Логотип
Язмыш

Коңгырт күзле кызый

Нигә кайтып киттең икән соң син? Ахрысы, мине яратмый торгансыңдыр... Мин кайчагында үземне синең урынга куеп карыйм, юк, мин кайтып китмәс идем сине калдырып... Мине дөнья куптарып ята дип уйлый торгансыңдыр. Пычагым да бернәрсә эшләгәнем юк. Син Казанда булгач кына яза алам, ахрысы. Бер генә юл да язмаган әле, ә ял инде үтеп бара. Вак-төяк эшләр, бәләкәй мәшәкатьләр белән үтә шунда көннәр. Кулларыңа бодай исе, бал исе, җылы сөт исе сеңгәндер инде. Кил инде, ярыймы, Эльмира. Ә мин нишләтәсен белермен ул кулларыңны...»

«Мин саргаям, имеш, синең өчен
Елыйм, имеш, көн-төн, беткән көчем,
Коңгырт күзле кызый.
Гайбәтләргә берүк ышана күрмә,
Минем юлым илтә һаман үргә,
Коңгырт күзле кызый.

Нигә кайтып киттең икән соң син? Ахрысы, мине яратмый торгансыңдыр... Мин кайчагында үземне синең урынга куеп карыйм, юк, мин кайтып китмәс идем сине калдырып... Мине дөнья куптарып ята дип уйлый торгансыңдыр. Пычагым да бернәрсә эшләгәнем юк. Син Казанда булгач кына яза алам, ахрысы. Бер генә юл да язмаган әле, ә ял инде үтеп бара. Вак-төяк эшләр, бәләкәй мәшәкатьләр белән үтә шунда көннәр.
Кулларыңа бодай исе, бал исе, җылы сөт исе сеңгәндер инде. Кил инде, ярыймы, Эльмира. Ә мин нишләтәсен белермен ул кулларыңны...»

Озын бу хат. Бик озын! Мөгаен, хатны ул аның тавышын да ишетеп укыйдыр. (Кызык, кеше инде күптән юк, ә аның тавышы колагыңда яңгырый да яңгырый...) Юк, кемнеңдер хәтерендә яшәгәндә берәү дә әле җирдән китмидер...

Бу язмада – юмор һәм сатира остасы, шагыйрь, прозаик Фаил Шәфигуллин һәм аның хатыны, күренекле татар шагыйрәсе, Саҗидә Сөләйманова, Абдулла Алиш, Каюм Насыйри премияләре лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Шәрифуллинаның тормышы. Аларның табышлары, югалтулары, мәңгелек әрнүләре...

* * *
«Әгәр син мине оныткан булсаң... Кайдан килеп тора шундый уйлар минем башыма?! Бетсен иде инде бу отпуск дигән күңелсез көннәр. Баш-аягым белән эшкә чумар идем ичмасам, эшләп арыр идем. Гел сызланса күңелдәге әрсез яра, тешем кысып эшкә тотынам – эш коткара...

Ә хәзер син минем күз алдында. Өстеңдә бик-бик таныш зәңгәр күлмәк. Кара сумкаң. Асфальтка тияр-тимәс... Йөзең караңгы иде, мине күргәч көлеп җибәрерсең дип уйлаган идем, «нигә килдең» дигән салкын сүзләреңне ишеткәч, коелдым да төштем. 3–4 көндә шулай үзгәргән идең. Берничә дистә көндә ни булыр икән? Нәрсә китерер икән миңа бу көз? Бәхетле, шатлыклы ваемсызлыкмы, әллә аерылумы?» 

Җәйге ялга кайтып киткән Эльмирасына көн дә язган хатларының берсеннән бу юллар. Бик озын ул – конвертка гына һич тә сыя торган түгел: авылга бандероль белән килеп төшә.

...Минзәлә педучилищесында укып йөргән Эльмираны Казанга – башлап язучылар өчен оештырылган семинарга җибәрәләр. Башлап язучы дип... Аның инде шигырьләре әллә кайчан район газетасында басыла. («Коммунизм таңы»нда ул чакта Фәнзаман Баттал эшли, Рәшит Гәрәй кайтып йөри.) Ә бер шигыренә – «Ямьле безнең Минзәләбез»гә композитор Әнвәр Бакиров көй яза. Сабантуйда, Минзәләнең 100 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәмдә аны мең кешелек хор җырлый!

Бөтен группа әзерләп озата Эльмираны Казанга. Роза дигән группадашы чуклы-чәчәкле шәлен бирә: «Пальто өстеннән сал, хәзер шундый мода», – ди. Алай ук салырга ояла кыз...

Семинарны Нәби Дәүли, Габдрахман Минский, Мөхәммәт Садри, Марс Шабаев кебек олпат язучылар үткәрә. Бала-чага гына димиләр, һәркемнең шигырен тикшереп, анализ ясап, өметләндереп, канатландырып җибәрәләр. Шул ук семинарда Тәүфыйк Камалиев, Фәнис Яруллин һәм Фаил Шәфигуллин иҗатлары да тикшерелә. Алар инде өлгергән шагыйрьләр! Фаилне Хәсән Туфан бик мактый: «Нигез ташларына» дигән шигырен Дәрдмәннең «Кораб»ы белән рәттән куя.

– Нишләп язмый утырасың?

Фаилнең кинәт кычкырып әйткән тавышына барысы да Эльмирага борылып карыйлар. Үзенә беркетмә язарга кушуларын онытып, Туфанны тыңлап утыра икән бит... Бер мизгелгә генә күзләре очраша. Зәңгәр икән күзләре Фаилнең...
Семинар тәмамлангач, аларны «Ёлочка» кафесына чәйгә алып керәләр. Язучылар йөри торган урын, диләр. Юк, ул көнне Фаил әле аны озатмый.

* * *
1966 елда Эльмира педучилищены тәмамлый һәм өйгә, Актанышка кайтып йөрергә якынрак җир булыр дип, эшкә юлламаны Мамадышка ала. Килүгә Пионерлар йорты директоры итеп куялар, мәктәптә дәресләр бирәләр. Ә күңел... күңел инде Казанга тарта, редакцияләргә барырга, язучылар белән аралашырга кызыга.

Бер елдан соң тәвәккәлли ул. Килә Казанга, торырга фатирын да таба. Тик бит прописка юк, ә ансыз беркая да эшкә алмыйлар икән... Кемдер «Таткниготорг» дигән оешмага кереп карарга куша. Бауман урамы 19 нчы йортта урнашкан була әлеге оешма. Беренче катта – китап кибете. Шунда китапларны төреп, почта белән җибәрергә кеше кирәк икән. Саҗидә дигән бер кыз эшли инде анда, тик җитешә алмый. Эльмира белән икәү эшли башлыйлар, әмма барыбер өлгермиләр. Халык егылып укый, китапка ихтыяҗ шулкадәр зур. Хатлар ява гына. Җибәрергә әзерләгән посылкалар ай ахырында түшәмгә җитә – бүлмәдә кеше үтәрлек кенә урын кала...

 «Таткниготорг» – язучыларның яраткан җире икән. Товар ташучы Роза апа янына кереп, үзләренә кирәк китапка заказ биреп чыгалар, аннары шуның кайтканын саклыйлар... Яшел Үзәндә яшәүче язучы Идрис Туктар да шакмаклы дәфтәр битен тутырып язган исемлеген калдырып чыга. Ә ул китаплар кайтканмы-юкмы икәнен белешергә... Фаил кереп йөри башлый. 

Бер керә, ике... Кызны кинога чакыра, аннан «Татар ашлары» ресторанына төшке ашка алып керә. (Көндез анда ашханә бәясе генә түләтәләр!) Егетнең үзләрендә – Яшел Үзәндә, «Серго» заводында эшләп йөргән чагы. Аңа – 28 яшь. Ул инде килгән саен: «Өйләнешик!» – дип кыстый... 

Ә кызга әле 20 яшь кенә. Читтән торып университетка укырга кергән елы. Китапка дип «Таткниготорг»ка килгән җирдән аның шигырьләре белән дә танышкач, Нәби Дәүли Эльмираны кулыннан җитәкләп диярлек «Ялкын» журналына алып керә. Аны редакциягә эшкә алалар! Кияүгә чыкса, боларның барысын ташларга туры киләчәк...

 Авылдан кунакка килгән әнисе дә: «Юк, чыкмыйсың!» – дип китә. «Бала да тапсаң, ничек укырсың?» – ди. (Соңыннан ул аңа «безнең кияү» дип кенә торачак әле!)

