннәрнең озынлыгын белегез иде сез! Болар нәрсә белән бетәр иде, әйтә алмыйм, әмма фатир хуҗам — Миңлебикә апаның кече күңелле, шәфкатьле, игътибарлы, ихтирамлы булуы мине күп кайгы-хәсрәтләрдән йолып кала алгандыр дип беләм. Ана назын миңа ул бирде. Барлык әниләр дә шундый әйбәт буладыр дип, аналы балаларга кызыгып гомерем үтте. Миңлебикә апаларда фатирда торып укыган елларым — мичем балачагымның иң бәхетле (өннәре, мизгелләре булды. Миңлебикә апаны беркайчан да онытмадым, һәрчак читтән генә булса да минем сүңелемне җылытып, юатып, миңа көч-куәт биреп торгандай тоела иде. Техникум, аннары университетны тәмамлауга, ашкынып-ашкынып аны эзләп кайттым һәм Дания исемле “сеңлемне” дә таптым. Бер туган көнендә: Рәнҗемим язмышыма:
Ярый әле туганмын.
Син бит минем иң кадерле
Туган түгел туганым,
— дип, хис-кичерешемне шигъри юлларга салдым.

Мәрхүмә Миңлебикә апама җылы хисләремне белдерергә, кайнар рәхмәтләремне җиткерергә ашыгып, шактый алга йөгергәнмен бит!

Гел яхшы билгеләренә генә укыгач, мине РОНОга белдермичә, укытырга алдырган булганнар, җиденче сыйныфны тәмамлагач, минем киләчәк тормышым турында төрлечә уйланганнар, ләкин башка юл таба алмагач: “Туганнарың укыта алмас микән?” — дип, мине туган авылыма кайтарып җибәрүләр. Авылга кайтып барам, урман очмагын узгач, зират күренеп тора: Әнә, анда ялгыз зират тора:

Минем әнием шунда күмелгән.
Их, күрәсе иде аны тик бер генә,
Юк шул: үлгән инде ул, үлгән,
— дип, сулкылдый-сулкылдый атлыйм.

Мин Кызыл Йолдыз районы Котлы-Бөкәш урта мәктәбенә йөреп укыдым, паларым көчләреннән килгән кадәр улыштылар, ул сугыштан соңгы авыр елларның газаплы көннәре турында романнар язарлык! Хәер, кем генә белми соң ул михнәтле еллар авырлыгын?! Унынчы сыйныфны тәмамлагач, газетадан Алабуга китапханәчеләр техникумы турында язма укыдым. Күңелемдә ялкын кабынгандай булды. Их, барырга иде шунда, мин бит китапка гашыйк җан! Чыгып киттем бит, юлларын ничек тапканмындыр, белмим, Ходай ярдәмен биргәндер! Пароходта хыял диңгезендә йөзгәнем әле дә хәтеремдә.

Имтиханнарны уңышлы тапшырып, тулай торакта яши башладык. Җыелышып өстәл артына утырып чәйләр эчәбез, ул кызыклык, ул күңеллелек, шатлыкның чиге юк...

Шулай күпме көннәр үткәндер, минем акчам тәмам бетте. Өстәл янына якын да бармыйм, бүлмәдәшләр ашап-эчкәндә китап укып утырам, ризыгым булмагач, аларга кушыла алмыйм шул. Берәр атналап вакыт үткәч: “Сине завуч чакыра”, — диләр. Кергәч: “Син кайдан, әти-әниең кем, кайда эшлиләр?” — дип сорады ул.

“Мин балалар йортыннан”, — дим. “Аңлашылды, Алабугада балалар йорты бар, шуннан бер баланы бер көн асрар өчен күпме акча тотылуы турында белешмә алып кайт”, — диде. Коридорга чыксам, Женя исемле бүлмәдәшем мине көтеп тора. “Нәрсә диде?” — ди. Әйтеп биргәч: “Әйдә киттек!” — ди бу. “Ачка үлә бит инде ул!” — дип, шул кыз кереп әйткән булып чыкты. Язу алып кайткач, миңа 625 сум акча бирделәр. Пар күлмәк сатып алдык. Женя белән карточкага төштек, ул әле хәзер дә саклана миндә. Шул акчага мин техникумны тәмамлап, эшкә юллама алып, шул ук иптәш кызым белән Дөбъяз районына кайтып төштек. Ходайга рәхмәтләрем чиксез иде. Битаман дигән авылда Әдибә исемле кыздан китапханәне кабул итеп алдым. Шул көннән башлап безнең дуслык җепләре үрелә барып, без бүгенге көндә дә бер-беребезгә терәк. (Уйласаң, без дуслашырга да тиеш булмаганбыз. Мин бит аның эшен алдым.) Аннары мине Әлдермеш авылы китапханәсенә күчерделәр. “Кайтам әле Әлдермешкә!” дип җырласалар, күзгә яшь тула.

Казан дәүләт университетының читтән торып уку бүлегенә укырга кердем. Аны тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятына эшкә килдем. Рухи бай тормыш кичердем: нәшрият коллективы исеменнән шахмат ярышларына җибәрәләр — нәшрият данына тап төшермәдем, беренчелекне бирмәдем. Нәшриятта шактый гына язучылар, шагыйрьләр эшләсә дә, бу чорда “Китап” исемле өч метрлы стенгазетаның редакторы итеп тә ни өчендер мине билгеләделәр. Нәшриятка килгән авторлар сәгатьләр буе газетаны укып торалар иде. Язган пародияләрем өчен еллар буе исәнләшми йөргән хезмәттәшләрем дә булды.

Шулай рухланып эшләп йөргәндә мине бер егет белән таныштырдылар. КАИ тәмамлаган, авиация заводында эшли. Минем үткән тормышым турында кызыксына, сораша бу. “Детдом баласы” икәнлегемне дә белде. Шулай матур гына очрашып йөрибез. Моның миннән өстен булуын күрсәтәсе килә, минем сер бирәсем, мескен буласым килми. “Детдом баласы”, син фәләндер, син төгәндер, борщ та пешерә белмисеңдер, дигән сүзләр дә ычкындыра. “Детдом баласы, әйдә шахмат уйныйбыз”,—ди. “Әйдә”,—дим. Уйныйбыз да, мин — “детдом баласы” — моңа “мат” куям. “Әйдә тагын уйныйбыз”, — ди. “Әй, уйный белмәгән кеше белән кызык түгел”, — дигән булам. Мескен буласы килми бит! Очрашулар шулай дәвам итә. Мин детдом баласы булуыма газапланам, әрним, үз-үземне кая куярга да белмим. Нәкъ шул вакытларда нәшрият, редакция хезмәткәрләренә җир участогы бирделәр. Ялгыз булсам да, мин дә алдым. Ике катлы йорт та (дача йорты) салдырып куйдым. Ял көннәре җитсә, шунда чабам. Бервакытны поездда барам, янәшәмдә утырган берәү сүз куша: “Кая барасыз, кайда торасыз, кайда эшлисез, исемегез ничек?” Мин җавап бирмим. “Нишләп ялгыз? Ялгыз булганга”, — дим дә, урынымнан торып, төшәргә әзерләнәм. Барып җитеп, киемнәремне алыштырып, көрәк тотып җир казырга дип чыксам, рәшәткә буенда әлеге кеше. “Нишләп торасыз?” — дим. “Бер соравыма да җавап бирмәдегез, мин сезне таба алмаячакмын бит”, — ди. Гашыйк булган, имеш. Поезддан төшеп калган. Мин моннан һич тә аралаша алмадым. Эштән кайтырга чыксам, урамда театрга билет тотып көтеп тора. Татар театрында бара торган спектакльнең исемен атый. Барасы килеп куйды бит...

— Хәзер өйгә кереп киемемне генә алыштырып чыгам, — дим. Ияреп үк кереп килә. Килеп керсәк, шахмат уйный-уйный дуслашкан инженер егетем көтеп утыра икән. Егетем салып килгән булган. Күрше хатыны (яңа танышны Фәрит дип атыйк) чакырып алып: “Син араларына керергә йөрмә, алар күптәннән матур гына йөриләр”, — дигән. Фәрит керә-керешкә: “Син, егет, эчсәң, кыз янында йөрмә, аның эчкән кешене яратмаганын беләсең”, — димәсенме?! Егетем сикереп торды да: “Понял”, — дип чыкты да китте. Мин атылып артыннан йөгереп чыктым. “Кияүгә чыгасыңмы әллә?” —ди. “Тәкъдим ясый”, — дигән булам, сер бирәсе килми. Ә бу авызын тутырып: “Әлегә йоклап кына йөримени?” —дип куймасынмы?! Шуңа бер генә сүз әйтә алмый калдым. “Синең белән күпме йөреп бер мәртәбә йокладыммы?” — диясе генә иде дә бит!.. Шулай дип әйтеп, җавапсыз калганын күрсәм, җиңелрәк булган булыр иде, бәлки.

Шул көннәрдә иптәш кызым: “Бассейнга йөрергә рөхсәт кәгазе бирәләр, нишлибез?” — ди. “Йөрибез!” — дим. Йөзү — хыялым, минем романтика. Иделнең Займище турындагы теге ярына йөзеп, чәчәк җыеп чыга идем. Икенче көнне гинекологка сәламәтлек турында белешмә алырга киттек. Куркам, каушыйм, оялам, тәмам тиргә баттым. Мин бөтен кыюлыгымны җыеп табибка: “Сезгә сорау бирергә мөмкинме?” — дим. Аңа балалар йортында булган хәл турында сөйлим, шуннан бирле әрнеп-газапланып яшәвемне, мин аларга лаек түгел дип, егетләр белән йөрмәвемне, соңгы елларда, утызны узгач кына бер егет белән танышуымны, “детдом баласы” дип, аның еш кына кимсетүен, үземнең сөйләргә җөрьәт итмәвемне әйтеп, аның күзләренә төбәләм. Ә ул миңа карап тора да: “Әйе, анда әз генә нарушение бар-барын, әмма син “мин кыз!” дип, тормышка чыга аласың”, — ди. Их, бу сүзләрне мин элегрәк ишеткән булсам соң!

Нигә бирелмәгән очар канат,
Сахра буйлап очар идем мин.
Язмыш, диләр...
Язмышымны салып дәрьяларга
Сине генә кочар идем мин,
— дип, эчемнән генә янып йөргән егеткә тормышка чыгарга ризалык бирмәс идеммени?!

Фәрит шулай бер адым да диярлек арттан калмый йөри бирә. Мин аңа төрлечә сөйләп күңелен кайтарырга тырышам: “Мин детдом баласы, борщ та пешерә белмим...” — дим. “Үзем пешереп ашатырмын”, — ди бу.

Төннәр-көннәр буе уйланып йөрдем дә, теге, “үз егетем” “син детдом баласы” дип кимсетер, мин гафу итә алмам, тормышыбыз чуалыр, дип, ай ярым эчендә тоттым да Фәриткә тормышка чыктым. Дөрес, үземчә аны шактый сынадым: “Нигә өйләнергә шулай соңардың?” — дим. Кафега кергәч: “Әйдә, эчемлек ал!” — дим. Минем өчен егетләрнең эчмәве — беренче шарт иде.

Әнә шулай, туйлар ясап, сәяхәткә — Ташкентка чыгып киттек. Бер бүлмәгә урнаштык. Беренче төн... Бәхет кенә китерсен иде!

Иртән торгач, Фәрит яныма килде дә:
— Минем сиңа әйтәсе сүзләрем бар бит! Мин хатын аерган кеше, ике балага алимент түлим. Эчкече идем, хәзер эчмим, дәваландым. Сине югалтудан куркып, болар турында сиңа сөйләмәдем,—диде. Әлеге тетрәндергеч сүзләрдән, аңымны югалтып тордым... Аңыма килгәч: “Нигә син мине бәхетсез иттең?” —дип, үкси-үкси еладым да, кайтып китәргә җыена башладым. Бу тезләнеп гафу үтенә, ә үзем ниләр генә уйламыйм: дусларым, хезмәттәшләрем ни диярләр, мине гаепләүчеләр дә табылыр. Аңгыраеп тагын урыныма утырдым...

Без Казанга бергә кайттык. Әмма минем өчен, әйтерсең, тормыш юк, сүнгән иде инде. Бу хәлләр турында беркемгә дә сөйләмәдем. Элеккечә эшләп йөрим. Көндезге чәйне Гайшә апа белән (Гали Хуҗи хатыны) эчәбез. Беркөнне бу балык алып килгән. “Мондый тәмле балык ашаганым юк!”—дим. Ә ул: “Син буйга узгансың, ахры!” — димәсенме?! Мин өнсез калдым. Икенче көнне үк гинекологка йөгердем, ул да аның сүзләрен раслады. Бала!!! Мин сискәнеп киттем... Бала... Уйлар диңгезенә чумдым: балам ятим булмасмы? Мин аны бәхетле итә алырмынмы? Әйе, балам, мин сиңа җан өрдем, мин сине кеше итәр өчен көчемне кызганмам! Мин әни булам!

Шулай хыяллана-хыяллана һәр көн диярлек бакчага — дачага йөрим, билгеләнгән көнендә табибка күренәм: күрсәткечләрең бик әйбәт, балаңны җиңел табарсың, диләр. Бакчага йөрүем турында әйткәч: “Поездда табарга җыенмыйсыңдыр бит?” — дип кисәттеләр. Соңгы мәртәбә барып, эшләрне бетереп кайтырга булдым: чүпләрне утадым, мичкәнең суларын түгеп, кертеп үк куйдым. Бөтенесен булдырдым, дип кайтып йокларга яттым, авыр күтәрү ярамаган, иртәгесен кан китте. Ашыгыч ярдәм машинасында бала тудыру йортына озаттылар. Барып керүгә, операциягә әзерли башладылар.

— Бала исән булырмы соң? — дип ялварам.
— Безнең бурыч — синең үзеңне коткарып калу, — диләр.

Баламны ярып алганнар, аңыма килгәч, күрсәтеп тә алдылар. Көне-төне баламны китерүләрен көтеп, керфек тә какмадым.

Улымны алып өйгә кайткан көннәрнең шатлыгын сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел. Шундый бәхетле көннәр кичереп яшәп ятканда, мин тагын балага узганмын. Гинекологка кергәч, карточканы карады, кәгазь язып кулга ук тоттырды: “Иртәгә үк аборт ясат”, — дип чыгарып җибәрмәкче була. Ә мин аңа табарга теләвемне әйтәм.

— Юләрдер бу дисәң, карточкасында редактор дип язылган, баласын ярып алганга айлар гына узган. Тагын бала табарга җыена, югыйсә әле җөйләренең ялганып бетмәгәнен аңларга тиеш бит, — дип ярсып-ярсып сөйләнә.

Чыннан да, минем тагын бер бала табасым килә. Икәү булсыннар иде, бер-берсенә таяныч, терәк булырлар, шундый изге мөмкинлектән аларны ничек мәхрүм итәргә?! Вөҗданым газаплана...

Танылган гинеколог, профессор Зәйнәп Шәйхиевна Гыйләҗетдиновага мөрәҗәгать иттем, “башка су мичкәләре күтәрмим инде”, — дип, антлар эчтем. Ялга чыгуга бала тудыру йортына кереп ятарга ризалыгымны алып, рөхсәт кәгазе язып бирде. Әлеге кәгазьне карточканың тышкы ягына ук ябыштырып куеп: “Үзе җавап бирер”, — дип, учетка алдылар. Һәм сөйләшкәнчә вакытында хастаханәгә кереп яттым: “Аңа кадәр шартламасаң, 25 гыйнвар көнне балаңны ярып алабыз”, — дип искәртеп куйдылар. Нәкъ шул көнне операциягә алып төшеп киттеләр. Өстәлгә салып, наркоз бирә башлаганнарын хәтерлим. Күпме вакыт үткәндер, әйтә алмыйм, кычкырышкан, чабышкан тавышлар ишетеп ятам, ни булганын һич аңламыйм. Күземне дә ачтым. Шул вакытта: “Ой, онытканмын бит”, — дип, йөгереп хирург килеп керде. “Операциягә әзерләгез!” — дигән дә чыгып киткән булган. “Наркоз бир”, — ди бу. “Кабат бирергә хакым юк, баласы үләчәк, үзен дә коткару икеле” Хирург: “Мин боерам!” — ди. Тегесе “Мин буйсынмыйм”, — ди. Шуннан аяк-кулларны бәйләп, авызга нәрсәдер тутырып, укол кадап, яра башладылар. Бала аваз салгач, җөйне тегү өчен кабат наркоз биргәннәр. Өч көн аңга килмәгәнмен, хирург төнгә куна калган. Аңыма килә башлаганымны сизеп: “Нихәлләр?” — ди бу. Мин юеш су эчендә ятканымны тоям. “Нәрсәдер аккан кебек”, — дим. Чыгып китеп, поднос күтәргән шәфкать туташларын алып керде. Тегеләр ачып җибәргәннәр иде... берсе подносы белән идәнгә авып төште. Җөй үлекләп, ачылып беткән булган. Соңыннан моны хирургның ашыкканга чиста итеп, җиренә җиткереп эшләмәве аркасында булган дип аңлаттылар. Ул көнне мин хастаханәләрдә ике ай буе көтеп яткан идем бит!..

Минем өчен улымның исән-сау булуы гына мөһим. Авырлыкларны җиңеп чыгарыма ышана идем! Бала белән өйгә озатканда бер кило әйбер дә күтәрмәскә куштылар. Кайтып өч кич кунгач, ир дигәнем, судья буларак, ярышларга китәчәген белдерде. Ә мин аңа: “Гомер буена гарип булып калуым бар, ике сабыйны күтәрмичә булмый бит, барма инде”, — дип ялварып та караган идем юкса.

Яралы язмышның дәвамы да була торгандыр...

Кочагымда ике сабыем, икесе-ике яктан имеп яталар, миннән дә бәхетлерәк кеше юктыр кебек. Сабыйларымны йоклатырга салгач, тормыш турында уйлана башлыйм, тагын ниләр күрәсем бар икән, язмыштан узмыш юктыр, балаларымны кеше итәргә генә язсын!

Өлеш-өлеш бүлеп биргән имеш:
Язмыш кешеләргә бурычларны.
Миңа гомер буе тырышырга насыйп:
Дөньябыз мәшәкатьләр белән тулган.
Киләчәккә иң зур максат-теләк
Балаларны кеше итү, димәк...
— дип, хыял диңгезенә чумам, шул чакта ишек ачылып китә, бусагада лаякыл исерек Фәритем басып тора...

Изрәп йоклап яткан сабыйларыма мөлдерәп карыйм да: “Еламый гына тор, детдом баласы син!” — дип, күз яшьләремне сыпырып төшерәм.

Тик барыбер өметемне өзмим,
Язмыш, диеп, мине алдады...
Бәлки әле шатлык көтә булыр,
Бәлки чын бәхетем алдадыр...



Ләйсән Әбделмәнова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дәвамын яз сеңлем. Менә дигән сериал.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Илай илай уҡыным ,ҙур рәхмәт !Дауамы барҙыр тип уйлайым

      Хәзер укыйлар