Логотип
Язмыш

Кияүгә чыгу: әнием хикәяте

Синең әтиең безнең авылныкы түгел бит — Актаудан утыз чакрым ераклыктагы Сөнне авылыннан ул. Миңа өйләнергә уйлаганда әле мине белми дә иде, бер тапкыр күргәне дә булмаган. Ул чакта Уфа каласында яшәгән вакыты икән. Бәләбәйдә мөселман уку йорты тәмамлагач, аны Уфа педагогия институтына укытучы итеп җибәргәннәр, хәзерге «Башкортостан» кунакханәсе урнашкан биек йортка каршы агач өйдән бер бүлмә биргәннәр. Шулай бервакыт, базардан кайтышлый, почтамт янындагы бакчада тукталган бу. Эскәмиядә ял итеп утыручы карт белән сөйләшеп киткәннәр. «Кайсы яктан килдегез?» — дип сораган әтиең. «Бүздәктән», — дигән карт. «Ә кайсы авылдан?». «Актаудан». «Ә мин Сөннедән». Бу карт безнең авылдан Хәйретдин бабай булып чыккан. Госман моңардан сорый икән: «Ә Актауда әйбәт кызлар бармы соң?» «Бар! Барысыннан да шәбрәге — Зәүҗан, Мөсәлим кызы», — дигән Хәйретдин бабай. Госманга әүвәл минем исемем бик ошаган. «Зәүҗанга тапшыр, күрергә киләм әтиеңне якыннан күрдем дә инде. Хуҗалар безне ялгыз калдырдылар. Госман сорый: «Бакчада нишли идегез?» — ди. «Кура җиләге җыйдык», — дим. Ул дәшми торды да сөйләргә тотынды: урман аша безнең авылга килгәндә кәккүк тавышын ишеткән, күке кычкыруы бик ошый икән ада. Мин тордым да саубуллашып бүлмәдән чыгып киттем: танышлыгыбыз чамалы кеше белән озаклап, икәүдән-икәү генә калып сөйләшеп утыру килешмәгәнен беләм ич мин. Шул ук көнне кич белән язу тоттырдылар, әтиең мине урман буенда очрашырга чакырган иде. Язуны Мөшәрәфәгә күрсәттем, икәүләшеп көлештек кенә: кунак авыл кызлары беренче очраган шәһәр көязенең муенына ташланырлар дип уйлый микәнни?! Язуга каршы бер җавап та кайтармадым. Икенче көнне Госман китеп барды. Әмма минем әти белән сөйләшергә өлгергән булып чыкты. Әти кичәге кунак егетнең миңа ошау-ошамавын сораштырырга тотынды. Госманның Уфада шәһәр йортында яшәвен, белемле, укымышлы кеше булуын, гыйлем өйрәтүен, хезмәт хакы алуын әйтте. Ә аның әтисе — Хөснетдин карт Сөнне авылында бик хөрмәтле кеше икән. Әйбәт гаилә, яхшы нәсел. Мин дәшмим. Ни әйтергә дә белмим. Моңа кадәр дә мине димләүчеләр, яучылаучылар булмады түгел, кызыклы кешеләрне күп күрдем. Мәхмүд исемле егет: «Әгәр миңа кияүгә чыкмасаң үләм!» — дип тә язган иде. Чибәр егет үзе. Миңа бик нык гашыйк икәнен аңлаган идем инде, хатлар язганын гына белмәдем, үги әнием Ракия ул хатларны миңа күрсәтмәде. Урманчы Кәшфи дә нәселле айгырын чак-чак атлатып безнең турга якынлашкач, кинәт туктап кала, яшел фуражкасын башыннан йолкып ала да тамаклары ярылырлык итеп: «Уф! Үләм бит! Бетәм!» — дип кычкыра. Тәрәзәләр ябык, пәрдәләр тартылган булса да һәммәсе дә ишетелеп тора. Менә бервакыт ул безгә төш турысында килеп керде. Әтинең каядыр киткәнен сагалап торган күрәсең, өйдә үги әни Ракия белән без икәү генә идек. Кәшфи Ракиядән чүмеч белән салкын су сорады. Ракия коега суга чыгып киткәч, миннән сорый бу: «Белмисеңме, Зәүҗан, нигә сезнең авылга мин шулай еш килеп йөрим?» — ди. «Мин аны каян белим», —дигән булам.


«Әйтәм алайса... Сиңа әле унөч яшь кенә иде, Мөсәлимнең чибәр кызы үсеп килүен шул чакта ук күрдем бит мин, — ди. — Көтеп торыйм әле шул чибәрнең үскәнен, дим. Көтеп алдым менә! Миңа кияүгә чыгасыңмы? Әгәр әтиең риза түгел икән — урлыйм! Син үзең генә риза бул!»