Ә беркөнне Фаил килеп керә дә: «Җыен, алып китәргә килдем!» – ди. «Минем бер әйберем дә әзер түгел!» – дип каршы төшеп карый. (Фатир хуҗасы – тегү цехында эшләүче Хәлимә апа матрас сырырга вәгъдә биргән була, әле ул да өлгермәгән.) «Аста такси көтеп тора анда! – ди Фаиле кире какмаслык итеп. – Акчаны чутлап тора ул!» Булачак кайнанасы: «Бүген кавышу өчен бик әйбәт көн», – дип санап чыгарган икән... Фаил соңрак: «Мин синең чибәрлегеңнән курыктым, минеке булмассың дип уйладым, шуңа ашыктырдым», – ди.

* * *
Яшел Үзәнгә, 10 квадрат метрлы бүлмәгә килен булып төшә ул. Шулай яшәп китәләр. Икәү түгел, өчәү! Түрдә – кайнанасының караваты, аныкы белән янәшә – аларныкы. Уртада – чаршау урынына җәймә эленгән. Карават каршында – тар гына өстәл. Тагын – ике урындык, бер табуретка... Бала тугач, колясканы карават өстенә куярга туры килә. Бүлмә мич ягып җылытыла. 

Туйны Октябрь бәйрәменә туры китереп ясыйлар. Туфлисез, балдакларсыз гына... Актаныштан Эльмираның әти-әнисе килә, Фаилнең дусларын – Идрис Туктар, Назыйм Ханзафаров, Вил Шәрәфетдиновны чакыралар. Туйга алар бүләк иткән сәгать хәзер Фаил Шәфигуллинның музеенда тора... 

Ә алдан биргән вәгъдәләрнең берсе дә үтәлми. Аңардан гына торса икән! «Мин – шәһәр советы депутаты, сине яхшы эшкә урнаштырам», – ди ул. Тик редакциядә дә, мәктәптә дә буш урын табылмый. «Өйләнешсәк, фатирны зурайталар», дип өметләнүләр дә юкка була... Яшь хатынга ире янына – заводка, өч сменалы эшкә чыгарга туры килә.

* * *
– Фаил гел малай көтте. Ә мин өч кыз таптым... Шуңа үземне гаепле санап йөрдем... Соңгысында әткәйгә открытка җибәргән: «Бер патшаның өч кызы дип сөйлиләр бит – безнең дә шулай хәзер», – дигән.

Раушаниясе сессия вакытында, дөресрәге, аның беренче көнендә үк туа. Әтиләре аларны Яшел Үзәнгә кайтарып куярга теләсә дә, Эльмира ризалашмый – группадашларыннан ничек калышсын ди?! Актаныштан бала карашырга әнисе килеп җитә, фатир хуҗасы «булышам» дип тора. Фаил дә студент, ул да читтән торып укый, тик бер курска алдарак кына. Шулай итеп сессияне өчәүләп тапшыралар.

Олы кызларына бер яшь булганда Казанга күченеп киләләр – Фаилне «Чаян» журналына эшкә чакыралар. Эльмираны исә иренең дусты Тәүфыйк Камалиев телевидениегә хатлар бүлеге редакторы итеп урнаштыра. «РТИ» заводы тукталышында, берәүләрнең иске генә өендә яши башлыйлар. Үтәли җил йөри, идәнгә баса торган түгел – иртәнгә сулы чиләк бозланып ката. Раушания гел чирли башлагач, аны Актанышка кайтарып куялар – бала кышны шунда чыга.

Тормыш әкрен генә билгеле бер эзгә төшә. Икесенең дә язганнары башта уртак җыентыкларда, аннан аерым китаплар булып басылып чыга башлый. Фаилне СССР Язучылар берлегенә кабул итәләр. Зур вакыйга була ул!

– Ул бик тырыш иде. Күп эшләде. «Яңа ел бусагасында» дигән китабыннан кала, барысын да без өйләнешкәч язды. Иртән торган җиргә һәр көнне диярлек өстәл почмагында яңа язган әйбере була. Әдәби әсәрләрен башта бергә кычкырып укый идек. Дустын – күрше Зөлфәтне чакырабыз, ә ул кешене үсендерә белә... Инде аның хикәяләре сәхнәләргә менде. «Сафура, Бәкер һәм тракторы»н Рәшит Сабиров укый иде. Хәтерләсәгез, андагы вакыйга сугыш вакытында бара, әмма ирнең фронттан язган ул хатындагы юмор! Андагы йөгерек тел! Бу классик әсәр, мөгаен, сәхнәдән төшмәс. Ә Фаилнең балалар өчен язган хикәяләре! Тәнкыйтьче Равил Рахмани: «Татар әдәбиятында бала күңелен шулкадәр нечкә аңлап, нәни укучысын яратып иҗат итүче ике генә әдипне күрсәтергә була: берсе – Абдулла Алиш, икенчесе – Фаил Шәфигуллин», – дип язды.

«Әлфинур», «Сыерчык бураны», «Ак маңгайлы бүреләр», «Бер малай, өч аргамак», «Бәхет йолдызы астында», «Өй салуның ние бар?». Фаил Шәфигуллин язып калдырган повестьлар болар. Хәер, соңгысы төгәлләнми кала.

* * *
Фирүзә... Апалары Раушания белән Резедәдән соң туган төпчекләре. Җан ярасы... 100 көнлек чагында аңа «стафилококковая пневмония» дигән диагноз куялар. Ул көнне искә төшерү Эльмира ханымга бүген дә авыр.

– Без аңа бик озак бер дару эзләдек. Дүрт ампула булса да, Фаил аны тапкан да иде инде. Көндәгечә, кызыбызны процедура ясарга алып кереп киттеләр. Култык астында 5 тиен акча зурлыгында тишек тишкәннәр иде – шуның аша зур шприц белән дарулар җибәреп үпкәсен юдыралар. Шулкадәр матур бала иде ул. Зәп-зәңгәр зур күзле. Хәле алай начар да түгел кебек иде...
Палатаның ишеге пыялалы. Берзаман табиблар чабыша башлады. Ишек янына барып бастым, юньлегә түгел бу, дим. Ул арада берсе баланы күтәреп каядыр йөгерде... Башта кертмәгәннәр иде бүлмәгә, инде туктатмадылар. Карыйм: бала чүпрәкләре кан гына... «Исәнме?» – дим. «Юк, саклап кала алмадык», – диләр. Кан киткән, туктата алмаганнар...

Фаиле «Чаян» рәссамыннан тактага нәни кызының исемен, туган-үлгән көннәрен яздырып кайта. Эльмира ханымның энесе чардуган ясый. Курчак караваты кадәр генә... Яңа Татар бистәсе зиратында май аеның матур бер көнендә яңа кабер калка...
– Ярый әле без бу хәсрәтне бергә чакта кичердек... Аннан соң булса, тагын да авыррак булыр иде...

 * * *
Аннан соң... Ягъни тагын ике елдан – 1982 елның 5 октябреннән соң.

Ул көнне Фаил Шәфигуллин өенә кунарга кайтмый. Иртән Эльмира ханым Мөслимгә командировкага китәргә тиеш була. Республиканың иң ерак районы – тиз генә әйләнеп кайта торган түгел. Ә аларның Васильеводагы бакчаларында өмә билгеләнгән – бурадан йорт күтәрергә тиешләр. «Бармыйсың!» – ди Фаил хатынына өздереп.

Шулай аерылышалар... Төн йокысыз – тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп уза. Аңа очы-кырые күренмәгән көн кушыла... Кичкә ишекне бер милиционер шакый. «Ирегезне кыйнап ташлаганнар», – ди. Парижская Коммуна урамындагы җимерек өйләр арасыннан тапканнар, башта исерек дип айныткычка алып киткәннәр. Икенче көнне кичкә таба гына хастаханәгә озатканнар.

– Ул көнне хәлен белергә барырга соң иде инде. Иртән коймак пешердем дә, сәгать җиде тулганчы ук 15 нче хастаханәнең ишек төбенә барып бастым. Кертмиләр. Ниһаять, эчкә уздым. Сорыйм, эзлим – бер-берсенә йөртәләр, тапмыйм гына. 6 нчы палатага салганнарын белдем. Дүрт кешелек палата, бер карават буш – җыелган. «Шәфигуллин монда ятамы?» – дим палатадагы ирләргә. «Үлгән Шәфигуллинмы?» – ди берсе... Төнге сәгать уникедә үк өзелгән икән... «Берәр сүз әйтмәдеме?» – дип сорый алдым. «Ул татарча нидер әйтте, тик мин истә калдырмадым», – диде янәшә караватта ятучы ир...

Фаил Шәфигуллиның иҗаты гөрләгән чак була бу. Аның инде халык арасына «Яшьлегем тугае» дигән җыры чыккан. Аның инде бөтен җирдә «Яз җыры», «Арышлар», «Мин гармун булыр идем» дигән җырлары яңгырый. Ул ундүрт көн элек кенә Пицундадан – язучыларның иҗат йортыннан кайтып төшкән, өстәлендә – язып бетермәгән яңа повесте... Аңа әле нибары 43 яшь...

* * *
Күзләрең сагышлы, 
Дип әйтте бер тугай, 
Нишлим соң, тургаем, сагындым!
Әтиләре киткәч, «Яшьлегем тугае»н Эльмира ханым да, кызлары да күз яшьләрсез генә тыңлый алмый. Сүзләре бигрәк үзәкне өзә... 

Дүрт яшь ярымлык булып калган Резедәсе бик озак әтисен таптыра. Баскычтан җырлый-җырлый менгән әтисен көтә. Менә-менә ишек ачылыр да, ул аңа һәрвакыттагыча аяк киемнәрен илтеп бирер, ә аннары әтисе өстен алыштыруга, ат булып – дүртьаякланып кызларын аркасына утыртып йөртер... Раушания ул көннәрдә бөтенләй сөйләшмәскә әйләнә.

Суд эшләре башлана. Арттан, кизәнеп, башына ике тапкыр яссы әйбер белән сукканнар, диләр. Кемнәр, ни өчен? Айныткычка илтмичә туп-туры табиблар кулына илтеп тапшырсалар, исән калыр идеме? Бәлки, ул аңында чакта ниндидер исемнәр атагандыр? Айныткычта ул көнне кемнәр кабул иткән, кемнәр утырган? Эльмира ханым ул чактагы әлеге кешеләрне эзләп таба. Зөлфәт, аның хатыны Фирая ханым һәм ул – өчәү берничәсе янына барып, сөйләшеп тә кайталар. Тик аңа: «Син безгә тикшеренүне алып барырга комачаулыйсың», – диләр. Гаеплеләр табылмый...

– Суд юлында йөрергә язмасын, диләр, дөрес ул. Кулларым калтырый башлады... Балаларны бөтенләй ятим калдырам дип, бер елдан соң туктадым...

* * *
Тагын бер тетрәнү бар әле... Фирүзәнең кабере зират капкасыннан кергәч тә уң якта була.
– Берьюлы шулай Фаил янына бардым да, Фирүзә янына да киттем. Бардым, эзлим – кабер дә, чардуган да юк. Юк! Аптырап, зират идарәсенә кердем. Фирүзәнең урыны өчен документыбыз юк икән бит безнең... «Эзләгез каберне, без кайдан белик», – дип җавап бирделәр. Фаил янына барып бастым да: «Баланың кабере юк, син шуны беләсеңме соң?!» – дим үрсәләнеп... Тапмадык. Бик авыр булды – икенче кат югалткан кебек... Чардуганын алып кемдер саткан, күрәсең... «Изге нәрсә бармы бу дөньяда?» дигән шигырь юллары шул чакта туды...

* * *
Фаил Шәфигуллин Пицундада «Өй салуның ние бар?» повестенең икенче өлешен тәмамлап кайта. Әмма кайткач нибары ундүрт көн яшәп кала... Аның кулъязмасын – повестьнең дәвамын иҗекләп, сүзләп җыярга туры килә. Һәрвакыт ашыгып, сүзләрнең ике-өч хәрефен генә куеп язган ул. 

Эльмира ханымның тырышлыгы белән бу китап 1991 елда дөнья күрә. 

«Кешелек тавы» дигән китапка исә Фаил Шәфигуллинның газета-журналларда чыккан барлык әсәрләрен берәмтекләп җыя. Иренең вафатыннан соң унбер (!) китабын чыгара. «Фаилне югалткач, күңелемдә аңа багышланган шигырьләр ыргылды гына. Һәммәсен бер китапка тупларга озак хыялландым. Узган ел, ниһаять, «Толларның да җаны бар» дигән ул китапны чыгара алдым. «Туктат инде шул елап язуыңны», – дип әйтүчеләр дә булды. Нәрсә диим... «Гомеремне түләп җырлар яздым, / Шигырь буынына сеңдереп...» 

Ә Фаил... Ул минем өчен, кызларым өчен генә түгел, татар әдәбияты өчен дә зур югалту иде...»

* * *
Хатирәләргә чума-чума, Фаил абыйның аңа – япь-яшь Эльмирага язган хатын укыйбыз. Ул аннан – үткәннән – бүгенгегә дәшә кебек: 
Син яшәгәч җирдә тау күтәрәм, 
Йолдыз ясыйм төнге яшеннәрдән, 
Коңгырт күзле кызый. 
Сөюем өчен сине өзелеп-өзелеп, 
Бирдең, ахры, миңа үлемсезлек,
Коңгырт күзле кызый...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар