Логотип
Язмыш

Маша апа гаиләсе

Маша апа белән без бер хаста­ханәдә, бер палатада ятканда таныш­тык. Анда шул артык эш юк, вакытны сөйләшеп авыштырасың. Көн арты көн уза торгач, бер-береңнең туган-тума­часын читтән генә булса да белеп бетерәсең, килгән-киткәнен күреп танышасың. Маша апаның да килен- кияүләре, кода-кодагыйлары, дуслары хастаханә юлыннан өзелеп тормады­лар. Мин башта алар арасындагы туганлык мөнәсәбәтләренең бик бу­талчык булуына гаҗәпләнсәм, соңыннан, аңлашкач, күршемдә ятучы бу ханымның — биш класс кына белемле, гади эшче хатынның рухи көченә, җан байлыгына, олы йөрәгенә гаҗәпләндем-сокландым. Шушы якты йөзле, тәмле телле, игътибарлы, сабыр һәм тирән акыллы затлы ханым ничә кешенең бәхете сагында тора булып тоелды миңа.
...Беркөнне Маша апа янына оныгы Алешаның хатыны Ләлә килде һәм алар тәмләп нәни Карина турында сөйләш­теләр. Мин ул баланың Алеша кызы булуын белә идем инде.
— Бездә ике көн торды, шундый тере, шундый матур, — дип сөенеп сөйләнде Ләлә, — ягымлы үзе. Минем ике әбием, ике әнием бар, ди, мине дә әнисе дип саный, акыллым. Ике әтием, бер бабам бар, ди. Җырлады, биеде. Туган көненә бик матур костюм алдык...
Аннан соң килгән Мөршидә ханым (без аны Маша апаның килене дип аңлап утырдык) кәбестә алуларын, тозларга аны көтеп торуларын әйтеп
торды. “Син өйрәтерсең генә, без тозларбыз. Синеке тәмлерәк була”, — диде. Ул арада Маша апа кесәсеннән акча чыгарып, аның сумкасына шудырды. Мөршидәнең: “Нишләвең бу?”ларына карамыйча, “Монда миңа акча кирәкми. Сезгә кирәгрәк чагы”, — дип, Маша апа тәки үзенекен эшләде.
— Мөршидәнең май аеннан бирле хезмәт хакы алганы юк, бер кияү акча­сына гына яшәү авыррак аларга, — дип, соңыннан безнең алда аклангандай итте. Мөршидә турында “кодагыем”, диде... Менә шуннан соң сөйләттек без аннан гомер тарихын.
...Кайгы агач башыннан да, ялгыз да йөрми, диләр. Маша апага да бәхет­сезлек арты бәхетсезлек килә. Башта озак еллар тату гомер иткән ире үлеп китә. Аның Ванясы элеккеге офицер, Бөек Ватан сугышы инвалиды. “Аякның сөякләрен бөртекләп җыеп, тирегә төреп куйды врачлар”, — дип сөйли торган була ул. Әмма эшкә урнашу мәсьәләсе килеп баскач, “ир-атка ирләр эше кирәк” дип, шофер эшен сайлый, 40 ел машина йөртә. Менә шундый гаярь ирнең сөеклесе булып яшәгән хатын ачы хәсрәттән авыруга сабыша. Ярый әле кызлары Ольга бар, көн дә аларга бара. Эшкә урнаша. Акрынлап ялгызлыгына күнегә башлый. Кинәт... тагын коточкыч хәсрәт: утыз алты гына яшьлек Ольга фаҗигале үлемгә тарый. Монысын инде тол ана күтәрә алмый, урынга ук егыла...
Аягына басып, кияве һәм оныгының хәлен белим дип барса... Онык инсти­тутын ташлаган, ә кияү-бала (ул аны кайчак шулай дип атый, ә болай “улым” дип йөртә) кайгысын шешә белән юарга тотынган. Оныгы белән күпме генә җайлап сөйләшсә дә, Алеша үзендә укуын дәвам итәрлек көч тапмый. 
“Башыма берни керми, аудиториядә елап утыра алмыйм ич инде мин”, — ди. Кечкенәдән бабасы янында кайнашып үскән, машина йөртү хокукы да булган егетне Маша апа шофер итеп эшкә урнаштыра. Кияү белән дә ныклы сөйләшүләр була. “Шешә белән дуслы­гыңны ташламасаң, араларны өзә­без...” Ә кияүнең Маша ападан башка якын кешесе юк. Айлап урын өстендә яткан әнисе берничә ел элек Маша апа кулында үлгән була. Соңгы сүзе итеп, киявенә: “Валера, мин сиңа бүтән улым дип әйтмим”, — ди Маша апа.
Акрынлап бу өйдә тормыш көйләнә башлый. Шулай беркөнне оныгы әбисе янына бер чибәр генә кыз ияртеп килеп керә, оялып кына сүз башлый: “Әбекә­ем, мине кайгы-хәсрәттән Энҗе генә коткара алыр. Миңа ошый ул. Безгә өйләнешергә рөхсәт бир”, — ди. Маша апа яшьләр арасында әле мәхәббәт уты кабынмаганын сизә. Шулай да рөхсәтен бирә. Яшьләр бит, яши башлагач яратышырлар. Иң әһәмиятлесе, Алеша тынычланыр ичмасам, дип уйлый.
Чынлап та, кайгылы йортка бераз ямь кереп китә, туйга әзерлек башлана. Булачак киленнең әнисе Мөршидә ханым да бик булыша. Туйлар гөрләп уза. Бер кешегә арткан гаилә матур гына яши. Энҗе киленнең әнисе —
Мөршидә кодагый да еш була биредә. Кода-кодагыйның бер-берсен күргәндә кызарып китүләрен, сөйләшеп сүзләре бетмәвен Маша апа күрә, билгеле. Шуңа күрә бераздан кияве Валераның Мөршидә кодагыйны да ияртеп зур үтенеч белән килүенә әзер була.
— Әни, — дип башлый сүзен кияү-бала, — миңа әле илле дә юк. Ялгыз гомер итә алмам. Кодагыемны яраттым бит. Фатихаңны бирсәң иде безгә...
Әзердер булып тоелган гына икән. Бу сүз Маша әбекәйне сискәндереп җибәрә. Кызын, Ольгасын алыш­тырырга тиеш бит бу хатын. Ничек яшәп китәрләр? Валера улымны рәнҗетмәсме, хөрмәтләрме? Миңа мөнә­сәбәтләре ничек булыр? Оныгыма? Хәер, анысы турында борчылырга ки­рәкмәстер. Берсенең улы, икенчесенең кызы. Ана кеше киявен кыерсытмас. Чыннан да, Валера өйләнми тора алмас. Бөтенләй дә чит кеше керсә, тормыш­ларының катлауланып китүе бар. Җавабын биргәнче, чәй өстәле әзер­ләгәндә Маша апаның башыннан яшен тизлегендә шундый уйлар уза һәм ул, үз теләкләрен, таләпләрен әйтеп, риза­лыгын бирә.
Әле кайчан гына кайгы белән чор­налган йортта бәхетле тормыш баш­лана. Яңа шатлык булып оныклары Карина туа. Маша апа күп вакытын шуларда уздыра. Аны монда яраталар, үзенә дә җанына иң якыннар янында рәхәт була. Тик шунысы: Алеша икешәр айларга сузылган командировкаларда йөри. Ире шундый командировка­ларның берсендә чагында Энҗе килен кызын да алып иптәш кызының гаиләсе белән урманга ял итәргә бара. Мондый яллар тагын һәм тагын кабатлана. Бу очрашулар шуның белән тәмамлана: Энҗе һәм иптәш кызының ире ара­сында гыйшык уты кабына. Сөйләшү- киңәшүләр, тиргәү-ачулануларның нә­тиҗәсе булмый. Иптәш кыз әнисе янына кайтып китә, яңа пар бергә яши башлый. Энҗе баланы да үзе белән ала.
Алешаның хатынына таләбе бер генә була: “Карина минем аның әтисе икән­не белеп үсәргә тиеш, мин аны тәрбияләүгә тулысынча катнашам, кай­чан телим, кайчан вакытым була — ба­ланы шунда үземә алып кайтам, аны миңа каршы итеп тәрбияләмисез”.
Онык өчен тагын караңгы көннәр- төннәр башлана. Ул күп вакытын әбисе янында уздыра. Маша апа аны кулыннан килгәнчә юата: “Улым, син әле чын мәхәббәтнең ни икәнен белмисең. Киләчәк әле ул сиңа”, — дип көйли. Эмма онык ачылмый. Каринаны алып кайткан көннәр генә бәйрәмгә әверелә.
Килә ул вакыт. Алеша гашыйк була. Төскә чибәр, эшчән, тормышның
ачысын-төчесен татырга өлгергән Ләлә ханым белән өйләнешүләренә менә өченче ел киткән хәзер. Әтисен яратса да, үги әнисен хөрмәт итсә дә Алеша Ләләгә күченә. Элеккеге хатыны, аның ире килеп йөргән йортта яшәү (ә тегеләре килми булдыралмый, Энҗенең әнисе шунда бит!) баштагы мәлләрдә киеренкелек тудыра. Вакыт иң яхшы дәвачы. Ул чор инде үткән. Йортта тынычлык хөкем сөрә. Өч гаиләне берләштерүче ата белән ана бар. Барысына да кадерле Карина бар. Маша апаның киң күңелле булуы, кешелеклелеге дә ярдәм итә. Ул һәр як белән җайлап сөйләшеп, араларны көйләп тора. Элекке киленнең яңа ирен дә бер дә яманламый. Мәхәббәт белән табышканнар, матур гына яшәсеннәр, ди. Бәйрәмнәрдә зур гаилә бергә, бер өстәл артына җыела. Яшьлеге Апас районының русы-татары бергә яши торган авылында узган, үзе дә татарча аңлау гына түгел, сөйләшә дә алучы Маша апа — Мария Володинаның катлаулы гаиләсе шулай ук руслар һәм татарлардан тора. Милләт аерымлыгы хәзергә сизелми, ди. Алдагысын, әлбәттә, Алла белә.
...Маша апаның сөйләгәннәрен исем китеп тыңласам да, аның зирәклегенә соклансам да, бу турыда язармын дип уйламаган идем. Моңа бер вакыйга сәбәпче булды. Беркөнне палатабызга кулына чәчәк бәйләме тоткан ир уртасы кеше килеп керде. Аптырап як-ягына каранып тора. “Кем кирәк?” — дибез. “Әнием!” — ди. “Әниең кем?” — дип сорауга ул әниләргә карата әйтелә торган барлык матур сүзләрне тезеп китте: иң яхшы, игътибарлы, йомшак телле, барыбызны да бердәй ярата... “Дөресен генә әйткәндә, ул минем әнием түгел. Мин аның кияве генә. Тик мин аны әнием дим, ул мине улым ди”, — диде иң азактан. Сүзнең Маша апа турында барганына шигебез калмады. Кияве килгәндә алар гел коридорда сөйләшәләр иде, күргәнебез булмагач, “Киявең килде!” — дип, Маша апаны эзләп алып керделәр. Тик без ялгышкан булып чыктык. Кунагыбыз Маша апаны ипләп кенә кочаклап, ике битеннән үпте. Аннары: “Килештермәгән булсагыз, гафу үтенәм. Сез минем әни түгел, әниемдә булган яхшы сыйфатлар сездә дә булганга якын тоелып киттегез”, — диде.
Бу кияүнең әнисе күрше палатадан “табылды”. Чәчәк бәйләме бездән “чыгып китсә” дә, палатабызда шатлыклы рух калды. Бәйрәм киче кебек булды ул кич. Шундый әбекәйләр, кияү-киленнәр күбрәк булса, дөнья нинди матур булыр иде.

Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Укый-укый буталып беттем

    Хәзер укыйлар