Кәшфинең сүзләрен әтигә сөйләдем, аның моңа бик нык ачуы чыкты. Шуннан бирле Кәшфинең безнең авылга аяк басканын ишетсәк, әти мине йокларга да үз бүлмәсенә яткыра, Кәшфинең мине урлап китүеннән бик курка башлады. Башсыз кеше иде Кәшфи. Күпмедер вакыттан соң әтием тагын кияүләр хакында сүз кузгатты. «Сиңа инде унтугыз, — диде, — яучылар да күп килде, соратучылар да байтак, аларның һәммәсе безнең ише, гади кешеләр. Әгәр хәтереңдә булса, синец әнкәң — Рауза гомеренең соңгы елларында хыялланырга ярата иде бит: «Минем кызым, Зәүҗаным, калада яшәр, аның ире укымышлы, акыллы, тәрбияле адәм булыр, сүз белән дә, эш-гамәле белән дә баламны рәнҗетмәс », — дия иде. Бәлки бу Госман дигәннәре нәкъ менә шундый кешедер, ә, кызым?! Әйбәт кешегә охшаган бит! Заманалар буталчык, минем дә гомерем мәңгелек түгелдер, әллә ни булып куюы бар, мин сиңа ышанычлы терәк, яклаучы була да алмам... Җитмәсә бу кыргый — Кәшфине әйтәм, бертуктаусыз безнең кар алты-кура тирәсендә әйләнә дә тулгана — күңелем бер дә тыныч түгел! Үзең хәл ит!»

Ә мин уйлап-уйлап тордым да ризалаштым, әтиемне бик тә хөрмәт итә идем, аның борчылуы йөрәккә төште. Минем риза икәнлекне белгәч, әти Бүздәккә — якшәмбе базарына китте. Анда Сөнне кешесен очраткан да Мөсәлимнең кызын Хөснетдин улы Госманга бирергә риза икәнлеген җиткергән. Ә бер атнадан Госман безгә кияү егете сыйфатында килеп төште. Үз атлары белән, бүләкләр төяп, купшы, матур киемнәре белән балкып... Мөгаллим абзыйны чакырдылар — ул безнең авылда мулла булып йөри иде — Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укыган, инде мәчетебез булмаса да никах уку, җеназа, исем кушу аның катнашыннан башка узмый иде... Мине дә әти белән Госман утырган бүлмәгә чакырып керттеләр. Башына чалма ураган, кулына Коръән тоткан Мөгаллим абзый да алар уртасында утыра... Миннән сорыйлар болар: «Зәүҗан, син Хөснетдин углы Госманга кияүгә чыгарга ризамы?» — диләр. Мин, авызыма су капкандай, тик торам, дәшергә телем әйләнми. Әти көтеп торды-торды да, ютәлләп куйды, аннан әйтә: «Риза, риза ул!» Мөгаллим абзый дога укырга тотынды. Ул көнне өйдә беркем дә юк иде. Сеңлем Мөшәрәфәне печәнчеләр янына җибәргәннәр, Бүздәктә укытучы олы абыем Миргалим дә кайтып җитмәгән. Табынны Җәүһәр апа әзерләде, ә мәҗлестән соң кияү белән кәләшне «чаршау артына» кертүче дә ул булды. Никах мәҗлесеннән соц иртән кияү коймагын Зәйнәп абыстай пешереп кертте.


Чәйдән соң Госман мине, төенчекләрем белән бергә, арбага утыртты да утыз чакрым ераклыктагы үз авылларына алып китте. Ике күлмәк белән самовардан бүтән әйбер алмадык, кыз бирнәсенә соңрак киләсе иттек. Ул көннәрнең мизгелләрен инде хәтерем җуя башлады, күңелгә онытылмаслык булып уелып калган хатирә — әти, мескеннең капка янында мине озатып басып калуы. Беркайчан да аның елаганын күргәнем юк иде, ул көнне яшьләрен тыя алмады....

Үзе дә минем тизрәк кияүгә чыгып зур калага — Уфага китүемне тели, әмма шулкадәр кеше арасында кыз баласының югалып калуыннан да курка иде.

Тиздән безнең тормышлар үзгәрәчәген күңеленнән 2 кайсы кырые беләндер тоя: чынлап та алда — кулга алулар, кулакка чыгарып авылдан сөрүләр, безнең йортның тәмам тузгып-таралып бетүе, сөрген...

Ә минем туган йортны ташлап китәсем бер дә килми, үзем яраткан йортыбыз белән хушлашу авыр... Тәрәзә каршында сирень чәчәк ата, чәчәкле тәлгәшләре бүлмәгә кадәр керә иде бит... Өйдән йөз адым читкәрәк китсәң, урманга килеп керәсең, барасың, барасың, нарат исләреннән исерәсең, кулыңны сузсаң, каенның яшел яфрагы белән сәламләшәсең, җиргә иелсәң — бөрлегән күзен елтырата... Безнең яклардан да матуррак, ямьлерәк җирләр дөньяда юктыр кебек! Шулай булып чыкты да. Шул чакта тойганнарым чынга әйләнде.


Кеше киләчәген күрә алмый дигән булалар тагын...


Күрә, күрә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар